

(Ахыры.)
— Җитмеш дүрткә кадәр. Өч балаң була һәм миңа берәр вакытың булганда, бер сум унбер тиен акча алып кил. Сине азрак өшкереп алырга кирәк, каты авырыячаксың, инде моңа да ышанмасаң, бүген кыйналачаксың, — ди бу. Үзе теге көзгегә карый да көлә, карый да көлә. Мин һаман бирешмим, тегеңәрдән сорыйм:
— Ә, Әким абзый, хатын-кызларны да шулай корсакларыннан сыпырып карыйсыңмы? — дим.
— Алай гына да түгел, түшләреннән дә, башка җирләреннән дә сыпыргалыйм. Кемгә ничек инде. — Шулай Әкимне сөйләндерә-сөй- ләндерә шактый вакыт узды. Нәрсәләр сөйләгәнен барсын да язып тормыйм инде. Әким абзый да бөтенләй исерде, сүзләре дә юньләп аңлашылмый башлады, йә чувашча гына сөйли. Әкимне үзе утырган чолан сәкесенә аудардык та кайтырга кузгалдык. Теге һаман мыгырдана:
— Егетләр, туры кайтыгыз, туры, алайса, кыйналасыз, — ди. Вәкил аңа каршы:
— Син, Әким абзый, юкка юрап ятма. Безне кыйнарлык маңкалар тумаган әле, — диде һәм без, көлешә-көлешә, машинага чыгып утырдык.
Өязебаш урамын чыгып җитәрәк, Вәкил әйтә:
— Ә бит Карамалы авылына бер көтү шәһәр кызларын китергәннәр. Ындыр табагында эшләргә. Вәт, кызлар, малай, — ди.
Яшь чак бит.
— Киттек шунда, — дим һәм без туп-туры Карамалыга җилдердек. Күктә соңлап булса да, ай калыкты. Кулда машина. Җырлаша-җырлаша Карамалы урамына барып та кердек. Машинаны авыл очындагы безгә туган тиешрәк бер абзыйларның капка төбендә калдырдык та урам буйлап киттек. Ай болытларга кача-поса ялкау гына безнең юлны яктырта. Авылның теге очындарак. Мулла тавы ягында яшьләрнең шау-гөр килеп кычкырышканы ишетелеп китә. Басуда ерактан гына комбайннар гүләгәне, шулай ук ындыр табагында эшләгән механизмнар тавышы ишетелә. Без шул тавышлар арасында гармун, йә магнитофон тавышы ишетелмәсме, танцылары кайсы җир-дәрәк икән дип, чамаларга тырышып барабыз. Клубка җитәрәк әллә айдан өч-дүрт егет килеп чыкты да, күзгә кесә фонаре белән яктыртып, безне уратып та алдылар.
— Халикны сез кыйнадыгызмы? — дип, бер хәллерәге күз төбенә «ямап» та алды.
«Юк, юк, егетләр, без Гөлем егетләре, без әле генә килдек», дип карыйбыз. Юк, ышанмыйлар. Эшнең болай булып килеп чыгарын кем уйлаган, күрәсең, безне кемнәр беләндер бутыйлар. Ичмасам, берәр таныш егет тә килеп чыкмый бит шунда. Тагы бер-ике егет килеп җитте, болары да таныш түгел. Шунда берсе:
Точно шушылар инде. Әнә, аягына кигән түфлие дә туры килә. Еще мин егылгач, шушы ботинкасы белән битемә типте, — дигәч, китте егетләр кызып — түзеп кенә тор! Вәкил белән безне өертәләр генә. Безнең каршы торырлык әмәл юк. Ничек кирәк шулай берсенә туры китереп ямадым да, шул арада бу мәхшәрдән чыгып шылдым. Вәкилне уйлаган да юк, ул әллә алдан йөгерә, әллә арттан — белгән юк. Теге егетләрдән чак качып котылдым. Күпер төбенә хәтле бастырдылар. Машина янына килеп җиткәндә Вәкил анда иде инде. Чак- чак тын алып:
— Син ничек шылдың? — дип сорыйм. Ул да яңа килеп җиткән, ахры, мышный-мышный: «Син тегеңә берне җибәргәч, мин икенче якка йөгердем», ди. Машинаны кабызуга безне эзәрлекләүчеләр дә күренде. Машинага утыргач, җан тынычланды һәм без борылып, үзебезнең авылга ычкындык.
Алга үтеп шуны әйтим: Карамалы егетләре безне Стәрлетамактан авылга эшкә җибәрелгән завод егетләре белән бутаганнар икән. Азактан аңлаштык инде.
Шулай итеп, без Карамалы егетләреннән кыйналып кайтып киләбез. Вәкил шаяртырга чамалый:
— Йә, Хәсән, Әким абзыйга ышандыңмы инде? — ди.
— Да, малай. Тәккә гына кыйнал инде. Карамаллар алар бер дә сугышып бармыйлар иде бит. Бүген юкка гына тотып ярдылар. Ә шәһәр кызлары ничек? — дим. Мин Вәкилдән көләргә чамалыйм:
— Матурлармы шәһәр кызлары?
Ә үземнең сырт яна, штакетник белән ямаганнар, ахры. Ярый әле сыртка гына эләкте. Күз төбенә фонарь чыкмаса ярый да инде. Бер каты куллысы булды күрәсең, иң тәүдә күз төбенә ямадылар. Мин үзебезнең өй турында төшеп калдым. Әнине уятмаска тырышып, аяк очына гына басып кереп ятканда, таң сызылып, яктыра башлаган иде инде.
Иртән әнкәйнең сукрануына уянып киттем дә мыштым гына ята бирдем. Янәсе, каты йоклыйм. Әнкәй үзе мич алдында вак пәрәмәч пешерә. Таба чаж-чож килеп тора. Исеннән танып торам, яратам шул вак пәрәмәчне. Моны әнкәй күптән белә. Шуңа да мин авылда чакта гел шундый тәмле-тәмле ашлар пешерә. Минем уянып шым гына ятканны әнкәй сизде, ахры.
— Төне буе кайда йөрдең? Өйдән чыгып киткәнеңә кайчан инде?! Әзрәк башың бармы, таңга кадәр йөрергә? Юньлелектә йөрмисездер ул. Сматри, малай, берәр мутлыгыгыз ишетелсә, табагач белән үзем сыртыңны каезлармын, — дип шелтәли мине. Карамалы егетләреннән бер дә юкка кыйналганны әйтеп булмый бит инде. Күзне капшап карыйм. Алай шешкән төсле тоелмый да ул, тик күгәреп чыкмаса гына ярар иде. Мин тоттым да:
— Әким белән булдык, — дим. Әнкәй үз чиратында:
Нинди Әким ул, әллә нинди исемнәр кушып бетергәнсез инде бер-берегезгә, — ди. Мин әйтәм:
— Өязебаш Әким, — дим.
— Нәрсә калмаган анда? Әллә берәрегезнең әйбере югалдымы? — ди.
Мин, юрган белән капланыбрак, бер күзне генә елтыратып, баштан үткәннәрне кыскача гына сөйләдем дә әнкәйдән:
— Әнкәй, минем шакмаклы күлмәгем бармы? — дип сорадым. — Нигә, бар, улым, бар — ди. — Вәт, мин әйтәм — Әким шул күлмәгең төрелгән шкафта ята, һәм аның җиңе ертык дип әйтте, — дим. Сары шакмаклы күлмәгем бар икәне минем дә искә төште.
Әнкәй пәрәмәч пешерүеннән туктап, олы якка чыгып китте һәм минем шакмаклы сары күлмәгемне алып та керде. Күлмәк әле төрүле, пөхтә итеп үтүкләнгән. Әнкәй күлмәкне җәеп җибәрде. Ә күлмәкнең ертык урыны юк, тик ике җиңе дә беләзектән култык төбенә кадәр сүтелгән һәм җилфердәп тора.
— Бәй, балам, мин юып үтүкләп төреп куйганда болай түгел иде бит. Менә гаҗәп, дип, әнкәй дә аптырый. Гомумән, безнең әнкәй бик пөхтә һәм уңган. Керләрне юганнан соң аларның төймәләрен барлап, ныгытып куя торган гадәте бар. Апа- сеңелләрдән дә шуны таләп итә. Ә монда ни гаҗәп? Мин дә аптырап торып утырдым. Күз төбем дә онытылды. Шунда әнкәй миңа карап алды да:
— Күзеңә нәрсә булды? Кем белән сугыштың? — дип яңадан башлады.
Мин әнкәйгә алдашырга мәҗбүр булдым.
— Юк, монысы Вәкилнең машина бортына бәрелде. Ул алама ачыла икән, — дим. Әнкәй әзрәк тынычлана төште һәм:
— Һәр эшнең үз рәте бар, сак булырга кирәк, — дип куйды.
Шулчак аның күзе мичкә төште, мин дә әнкәйгә ияреп, шунда карадым. Анда бер таба пәрәмәч көеп беткән, майлары чытырдап яна иде. «Мичтә пәрәмәч яна», дип, Әким кисәткән иде бит инде. Менә шулай аптырап, Әким әйткәннәрне искә төшереп утырганда, кинәт дертләп киттем, чөнки стенадагы ике герле зур сәгать матур итеп сигезне сукты. «Боларның барысын да Әким әйтеп кайтарган иде», — дип, Кара-малыда кыйналганны әйтмичә генә күргәннәремне әнкәйгә сөйләп бирдем. Әнкәй Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән Фәүзия дигән хатынның бик зур сумма акча югалтып, Әким абзый әйтүе буенча табуын, һәм бик зур бәлаләрдән котылып калуын сөйләп бирде. Тик монысы инде икенче хикәя.
Ә Галина Әкимовна әле дә Тәтербаш авылы медпунктында уңышлы эшләп йөри. Үзен бик ихтирам итәләр. Бер туры китереп, Галина Әкимовнадан сорадым:
— Әкимовна, сезнең әтиегез дә күрәзәлек сәләте бар иде бит, шуны сезгә өйрәттеме?
— Хәсән абзый, бердән, мин бик яшь чагымда әти үлеп китте. Шунысы гаҗәп, ул үзенең ничә яшендә үләсен белә иде. Һәм ничек кенә үкенечле булмасын, бу туры килде. Ә күрәзәлек кылуга килгәндә, мин болай да халыкка ярдәм итәм бит инде. Шушы Тәтербаш авылында ничәнче ел инде халыкны дәвалыйм. Авылны үзегез беләсез, төне юк, көне юк. Ял, бәйрәм көннәрендә дә ярдәм күрсәтергә туры килә. Бәланең һәм авыруның төне дә, ялы да, отпускасы да юк, — дип минем күзләремә тутырып карады. Мине, әйтерсең дә кинәт ток суктымыни. Мин Галинаның күз карашына түзә алмыйча, күземне читкә бордым. Ниндидер дулкын бөтен гәүдәм буйлап аяк бармакларына кадәр йөгерде. Чөнки Галинаның куе зәңгәр күзләре аша, әйтерсең дә Әким миңа карый иде. Галинаның күзләрендә ниндидер көч, аңлата алмаслык бер сихри сер бар иде...
Фотода Хисаметдин Исмәгыйлев тормыш иптәше белән.