Чәчмә әсәр
28 октябрь 2025, 14:26

Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (2)

Ниндидер бер бәйрәм кичендә алып кергән кызына әдәп кагыйдәләренә сыймаган тәкъдимнәренә өстәп, кул көченә күчә башлагач, кыз «коткарыгыз» дип кычкырып, бөтен тулай торакны уята.

Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (2)Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (2)
Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (2)

Миңа берни дә кирәкми, дисәм дә, 3-4 килолы сазан балыгы белән рамдагы кәрәзле балны машинага чыгарырга дежур апага кушканны ишеткәч, председательгә биреләсе сорауларны бухгалтерга бирдем. Аның җавабы бер һәм берәгәйле булды:

– Колхозны бетерәсе юк, аның нигезе черек – үзеннән-үзе бетәчәк! – диде ул.

…Шунда җилләнеп һәм җенләнеп, Әнисә апа килеп керде:

– Кая югалды дисәм, дуңгыз итеннән пешергән аш көтеп, идарәдә утырасың икән. Киттек – бәлеш суына!

– Әхмәтзыяның улына бүләкләр алып кайткан идем, шуны илтәсем бар, Әнисә апа, башка чакта…

– Эмильгәме? Аны татарчалап «Җәмил» дип үстерделәр. Илсөяр аны үз әниләренә Казанга илтеп куйды. Укый башлагач, үз исеме белән дәшкәндә генә җавап бирә башлады Җәмилебез.

– Укыймыни инде?

– Быел өченчегә бармаса, икенче класска баруы шиксез.

– Ятимлеген сизенәме?

– Сигезе тулгач, пособиесен кисәләр бит, сизенәдер.

– Илсөяргә авыр булыр инде. – Көндәшләре «Илсөярне ир сөяр» дип тел чайкасалар да, акчага мохтаҗ түгел ул. Теш врачы буларак авылда да, районда да кәсебе бар. Авыл халкы үзебезнең авылда төпләнеп эшләвен тели. Син сөйләшеп, Казанда шул мәсьәләне хәл итә алмассыңмы?

– Фельдшерыгыз үз көчендә кебек бит әле.

– Көче дә, теле дә бар анысы. Белеме генә теш суырырлык түгел. Бар белгәне аспирин да, шикәр авыруы.

– Сәламәтлек саклау министрына языгыз!

– Аны хәрби комиссариат үзеннән җибәрми, ди. Солдат комиссиясенең «годен-не годен» язуында аның имзасы беренче тора икән. Аннан соң гына Рәхимовныкы, ди.

– Рәхимовы кем?

– Шул инде районда хуҗа кебек әфицәр.

– Сез инде шуңа таянып…

– Ышанычлырак таянычыбыз да бар…

– Җеназада булдымы анысы?

– Барысын ул оештырды… Керәм, дисең бит – үзе белән сөйләшерсез, Әсгать ул.

Күчтәнәч-бүләкләребезне калдырырга Илсөяр яшәгән бабай йортына керсәк, улыннан биоматериаллар алдырырга килене «УАЗ»да Казанга киткән, бабай янында Әсгать кенә утыра иде. Бабайның хәле мөшкеллеген сәбәп итеп, сөйләшүне башка чакка күчердек.

Әнисә апаның бәлешен ашап, чәен эчкәч, мин дә кайтып китәргә ашыктым.

Гомер узды, редактор көткән сенсацион мәкаләм язылмады. Моңа минем булдыксызлыгым гына сәбәп түгелдер, инде онытыла башлаган, гаеплеләре  билгеле җинаятьләр турында яңа сүз әйтеп булмас дип тынычланып, җыйган материалларымны шүрлеккә куйдым.

Әмма алар һаман күңелемдә үзләренең барлыгын сиздереп ятты.

 

* * *

«Әфганыч»ны махсус интернатка салганнар, үзенә аерым караучы билгеләгәннәр, терелә икән, дигән хәбәрләргә өстәп, бабайдан, Эмильдән, «Әфганыч»ның үзеннән алган биоматериалларны (ДНК) Мәскәүдә тикшерткәч, интернатка «Әфганыч»ның Әхмәтзыя Әсфәндьяров икәнлеген расларлык мөһерле белешмә килүе язу-язмау мәсьәләсенә тирәнрәк һәм киңрәк карарга этәрде.

…Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп, гомерләрен биргәннәр дә, аларга багышлап язылган шигырь, поэма, хикәя-повестьлар да күп, әлбәттә.

…Шундыйларның берсе – «сугышчы-интернационалистлар» җыры:

«Күпме утлар-сулар кичмәдек без,

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.

Туган илне сөю-сагынуларны

Йөрәк түрләрендә генә саклап.

Тарлавыклар, кыя-кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды.

Газиз гомерләрне кыя-кыя,

Өстебезгә үлем уты яуды.

Тир, каныбыз белән сугардык без,

Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап.

Башны салдык. Без бит бары солдат.

Утлы ядрә аның йөрәгеннән

Узалмады ары.

Үлемсезлек җыры булып җирдә

Тик исеме калды…»

Ул исемнәрне беләбезме без? Белеп, ни эшли алабыз? Кургашын табутта кайтарылып күмелгән 15 мең мәрхүмнең барысының да исемнәре билгелеме? Ун елга сузылган җиңүсез һәм җиңелүсез сугыш тукталып, исән калган 520 мең гаскәр илгә кайтарылып, 415 солдатның хәбәрсез югалуына, 36 меңнең яраланып кайтуына гаепле булуын Үзәк Комитет 1989 елда таныгач, бу мәгънәсез сугыш турында аны башлаучыларга нәфрәттән башка ни әйтергә була? Ихтимал, безнең заманның Толстое «Сугыш һәм солых» романына тиң әсәр язарга утыргандыр? Бирсен Ходай, язсын. Безнең максат бары тик бер солдатның ышанычын аклау – Әхмәтзыяның инагы булу һәм башлаган язмамны төгәлләүдән гыйбарәт. Кеше үлгәч, «йөрәге туктау сәбәпле», диләр. Үлгәч, йөрәк кенә түгел, кешенең һәр әгъзасы яшәүдән туктый. Язмамны кеше үлмәсен өчен аның әгъзаларын яшәтүчегә юнәлтәм дисәм, миңа үзенең инагы итүчем үпкәләмәс.

Язмамны башлаганда, авылдашның четерекле хәлдә калуын телгә алган идем. Аның хәзерге хәле четерекле генә түгел – фаҗига. Четерекле хәлдән чыгу, котылу ихтималы була. Ә фаҗигадән котылу юлы – үлем. Үлем белән күзгә-күз очраша ул. Әмма утта янмый, суда батмый. Ә менә терелүгә килгәндә, анысы кешенең үзеннән генә түгел – терелтүче көчтән дә тора. «Әфганыч»ка шундый көч очрый. Бу очрашу сенсация гына түгел, могҗиза.

Сүз башында язып узган, яшьлектәге четерекле мәсьәлә буенча эш, судка барып җитми, Әхмәтзыя үзенең гаепсез икәненә тикшерүчене беренче очрашуда ук ышандырган (исбатлаган) булып чыкты. Мин: «Ничек котылдың?» – дип сорагач, гыйбрәтле җавабы хәтердә: «Һәр ялган дөреслектән башланырга тиеш. Ә миңа ялганның кирәге булмады».

Бу язмамны мин авылдашымның шул афоризмы белән дәвам итәм: «Һәр ялган дөрес сүз белән башланырга тиеш». Шулай булганда гына, ул ышандыра. Ләкин икенче җөмләмдә үк мин, үземә-үзем каршы килеп: «Кеше ышанмаслыкны дөрес булса да, сөйләмә» дигән әйтемне хәтерләтәм. Әйтемнең үз дөньясы, ә тормыш – әйтемнәргә дә, мәкальләргә дә карамый – үз агымы белән ага: сүзем кеше ышанмаслык хәлләр турында.

Бик авырлык белән укып эшли башлагач, мин студент авылдашларыма, хәлемнән килгәнчә, ярдәмле булырга әманәт әйттем. Үз фатирыбыз югында әманәтем үтәлмәсә дә, фатир алгач, авылдашлар өчен генә түгел, якташлар өчен дә ишегебез ачык, чәебез кайнар иде. Бигрәк тә, гәзитләрдә авыл тормышын чагылдырган мәкаләләрем басылып чыга башлагач, абруем бермә-бер артты. Шул чорда миңа инак булу тәкъдиме ясалды. Тәкъдим ясаучы авылдашым Казан танк училищесы курсанты иде. «Четерекле хәл» дигәнендә аның катнашы юк икән. Курсташы Арсень дигән егет Казаннан булып, обкомда эшләүче безнең район кешесе әтисенең бердәнбере икән. Рөхсәт булмаса да, иркенләп чыгып йөри, ярамаса да «кызлар алып кайта, дежур торучылар моңа күз йома икән». (Болар Арсеньның үзеннән чыккан сүзләр.) …Ниндидер бер бәйрәм кичендә алып кергән кызына әдәп кагыйдәләренә сыймаган тәкъдимнәренә өстәп, кул көченә күчә башлагач, кыз «коткарыгыз» дип кычкырып, бөтен тулай торакны уята. Кыз белән Арсень бикләнгән бүлмәдә Әхмәтзыя да яши. «ЧП» вакытында бүлмәне Арсеньга калдырып, спортзалда бильярд уйнаган. «Коткарыгыз!» дигән тавышны ишетүгә, бүлмәсенә күтәрелсә, кунак кызның чәче тузган, кофтасы ертылган, иренендә кан таплары икән…

Кеше җыела… Тынычлык саклаучы дежур офицер:

– «Кайсыгызның эше?» – дип кычкыра. Арсень Әхмәтзыяга күз кыса, бүлмәдәше буларак, өстенә алырга ымлый. Чөнки Әхмәтзыяның мондый эшләр белән тотылганы юк, курста тәртибе белән үрнәк, өлгереш буенча да алдынгы.

– Гафу итегез, мин гаепле, – ди Әхмәтзыя һәм шунда ук: – Озатып куярга рөхсәт итегез! – ди.

Дежур офицер башкаларга бүлмәләренә кайтырга, Әхмәтзыяга кызны озатырга рөхсәт бирә. Шуның белән «ЧП»ны беттегә санап, кызны озаткач, бүлмәсенә кайтса, Әхмәтзыяны кызарынган, бүртенгән Арсень: «Йә, ничек – булдымы?» – дип каршылый.

Күңелендә кер булмаган Әхмәтзыя:

– Утыртып җибәрдем, – ди.

«Алайса, мә – үзең дә утыр!» – дип, Әхмәтзыяның авызына суга. Кан күренә. Авылда үскән юаш малай, дисәң дә, җавапсыз калмый Әхмәтзыя, сугышу булып ала. Кабат дежурлар менеп, акт төзегәндә, карасалар – «обком улы» Арсеньның ике теше сынган, күзенең берсе ачылмый. Эш зурга китә. Яшереп булмый. Танк училищесы дирекциясе бик тырышса да, тикшерүчеләр Әхмәтзыяның гаепсезлеген раслыйлар.

Шулай минем «инак»лыгымның кирәге калмый. Шушы хәлләрдән соң, Әхмәтзыяның әбисе белән бабасында үскән ятим егет булуын, әтисенең  Воркута шахтасында газ белән агуланып үлүен, анасының, икенче иргә чыккач, улын авылга әби-бабасына кайтарганлыгын белдем.

Дөресен әйтим, авылдашыма карашым үзгәреп, аның белән очрашуларым тиешле бер йола үтәүгә әверелде. Ул үзе дә безгә бик теләп килә иде. Кунып чыгу, ашау-эчү өчен генә түгел, Әхмәтзыя минем гитараны ошатып, уйнарга өйрәнә иде. Бер килүендә ул, безне гаҗәпкә калдырып, ничә ел буе мин өйрәнә алмаган гитарада уйнарга, нота танырга өйрәнеп, укудан бушаганда, театр оркестрында эшли башлавын әйтеп шатландырды. Алган акчасына әби-бабасына «посылка» сала икән.

Укуын тәмамлыйсы елны, тагын барыбызны гаҗәпкә калдырып, өйләнергә булды ул.

