

Үзен ата төлкедән дә хәйләкәррәк санап йөрсә дә, Нәҗип үз гомерендә бер хата ясады. Хата дип тә булмый инде аны. Хатның эчтәлеге бик җылы иде шул. Ертып ташлый алмады. Йөрәге җитмәде. Акыллы кешеләр кирәкмәгән бер кәгазьне дә, сөяркәңнән килгән юлламаны инде бигрәк тә, яныңда тотарга киңәш бирмиләр дә. Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Шайтанның бисмилла дигән вакытына туры килгәндер.
«Милый Колюнчик…» дип башланып киткән мәхәббәт мәктүбен кабат укыган саен, йөрәгенә җылы сары май акты. Ашыкмыйча, матур, татлы итеп саркыды май бөтен гәүдәсенә, юан беләкләренә, кыска муенына.
Чибәркәй белән Самарада армиядә хезмәт иткәндә танышты ул. Чүл Гарәбстанындагы кебек эссе көн иде. Һәркем салкын эзли. Нәҗип тә суык каймакка – туңдырмага чиратка басты. Алдында торган матур гәүдәле, кызыл өстенә мул итеп ак борчаклар сибелгән җиңсез күлмәкле кызның муен артындагы ак тамырлы чәчләренә күзе төште. Урынны сайлый белгәннәр, һәркайсыннан ак тир тамчылары бәреп тора. Чишмә диярсең.
Шуннан соң гына ул аның төз һәм туры аякларына, гәүдәнең иң матур җиренә кереп оялаган нечкә биленә игътибар итте. Солдат тәне буйлап ачы һәм татлы калтырау дулкыны үтте. Аякның чәнчи бармагыннан башлап, йөрәк аша китеп, колак тамырларына барып җитте. Гомергә салкын борыннан тир бәреп чыкты.
Кызның чираты җитте. Акчасы егерме бишлек икән. Сатучы «барыгыз да зур акча бирәсез, сезгә каян җиткерик мелочь», дип тузынды да, акчаны кире ташлады. Егерме тиенлек боз өчен шул чаклы акча санап вакытын заяга уздырасы килмәде бугай.
Увольнениегә чыккан солдатта егерме бишлеге булмаса да, вак акча бер букча була. Нәҗип үз сәгате сукканны җиденче тою сәләте белән сизеп, тимер акчаларын тактага куеп, ике каймаклы бозны алып, аптырап, югалып торган кызга сузды.
– Рәхим итегез, тотыгыз!
Кызның уйлап торырга вакыты юк иде. Тырнаклары өлгергән чиягә буялган куллар ихтыярсыздан хыялда яшәгән тәмле, татлы туңдырмага сузылды. Озын керфекләрен ишекле-түрле йөртеп, «рәхмәт»не әйтте дә, киң җилкәле, киң каешлы солдатка күз сирпеде. Аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләр канәгать калды бугай, һәрхәлдә, Нәҗип шулайрак фараз кылды: «Чибәркәй мине хуплады булыр, абзагыз ошатмаслык түгел шул, югары белемле булуым да яхшылап кырынган биттән үк күренеп тора».
Мәгәр кызның һаман да янында торуының хикмәте башкада икән. Бурычлы каласы килми.
– Хәзер сезнең белән бер кибеткә кереп, акчаны алыштырабыз. Кемгә-кемгә, хезмәттәге кешегә бурычлы кала алмыйм.
Нәҗипнең иреннәре салынса да, сиздермәде. Иярде. Аларны беркая да көтмиләр икән. Әйбер алмасаң, акчаны алыштыру юк.
Кыз Светлана исемле булып чыкты. Ательеда эшли икән. Тулай торакта бүлмәсе бар. Урыс җирендә күнегелгән гадәт буенча, Нәҗип үзен Николай дип тәкъдим итте.
