

Алга таба җавап бирә алмаслык күп сораулар туа. Аларга җавапны әлегә кадәр эзләсәләр дә, канәгатьләндерерлеге юк. Мәрхүмнәр рухына исәннәрнең Коръән укытуы йола үтәү генә түгел. Әхмәтзыя белән әбисенең елын бергә уздыру көнен билгеләү проблемага әверелсә дә, чиркәүдә тәре тагып, мәчеттә чалма чалып, ике авылга хезмәт күрсәтүче Әүдәкин хәзрәт изге китапларның кайсыннандыр «шәһит киткәннәр рухына кайда, кайчан укылса да, дога кабул ителер» дигән аять тапканлыгын әйткәч, ике тавык суелып, ураза тотып, намазга йөрүче 12 пенсионер Коръән ашына чакырыла. Аларның һәркайсына хәер итеп, Казандагы мәчет кибетеннән кайткан ак яулык белән кара түбәтәй өләшенгәч, хушлашу намазына утырышканда, көтелмәгән кунак килеп керү барысын да гаҗәпкә калдырып, намазларын бүлдерә. Килеп керүче үзе генә түгел, аңа катыргы тартма тоткан бер солдат ияргән була.
Погонында йолдызлар җемелдәгән офицер, катыргы тартманы ачтырып, аның эчендәге печенье, карамель, чәй пачкаларын өстәлгә куйды да куркып калган йолачыларга русчалап: «Не стесняйтесь, угощайтесь, эти гостинцы от вашего односельчанина, храброго интернационального солдата» дигәч, татарчалап: «Ә бусы аңа бирелгән орден. Рәхим итеп алуыгызны үтенәм, Илсөяр ханым», – диде.
Әлбәттә, аның кем булуын Әсгать белән Илсөярдән башкалар танымый шикелле. Алар өзелгән намазларының дәвамын ялгап укыгач, өлешләренә тигән күчтәнәчләрне алып китәргә ашыгалар. Погонлы исә Илсөяргә конверт тапшыра да «на службу» дип саубуллаша.
Өйдә чит кешеләрдән Әсгать кенә калгач, бабай аңа сораулы караш белән: «Бу кем булды соң? Килен Казанга киткәч тә килеп, язу калдырып киткән иде», – диде.
Әсгать: «Бу, бабай, военкомның бер җаваплы начальнигы», – дигәннән дә башка җавап тапмады. Чөнки ул бу гаилә тынычлыгы өчен үзенең дә җаваплы «начальник» булуын белә иде. Тик җаваплылыкны нинди гамәлләрдә эшкә ашырып була?
Бу сорауга җавап аңа һич көтмәгәндә табылды: Әхмәтзыяның елыннан соң, хәрби комиссариаттан бирелгән пособие акчасына үзеннән өстәп, Илсөяр бозавы белән савым сыеры сатып алган иде. Авылда ирле хуҗалыклар кыш чыгар өчен мал азыгы әзерли. Бабай урыннан тора алмый авырып ята. Әсгатьнең, хәл белергә дип, бер керүендә, ул пәһлеван егеткә карап:
«Улым, көчеңне кая куярга белми йөргәнче, безнең өлешкә тигән печәнне чабып китертә алмассыңмы? Кар явып, бозауны чалгач, итен уртаклашыр идек», – диде.
Шуннан башланды дияргә була. Әсгать печән чабарга китә, улын ияртеп, Илсөяр аңа ашау илтә. Печәннәр чабылып, чүмәләләр машинага төялеп, абзар түбәсенә кайтарылгач, бабай шатлыгыннан тагын бер тәкъдим ясый: «Улым Әсгать, үлгән артыннан үлеп булмый, оныгыбызны ятимлектә үстерүне Әхмәтзыябыз кабул итеп ятмас. Көрәшче даның тирә-якка таралган булса да, өйләнмәвеңә сәбәпләрне төрлечә сөйлиләр. Гайбәтләргә чик куеп, әллә соң киявебез буласыңмы? Риза булсаң, тыныч күңел белән мин сезгә бәхиллегемне бирер идем…» Әсгать сүз озайтып маташмый: «Бу эш минем ризалыктан гына тормый бит», – ди. Бабай: «Тезгенне үз кулыма алсам, каршы түгелме?» – ди. Авыру булса да, бабайның кулы – көчле, сүзе – үтемле. Илсөяр бер-ике көн уйланып йөри дә: «Мин Әхмәтзыяга чыкканда да, әти-әниемнән рөхсәт сорамый, аларның рәнҗешенә дучар булдым. Кабат гөнаһлы булмас, картларны рәнҗетмәс өчен Казанга барып, әти-әниләрнең дә фатихасын алсак, мин каршы түгел», – ди.
Әсгать – авылның инженер-механигы. Машиналар үз кулында. Беркөнне алар «Казанга туп-туры карап», кыз сорарга китә. Аннан канатланып кайткач, туй итеп, дүртәүләп яши башлый алар.
Дөнья матур, дөнья киң! Әмма беркөнне алар өчен күк күкрәп, яшен яшьнәп, дөнья караңгылыкка чума, аяк астында җир уба, чишмә, кое, елгаларда су бетә. Моның сәбәбен үлгән Әхмәтзыяның кинәт терелеп кайтуыннан күрәләр. Әсгать белән Илсөяргә күтәреп булмастай яла ягалар.
Әйе, Әхмәтзыя кайта. Дөресе: озатучы ярдәмендә ул авылга кайтарыла. Озатучысы – Новосибирск каласы интернат хезмәткәре Рәмилә атлы татар хатыны. Госпитальгә кадәр Кемерово поликлиникасында эшләгән. Әфганстаннан каты яраланып кайткан ирен карар өчен Новосибирскига күченеп килгән. Яралары төзәлерлек булмаган ире үлгәч, ул Кемеровога кайтып китмәгән, үз теләге белән ире кебек авыруларны карарга госпитальдә калган. Әхмәтзыя аның ире белән бер частьта хезмәт итеп, бер үк сугышта әсирлеккә эләгеп, аннан бергәләп качкач, тагын әсир ителгәннәр икән. Үлем көтеп ятканда, Әхмәтзыя сигналы аркасында, дошманнарның оясын Русия авиациясе бомбалары туздыргач, батальонның мәетләрне җыю группасы аларны табып, номерлы калайларын алып, кайсын кая озатканда, ике танкистның пульслары барлыгы беленә. Аларны «госпитальгә» дигән бирка тагып, махсус машинага күчерәләр. Табылган номерлар буенча Әхмәтзыя адресына да, Кемерово егетенең гаиләсенә дә аларның фаҗигале үлеме турында хәбәр ителә. Боларны Рәмиләгә теле бар чакта ире Камил фаразлаган. Әхмәтзыяның тәгаен кем һәм каян булуын да, гаилә хәлләрен дә анык белмәвен, Казаннан икәнен генә әйтергә өлгерә. Күрәсең, Камил белән Әхмәтзыя соңгы операция алдыннан гына танышканнар. Хәзер исә «Әфганыч»тан белешеп сораудан фәтва юк. Ул гарип, хәтерен, акылын җуйган, контужен булган 1 группа инвалид. Кайда булуын да, кемлеген дә белми. Докторларга да, инъекция, системалар куючыга да реакциясе юк: терелеген белдергән бердәнбер сүзе – Әсфәндьяровтан үзгәртелгән «Әфганыч». Ашамлык китерсәләр дә, «Әфганыч», – ди. Чишендереп, мунчада юындыручы Рәмиләгә дә «Әфганыч». Кыскасы һәм иң хәтәре: аның өчен хатын-кыз җенесе юк, булса да, аларга тиешле табигый реакциясе юк. Бу хәлне табиблар, безнеңчә әйткәндә, алаша авыруы, диләр. Имеш, көтелмәгән көчле бер тетрәнүсез терелү ихтималы юк. Шул тетрәнүне көтеп, күпме гомер узачагын фараз иткәндә, терелү очрагы йөз меңгә бер чагыштырмасында икән.
Әхмәтзыяның кайту хәбәре авылда гына түгел, районда, республикада сенсация ясый. Һәр орган үзләренә зыян килмәү чарасын күрә. Иң башлап, чараны районның хәрби комиссариаты күреп, Әхмәтзыяны тикшерергә медкомиссия җибәрә. Комиссариатта сакланган фото белән чагыштырып та охшашлык тапмагач, комиссия «авантюра» дигән нәтиҗә чыгара.
Рәмилә мондый хәбәр ишетүгә әзер түгеллектән, каберне казып, эксгумация ясау проблемасын куя. Ә Илсөяр, белүебезчә, «табутны ачып карамаска» дигән язуга кул куйган. Нишләргә? Әхмәтзыяны кире алып китәргәме? Кая? Кемгә? Борчылуларын Әсгать һәм Илсөяр белән уртаклашкач, Илсөяр Казанга, әтиләренә китеп бераз вакыт торырга, ә шул арада табутны ачып карау ихтималын әйтә. Шулай эшлиләр дә. Ләкин бер нәрсәне искә алмыйлар: үлгән өчен комиссариаттан түләнгән акчаны кем кире кайтарып бирәчәк? Көтмәгәндә килгән «извещение»не укыгач, Рәмилә хәрби комиссариаттан бирелгән ул акчаның Әхмәтзыяның пенсиясенә тәэсире бармы, булса – ничек һәм, иң мөһиме, пенсия почта аша киләчәкме, аны алу өчен кемнән, нинди документлар кирәк булачагын ачыкларга почтага барса, анда бер офицер Новосибирск госпиталеннән телефон звоногы көтеп утыра. Авылда саклык кассасы эшләрен дә почта хезмәткәре башкарганлыктан, Рәмилә, гафу үтенеп, үз йомышын әйтә, паспортын биреп, Әхмәтзыяны озатып килүче икәнен тәфсилләп аңлата.
– Озатучылар күп булыр, Әхмәтзыяның пенсиясе белән кызыксыну хокукы биргән нинди документыгыз бар?
– Юлга билет алганда, скидка тиеш, дигән белешмәм бар.
– Сез ялгыш килгәнсез, апакай, монда поездга да, самолётка да билет сатылмый. Безгә доверенность яисә ЗАГС мөһере булган паспорт кирәк. Ә сезнең паспортта ирегез бөтенләй башка кеше.
– Мин кемгә барырга тиеш соң хәзер?
– Анысын юлга чыкканчы уйларга кирәк иде.
Шул арада шәһәрара телефон шалтырап, хәрби хезмәткәр Новосибирск белән бәйләнешкә керә. Телефонда сөйләшүләреннән Рәмилә «выписан после лечения» дигән хәбәргә игътибар итә. Димәк, Новосибирскидан нинди дә булса өстәмә документ көтү – гомерне заяга уздыру гына булачак.
Теләсә-теләмәсә дә, озатучы хатын Рәмилә, хәрби комиссариатка барырга тиешлеген аңлап, Әсгатькә киңәшкә кайта. Әхмәтзыяга ашау әзерләп бирә. Гадәттәге «Әфганыч» дигән сүзне «рәхмәт» сүзенә тиңләп, карашын Әсгатькә юнәлтеп:
– Иә, нишлибез? – ди.
Әсгатьнең җавабы әзер: «Казыйбыз да карыйбыз». Бу җавапны көтмәгән Илсөяр шаһит булмас өчен тагын Казанга китә…
Төне буе казып цинк табутны ачып күрсәләр – анда утта көйгән гимнастёркага төрелгән зур гына чуерташ белән кызыл балчыктан башка нәрсә юк. Нишләргә? Ачык калдырсаң, Илсөяр гаепле; күмсәң, «Әфганыч»ның тере Әхмәтзыя икәнлегенә ничек ышандырырга? Бабайдан киңәш сорарга дип, өйгә кайтсалар, ул урынында юк. Эзләү башлана…
Баксаң-күрсәң, бабай, оныгының мәетенә дога кылып, күмәргә ниятләп, зиратка барган: кулында Коръән белән намазлык. Тик теләгенә ирешә алмый егылган. Әсгать белән Рәмилә аны эзләп тапканда, әле тәне суынмаган да була. Әсгать, җаваплылыкны үз өстенә алып, бабайның җәсадын кургашын табутка салып күмү тәкъдиме ясаса да, Рәмилә каршы булгач, каберне ничек булса, шул хәлгә китерәләр. Бабайның гәүдәсен өйгә алып кайтып, урынына салалар.
Аны җирләү йолаларының ничек үтәлешенә тукталганда, барысы да авылча, тиешенчә, шәригатьчә башкарыла. Өчесен дә, җидесен дә Диния нәзарәте җибәргән укымышлы мулладан Коръән укытып, кунакларны хәләл ризыклар белән сыйлап уздыралар. Шунысына гына гаҗәпләнәләр: нигә киленнәре Илсөяр юк? Әсгатьнең телеграммасына да җавап булмау күрше-күләнне шикле, шомлы уйларга этәрә. Кемдер аны ике ут арасында янучы дип кызганса, кемнәрдер гарип ирен ташлап китүдә гаепли, күпчелек Әсгатькә чыгуын хуплый.
Төрле фаразларга, гайбәтләргә чик куеп, көннәрдән бер көнне улын иярткән Илсөяр кайтып төшә һәм күп сорауларга җавап табыла: Казанда 2-3 көн генә була да, улын әти-әнисе карамагына калдырып, Новосибирскига юл тота ул. Госпиталь врачлары белән сөйләшеп, Әхмәтзыяның хәзерге хәле һәм киләчәге турында белгечләр фикерен тыңлагач, Рәмилә турында белергә Кемеровога бара. Рәмиләне яхшы белгән таныш-белешләреннән сорашып, аның фәрештә холыклы изге җан икәненә ышангач, Казандагы улын ияртеп, авылга кайта.
Әсгать тә, Рәмилә дә улы белән Илсөярнең кайтуына сөенәләр, ләкин көенерлек сәбәпләр дә күп була. Аларның иң катгыйларыннан – Рәмиләнең әнисе карамагында калдырган кызының авыру булуы. Әнисенең хатында язылганнар дөрес булса, ул үзе дә авырый, оныгы да әти-әнисен сагынудан авыру хәлендә икән… Рәмилә «каты авыру хәлендә» дигәнне үзенчә аңлый һәм ашыгыч сәфәргә җыена.
Миңа килеп ирешкән хәбәрләр буенча, Рәмилә Кемеровога кайтып кызы Камиләне алгач, Новосибирскида тукталып, андагы эшләрен түгәрәкли. Госпиталь-интернат администрациясенең үзләре системасында эшләп калуны үтенүләренә дә карамастан, «Әфганыч»ны ташлый алмавын, ташласа – мәрхүм ире васыятенә хыянәт иткән булуы белән аңлата. Госпиталь-интернат чиновниклары аны аңлыйлар. Тиешле документларын кабул итеп, ярдәмләшү йөзеннән тиешсезләренә дә кул куеп, шундый ук Әфганстан корбаны Камил хатыны Рәмилә белән кызы Камиләне «Әфганыч»ны «кеше итәргә» авылга озаталар.
Кызы белән Рәмилә кайтканда, «Әфганыч»ның «кеше» булуына ышанмасалар да, бактың исә, ул инде кулына, көрәк-сәнәк тотып, күрсәтеп биргән эшләрне башкара, аркылы пычкының бер башын тотып, Әсгатькә утын кисешә. Калун белән түмәрләрне ярып, әрдәнә итеп өюдә дә үз өлешен кертә ул.
Юлым төшеп, үз күзләрем белән күреп сөйләшергә теләсәм дә, Әхмәтзыя мине дә «Әфганыч» дип кенә каршылады – танымады. Рәмилә ханым бу хәлне табигыйлеккә санап, мине тынычландырырга ашыкты:
– Хатынын да, бабасын да, баласын да танымады, – диде.
– Шулай булгач?…
– Шулай булмасын өчен тырышабыз бит. Мин яну-пешүдән гарипләнгән авыруларны дәвалау докторы профессор Мишурин методы белән эшлим. Прогресс бар. Мишурин әйтә: «Әгәр пациент берәр эш эшләгәч канәгатьлек мимикасы күрсәтә икән – бу терелүгә аванс», – ди. Әхмәтзыяның елмайганын да күрдем, елаганын да. Димәк, физик эшләргә инстинктын уятудан, хәтерен уяту гамәлләренә күчәргә кирәк.
– Хәтер – акыл җимеше. Акылы кайтса, барысы да булыр.
– Барысы булмаса да, хәтере уянса, хезмәтемне акланганга санар идем.
– Сәер теләк, тели белмәсәң – имгәк.
– Сәер булмаган ни бар дөньяда? Сугыш сәерлек төене түгелме? Миңа калса, сугышлар байлык өчен түгел, акылларны юк итү өчен чыга. Гомере буе җыйган акылын кеше пуля тию белән, снаряд ярылу белән күз ачып йомган мизгелдә югалта да үзе дә юкка чыга.
– Әхмәтзыя юкка чыкмаган бит.
– Ләкин әлегә ул кеше түгел шул. Аның кешелеген кайтару өчен көрәшүчеләргә тере материал гына ул.
– Материя юктан бар булмый, бардан юк булмый, Рәмилә ханым. Сезгә изге эшегездә теләгегезгә ирешүне телим. Тормышта көтелмәгән хәлләрдә калуыгыз ихтимал, адресымны һәм телефон номерымны калдырам. Хәбәрләшеп тору минем өчен дә, сезнең өчен дә кирәк.
– Ситуациядән чыгарбыз инде.
Теләге булмадымы, вакытымы – шалтыратмады да, хат та язмады Рәмилә. Ә менә Әсгать язганнарны укысаң… үзе бер романлык материал.
Әхмәтзыяның «Әфганыч»лыгы бетеп барса да, Әсгатьнең борчылыр хәбәрләре күплеге язмамның юнәлешенә тагын үзгәреш кертә.
Алты авылны берләштереп төзелгән «ХХ партсъезд» колхозының «Урт күле» дип йөртелгән балыклы күле була. Язгы ташу чорында бу күлгә Чулман суы кереп тула, үзенә коя торган «Нәзер» дигән инеше дә бар икән.
Колхозда кайсы рәис хуҗа булган чор икәнен хәтерләмиләр, ә менә каяндыр алып кайтып җибәргән маймыч нык үрчегән. Рәис балыгы дигән көзгеле сазанны тотып «рәхәтләнәләр». Кунак-фәлән кайтса, шәһәрдән яисә районнан тикшерүчеме, вәкилме килсә, авылда «балыкчы» кушаматына лаек Зәкәрия бабайга кушып тоттыргач, Әнисә ападан кыздырталар да: «Рәис балыгыннан авыз итегез!» – диләр. Вәкилнең вәкиллеге, тикшерүченең тикшерүе шунда онытыла.
Беркөнне Әсгать «Әфганыч»ны ияртеп, әлеге күлгә балык каптырырга төшәргә ниятли. Максаты балык тоту гына түгел. Иң әһәмиятлесе – «Әфганыч»ны кармакка суалчан кигезеп, калкавыч батуга балыкны ычкындырып, кәрҗингә салырга өйрәтү. Әсгать үзе өчен бик мөһим ачыш ясаган: «Әфганыч», күрсәтеп бирә белсәң, нинди эшне дә башкара ала икән! Чалгы тотып печән дә чаба, көтүдән кайткан сыерны да кертә, күрсәтсәң, электр лампочкасын да, газ плитәсен дә сүндерә. Прогресс! Молодец, Рәмилә!
Күл буена төшкәч, суалчаннарын чыгарып, кармакларын кулларына алу белән Әсгать камышлар арасында резина көймәдә ятьмә салып маташучыны күреп кала.
Кармакка каптыру колхоз әгъзаларына бушлай булса, читтән килүчеләргә, ничә кило тотуына карап, түләү куелган. Ятьмә яки ау белән тоту, гомумән, тыела. Штраф!
«Әфганыч»ны ияртеп, китә Әсгать, браконьерга карап. Барып җиткәч, кычкырыйм, дисә – таныш кеше түгел. Агачлар арасында «Жигули»е яшерелгән, кабинасындагы элгечтә капитан кителе, арткы урындыкта бульдогы «ырлап» ята.
«Әфганыч» белән киңәшләшүдән әлегә файда юк. Әсгать үзенең көчен сынамакчы булып, өстенә су үтмәс плащ кигән, маңгаена кара күзлек элгән кунакка кычкыра: «Яшьтәш, синме соң бу?»
Арсень Рәхимов башта, дәшмичә генә, ятьмәсен судан көймәсенә чыгара, әлегә балыкларына тими. Шуннан соң гына күзлеген салып, Әсгатькә җавап бирә:
– Председателегез кисәтмәдемени? Мин аңа кичтән үк киләсемне әйткән идем.
– Әйтү-әйтмәү бер нәрсә, браконьерлык – башка статья.
– Статьялар синең белән минем өчен түгел ул…
– ?
– Мә, тот бауны, көймәне чыгарабыз да… Минем службага кайту вакыты җитте. Балыкларны тизрәк чүпләп, ычкынырга кирәк.
– Уйнама, моннан ычкынсаң да, җаваптан котыла алмассың, яшьти.
– Бергәләп бирербез җавапны. Чүпләш, давай.
Әсгать ни кылырга да белми Арсеньның балык җыйганын карап тора. Эреләрен генә сайлап капчыгына тутыргач, Арсень өстен алыштырып, «Жигули»ена утыра да, фотоаппаратын чыгарып, җиргә ташланган вак балыкларны җыючы «Әфганыч» белән Әсгатьне фотога төшереп:
– Тагын кайчан күрешә алуыбыз билгесез. Истәлек булыр! – ди һәм машинасыннан төтенен калдырып китеп тә бара. Кармаксыз тотылган балыкны үз кәрҗиннәренә тутырып, авылга кайткач, колхоз бухгалтериясендә 8 кило «рәис балыгы» өчен акча түләп, гайбәтләргә урын калмады дип уйласа да, Әсгать үзенең бөтенләй икенче кармакка эләгүе турында уйламый…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com