– Хезмәт итәргә кая җибәрүләрен белмәгән килеш өйләнүеңне яклый да, аклый да алмыйм! – дип үгетләвемә каршы:

– Кая җибәрсәләр дә минем белән китәргә риза! – дигән җаваптан соң, булачак киленнең кем булуы белән кызыксынгач, ул бик җитди:

– Булачак балабызның анасы! – диде. Сорауга урын калмады. Хатыным Зәлифә туйны безнең фатирда ясарга рөхсәт итеп кенә калмады, аш-су әзерләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачагын да белдерде. Шуңа җавап итеп, Әхмәтзыя туйга чакырылган кунакларның исемлеген һәм күпмедер сумма акча бирде. Зәлифә: «Икегез дә эшли башлагач, бирерсез», – дип, ул акчаны алмады. Тагын да гаҗәпләндергәне шул булды: чакырылучылар арасында Арсень да бар иде. Кияү егете буларак чакырылган ике егетнең берсе ул, икенчесе авыл хуҗалыгы институтының механизация факультеты студенты, тирә-якта танылган Сабантуй батыры Әсгать Хөснуллин иде. Бусын без, алай-болай Арсень «чебенли» башласа, саклык чарасы дип уйласак та, алай булып чыкмады. Арсень танковыйдан артиллерийскийга күчкән, инде лейтенант погоны таккан, хәзер аның хәрби хезмәткә үзебезнең районга китәргә повестка көтеп йөргән чагы икән.

Булып узган «ЧП»ларда ул үз гаебен таный, тешләрен ялтыратып көлә-көлә Әхмәтзыяга «акылга утырттың», – ди.

Рәхмәтле булса да, Әсгатьне Арсень янына утырту дөрес булып чыга. Егет ягыннан түрдә хатыным белән мин утырсам, кыз ягыннан ике урын да буш булды. Чакырып килмәгәннәрме, әллә чакырылмаганнармы – ул кичне белә алмадык.

Студентлар туе статусында мәҗлес ярыйсы гына күңелле узып, ахырда Әхмәтзыяның үзе язган көйне гитарада уйнап җырлавы белән тәмамланды. Көен хәтерләмим, ә менә җырының бер куплеты онытылмый: «Алда туйлар тагын булыр әле. Бу узганы уен туй гына. Олы туйда хуҗа булыр. Бездән туар улыбыз яки кыз гына».

Тик «олы туйларны» Әхмәтзыяга күрү насыйп булмады. Гәзитләрдә Әфганстанга интернациональ ярдәм күрсәтү солдатлары җибәрү турында хәбәрләр өстенлек итте. Әсфәндьяров Әхмәтзыяларның имтиханнарын, Әфган җирендә бирүен мәгъкуль күргән әмер чыкты, яшь офицерларның кулына чакыру язуы – повестка тапшырылды.

Булачак әти хатыны белән туачак сабыен авылдагы әби-бабаларына кайтарып куярга гына өлгерә… 1979 елның 27 декабрендә була бу эш.

Шушы чордан соң минем дә Әсфәндьяров Әхмәтзыя һәм гаиләсе турында белгәннәрем читтән ишетелгәннәр, ягъни «слухлар» буенча гына: «Малае туган икән», «хатыны академический отпускасыннан чыгып, укуын тәмамлаган  икән», «теш врачы булып, район больницасында эшли икән», «Әхмәтзыядан хат килми икән»…

Бу хәбәрләрнең берсе дә ул чор өчен аерым игътибар юнәлтерлек түгел. Хәтта солдатлар озатуында авылга кургашын табутта кайтарып, мылтыктан ата-ата җирләүләр дә гадәти вакыйгалардан санала башланган чак. Әмма Әхмәтзыяның әбисе белән бабасы һәм хатыны Илсөяр өчен түгел, чөнки Әхмәтзыя соңгы хатларының берсендә «барыгызны да шаккатырып, көтелмәгән яктан кайтуыма әзер булыгыз» дип язган икән.

«Көтелмәгән як» – кайсы як ул? «Шаккатырыр нәрсәсе ни булыр?» «Геройлык орденымы?» «Медаль-фәләнме?» Юраганнарның берсе дә туры килмичә, көннәрдән бер көнне, Әхмәтзыяның гаилә әгъзаларын хәрби комиссариатка чакырып, язу килә.

«Табутны ачып карамаска» дигән әмер белән риза дип култамга салырга чакырганнар икән. Кул куюы бер кыен, ә Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде. Соңыннан ачыкланды: хәрби комиссар Рәхимов «яхшылык йөзеннән» авыл советына шалтыратып, кабер казуны «бик тиз» оештырырга әмер биргән һәм бу турыда әбигә ишеттергәннәр булып чыкты.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото:  samtatnews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас