

– Шул ук дәрәҗәдә акылны югалту, башны җую үз гомеремдә бүтән беркайчан да булмады шикелле… дип, бик серле итеп сөйләп китте безгә ул кичне рәссам Эмиль әфәнде.
– Ул елны миңа бер айга якын Мәскәүдә яшәргә туры килде. Китап бизәүче рәссамнарны андагы үзәк нәшрият үрнәгендә осталык арттырырга, тәҗрибә уртаклашырга дип җыйганнар иде. Урнашуыбыз да башкала үзәгендәге иң затлы кунакханәдә булды. Чөнки без, провинциядән җыйналган булсак та, үзегез беләсез, андый-мондый гына халык түгел, рәссамнар бит! Ә ул чагында җитәкчеләр кем белән ни рәвешле эш итәргә кирәклеген бик яхшы беләләр иде. Хәзергеләр сыман түгел! Әйе…
Менә шул… Мәскәүгә килеп байтак кына яшәлгән дә иде инде… Бер кичне Мәскәүдә яшәүче таныш рәссам минем номерга кунакка килергә итте бит. Ул инде, өендә дүрт стена арасында ятып, усал хатын итәген саклап туйган, күрәсең, шуңа күрә, җай чыкканда, бер ирек ачып аласы килде, ахрысы, моның. Аннары, үзегез беләсез, Мәскәү халкы, гомумән, бушлай сыйланырга бик тә ярата бит ул!
Миңа кунакка килгән әлеге танышым белән шактый гына гәпләшеп утырдык без. Аннары кунагым өйдәге усал хатынын искә төшерде дә ашыгып җыена башлады. Мин дә инде аңардан арый төшкән идем, шуңа күрә артыгын кыстамадым, үзебез яшәгән бишенче каттан аска хәтле моны озата чыктым.
Без торган кунакханәдән метро ерак түгел иде. Ярар, анда хәтле барып йөрмә инде, дип кызу-кызу өенә чапты бу. Ә мин исә номерда утырып нык кына туйганмын икән, кышкы салкынга, рәхәт һавага чыккач, тиз генә кире керәсе дә килми башлады. Йөрим шунда кунакханә ишегеннән бик ерак китмичә генә таптангалап. Әле генә ап-ак кар явып үткән, ул кунакханә алдындагы шактый киң мәйданны тип-тигез аклык дәрьясына әйләндергән. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә сирәк. Шәп! Романтично!
Шулай, чит шәһәрдәге кышкы төн матурлыгына кызыгып, хозурланып күпме йөргәнмендер, анысы инде истә юк, әмма бермәлне үзебезнең кунакханәгә таба метро ягыннан бер ир-атның якынлашканын абайлап алдым. Кызу-кызу килә. Ә бераздан ныклап карап баксам, Уфадан килгән коллегам Шаһбаз ич бу! Соңгы арада монда көннәр буе бергә кайнашкан булсак та, төнге Мәскәү уртасында икәү генә очрашкач, бик тә сөенештек үзе. Бала-чагалар төсле куаныштык!
Мин моңа сөйләп бирдем инде: «Менә кунакны озаттым да номерга керәсе килмичә йөрим әле…» – дидем. Аның да кәефе шул чама булуы ачыкланды. Ул туганнарына кунакка барган икән дә, кайтасы булгач, мәҗлес ахырына кадәр тора алмаган. Шуңа күрә үз-үзенә ачуы килебрәк һәм төнге Мәскәү урамында бер ялгызы калудан куркыбрак, чаба-чаба кайтуы икән бахырның. Бүтән һичбер ашыгыр җире юк икән моның да.
– Әйдә соң, менә монда кереп, бераз тамак чылатып чыгыйк. Кайта-кайта, мин дә бөтенләй айнып беттем бугай инде! – диде бераздан Шаһбаз, кунакханә астына ук урнашкан ресторан ишегенә таба ымлап.
Кунакханәсендә инде айга якын яшәп тә, бусына бер дә кергән юк иде минем. Үзебезнең шул бишенче каттагы кафеда гына тукланып йөри идем. Шаһбазның әлеге көтелмәгән тәкъдименнән башта куркыбрак калдым, шуңа күрә икеләнеп кенә:
– Бу вакытта… Чын алкашлар кебек… – дигән булдым. Ә баксаң, үзем әкрен генә тегенең артыннан атлыйм икән. Эчтә шайтан утыра бит инде барыбызның да! Үзең беләсең, җай гына чыксын!
Ни өчендер ишек төбендә сакта торучы швейцар-мазар да очрамады безгә, вакыт бик тә соң булгач, кереп йөрүче табылмас дип уйлаганнардыр инде… Шулай итеп, кыюсыз гына барам Шаһбаз артыннан һәм карыйм… Ресторан эчендә инде беркем дә диярлек калмаган. Официантлар, ашыга-ашыга, өстәлләрне җыештыра, кайбере безгә шикләнүчән сак караш ташлап ала. Әмма берсе бер сүз әйтми. Ябылу алдыннан болай, безнең шикелле өс киеме белән кереп йөрүчеләргә, күрәсең инде, болар аптырамаска күнеккән.
Бераз баргач, Шаһбаз да туктады. Икеләнеп миңа карый бу.
– Нишлибез соң?
Ә мин нәрсә дип әйтә алыйм инде: монда тәү мәртәбә аяк басуым ич. Шулай, ул – миңа, мин аңа карап аптырашып тора идек, түр почмактан кул изәүче берәүне шәйләп алдым. Башта тирә-юньгә күз салдым, бәлки, безгә түгелдер бу? Кем белсен, дип… Аннан инде Шаһбазның касыгына төрттем. Ә ул хәлне тиз генә аңлап ала торган кеше түгел, ике күзен шар итеп миңа текәлде. Нәрсә бар, янәсе. Мин инде сүз белән әйтергә мәҗбүр булдым. «Ә-нә, мәйтәм, сине чакыралар…» Үзем аптырап елмаям. «Болары да безнең коллегалар түгелдер ич инде…» дигән уй да йөгереп үтә баштан. Чөнки безнең семинарда катнашучылар арасында байтак кына хатын-кыз да бар иде. Югыйсә безне монда тагын кем белсен дә кем танысын?!
Икеләнеп, шикләнеп кенә боларга таба якыная төштек… Хәзер инде мин алгарак чыктым, үзем алдан барам.
Якыная төшкәч күрәм: иң түр почмактагы кечерәк кенә өстәл янында өч кыз утыра. Алларында ике шампан шешәсе, аның берсе инде бушаган. Икенчесе дә төбенә якынлашып килә. Шоколад һәм кыйммәтле сигара савыты да күзгә ташлана.
Боларның сары чәчлесе кул болгаган иде бугай, без якынайгач, сүзне дә ул башлады. Үзе чибәр генә. Кино экраныннан төшкән диярсең!
– Күгәрченнәрем, безгә бик тә күңелсез бит! Кайда йөрисез соң сез? Гүяки без кич буе алар белән бергә утырган да, гүяки тәмәке тартып алу өчен генә урамга чыкканбыз! Менә сиңа Мәскәү кызлары дисәң дә Мәскәү кызлары!
– Ә без һаваны күбрәк сулап ташлаганбыз… – дигән булдым мин, кызларга да елмаеп һәм шул ук вакытта үз артымнан килүче Шаһбазны да тиз генә борылып барлап алдым.
Ә теге чая кыз безне кыстапмы-кыстый гына бит:
– Әйдәгез, өс киемегезне салып менә монда куегыз да өстәл янына утырышыгыз! – диде ул безгә, үз өенә килгән кунакларны кыстагандай итеп.
Мондый җылы сүзне ишеткәч, инде яңадан минем Шаһбаз дус алга чыкты.
– Хә-ә-зе-е-р… – дия-дия, өстеннән калын курткасын да сала башлады.
Мин дә пәлтәмне салып урындык аркасына элдем.
Көләрсең дә, еларсың да дигәндәй, шулай итеп, төнге сәгать берләр чамасында без башкала ресторанының иң түр почмагына кереп урнаштык! Төшме бу, өнме дип кенә торырлык, валлаһи!
Кызлар, нәзакәтле итеп кенә кулларын суза-суза, үзләре белән таныштырып та куйдылар. Безне чакырган иң чибәре, сары чәчлесе Люда исемле икән, аның каршысындагы кечерәк гәүдәле һәм кара чәчлесе Валя булып чыкты.
Ә инде алар уртасында тынычрак кына утырган сипкелле борынлысы, үзен бик тә оригиналь төстә:
– Московская татарка Мариам! – диеп таныштырды.
Моңа Шаһбаз аеруча шатланды, үз кардәшен очратты диярсең! Ләкин кеше алдында аның артык төпченә башлавын Мәрьям ошатмады булса кирәк, чибәр йөзенең кырыс мимикасы белән моны бик тиз сиздерде.
Нишлисең, өстәлдә эчемлек бөтенләй беткән диярлек, без инде хәзер джентльмен булырга тиеш идек. Кул изәүгә риза булып килдек бит, димәк, инде табын муллыгы турында кайгырту да безнең өстә!
Вакыт соң булса да, Люда бер ым кагу белән килеп җитте безнең янга официант агай. Икенче килүендә инде ул безнең кечерәк кенә өстәлне эчемлек һәм ризыклар белән тутырып та куйды. Бушаган шампан шешәләрен дә озаттык, аның урынына уртада ике затлы коньяк кукраеп утыра иде хәзер.
Менә шулай кызып китте безнең төн уртасындагы бу сәер мәҗлес! Кызлар яңа мәзәкләр сөйли, аларга без дә өстибез. Шактый ук тирәнгә дә кереп киткәлибез. Ул ара булмый, кызлар үз яңалыкларын, үз хәлләрен генә серләшә башлый. Таныш-белешләрен сөйләштереп ала.
Шулай күпме утырганбыздыр, монысын аның кем белгән, әмма бермәлне официантыбыз безгә: «Пора!» – дип әйтеп куймасынмы! Ушыбызга килеп, сәгатьләргә күз салсак, инде төнге сәгать икенче! «Пора»га килешмичә хәлең юк.
Ләкин Мәскәү кызлары шуның өчен дә Мәскәү кызлары инде – югалып калмадылар.
Безнең Людабыз да, өсләрне киенеп бетергәч, болай дип әйтеп куйды:
– Әйдәгез, безнең дачага барабыз!
Валя белән Шаһбаз моңа шундук кушылдылар. Ә Мәрьям бер сүз дә дәшмәде. Дачага барырга булгач, тагын эчемлек һәм бүтән нәрсәләр дә алырга туры килде инде, үзегез беләсез. Кызлар шәп бит: тегесен, монысын, диеп кенә торалар, мин сиңайтим. Ә официант шул арада китереп тә өлгерә! Сүз куешканнар диярсең.
Киенешеп, урамга чыктык. Ул арада Мәрьям «өйгә кайтам» дия башлады. «Мине өйдә көтәләр…» – ди. Башта аны өенә озаттык. Ә аннан соң – хәзер без дүртәү калдык бит – барырга машина эзли башладык. Юк, Мәскәү булса да, безнең кырыйдан машиналар шактый ук үткәләп йөрсә дә һәм байтагы безнең янга килеп туктаса да, Люда әйткән җиргә барырга ни өчендер килешмәде алар. Риза булмаган төстә баш чайкап, бездән башка гына кузгалып китә тордылар. Мин башта моның серен аңламадым әле.
Шулай байтак кына басып торгач, ниһаять, бер такси безне алып барырга ризалашты бит. Кабина эченә кереп урнашкач (төн уртасында кышкы урамда басып торып туңа да башлаган идек инде), Люда шофёрга төгәлрәк аңлатырга тотынды. Аның озак итеп сөйләвеннән минем хәтердә шунысы гына калган – «Рублёвское шоссе».
Киттек. Башта бик озаклап Мәскәү эченнән бардык әле. Ул бик тә зур шәһәр бит инде, үзегез беләсез. Шаһбаз белән мин кая барганны берничек тә белә алмыйбыз, чөнки Мәскәүдә икебезнең дә ике-өч мәртәбә генә булганы бар. Кыскасы, башкала үзе безгә, провинция кешеләренә, зур бер кара урман кебек…
Әле шуның өстәвенә Шаһбаз дус бераздан янәшәсендә утырган Валяга «шигырь укыйм» дия башлады да, тегесе ниндидер кискенрәк сүз әйтте, ахрысы, Шаһбазым үпкәләп бермәл дәшми-тынмый барды да шофёрның аркасына какты:
– Тукта, мин төшәм! - диде.
Мин инде ул чакны үземнең нәрсә дигәнемне хәтерләмим дә, әмма аңа ныклап каршы килүче булмады бугай. Шулай итеп, олы Мәскәү каласыннан чыгып барганда, машинадан төшеп калды минем дустым. Хәзер мин бер ялгызым гына калдым бит инде. Һәм ике кыз…
Барабыз… Барабыз… Мәскәү инде шактый ук артта калды. Берзаман зур гына урман эченә дә килеп кердек, һаман барабыз. Шофёр да дәшми, алгы утыргычтагы Люда да иелебрәк, черем иткән сыман бара. Ә минем нишләргә дә белгән юк: кунак озатырга диеп, кунакханәнең бишенче катыннан гына төшкән килеш, менә шундый җиргә китеп кара әле син!
Миңа инде бик озак та, бик ерак та барабыз сыман тоела иде. Төн дә әле һаман караңгы. Барган юлыбыз шоссе булса да, юлның ике ягындагы биек-биек нарат һәм чыршылар шомлы булып утыралар. Төнлә чыршы бигрәк тә куркыныч күренә бит ул. Олы бер албасты шикелле утыра.
Бик озак баргач, ике олы юл кисешкән чатны уздык. Моны сизеп, ахрысы, Люда да башын күтәрде. Машинабыз исә, таррак юлга кереп, шуннан бара башлады. Аннары тагын шактый ара үткәч, бер озын корылмага якынлаштык. Ул биек кара койма белән әйләндереп алынган иде. Шоссе өстеннән караганда, бик серле дә, гаять куркыныч та урын инде, Алла гына сакласын дисең!
Безнең машина менә шул корылманың капкасы янына туктап, кар өстенә аяк баскан гына идек, әллә каян гына бер көтү эт килеп чыкмасынмы! Котлар очты, хәзер өскә ташлана инде болар дип торам. Әмма Люданың бер сүз әйтүе җитте. Шуннан соң тынычланып, аяк тирәсендә уралырга тотындылар.
Ул арада Люда кереп капканы ачты һәм… тагын нәрсә булды дисез? Такси машинасын да ишегалдына кертә башлады болар! Аны ишегалдына кертеп урнаштыргач, капкаларны яхшылап ябып, бикләп куйгач, төнге төш кебек күренешләрдән тагын шунысы бик нык хәтергә уелып калган: таксист егет белән без икәү бик озаклап таксиның «яшел күз»ен томалап маташтык. Шофёр егет моны миңа болай аңлатты: машинаның яшел утын сүндерсә, ул пассажир утырткан, димәк ки, акча эшләгән булып чыга. Бәс, шулай икән, кассага иртән акча тапшырырга тиеш! Ә болай, яшел ут янганда исә, машина буш торган булып чыга. Ягъни шушы вакыт өчен кесәдән акча чыгарып саласы юк.
Кыскасы, шофёрның муенындагы кызыл шарф белән машинаның «яшел күз»ен шосседан күренеп тормаслык итеп томалап куйдык. Чып-чын маскировка булды!
Шуннан инде әлеге серле корылманың эченә үттек.
Ә анда… Ә анда бүлмә эчендә бүлмә, почмак артында тагын почмак… Һәм бөтен җирдә – ярым караңгы. Утлар тонык кына булып, анда да сирәк кенә урында яна.
Сөйләшә-аңлаша торгач, шул мәгълүм булды: безнең Людабыз Мәскәүдәге атаклы кинорежиссёрның бердәнбер кызы икән. Менә хәзер без утыра торган урын шул режиссерның дачасы икән!
Кем уйлаган инде әнә шулай җиде төн уртасында даһилар дөньясына барып керермен дип…
Кыскасы, ресторанда башланган күңелле мәҗлесне без монда да дәвам иттек. Әмма таксист егетебез ашыга иде: алар уртак өстәл янында бераз гына утырдылар да аннары Валя белән эчкәредәге бүлмәләрнең берсенә кереп югалдылар.
Ә без әкияти чибәр сары чәчле Люда белән байтак кына утырдык әле. Аннан соң капканы ачып, таксины чыгарып җибәрдек. Шуннан соң инде кара урман уртасындагы биек койма белән уратып алынган һәм бер көтү усал этләр тарафыннан ышанычлы саклана торган бу серле ихата тулысынча караңгылык кочагында калды.
Иртән соң гына торып бераз чәйләп алгач, кызлар телефон аша машина чакырдылар.
Һәм без тагын озаклап өчебез дә, арткы утыргычка кереп утырып черем итә-итә, яңадан шәһәргә кайттык.
Менә ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, әмма мин эшнең соңы чынлыкта ничек булганын әйтмичә кала алмыйм. Чөнки серле башланган бу тарихның дәвамы да көтелмәгәнчә булды. Без Люда белән дүрт-биш ел буе очрашып йөрдек! Ничек итеп дисезме? Бик гади итеп. Ул берничә көнгә безнең шәһәргә кунакка килә иде. Мин дә, ял көннәрен туры китеребрәк, аның янына барам. Аның бит берүзенә ике бүлмәле фатир. Кыскасы, мин үзем ул чакта безнең арада чын мәхәббәт булып алды дип саныйм. Чөнки очрашуыбыз, танышуыбыз бик сәер башланган булса да, Люда чынлыкта җитди һәм төпле кыз иде. Без аның белән бик рәхәтләнеп, җаннарыбызны тулысынча ачып, иркенләп сөйләшә, серләшә идек. Якын рухлы, бериш җан кешеләре идек без! Безнең шәһәргә килгән чакларында ул миңа дус кызларының ни әйткәннәрен сөйли торган иде. «Ун миллионлы Мәскәүдән син үзеңә бер дус таба алмадыңмы?» – диләр икән Люданың дус кызлары, аның минем янга барасын ишеткәч.
Әйе, болай йөрүнең туйдыра башлаган чаклары да булды. Андый чакларда Люда миңа: «Әйдә, син Мәскәүгә күчеп кил, менә күрәсең бит, минем фатирым иркен!» – дия иде. Һәм үзе шул ук вакытта, акыллы кыз буларак, моның мөмкин эш түгеллеген дә сизә, бу олы каршылыкны бөтен йөрәге белән кичереп елаштырып та ала иде.
Нишлисең инде, безнең очрашулар да акрынлап сирәгәйде. Телефон аша сөйләшеп кенә аралаша башладык. Ә аннары… Ә аннары ул кияүгә чыкты. Хатын-кыз озак көтә алмый бит ул, үзегез беләсез.
Ләкин бу мәхәббәт, инде менә дистә еллар узса да, минем хәтердә һаман якты учак булып яна! Теге төн ничек серле булса, ул мәхәббәт уты да минем өчен шуның хәтле якты.
...Эмиль әфәнде үзенең хикәятен әнә шулай тәмамлады.
Freepik.com