Чәчмә әсәр
16 Октября 2025, 10:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)

Моны, ай-ваена куймыйча, җил­терәтеп камера ишеге төбенә ки­тергәч, Әким теге түрәгә болай дип әйтеп куя, имеш:  — Ярар,  мине ябуын  ябасың,  ә сәгать уникедә мине чыгармасаң, иртәнгә үләсең, — ди.  — Әйдә, әйдә, әкиятеңне камера җеннәренә сөйләрсең, — дип, моның  сүзеннән  көлә-көлә  Әкимне ябып та куялар.  Сәгать төнге уникенче яртыларда теге түрәнең борып-борып эче авырта башлый. Түзәр әмәле юк. Шунда моңа Әким әйткән сүзләр келт итеп исенә төшә. Теге түрә көч-хәл белән торып, милициягә үзенең хезмәткәрләренә шылтырата:  — Чыгарыгыз хәзер үк шул мөртәтне, ятмасын камера сасытып, — ди. 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Дежурный камераны барып ача да:

— Әйдә, Әким, дуй отсюда, пока соң түгел, түрә үзе шылтыратты, — ди.  Ә  Әким  чыкмый  да  чыкмый. Хәтта дәшми дә. «Әллә һаман айный алмый йоклый инде, бәргәләп чыгарыйм», дип, дежурный камерага ук килеп керә. Ә камера буп-буш — Әкимнән җилләр искән. Камераның тәрәз-идәннәре исән-имин — ватып чыгарлык түгел. Тик Әким генә юк. Дежурныйның коты очып, теге түрәгә кире шылтырата:

— Фәлән Фәләнович, камера буш, Әким юк. Бүтән камераларны да карап чыктым,  алар да буш, — ди. Имеш, шуннан соң гына теге түрәнең эч авыртуы басылган икән. Икенче көнне үзе килеп, бөтен камераларны кабат-кабат тикшереп чыккан. Ишек-тәрәзәләр бары да исән-сау, ди.

Бервакытны теге түрә Әкимне тагы очрата, бу юлы инде дусларча:

— Әй, Әким, әйт әле, теге вакытта син ничек камерадан чыктың? — дип сорый. Ә Әким тегеңә тыныч кына:

— Мин анда кермәдем дә, сезнең артта басып карап тордым, — ди. Теге түрә аптырап:

— Ә ничек соң син камера эченнән «Чыгарыгыз  мине»! — дип  кычкырдың?  Ничек  итеп  камера  ишеген дөбердәттең? — ди.

Әким бу юлы үзе көлеп:

— Монысын үзең әйткәнчә инде, камера җеннәре дөбердәтте, — ди.

Шушы хәлдән соң аны безнең рай­онда бүтән борчымадылар. Моны авылларда бер мәзәк итеп әле дә сөйлиләр.

...Мин шулай төрлесен уйлап ба­рам. Ә Әким һаман җырлый. Гел бо­рынгы, моңлы, күбесе мин ишетмәгән дә, белмәгән дә җырлар. Шулай итеп, бөтенләй караңгылануга Әким-нең торган авылы Өязебашка да ба­рып җиттек. Машинаны йортка кер­теп, солы-фуражларны бушатабыз. Әким абзый безне өенә чәй эчәргә чакыра. Әрсезлек бит инде — Әкимгә ияреп, өенә кердек. Өй эче дөм караңгы, Әким үрелеп, электр уты кабызды. Түр почмактагы сәкедә ике хатын пальтоларын өсләренә ябынып яталар иде. Без дөбер-ша­тыр керүгә, сикерешеп торып утыр­дылар да, дер калтырап, кәҗәләр бүрегә ничек карап торса, болар да шулай карап торалар. Авыз ачып сүз дәшәргә өннәре бетте, ахры. Теге хатыннарның берсе бик яшь, безнең чамалар һәм бик чибәр. Ә берсе олы яшьтә, әнисе, ахры. Шулай да ул бер дә таушалмаган. Шәһәр хатыннары, күренеп тора.

Әким тегеләргә үзе дә бераз карап торды да, беренче булып сүз башла­ды:

— Курыкмагыз, апалар, мин менә үзем Әким булам инде.  Белеп торам, сез миңа килгәнсез.  Тынычланыгыз, сезнең йомышны да йомышларбыз, — дип, тегеләрне тынычландырып,  бу  ике  хатынның  олысы белән сөйләшә башлады. Мин өйне карыйм: уң якта кием-салым эленгән, сул якта кечкенә мич утыра. Түрдә  өстәл,  артында  —  бер-ике утыргыч  һәм  теге хатыннар  яткан сәке. Өй эчендә күзгә күренеп торган фәкыйрлек. Бераз торгач, алгы түр якка бүлмәдән бер апа башын тыгып карады да, ялкау гына:

— Ә, Әким, син кайттыңмыни? — дип сорады һәм җавап та алмый, кире кереп китте. Мин теге чибәр хатынны күзәтәм.

Әким үзенекен сөйли:

— Менә егетләр миңа солы китерде, аларны сыйларга иде. Сез апа, миңа дип алып килгән теге яртыларның берсен бирегез инде. Миңа дип килгәнсез бит, иртәгә иртән исәпләшербез, — дип, Әким теге олы яшьтәге хатынны көйли. Шунда теге апа сукранып, мыгырдана-мыгырда- на үз алдына сөйләнә-сөйләнә әйберләрен актара башлады.

— Әким дигән кеше сез буласызмыни?  Без  бит  ерактан  килдек. Күчтәнәчне эш беткәч кенә бирергә иде, — дип, кара сумкага кулын тыккан иде, Әким теге хатынны аптыратып:

— Юк-юк, апа, бу сумкагыздан түгел, монда бер «кызыл» гына, теге яшел сумкадагысын, бер литр «ак»ның  берсен  бирегез, рәхим итеп, —  дип, һич каршылык күрсәтергә урын калдырмады. Боерык биргәндәге кебек тә түгел, һәм шул ук вакытта гади үтенечле сорау да түгел. Мин үзем ул хатын урынында булсам, һичшиксез Әкимгә буйсынган булыр идем. Теге хатын бөтенләй  аптырады,  чөнки  Әким: «Апа, теге кызыл яулыкка төргәннең берсен  сорыйм  инде», —  дип  тә өстәп куйды. Апа хәзер дәшми генә баш очларында яткан яшел сумканы алды, бизәкле кызыл яулыкның почмагы гына күренеп калды, бер ярты тартып  чыгарды  да,  сүзсез  генә Әкимгә сузды. Кулы сизелерлек калтырый иде.

Без чоланга чыгып киттек. Вак-төяк, яшел суган белән табын корып җибәрдек. Мин дә, Вәкил дә берәр генә уртладык, чөнки без икебез дә бу шайтан суы белән дус түгелбез. Ә Әким безне мактый-мактый бер чы­наяк өсте салып куйды, һәм бөтенләй ачылып китте. Әйтерсең,  алыштырып куйдылар. Безгә кызык. — Әким кадәр Әким белән эчеп утыр әле!

— Әйдә, Әким абзый, безне бер карап җибәр әле — ди Вәкил. Әким әйтә:

— Була ул, — диде дә, үрелеп, чолан  ишеге  башыннан  бер  көзге кисәге  алды  һәм  авыз  эченнән нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана көзгегә карап тора башлады.

Җәһәт кенә Вәкилнең кулыннан тотты да, шаркылдап көлеп җи­бәрде. Әзрәк торгач, шып-шым бул­ды, аннан уфтанып куйды, мин дә, сиздермичә генә көзгегә карарга ча­малап, Әким кулбашы аша үрелдем. Чолан эче ярымкараңгы, юньләп бернәрсә күренми. Әким кулын Вәкилнең күлмәк эченә тыгып җибәрде һәм корсагын сыпыра-сы-пыра колагына пышылдап кына ни­дер сөйли башлады. Миңа борылды да:

— Бар, тәмәкеңне тартып кер, бакчада суганнар да бар, алып кер, — ди бу. Тышка чыгып киттем. Тәмәкене кабызып, бакчадан суган эзлим. Төн караңгы, суганның әсәре дә юк. Ишектән  Әким  кычкыра:  «Бәрәңге бакчасының  абзар  почмагы  тирәсендә генә түтәлдә, — ди. Шунда барам. Әһә, менә кайда икән суганнар, тик  сабаклары  әллә  нинди.  Бер- ничәсен йолкып алдым да чоланга кердем. Кергәч, суганнарны өстәлгә куйдым. Тик өстәлдә суган түгел, 5- 6 вак бәрәңге булып чыкты. Ә бит мин суган алып кердем! Вәкил белән Әким көләләр: «Кайда суганнарың, син бит бәрәңге алып кергәнсең, — диләр. Үзем дә аптырап киттем.

Әким өстәлдә яткан көзгесен ишек башына куйды да өйгә кереп китте. Мин шунда тегенең көзгесен алырга дип үрелгән идем — чоланның аргы башында янган электр лампочкасы челт-челт килде дә сүнде. Шулай да үрелеп көзгене эзлим. Ишек башын капшап чыктым — көзге юк. Таба ал­мадым. Мин утырырга да өлгер­мәдем, Әким килеп чыкты. Кулында ике суган, тагы бер ярты.

— Нәрсә,  туган,  көзгене тапмадыңмыни? — ди. —  Менә ул, — ди, теге көзгене тагын тартып чыгарды. Ә  чолан  бөтенләй  караңгы.  Әллә көзге хәлен алды, әллә нәрсә — кем белсен, Әким абзый бөтенләй исерде. Мин дә кыюланып:

— Әким  абзый,  әйдә,  булмаса, миңа да кара әле, — дим.

— Син бит ышанмыйсың. Сине ка- радың-карамадың, барыбер. Юк, юк, булмый, — ди бу.

— Ышанам, бик ышанам, — димен, үзем эчтән көләм. Ну, бик шомарган чуваш, ничек итеп туры китерә бит әле ул. Тагы да үҗәтләнеп: — Әйдә, алайса, мине ышандыра алсыңмы соң? — дип дәвам итәм.

— Алуын алам да ул,  тик менә хәзер үк түгел. Иртәнге сәгать сигездә генә ышаначаксың, — ди ул. Мин тагы эчтән генә уйлыйм: ничек  шулкадәр төгәллек белән шытты­рырга була! Вәкил дә сорагач, мин дә кабат-кабат ялынгач, Әким абзый ризалашты һәм:

— Ярар, алайса,тыңлап тор, — диде дә сөйләп алып китте: — Син читтә укып йөрисең. Армиядә  булгансың,  ракеталар  очыра торган урында, — ди бу. Мин һаман эчтән генә: «Әйдә, әйдә, сөйли бир. Хәзер бөтен яшьләр дә читтә укыйлар. Армиягә бармый калган егетләр бөтенләй юк диярлек», дип, көлемсерәдем. Әким дәвам итә. «Син, — ди, — бер чуваш кызы белән кинога баргалыйсың икән. Сине бүтән бер кыз яратып йөри. Чуваш кызы сиңа кияүгә чыгарга чамалап йөри, әмма син бүтән, татар, яки башкорт булганына  өйләнәсең,  — дип,  колакка «токмач»ны элә генә.

Шуннан Әким минем корсакка ку­лын куйды да:

— Сине ышандырып булмый. Шуны исеңдә тот: иртәгә иртән шкафыгыздан  үзеңнең  сары  шакмаклы күлмәгеңне алып карарсың, шуның җиңе ертык. Ә мичегездә пәрәмәч яна, — дип өстәп куйды. Мин һаман үземнекен уйлыйм: «Ну, мин монысын, һичшиксез, тикшереп, алдаганын тотачакмын.  Икенчедән, минем андый күлмәк тә юк, шикелле. Шулай да тегеңәрдән тагын сорыйм:

— Мин ничә яшькә кадәр яшим?

(Дәвамы бар.)

Фоттода Хисаметдин Исмәгыйлев. 

Чыганак: Татинформ.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас