Чәчмә әсәр
15 октябрь 2025, 10:13

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (1)

Беркөн эштән соң түбән оч Илдарларга ки­теп барам. Шунда колхоз машина­сында минем кырга чажылдап Вәкил килеп туктады да:  — Әйдә, утыр, бер җиргә алып барам, — диде. Кабинага кереп утырдым. Вәкил миңа өч туган тиешле һәм без аның белән бер тирә яшьтә булып, күрше  авылларга  кызлар янына бергәләп йөрибез. Кыскасы, без якын дуслар.  Көн кичкә авышуга карамастан, кабинада эссе, бөркү. Вәкил мине газигы белән ындыр табагына алып килде, һәм елмая биреп:  — Әйдә, бер чуваш абзые белән таныштырам, — ди. 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.  Әким.  Хикәя (1)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.  Әким.  Хикәя (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (1)

Җәйнең соңгы көннәре булуга карамастан, көз якынлашуы әлегә сизелми. Авылда иң кызу мәл — урак өсте. Бер кешенең унга ярылыр чагы. Шуңа да без, бер төркем малчылык белгечләренә, колхозның терлек абзарларын кыш­кылыкка әзерләргә кушылды. Күпче­леге олы яшьтәгеләрдән торган бри­гадаларны һәрберебезгә бүлеп бир­деләр. Җирәбә буенча миңа икенче бригада туры килде. Аңа Тәтербаш авылы керә, анда чуваш милләтле колхозчылар яши. Безнең районда бердәнбер чуваш авылы булганга, андагы һәр кеше татарча белә. Шуңа да миңа бригадада эшләгән абзыйлар белән аралашу бер кыен­лык та тудырмый. Минем вазифа — төрле төзелеш кирәк-ярагын кай­гырту һәм аларны фермага китерү хәстәрен күрү. Кирәк була калса, эшчеләргә дә ярдәм итәм.

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ишек башын ныгытып булашкан Ни­колай абзыйга ярдәм иткәндә күзгә чүп керде. Николай абзый карап-ка-рап та чүпне күрмәде. Бүтән абзый­лар да ярдәм итә алмадылар. Шун­нан картлар үзара чувашча нәрсәдер сөйләшеп-киңәшләшеп алдылар да, миңа медпунктка барып, Галяны күрергә киңәш бирделәр. Ә күзне ачып та булмый — бертуктаусыз яшь ага. Мин туп-туры медпунктка кит­тем. Авылда шулай бит инде ул яңа килгән кешене тиз белеп алалар. Ул үзе барысын да белеп бетермәскә дә мөмкин, ә аны күптән инде яше-карты танып тора. Медпунктта да шулайрак булып чыкты. Килеп керүгә бер яшь кенә хатын:

— Исәнмесез, Хәсән абзый, нәрсә булды  тагы?  Мал  духтырлары  да безгә  килер  икән,  —  ди. Мин, исәнләшеп, Галяны сорадым. Бу яшь кенә хатын медпунктта санитар булып эшли икән. Аңа ни өчен килгәнемне сөйләп бирдем. Хәер, ул үзе дә күреп тора бит инде.

— Галя  хәзер  килеп  җитәр,  ул күрше Аня әбигә укол ясарга кереп китте, — ди. Шулай татарча танышып,  хәл-әхвәл  сорашкан  арада мөлаем генә зифа буйлы бер кыз килеп керде. Сөйләшергә бик  әвәс һәм такылдап торган санитарка хатын шунда ук таныштырды да инде безне. Галя бик ачык, безнеңчә  яхшы сөйләшкән  чуваш кызы булып чыкты.

Эшне озакка сузмыйча, күзне ка­рап, аннан чүпне алды, аннан кирәкле даруны салып, бераз уты­рып торырга кушты. Мин, вакытны бушка уздырмыйча, кызлар белән якыннан танышырга теләп, сораш­тыра башладым.

— Элек сезне күргәнем юк иде бит. Сез кем кызы буласыз әле? — дим.

— Мин бу авылныкы түгел, Миякә районыннан, Өязебаштан  булам. Шулай булгач, белмәвегез дә бик мөмкин, — ди бу.

