

Айназар – чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы. Немец яу чапкан көнне, ягъни 1941 елның 22 июнендә аңа нәкъ унбер яшь тулган иде.
Малайның кендек каны тамган Күзкәй авылы Татарстанның иң читендә, Урал тау итәгендә, ике гүзәл елга – Сөн белән Агыйдел кушылган искиткеч матур төбәктә урнашкан.
Сугыш башланганга инде айдан артык вакыт үтте, тик монда дары исе әллә ни сизелми. Ул кайдадыр еракта, бик еракта булса кирәк, андагы хәлләр турындагы хәбәрләр дә ифрат дәрәҗәдә соңарып килә.
Әтисе Әбелгас та:
– Борчылмагыз, ике-өч айдан урап кайтырмын, дөньяда Кызыл Армиягә тиң гаскәр юк, – дип, күршегә йомышка кергән кебек кенә чыгып киткән иде.
Ә көннәрдән бер көнне, өй борынча йөреп, ут алуга тәрәзәләрне капларга боердылар. Дошман самолётлары шуларга карап, бомбага тотарга мөмкин икән.
Менә шунда авыл чын-чынлап пошаманга төште дә инде. Сугыш дигән каһәрле сүз шушы көннән ныклап телгә керде.
Самолёт дигәннән, бу җәһәттән бер шау-шу да булып алды. Оятына, аны кузгатып җибәрүче Айназар иде.
Әлеге хәл кырга башак җыярга чыккач булды.
Көзге күркәм көн. Тыныч. Яфрак селкетерлек тә җил исми. Җиһанны гүя алтынсу төскә манып алганнар, тирә-як гөлт итеп тора. Күк кенә үз дөньясында хозурлана, көзме-җәйме-язмы – ул һаман зәңгәрлеген җуймый. Бүген ашлырак та, пакь күренә иде.
Бервакыт бал корты безелдәвенә охшаш гүелдек тавыш ишетелгәндәй булды. Башта игътибарга алмаганнар иде дә, тора–бара безелдәү көчәеп, ниндидер хәвефле төсмергә керде.
Айназар шомланып, күккә күтәрелеп карады. Анда исә чиксез зәңгәр галәм бушлыгы, таяныр урын юк. Ә гүләү көчәйгәннән-көчәя, шуңа бәрабәр шом да арта…
Шунда ул Имәнлек тавы ягында көймә шикеллерәк очлы борынлы бер җисемне күреп алды. Самавырдай ялтырый үзе, артыннан ак тасма сузылып кала. Аннан төтендәй таралып, түбәнгә җәелә…
Ул үзен-үзе белештермичә:
– Газ! Га-а-аз! – дип сөрән салды.
Сугыш психозына төренгән балаларга шул җитә калды. Капчык-чиләкләрен җиргә томырдылар да кычкырыша-кычкырыша, салам эскертенә таба йөгерешә башладылар.
– Газ! Газ! Газ!
Озын сүзнең кыскасы, бу – яңа төр реактив самолётларның сынау очышлары икән.
Алай да, Айназарга тел-теш тигезүче булмады, военрук хәтта уяулыгы өчен мактады да.
Фронт – еракта, ә фаҗигасе авылны инде баштанаяк чорнап алды. Һәр сулыш сугыш сөреме белән тулышкан. Дөньяда Кызыл Армиягә каршы торырлык көч юк, ике-өч айдан сугыш тәмамланачак, дип шапырынулар да онытылды. Немец, әнә, Мәскәү капкасын кага. Кайгы – һәр өйдә. Ул Айназарларны да уратып узмады.
Әбелгас солдатның үле хәбәре теркәлгән пичәтле конвертны аның үз хаты белән бергә китерделәр. Айназар өйдә үзе генә иде. Әнисе – эштә, сеңлесе – мәктәптә.
Почтальон улы Шәмси озын-озак юанып тормады, ниндидер кәгазьгә имза салдырды да ишекне киереп ачып чыгып та китте. Артыннан бөтерелеп калган бер көлтә салкын һава эченнән: «Пичәтлесенә тимә, әнкәң ачар», – дигән кисәтүе генә яңгырап калды.
Айназар шуңа күрә анысын кучкарга куеп, моңарчы килеп тора торган таныш өчпочмак рәвешендәге хатны сүтте.
Гадәти хат. Әлбәттә, элеккечә үк башта сәлам сүзләре тезелешкән. Әбелгас аларны һәркемгә атап, исемләп яза, кардәш-ыруга, кода-кодагыйларга, күрше-күләнгә, таныш-белешләргә, барысына-барысына да өлеш чыгара – ярты авыл. Җор телле, уен-көлкегә маһир, бик тә аралашучан аның әтисе. Моннан алдагы хатында кәгазьгә кул сурәтен төшереп җибәрүен сораган иде. Инде шуңа җавап та язган.
«Сөендердең, улым, – дигән, – унбер яшьтә үк өй хуҗасы булгансың лабаса, маладис, йодрыгың минеке сыңар, түмәрдәй. Борынгылар хак әйткән – атадан ул туса иге, ата юлын куса иге, биленә садак буса иге; битенә килер оятны үзе белеп юса иге. Бозауны кышлатырга да әмәлен табарсың, шәт».
Соңгы җөмлә әнисенең, азык чамалы, бозауны сатарга туры килер, ахры, дигән зарына читләтеп кенә белдергән мөнәсәбәте иде. Янә дә, кар базын иртә ачмагыз, баллы бәрәңгедән саруым кайный дип тә өстәгән.
Үзенең хәле турында ләм-мим, фәкать җыры гына фронтка ишарәле:
Алмачуар бизәк төшкән
Мәскәү батисларына;
Бирмәбез Совет властен
Герман фашистларына.
Авылда хәбәр җилдән дә тизрәк йөри бит ул. Йөгерә-атлый әнисе дә кайтып җитте. Калтырана-калтырана пичәтле конвертны ачты да андагы уч төбе чаклы гына кызгылт кәгазь кисәгенә текәлде.
Шул килеш, каккан казыктай, селкенмичә дә бик озак утырды. Яшьләре тып-тып кәгазьгә тама, тавышсыз гына, бәгыре белән генә елый, ара-тирә генә тыны кысылып, үксештереп алгалый иде. Аннан айнып китеп, өннәре качкан балаларын кочагына кертте дә:
– Җан кисәкләрем, мин сезне ятим итәргә тырышмам, – диде. – Әтиегез…
Ишек уемында Шәмсебәдәр карчык пәйда булды. Ул шулай өй борынча кереп, шәһид киткән авылдаш солдатлар рухына дога укып йөри. – Аллаһу ләә иләәһә илләә һүвәл…
* * *
Нәкъ шушы көнне, ягъни 1941 елның 25 декабрендә, Айназар шикелле 1930 елның 22 июнендә дөньяга аваз салган Адольф исемле алман малаен ялык-йолык килеп торучы затлы лимузинда Берлинның иң мәшһүр бинасында урнашкан рейхстагка алып килделәр.
Каршы алучы офицер – мәһабәт гәүдәле яшь обер-лейтенант – машинаның ишеген ачып, аны төзгә каткан хәлдә сәламләде.
Малай да:
– Һайл Һитлер! – дип җаваплады.
Адольфның тавышы көр, йөрәге, капкынга эләккән кош кебек талпынып-талпынып тибә иде. Әмма йөзе җитди, болай да юка иреннәре җептәй кысылган. Шулай булмыйча, ул бүген фюрерга чакырулы.
Фюрер әнә шулай һәр елны Раштуа бәйрәме уңаеннан рейхның югары катлам түрәләре балаларын кабул итә, бүләкләр өләшә, алар белән фотога төшә.
Адъютант ым кагып кына келәмгә ишарә итте. Артык дулкынланудан булса кирәк, ул читкәрәк тайпылган иде. Алай да сер бирмәде.
– Беләм, өйрәтмә, – дип ысылдады.
Зал күз явын алырдай купшы һәм матур итеп җиһазландырылган. Тузан бөртеге дә посып кала алмастай якты. Чөнки фюрер, барлык үтә шикчел кешеләргә хас булганча, тирә-юньне, үз чолганышындагы кешеләрне генә түгел, хәтта утырган урындыгын да үтәдән-үтә күрергә күнеккән, шул чакта гына үзен тыныч һәм ышанычлы хис итә иде.
Балаларның да, ата-аналарның да күзе түр ишек өстендәге сәгатькә төбәлгән. Һәммәсе тирән бер дулкынлану белән сәгать телен күзәтә, кулларыннан килсә, тын өреп тизләтерләр дә иде, шәт.
Фюрер төгәллекне дә яктылык кебек үк бик мөһим фал дип саный иде.
Ниһаять, сәгать телләре унике саны өстендә очрашты.
– Зең-зең…
Шул ук мизгелдә ишекләр ачылды һәм пружинадан ычкынган шардай атылып, фюрер килеп чыкты да кунакларны сәламләде…
– Һайл!
Зал бер тында кубарылды һәм диварларны яңгыратып, җавап кайтарды.
– Һайл Һитлер! Һайл Һитлер! Һайл Һитлер!
Фюрер әүвәл нотык тотты.
– Безне, немецларны, Тәңре иң югары раса вәкилләре итеп яраткан, – диде, меңәрләгән теләктәшләре алдында чыгыш ясагандай төкерекләрен чәчә-чәчә. – Безнең тамырларда саф зәңгәр кан ургыла. Димәк, дөнья белән без, аксыл йөзле ариецлар идарә итәргә тиеш. Шул максаттан бу көннәрдә җиңүле орышлар алып барабыз. Русия инде табада. Килер бер көн, без бу дәрәҗәле эстафетаны сезнең кулларга тапшырырбыз. Шуңа лаек булып үсегез! Һайл!
– Һайл Һитлер!
Табын янында фюрер һәр бала янына килеп, әңгәмә корды, башларыннан сыйпады, бүләкләр тапшырды. Аны Адольфның әтисе, Һитлер оештырган национал-социалистлар фиркасенең канцелярия җитәкчесе, Мартин Борман озатып йөрде. Чират кече Борманга да җитте.
– Җә, ничек, адаш, яңа исемеңә күнегәсеңме инде? – дип сорады фюрер.
– Ничек кенә әле, бу аның өчен горурлык кына түгел, фюрер, зур җаваплылык та, – дип, улыннан алда әтисе җавап тотты.
Малаена әүвәл ул үз исемен – Мартин дип куштырган иде. Һитлер даирәсенә кергәч, үзеннән рөхсәт алып, фюрер исеменә – Адольфка рәсмиләштерде.
Борман үзе дин тотмый, динне, гомумән, кире кага иде. Бервакыт кызы Маргаританың уен барышында башына тәре сурәте төшерелгән яулык бәйләгәнен күргәч, шашар хәлгә җитеп:
– Бу тәреле яулыгыңны күземә күрсәтәсе булма, – дип акырды.
Шулай да аның Алласы бар иде. Бу Алла – Һитлер! Ул Һитлерга табынып, һәр кылган гамәлен хуплап, нинди генә хәлдә дә аның хаклыгына ышаныч белдереп яши иде.
Улының: «Национал-социализм ни ул?» – дигән соравына да дәресен ятлаган укучыдай:
– Национал-социализм фюрер теләкләренең тормышка ашырылуы ул, – дип җавап бирде.
Бәйрәм ура-патриотизм, фюрерга мәдхия җырлау, югары арий расасын күккә чөю шаукымында узды. Очрашусоңында Борман, хуҗасы кушуы буенча, чакырылган балаларга «Һитлер-югенд» оешмасы таныклыкларын тапшырды.
Фюрерның бу бүләге аны чиксез дәрәҗәдә канатландырган иде. Мәһабәт буй-сыны тагын да тураебрак китте, чибәр йөзе нурланып балкыды. Үзе погонсыз булса да, энәдән-җептән генә чыккан хәрби киемнән, тузан да кунарга өлгермәгән итекләре шоп-шома, китель төймәләренә чаклы ялык-йолык килеп тора.
Сүз дә юк, әлеге затлы залның бизәге иде Борман. Кипкән балыктай юка гәүдәле кәтәнә фюрер аның янында хаста чебеш кенә булып күренә. Әмма хикмәт буй-сында түгел шул, хикмәт – хакимлектә. Хаким алдында боргаланасың да, сыргаланасың да.
– Һитлер оныклары, сез фюрер өчен корбан булырга әзерме? – диде ул, балаларга карап.
Югендлар һәрвакыттагыча, яшелле–зәңгәрле тавышлары белән беравыздан тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп.
– Һайл Һитлер! Без һәрвакыт әзер! – дип җавап бирделәр.
Шунда Борманның үзен дә шаккатырып, Һитлер алдына СС гаскәрләре башлыгы, гестапо шефы генерал һиммлерның улы Гудрун килеп ауды.
– Фюрер, шушы минутта ук алыгыз җанымны! – дип оран салды.
Һитлергә бу ошады булса кирәк, малайны кочаклап, урыныннан торгызды да:
– Рәхмәт, югенд, мин сиңа ышанам, – дип, башыннан сыйпады. Аннан әтисенә мөрәҗәгать итте: «Молодец, Генрих, Германиягә тиң малай үстерәсең», – диде.
Борманның чырае, күзгә күренеп көл төсенә керде. Соңыннан: «Ул малай урынында син булырга тиеш идең», – дип, улын да битәрләде.
Бу хәл Адольфның күңеленә тиде, билгеле. Ул, һичшиксез, хатасын төзәтәчәк, фюрер теленә барыбер керәчәк. Әтисенә дә вәгъдәсен җиткерде:
– Борчылма, әтием, – диде бәбәкләрен очкынландырып, – улың коры сүз белән түгел, кылган гамәлләре аша фюрерга тугрылыгын исбат итәчәк.
Һитлер хакимиятне үз кулына алгач та, башкаланы яһүдләрдән, коммунистлардан арындырып, аны саф алман шәһәре, арийлар бишегенә әверелдерү бурычын куйган иде. Нигездә, бу бурыч үтәлде инде, ләкин идән ярыгына поскан кандалалардай берән-сәрән генә булса да, әле барыбер табылгалап торалар. Адольф таныш югендлардан махсус «Үч» төркеме оештырып, игътибарын шул өлкәгә юнәлдерергә карар итте.
Шәһәр ишегалларына таралып, югендлар балаларны күзәтү астына алдылар. Чөнки кемнең кем икәнлеген нәкъ менә балалар аша ачыклау күпкә отышлырак.
Тик ничек кенә өзгәләнмәсеннәр, яһүдләргә юлыгу бәхете тәтемәде. Күрәсең, аларның тамырын, чыннан да корытып өлгергәннәр иде инде.
Ә бер көнне эшчеләр бистәсендә бер малай әтиең кем, дип сорагач, Маркс, дип җавап бирде. Дөрес, ата коммунист үзе күптән вафат, тик иярченнәре әле күп, рейхстагка шулар ут төртте ич. Әлеге адәм Маркс исеменнән баш тартмаган икән, димәк, ул аның җанатары.
Адольф табышын ашыгыч рәвештә гестапога җиткерде.
Инвалид слесарьны шул ук төнне кулга да алдылар.
Борманның да авызы ерылды.
– Уяулыгыңны фюрер да хуп күрә, – дип, улының башыннан сыйпады, – рәхмәт.
– Һайл Һитлер!
(Дәвамы бар.)
Freepik.com