Самарада хәрби хезмәтен башлагач, Казан егете татарча исемен саклап калырга тырышмады түгел. Милли горурлык хисе канында бар иде. Мәгәр барып чыкмады.
Үзе белән Неджип дип таныштыруга аңа «Джип» кушаматы тактылар. Әмрикәннәрнең җиңел хәрби машинасы булыр инде ул.
Наҗип дигәч, ике иҗекне аерып, соңгы «п» хәрефен «д»га алыштыра торган булдылар. «На жид» килеп чыкты. Бу наданлык сәхрәсендә башкача булмый икән дип, Николай язмышына ризалашырга мәҗбүриләште.
Бер сәгатьтән тегүче кыз аны Коля, ә инде Идел буенда өченче бозлы каймакның башына җиткәндә, Колюнчик дип кенә атый башлады. Ә инде тулай торакка килеп йөри башлагач, ул исем-фамилиясез «милый Колюнчик» булып кына калды.
Еш һәм яратышып очраштылар. Нәҗипнең мөмкинлеге бар иде. Данлыклы Совет армиясендә, әлбәттә, өлкән офицер-генералларны санамаганда, өч һөнәр иясе яхшы яшәде: музыкантлар, физкультурниклар, ат һәм кеше докторлары. Аларның мәчеләре куян тотты.
Идел буе гимнастика уенчылары командасына кергән Нәҗип, теләсә кайчан диярлек, шәһәргә чыга ала иде. Светлана аңа тәмам ияләшеп, Самарада калу, гаилә кору турында сүз ката башлагач, Нәҗипне өенә кайтарып җибәрделәр. Хрущев кыскартуына эләкте.
Эш адресын калдырып һәм тиздән әйләнеп кайтырга кайнар вәгъдәләр биреп, Нәҗип бөтенләйгә гаип булды.
Инде Светлананы йөрәгеннән башка Чибәркәйләр кысрыклап чыгаргач, хат килеп төшмәсенме?!
Кызый бергә булган бәхетле мизгелләрне бәйнә-бәйнә искә төшергән.
Хатның эчтәлеген зиһенгә алуга юкка чыгарса, ак сакаллы ил карты буласы иде дә, адәм баласына истәлек хатирә кирәк. Әнә бит ничек, өзелеп-өзелеп һаман да яратуы, сагынуы, юксынуы турында яза.
Шул көнне генә гөнаһ шомлыгына каршы, ул чорда ябырылып укылган Павел Нилинның «Жестокость» исемле китабын сатып алган иде. Шуның эченә кыстырды да хатны, онытты.
Байтак сулар акканнан соң, җыентыкны өенә алып кайтып, китап шүрлегенә куйды. Нияте изге иде: укый башлау.
Хатыны Халисә өй җыештырганда, китапларны берәм-берәм алып, юеш чүпрәк белән тузаннарын сөрткәндә, хат шап итеп идәнгә килеп төшмәсенме?! Кат-кат укыла кәгазь. Бишенче сыйныфта укучы кызы Гөлназ да мәхәббәт мәктүбенең эчтәлеге белән таныштырыла. Хат гаиләнең шәхси дошманы булып китә.
Нәҗип өйгә кайтыр алдыннан өенә чылтыратып ала.
– Бу синме? – диде ул трубканы алган хатынына.
– Юк, мин түгел, – диде дә Халисә телефонны ташлады.
Ир-ат җенесе әле берни сизенми, Сәйдәшнең совет армиясе маршын көйли-көйли бусагадан уза.
Хатыны аның ягына әйләнеп тә карамый. Тулы артын Нәҗип ягына куеп, бөгелеп идән юа. Борылса, күзләре яшьле.
– Карчык, кайнар сәламнәр сиңа, – ди Нәҗип, гадәтенчә. – Капкаларга нәрсә бар? Ачыктым.
Нәҗипнең сәламе салам бәясенә дә алынмый. Шунда гына йөрәге жу итеп китә. Хат… теге хат… Дошман кулында…
– Нигә шулай эреләнәсең әле, хатын.
– Хәзер белерсең!
Хатын, ире ягына әйләнептә карамыйча, чиләкне түгәргә урамга йөгерде.
Нәжип яшен тизлеге белән элек яратыплар укыган, хәзер аның да шәхси дошманына әйләнгән хатны эзли башлады. Китап эчендә юк.
Туфанның «Очрашырбыз әле» шигырендә генә ул бер нәрсә дә юкка чыкмый, бер төрдән икенче фасылга гына күчә. Күпме кабатласаң да, юк әйбер юк инде ул.
Халат, күлмәк кесәләрен актарып, хәле бетеп диванга утырды Нәҗип. Вакыт санаулы. Менә хатын килеп керәсе.
«Тукта әле син, Нәҗип туган. Хатын-кыз хатны, сөткә дигән вак акчаны өстәл өстендәге клеенка астына кыстыра торган иде… Кызыл шакмаклы клеенканы күтәрсә, хат шунда ята. «Милый Колюнчик…»
Нәҗип хатны, ач бүре сарык ботарлаган кебек, бөтен ачуын, көчен салып, вак кисәкләргә ертты да, бер өлешен авызына капты, буыла-буыла йотты, калганын форточкадан ташлады…
Хатыны чиләкне шапылдатып идәнгә куйганда, ул инде эре генә диванда утыра иде.
– Нәрсә болай күркә кебек кабарынып йөрисең, матурым?
– Оятсыз. Мин монда бала үстереп ятам тол хатыннар кебек. Ул ниләр генә кыланмаган армиядә. Сөяркәләреннән һаман да хатлары агылып тора.
– Юкны сөйләмә инде. Фантазерка. Ниткән хат ул тагын.
Ханым мәхәббәт мәктүбенең эчтәлеген яттан өйрәнгән. Шуны дога шикелле тәкрарлый-тәкрарлый идәндәге чиләкне алып, атакага китте.
Нәҗип диванга ятып, аякларын өскә күтәрде. Күпне күргән кара чүп чиләге, Югославия ботинкаларының калын табанын кыйнап аргач, көчсезләнеп өстәл астына тәгәрәде.
– Тукта дим, хулиганка. Нинди хат, тагын нәрсә уйлап таптың?
– Сволочь, нинди хат дип, теленә салына тагын. Менә нинди хат.
Ханым чиләк кебек үк, гаилә драмасына тартып кертелгән бәхетсез клеенканы идәнгә алып бәрде.
Хат юк иде. Чибәр ханым телсез калды. Матур бит алмалары ишелеп ияккә төште, коңгырт күзләре зур ачылып, маңгайны кысрыклый башлады.
– Хатны син урлагансың, бир, – дип янәдән совет яугирләре кебек һөҗүмгә күчте.
Нәҗип тыныч кына торып, өстәлнең аръягына басты, сыртын кабартты,
– Син тагын нәрсә уйлап таптың? Әллә ычкына башладыңмы? Галлюцинацияме синдә? Чирлисең икән, врачка күрен.
Шул мизгелдә ханымның йөзендә барлыкка килгән аптырау, югалып калу, әсәренү, хурлану, гарьләнү калдырган эзләрне сурәтләргә минем каләм көче генә җитәрлек түгел. Монда Декамерон, Мопассан, Чехов, Бунин, Әмирханнар каурые кирәк.
Ул, теле яңа ачыла башлаган бала төсле, тотлыга-тотлыга, өзек-өтек җөмләләрне матур иреннәреннән кысып чыгара башлады:
– Нә-җип, хат кая… Шунда гына иде. Гөлназ белән укыдык. Кат-кат.
Нәҗип джинсы чалбарыннан юк тузанны каккандай итте дә, үзе һөҗүмгә күчте.
Уйларга өйрәнмәгән башка балачакта әтисеннән күңеленә иңгән мәкаль келт итеп килеп төште.
– Тегермән башын җил борыр, адәм башын сүз борыр, диләр. Син, матурым, хет авызың ни сөйләгәнгә җавап бирәсеңме? Без бит демократик илдә яшибез. Эш кешесенә күрәләтә яла яккан, гайбәт тараткан өчен между прочим, статья бар. Анда фәлән ел каралган. Белеп чыгар сүзеңне сирәк тешләрең арасыннан.
Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр. Китте кызып Нәҗип. Хатынының иң авырткан сөяленә басты. Тешләре ямьсез иде аның. Һәр яктан килгән, тулы, шул ук вакытта уйнап торган җыйнак гәүдәсен, мул күкрәкләрен, түгәрәк битен ямьсезләп торган сирәк тешләрен күрсәтеп, катты да калды физкультура укытучысы хатыны.
Эшне зурга җибәрү, аерылышу турында сүз кузгалтасы килә Халисәнең. Кая ул, Нәҗип дулаганнан-дулый, кызганнан-кыза бара.
Физкультура укытучысы югары уку йортларында да, мәктәптә дә, Һиндстандагы халык кебек, аерым каста булып яши. Укучылары белән бергә сөякләрен йомшарткан, зарядка ясаган өчен, ул хәреф, сан чүпләп, дәфтәр тикшереп күзләрен бозган укытучы хәтле үк эш хакы алыр. Имтихан кабул итәсе, методик планнар язып баш катырасы юк. Кәефе начаррак булса, группа белән форточкадан гына җитәкчелек итәргә дә мөмкин.
Шул ук вакытта физкультура укытучысы үзе турында югары фикердә булып, шул хакта фәлсәфәгә чумарга яратыр. Сөйләгән сүзе зыялылар өчен кызык, яңалык булмаса да, бер үк балык башын чәйнәсә дә, син аның фикере белән килешмичә, ул монологын өзмәс. Бичарадан ни чара, син аның белән ризалашырга мәҗбүр булырсың.
Нәҗипнең сүзләре Халисәнең йөрәгенә, бавырына, сукыр эчәгенә барып җитте.
– Ахыр чиктә, мин бит зыялы кеше. Иртәгә эшеңә, директорга барам һәм синең мине хур итәргә йөрүең турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. Эшеңнән кудыртам. Хәзер немец теле укытучысына кытлык юк.
Хатын үзе дә сизмәстән:
– Колюнчик, милый. Хат бар иде бит. Мин беркая да бармыйм. Сине яратам. Хат бар иде бит! Шуны гына әйт.
– Бернинди хатны мин белмим. Хат юк. Башкасы – гайбәт.
Мәктәптән кайтып кергән кызлары Гөлназ идәндә ыржаеп, ямьсезләнеп яткан чүп чиләген, кызыл шакмаклы клеенканы күргәч, мәсьәләнең торышын бик тиз аңлап, үз бүлмәсенә шылды.
Кеше хаты өчен баш катыру ни пычагыма аңа. Үз күрәселәре алда.
Нәҗип тәмам рольгә керде. Мескен хатынны почмакка китереп кысты. Тегесе инде сүз кузгатканына шат түгел иде.
Бу хәлләрдән соң инде егерме елдан артык вакыт үтте. Оныклары Тимур үсеп килә. Хат гомере буенча Халисәнең миен бораулап торды. Хатын-кыз хәтере хыянәтне беркайчан да онытмый. Нәҗиптән кәефе яхшы чакта да, чыгырыннан чыкканда да, шашып сөешеп, агач караватка сыймыйча, үзен идәнгә сөйрәп төшергәндә дә, ләх исерек вакытында да хат, дөресрәге, аның булу-булмавы хакында сөальне биреп торды.
Колюнчикның җавабы бер булды:
– Хат юк иде. Булмады да! Тотылмаган аюның тиресен тунамыйлар.
Фото: Freepik.com