

Озын җәйге кич буе малай бакчада утырды: бүген, нәкъ менә бүген нәрсәдер булырга тиеш иде. Карлыган куагы төбендә җир салкынын тоеп утыруы үзе бер ләззәт, кап-кара карлыганнарны өзеп авызга да кабасы килми хәтта. Жил юкәләрнең ябалдашларын кыштырдата – анда, биектә, көньяктан искән диңгез җиленә искиткеч иркенлек – әмма картайган кәүсәләргә һәртөрле ыгы-зыгы ят инде, алар ипләп кенә әле бер, әле икенче тарафка бөгеләләр һәм, әлбәттә, җылы җилнең кабат-кабат иркәләп сыйпап үтүен көтәләр.
Бакчада үләннәр оеп калган, ап-ак клеверда шөпшәләр эленеп тора. Малайның каршында – ап-ак өй, серләр белән тулы зур өй. Ул серләр малайга, гадәттә, көн сүрелеп, өй стеналары зәңгәрләнгәндә агылып килә башлый: күлләргә охшап ялтырап торган тәрәзәләрдән кача-поса бакчага сузыла, түбәдәге кара чирәпләрдән тамып төшә ул серләр. Чирәпләр көн буена шулкадәр кызган ки, фронтон өстендә хәтта һава рәшәләнеп дерелдәп тора. Һава сафланып калгач, кояш эреп, дөрләп янар хәлгә килгәч, бакчаны сагышлы хуш исе белән тутырган мәлдә әлеге зелпедән очып килә ул күпчелек серләр.
Төшке аштан соң өйдәгеләр черем итәләр, өске катта тәрәзә пәрдәләрен тартып куялар. Ул да булмый, коену костюмнары тоткан бала-чага баскычтан бакчага сикереп төшә. Китә кычкырыш, китә чыр-чу, әйтерсең лә алар балык өеренә тап булган акчарлаклар. Серле вакыт бу: өйдә өлкәннәр тынып калган; балыкчылар диңгезгә ашыга, тавышлары яңгырап тора; алтынсу төскә кергән тәннәрен ялтыратып таудан йөгерешкән бала-чага, яшүсмерләр дулкынга чума, алар төркем-төркем булып, дулкынга яртылаш күмелгән су асты көймәләренә охшап, офыкка таба йөзеп китәләр дә, кинәт туктап, кичке җылы суда чалкан яткан көе хәрәкәтсез калалар, әйтерсең лә хәлсез балыклар.
Малай үләндә утыра һәм… көтә. Аннан башка беркем дә бу мизгелне аңлый алмый. Әгәр дә аңласалар, берәү дә йокламас иде, коенмас та, балык та тотмас, кычкырышмас та иде. Алар салкынча туфракка тартылган карлыган яфракларының халәтен белмиләр шул, яфраклар буйлап үрмәләп менгәч, нечкә ботакка күчәргә икеләнеп калган күбәләк кортларының да хәлен аңламыйлар. Алар әлеге серле вакыт алдыннан җиргә сыенган тынлыкны да ишетмиләр. Рәхәт калтырануны – кешене урап алган шикләнү катыш көтү хисен тоймыйлар. Ә малай, куак төбенә чүгәләп, тынлыкның тәмам куерып җитүен һәм бүген һичшиксез булырга тиеш нәрсәнең башлануын көтә.
Жил юкә кәүсәләрендә кыштырдамый инде, пышылдый гына. Кояш нурлары да түбәндәге калкулыкта түгел, юкә ябалдашларында җемелди. Исләрнең дә тәме үзгәрә: яшеллек үзгә бер хуш ис бөрки, өй кипкән буяу исе тарата, нигездән сумала, карлыган куаклары төбеннән чиста җир исе, агач күләгәсендәге кырмыскалардан сидекчә исе аңкый. Стена буйлап үрмәләгән зелпе исе аеруча көчле, аның иң очтагы яфраклары кунак бүлмәсендә торган лампа пыяласындагы таҗларга охшап, аска таба бөтерелгән, әчкелтем тәмле исе җанны кытыклый. Кайчандыр шул үзенчәлекле исне тойгач, малай үзе дә сизмичә: «Сагыш!» – дип әйтеп ташлаган иде.
Тын. Малай карлыган куагы төбеннән, дымлы яшеллек арасыннан калкына да зелпенең хуш исендә коена. Авызны камаштыручы шул татлы ис малайны җәтмәгә суырып ала. Жәтмәгә эләккән, ләкин әлегә элмәккә башын тыгарга өлгермәгән балык та үзен шулайрак хис итә торгандыр. Ул да җәтмәдән ычкынып китеп булмасын белми бит.
Зелпе өй стенасын каплаган колгалар буйлап югарыга шуыша. Ике елга бер тапкыр өстәге колгаларга яңаларын өстиләр, зелпе түбәгә кадәр үрмәләргә тиеш ләбаса. Ә түбәгә җитәргә ерак калмаган инде.
Зелпенең яшь үрентеләре икенче каттагы веранда астына сузылган су торбаларына менеп җитә язган. Торбалар янәшәсендә озын гына колга күренә. Зелпенең берничә ялгыз чәчәге әлеге колгага ябышып, күккә карап аптырашта калган: анда ябышыр нәрсәләр юк.
Малай бүген әнә шул чәчәкләр янына менәргә ниятләгән иде. Веранда астындагы су торбасына асылынып, аяклары белән колганы эләктерү һәм әти-әнисенең йокы бүлмәсендәге ачык ишектән серле верандага керү иде исәбе. Аннары көндезге серле йокыдан торган әти-әнисенең аска юнәлгәнен көтәчәк. Ул да кача-поса аларга иярәчәк. Һәм бу аның чираттагы батырлыгы булачак.
Зелпеле киртәләр сынарга гына торалар, алар малай авырлыгына чыдамаячак иделәр. Аны инде берничә тапкыр бу мәгънәсез шөгыленнән тыеп калганнар иде: ачуландылар, егылып төшеп имгәнергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар, хәтта бүләк бирергә вәгъдә иттеләр, алай да булмагач, кыйнап та карадылар, стена буйлап үрмәләгән зелпене ботарлап ату белән дә янадылар.
Малай шаян да, тәвәккәл дә түгел. Яшьтәшләре бүген иң биек тау киртләченнән диңгезгә чумарга тиешләр иде. Ә ул аларга иярәсе итмәде. Иң аскы киртләчтән дә сикерергә яратмый бит ул, мәҗбүр итсәләр генә шул. Өстән үк сикерү турында уена да кертә алмый. Анда менсә, башы әйләнә башлый. Оят, мәсхәрә. Башы әйләнмәсен өчен ул әллә нәрсәләр бирергә риза, хәтта бер тапкыр Аллаһы Тәгалә белән сүз куешып карады: мин имтиханнарда начар билге алырга да әзер, тик башым гына әйләнмәсен! Ләкин Аллаһы Тәгалә мондый алыш-бирешкә риза булмады шул.
Кышын сеңлесе авырып киткәч, малай уңлы-суллы бәргәләнде; икенең берсе: яисә сеңлесе бик тиз сәламәтләнәчәк, аның каравы малай гомере буе биеклектән куркачак, яисә сеңлесе тагын берәр атна түшәктә ятсын, ә аннары… кем белә… бәлки… үлеп тә китәр? Аның каравы малай көчсезлегеннән арыначак.
Малай дүртенче колгага менеп җитте һәм тиз генә аска күз ташлады.
Ул артык биеккә күтәрелмәгән, хәтта үз буен да узып китә алмаган иде әле. Тагын дүрт колга артка чикте һәм малай беренче катның тәрәзә каршында пәйда булды. Жиргә карагач, ләззәтләнеп иреннәрен чапылдатты. Зелпе аңа сырышып иркәләнә, тәмам исертә иде. Иртән иртүк уйлаган нәрсәнең башлангычы булды, ниһаять. Һәммәсе дә ул теләгәнчә бара. Бераздан ул тагын дүрт колганы артта калдырды, беренче каттагы зур тәрәзә өстендә туктап калды. Бу төштә зелпе шулхәтле куерган, аяк терәргә дә урын калмаган. Чәчәкләргә һәм яфракларга басмаска тырышып үрмәли торгач, малай беренче һәм икенче кат арасындагы стенага тотынды.
Колга аның авырлыгына чыдый алмыйча чырт итте һәм сынып та чыкты. Малай җәһәт кенә бер читкә авышты һәм веранда янәшәсендә җи- ңел сулыш алды.
Әле әтисе яз гына рәтләштереп куйган колгаларны капшый-капшый, ул тагын өскәрәк күтәрелде. Бу колгалар чыдам булырга тиеш иде. Аяк астындагысы сынса, ул шуларга тотынып калачак. Аска күз салгач, башы җиңелчә әйләнеп китте. Эз-фәлән калдырмый гына үзе атлап чыккан ромашка түтәлләрен күрде. Көне буе яшеллек каплап тору сәбәпле, зелпе астындагы стенадан дым бөркелә. Чәчәкләр дә дымлы, әйтерсең лә алар да малайга ияреп өскә үрмәли. Яфраклар арасыннан очып чыккан черкиләр битенә һәм аякларына ябырылды, малай аларны куа алмый иде. Зелпенең хуш исе аны тәмам исертте, үзенә әсир итте. Малай янә җәтмәдәге балыкны күзаллады. Алдап-йолдап җәтмәгә куып кертелгән балык та, җәтмәнең кысыла баруын сизеп, диңгезгә ычкынырга ымсына. Ләкин саңаклары элмәккә эләккән балык чарасыз.
Малайның баш очындагы һәм аяк астындагы нечкә яшел киртәләр пәрәвезе дә җәтмәгә охшап калды. Кулларын да ычкындыра алмый. Ул әсир- лектә. Ул зелпе әсире, хуш ис әсире, алардан качып китәрлек көче юк аның. Әлеге хуш ис тире аша тәненә үтеп керде: ул бу исне куллары, тезләре, корсагы белән тоя иде инде. Хуш ис тире астына тулды, мускулларны назлады, тәнне көзән җыерды. Баштарак курку хисе көчле иде, аннары куркуны җиңү ләззәте килде. Хуш ис башымны әйләндерер дә кинәт кенә егылып китәрмен, җирдән күтәреп алырлар да өйгә кертеп салырлар, дигән уй да артка чигенде. Зелпенең хуш исле дулкыннары аны әкрен генә өскә күтәрер һәм һәрчак җил кыштырдаган юкә ябалдашлары янына менгереп куяр төсле иде. Дөнья сер белән тулы иде.
Аста бакча җәелеп ята, еракта-еракта өйләр тезелеп киткән. Малай тәбәнәк кенә өйнең түбәсенә текәлде: очыш куркыныч түгел! Түгел! Әлеге хис малайның җанын җылытты. Биек юкәләр аның юлдашларына һәм дусларына, бәләкәй агачлар хезмәтчеләренә әверелде. Ул үзен җиңүче итеп тойды, һәрхәлдә, эчтән генә ул шуны тели иде.
Бакчада кинәт тавышлар ишетелде, өстән кемнәрдер җавап бирде. Тылсым таралып юкка чыкты.
Малай стенага сөялеп тыңланып тора. Аның турында сөйләшәләр. Әнә кемдер тәрәзәдән эндәшә: «Юк, өйдә юк ул!» «Диңгез буенда да булмады», – болары диңгездән кайтып килүче бала-чага авазы.
Аста аяк тавышлары тынып калды. Малай читкәрәк авышты һәм, маймыл сыман, тагын дүрт колганы үтеп китте. Хәзер ул су торбасы астында ук иде инде, верандадагы кәрнизгә сикерәсе һәм бүлмәгә генә керәсе калды.
Верандага кемдер чыкты – бу малай шүрләгән калын тавыш иясе иде. Малай зелпе белән беректе, зелпенең өскә сузылган куе ботаклары аны үзенә яшерде. Калын тавыш тынып калды. Шул мәлдә аста күтәренке якты тавыш яңгырады. Ярамаган берәр нәрсә эшләп ташласа, малай бу тавыш иясеннән бик нык ояла иде. Һәм малай, аякларын ботактан аерып, куе яшеллеккә чумды. Өске кат янындагы колгага ябышып тынычланып калды. Борынына зелпе чәчәге ябышты. Алсу кәрзиндәге чәчәк серкәләре күз алдында зурайганнан-зурая баралар һәм үрә катып көймәгә баскан кешеләргә охшап калалар иде. Чәчәк исе аяк-куллар буйлап акмый инде, тәмле агу булып тире астына да таралмый. Малай аны борыны аша сулый гына, хуш ис бәләкәй гәүдәне тәмам миңгерәүләтә, ул инде үзенең кайда икәнен дә хәтерләми диярлек, бары тик зиһенендә ара-тирә нәрсәләрдер генә чагылып үтә. Колгалар аяк табаннарын әрнетеп кисә, баш очындагы кулларын авырттыра. Урыныннан кымшанырлык та хәле юк.
Астагыларның карашы өй стенасына, ул качкан урынга төбәлгәнен белеп тора ул. Кинәт кенә көтелмәгән үзгәреш булды. Малай зелпегә әверелде.
Күтәренке якты аваз иясенең тавышындагы шом малайның зелпе белән тәмам берегеп бетү теләген көчәйтә генә иде, канга агу булып сеңгән чәчәк исе шулкадәр көчле ки, бу ис сагыш белән бергә хәвеф-хәтәр хисен дә көчәйтә иде. Ул үзенең нәрсәгә дип бертуктаусыз өскә үрмәләвен дә, чебенгә яисә бал кортына охшап биектә эленеп торуын да аңлый алмый. Бераздан гаҗәпләнү тойгысы бетте. Ул янәдән зелпе иде инде, аяк-кулларының сызлавын да тоймас булды. Талчыгуы да бетте, әйтерсең лә гомер буе неп-нечкә, җип-җиңел колгаларга тотынып басып торган. Зелпе исе аны тәмам исертте, чынбарлык тибрәнә-тибрәнә каядыр йөзеп китте, аннары бөтенләй юкка чыкты. Хәвеф-хәтәр дә куркытмый иде инде. Ул бары тик пәрәвезгә генә эләкте бит, зелпе пәрәвезенә әсирлеккә төште. Бу әсирлектән котылу мөмкин түгел иде инде.
Күтәренке якты тавыш та ишетелми. Бәлки, ул каядыр киткәндер, ә бәлки… җиһанның бакчадагы тылсымлы бер өлеше вакытлыча гына каядыр күченеп торгандыр?
Ә бәлки беркайчан да бернәрсә дә булмагандыр? Бәлки, малай үзе зелпе булгандыр да аерым бер мизгелдә кешегә әверелгәндер?
Эңгер-меңгер чак җитте. Төсләр үзгәрде. Өй стеналары зәңгәрләнде. Кояш озын юкәләрнең ябалдашларын алтынсу төскә манды, юкәләр җиңелчә искән җилдә әкрен генә калтыранып утыралар. Аста җил сулышы бөтенләй юк бугай. Бакчадагылар да өйгә кереп беттеләр. Алар малайны эзләмиләр инде. «Әле ярый ул зелпеләр арасында түгел!» Өйне ромашка түтәлләре уратып алган. Эчтә яшь-җилкенчәк һәм карт-корының гәпләшкәне ишетелә. Радио иртәгә булачак һава торышын әйтә. Диңгездән акчарлаклар чыркылдашып очып менә.
Малай рәшәткәләр пәрәвезендә оеган. Колгаларга сыдырыла-сыдырыла тезләренә кадәр канап беткән аяклары стена һәм рәшәткә арасына кысылып калган. Куллары өстәге колганы кысып тоткан, бармаклары укмашкан, аларны бер-берсеннән аерыр хәле дә юк. Көзән җыерган гәүдәсе дүрт колга арасында хәрәкәтсез-нисез асылынып тик тора. Борынына зелпе яфраклары ябышкан. Аның бөтен тәне авырта, әсирлектән котылыр әмәл дә юк. Жәтмәгә эләккән балык хәлендә ул хәзер, диңгезгә йөзеп китәрлек дәрт-дәрманы калмады аның. Малай үзенең кайда икәнен аңлый, ни эшләргә кирәген генә төшенә алмый. Вакыт дигән төшенчәне хәтереннән сызып атты инде ул. Яңгыр сибәләргә кереште. Зелпе яфраклары тамчы кунган саен әкрен генә кыштырдый, ә чәчәкләре әллә нинди тылсымлы бер хуш ис белән җәйге төнне аңкыта.
Аста кемдер тәрәзәне ачты, янәшәдәге тәрәзә дә ачылды. Калын тавыш: «Яңгыр ява!» – дип әйтеп куйды, аннары: «Зелпе хуш ис тарата!» – дип өстәде.
Күтәренке якты тавыш борчулы: «Кая китеп олакты соң бу малай, ә? Житмәсә яңгыр сибәли!»
Тагын бераздан: «Тәрәзәне яп, зинһар! Зелпе исе башымны әйләндерә!»
Яңгыр көчәйде. Су. Су. Ә малай – балык. Зелпе исе җәтмәгә куып керткән балык. Элек ят булган бөек ялгызлык һәм тынычланып калу хисе малайны баштанаяк урап алды. Ул шуны төшенде: ялгызлык һәркемне күзгә күренмәс боҗралар белән чорнаган, әмма кешеләр моны сизмәскә-сиздермәскә тырышып кыланалар гына, әйтерсең лә ялгызлык дигән төшенчә бөтенләй булмаган да. Өстәвенә, ялгыз чакта һичкем ярдәм кулы сузмас дип куркалар да әле. Малайга да ярдәм итәргә теләүчеләр табылмас, аның якыннары өйгә кереп яшеренделәр бит инде. Малай зелпенең ни белән аңкыганын белә инде хәзер – сагыш белән дә түгел, хәвеф белән дә түгел, ялгызлык хисе белән аңкый ул. Пәрәвезгә эләккән һәм исән калу өчен соңгы минутынача көрәшәчәк чебен дә нәкъ шул хисне тоядыр. Муенын салкынайтып элмәк уралган һәр җан иясенә таныш хистер ул.
Бар да бетте. Соңгы көчен җуеп барган малай үзенең зелпе түгеллеген төшенә инде. Балык та түгел ул. Ул – җиһан. Малай шул мәлдә үзенең көчсезлеген аңлады. Ниһаять, шуны ачык тойды: тәмле итеп рәхәт изрәүдән һәм тән бик нык имәнгәннән соң иге-чиге булмаган сагыш, җан ялгызлыгы килә икән.
Малай шушы хакыйкатьне аңлаган мәлдә баш очында балкып ай күренде. Яңгыр туктаган иде инде. Ай нурлары озын юкәләрнең кәүсәләрен көмешләде, агачларны яшькелт-көмеш томан белән коендырды. Малай алҗыган башын күтәреп йолдызлар белән чуарланган аксыл күккә күз салды. Кешенең галәм киңлегендә япа-ялгыз һәм яклаучысыз икәнлеген зиһененә сеңдерде.
Баш очындагы верандадан янә калын тавыш яңгырады: «Кая китеп олакты соң бу малай, ә?» Курку катыш ярсу тавыш. Тавыш иясенең калтыранулы карашы ай нурында көмеш сыман ялтырап яткан күлдәвекләрне айкый.
Һәм менә, ниһаять, аның карашы зелпе куелыгына эләгеп калды. Кеше коты алынып кычкырып җибәрде.
Бераздан аста да тавышлар яңгырады. Стенага баскыч сөяп куйдылар. Тавышлар янәшәдә генә ишетелә инде. Алар өстә дә, аста да. Һәм саф һавада, иксез-чиксез галәм кочагында ишетелер-ишетелмәс пышылдаулар дулкыны: тсс, тсс…
Хәтер теләр-теләмәс кенә әкренләп үзенә кайта: әле кайчан гына дөнья океанын айкаган аң әкрен генә саега бара; анда бары тик зелпе, балык, су гына торып кала… һәм малай… Озакка сузылган бизгәктән котылып, үзенең ялгызлыгын тагын да ныграк төшенә башлаган малай…
Рәшит БӘШӘР тәрҗемәсе.
Белешмә: Норвегия язучысы Юхан Борген (1902- 1979). Ул – дистәләрчә романнар, пьесалар һәм эсселар авторы. Юхан Борген – искиткеч новеллачы, Кеше язмышлары турында сөйләгәндә, ул аңның иң тирән катламнарына хәтле үтеп керергә сәләтле.
Фото: Freepik.com