— Бәй, мин әйтәм, — мин үзем дә бит Гөлем авылымда туып үскәнмен. Сезнең авыл бездән җиде генә ча­крым. Андагы күп кенә кешеләрне дә беләм, — дип, үземә таныш булган кешеләрне дә сораштым. — Шулай булгач, без якташлар бит инде, — димен. Шулай сөйләшеп-танышып, ун-унбиш минут үтеп тә китте. Кызларга рәхмәтләр әйтеп, китергә кузгал­дым. Галя мине ишек алдына кадәр озата чыкты. Мин шунда гына Галя туташның әтисе кем булуын сораш­тым.

— Сезнең әтиегез кем була соң? Мөгаен, мин беләмдер әле? — Мин, Хәсән абзый, Әким кызы булам инде, — дип җаваплады Галя. — Әтинең фамилиясе — Михайлов, Әким Филиппович. Үзем хәзер Иванова булып йөрим, чөнки быел кияүгә чыктым.  Мөгаен,  әтине  беләсездер, әле, — ди бу.

Мин сизмәстән:

— Теге Әким кызымы? — дидем һәм үзем дә уңайсызланып киттем.

— Әйе, әйе, шул Әким кызы инде, күрәзәче Әким кызы, — дип өстәп куйды.

Тиз-тиз саубуллашып, тагы бер ка­бат рәхмәтләр әйтеп, фермага юл алдым. Хәтергә моннан егерме-егерме биш ел элек булган хатирәләр килеп төште. Әйтерсең дә, бу хәлләр кичә генә булган, күз алдына берәм-берәм аермачык килеп басты.

...Стәрлетамак зооветеринария техникумының соңгы курсында укып, үзебезнең колхозга тәҗрибә туплар­га, ягъни практика үтәргә кайткан чак. Ул чакны да көзге урып-җыю эшләренең кызган мәле иде. Беркөн эштән соң түбән оч Илдарларга ки­теп барам. Шунда колхоз машина­сында минем кырга чажылдап Вәкил килеп туктады да:

— Әйдә, утыр, бер җиргә алып барам, — диде. Кабинага кереп утырдым. Вәкил миңа өч туган тиешле һәм без аның белән бер тирә яшьтә булып, күрше  авылларга  кызлар янына бергәләп йөрибез. Кыскасы, без якын дуслар.

Көн кичкә авышуга карамастан, кабинада эссе, бөркү. Вәкил мине газигы белән ындыр табагына алып килде, һәм елмая биреп:

— Әйдә, бер чуваш абзые белән таныштырам, — ди.

— Ни пычагыма кирәк ул? Тәтербаш чувашлары белән биш ел Стәрлебаш  юлын таптадык.  Чуваш кына күргән бар, — дим.

— Юк, бу гади чуваш кына түгел, — бу особый чуваш, — ди дусым һәм мин Вәкил баш кагып күрсәткән якка карадым. Анда, капчыклар өстендә, кыска гына буйлы киемнәре таушалган гына булса да, бик пөхтә бер абзый утыра. Үзе без килгәнгә игътибар да  итмичә,  ындыр табагында үлчәүче булып эшләгән Сәлимә апа белән  нидер  сөйләшәләр.  Вәкил әйтә: «Әйдәле, якынрак барыйк», — ди. Без якынрак килдек. Иртәнге смена беткән, ә кичкесе башланырга бер-ике сәгать чамасы бар. Шуңа да ындыр  табагында  бездән  башка  Миңнияр абзый гына күренә. Ул аш­лык җилгәргечләрне һәм башка механизм-җайланмаларны төзәтүче бу­лып эшли. Әле дә ындыр табагының икенче як башында нәрсәдер төзәтеп булаша. Вәкил якын килгәч:

— Менә килеп тә җиттек.  Әйдә, капчыкларыңны төйик, — диде. Ә теге абзый безгә арты белән утырган абзый борылып та карамыйча: «Ә, практикант, мал духтыры, саумысыз, саумысыз», дия-дия безнең якка борылды. «Кайдан белә ул мине?» дип уйлыйм. Бу кешене беренче тапкыр күрәм. Чалбар балакларын йон оекбашларына  бөреп  кыстырган  һәм өр-яңа кунычлы галош кигән. Миңа текәлеп карый, мин дә аның күзләренә карыйм. Күзләре ничектер зәңгәрсу,  бик  моңсу  күренсә  дә, кинәт кенә минем баш миемә үтеп керердәй булып тишә башладылар.

Карашына түзә алмыйча, күзлә­ремне читкә бордым. Шуннан соң теге абзый чеп-чи татарча:

— Әйдә,  туган,  ярдәм  ит  инде. Менә,  әзрәк  фураж  алган  идем, үземнең кулбаш авыртып тора. Минем дә берәр ярдәмем тияр, Аллаһы боерса, — диде.

Вәкил белән «ә» дигәнче теге кап­чыкларны «газик»ка очырдык. Бар­лыгы ун капчык булды. Вәкил ашык­тыра:

— Әйдә, әйдә, Әким абзый, соңга калабыз, киттек, — ди.

Мин шунда гына бу кешенең күрше Миякә районы Өязебаш авылында яшәүче Әким абзый икәнен чамала­дым. Мин һич тегенди-мондый күрәзә-сихерчеләргә ышанып бетмим. Дөресрәге, бөтенләй ышанмыйм.

Машина кабинасына өчәүләп ке­реп утырдык,кузгалып киттек. Капка­дан чыккан көе Вәкил, уңга боры­лып, урман ягына китте. Мин әйтәм:

— Нигә урман аша? Әйдә, олы юлдан,  урман  юлы  пычрак,  сикәлтә. Олы юлдан ун-унбиш минутта Өязебашта булабыз, — дим.

Әким абзыйның бу фуражларына бер кәгазь дә юк. Урак өсте, ә юлда  милицияның иң «җенләнгән» чагы, — ди  Вәкил. Үзегез беләсез, алар тач бал корты. Бал җыйган вакытта умарта кортлары да бик усал булалар бит. Болар да шулай.  Әким абзый да сүзгә кушылды:

— Син, туган, минем белән йөргәндә курыкма. Бүген миңа бернинди милиция дә очрамый. Әйдә кырчын  салган  юлдан,  — ди  бу. Вәкил рулен боргалый-боргалый юлдан күзен алмый гына:

— Син, Әким абзый, үпкәләмә, мин сиңа да, җеннәреңә дә бик ышанып бетмим. Шулай да сакланганны Аллаһ саклармын дип әйткән, диде Вәкил. Без көлешеп алдык.

Урман эчендә юл шәптән түгел, үткән атнада яуган яңгырлардан кал­ган су һаман кибеп бетмәгән Һәм без «Әгәрби чокыры» дигән урында­гы сазлыкка кереп баттык. Әй маташабыз, әй җәфаланабыз — юк, чыгып кына китеп булмый бит.

 Мин тәгәрмәчләр астына салырга чыбык-чатыр ташлыйм. Сиздерми генә караңгы төшә башлады. Ә Әким абзый ыжламый да, кабина эчендә утыра бирә, хет әзрәк ярдәм итешсә дә күңел булыр иде. Мин дәшмим, олы кеше бит. Ә Вәкил түзмәде:

— Йә, Әким абзый, нәрсә эшләп утырасың ярдәм итеш. Бер дә бул- маса, җен-пәриләреңне чакыр, — дип сүгенеп куйды. Әким бер нәрсә дә булмаган кебек:

— Юкка  машинаны  этләмәгез, хәзер бер «Беларусь» килә, шул тартып чыгарыр. Эчендә җен утыра, — ди, үзе кыткылдап көлә.

Күп тә үтми, урман эченнән безгә каршы фараларын яндырып, утын төягән бер «Беларусь» килеп чыкты. Әле караңгы төшеп бетмәгән, шуңа да кабинасындагы кешене танып бу­ла иде. Руль артында күрше Яңгыр­чы авылының Нәҗип исемле егете утыра. Ул безне күргәч, үзе үк тукта­ды. Шунысы гаҗәп: Нәҗип бик эшчән һәм эшнең җенен өзеп эшләгәнгә аны артында «җен», «җен­ле» дип йөртәләр. Ул утыннан кай­тып килә икән. Арбасын ычкынды­рып, безнең машинаны тиз генә тар­тып чыгарды. Әгәрби сазлыгыннан болай тиз генә котылганга, безнең кәефләр күтәрелеп китте. Вәкил Әкимне сөйләндерә башлады:

— Йә, Әким абзый, Сәлимәгә ни күрәзәлек, иттең?

— И туган, булды инде. Менә аңа күрәзәлек кылып, биш капчык солы алдым. Ток мөдиренә кайбер нәрсәләрен  әйткәч,  үзе  үк:  «Ана, калган биш капчыгыңны тутыр да, күземнән югал», — диде.

— Әйдә, Әким, безгә дә күрәзәлек кыл әле, — ди Вәкил.

— Юк, машина барганда булмый. Иң яхшысы — мин сезгә җырлыйм, — диде дә,  әйткәнне дә көтмичә, җырлап  та  җибәрде.  Без  Вәкил белән аптырап, бер-беребезгә карашып алдык. Ә Әким абзый шундый матур, гаҗәеп бер моңлы тавыш белән җырлады. Чип-чиста итеп,«Керим әле урманнарга»ны җибәрә, малай! Вәт, ичмасам, чуваш, тегенди- мондый татарың читтә торсын. Менә сиңа Әким!

Ә бит имеш-мимешләр, төрле гайбәтләр— аның турында нәрсәләр генә ишеткән булмады. Ниләр генә сөйләмиләр. Иң бай кеше дә, диләр, акчаны күрәзәлек кылып, йөзәрләп ала икән», диләр. «Алкаш, аңардан да күп аракы көмешкә эчкән кеше юк», диләр. «Юньле эш белми, тик шул күрәзәлек итүе белән генә көн күрә, тамак туйдыра, диләр. Тик шунысын төп-төгәл беләм, безнең авылда берәрсенең малы, йә әйбере югалса, туп-туры Әкимгә йөгерәләр. Янәсе, Әким белә, Әким шулай дигән, имеш. Күпләр Әкимне шарла­тан, алдакчы дисәләр дә, Өязебаш авылына Әким абзый янына бик ера­ктан, хәтта күрше өлкәләрдән дә ке­шеләр килә. Кайберәүләр — җиңел ма­шинада, күпләр, нәрсә туры килә — шуның белән. Җәен-кышын кеше өзелми. Өязебашка юл безнең Гөлем авылы аша үткәнгә, соңга калган юлаучылар әни яклап безгә туган булган Тәнзилә әбиләрдә тук­тап, чәй эчеп, кунып киткәлиләр. Тәнзилә әби бик ачык, эчендәге ты­шында булганга, юлаучылар хәбәре тиз арада авылга таралып өлгерә. Йә Тәнзилә әбидән туктап юл сора­шалар, шуңа да күрше авылдагы Әкимгә бу атнаны ничә кеше барга­нын чама белән белеп була иде. Бигрәк тә чит, ерак яклардан килгәннәр һәрвакыт юл сорашалар. Безнең авылда халык моңа күнегеп беткән. Күп хәлләрне бездә әле дә кызык та, гаҗәп тә итеп сөйлиләр.

Имеш, җәйнең матур бер көнендә Әким  район  үзәгендәге  ниндидер  кибет артында хатын-кызга күрәзәлек итеп торганда бер мили­ция хезмәткәреме, түрәсеме шунда, тегене кулга ала да, милиция бүле­генә алып килеп, ябып куярга куша.

— Ябып куегыз шушы алкаш эшсез туниядесны, йөрмәсен кеше алдап, — ди. Әкимгә нәрсә кала — ялвара башлый.

— Бүтән  алай  эшләмим,  миңа авылга кайтып китәргә кирәк, акча бетте, шуңа гына әзрәк булаштым, — ди  бу.  —  Телисезме, сезгә  дә күрәзәлек кылам, тик япмагыз, зинһар.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.  Әким.  Хикәя (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әким. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас