Чәчмә әсәр
9 октябрь 2025, 17:22

Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя

– Әниләр беркайчан да алдаламый алар!

Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. ХикәяРүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя

Нурмый карт авылга таба күз ташлады – әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле – зәп-зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп-зәңгәр күккә бакканнар.

Әнә аның урманы – куе урманы, караңгы урманы.

Әнә аның басу-кырлары – мәгъриптән мәшрикъка, офыктан – офыкка сузылганнар.

Әнә – зират.

Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә.

Әнә аның инеше – йөгерә-йөгерә анасы куенына – Нократка ашы

Әнә, икенче якта – Нократ үзе. Эченнән генә ниндидер сагышлы моңсу да булган көйне көйләп, халкының бөтен бар булган моңын гасырдан-гасырга илткән, буыннан-буынга тапшырган елга.

Һаман да шул җырын җырлый ул.

Халык ул җырны ишетә…

Нурмый карт та ул җырны ишетә…

Меңенче, ун меңенче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта – тын кына, кәефе начар вакытта – дулый-дулый аларны ишеп, әмма үз язмышы барыбер тугры калып – әлеге моң чылбырын өзмичә, заманнан-заман дәвердән-дәвергә илтеп – ага да ага ул… Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр җимерелеп, яңалары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла,  ә ул – ага да ага һаман…

Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламлә таңнан-кичкә кадәр юлдаш булып аңа, татлы йокыга озатып аны, ага…

– Нурмый бабай, исәнме!..

Гади генә, әмма чиста-пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе.

– Ә-ә-ә, исәнме улым! Кая кил әле монда, утыр әле…

– Ю-у-к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам ачуланачак ул мине.

Карт елмаеп куйды:

– Әниең юк бит әле монда, кил, утыр…

– Юк, ярамый… Алайса, Аллаһ бабай күреп, әнигә әйтә дә, әни мин барыбер ачулана.

– Кил, алдыма утыр, алайса…

– Ә әни ачуланмасмы соң?

– Ачуланмас. Нәрсә, ничә икеле алдың бүген?

– Берне дә түгел.

– А-а-а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнең бит. Икеле дә алмагач аны. Менә мин синең җәштә-ә-ә…

– Алдама, әни әйтә, Нурмый абыең бик акыллы ул, дие. Жиде класс бетергән, дие… Ул вакытта бик әзләр укыган, дие.

Нурмый карт кабат елмайды:

– Балам, әниең алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине житкән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм дие инде?!.

– Әниләр беркайчан да алдаламый алар!

Нурмый картның әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде:

– Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шуның өчен…

– Рәхмәт, бабай.

Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайның шартлатып алма кимергән тавышы кушылды.

– Атаң ничек соң, ияләнәм диме?

– Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, миңа авыр… Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам.

– Нишләтәсен, китәләр бит. Эш жук, диләр. Эше булса, акчасы жук, диләр…

– Рамилнең әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы – яздан бирле күренми инде. Рифат абыйныкы да, Йолдызныкы да. Кичә шалтыратты әле: сиңа бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысаң, алып кайтырмын, дие. Менә сине тыңлап икелеләр алсам, ул миңа китап алмас иде!

Карт, малайның башын сыйпады:

– Син маладис улым, синең белән була…

– Әти дә шулай, дие. Тагын алмаң юкмы, бабай?

– Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен.

– Өчне бирәсеңме соң? Берсен – Рамилгә.

– Дүртне бирермен, алай булгач. Киттек, кузгалыйкмы?

– Әйдә.

Алар тау итәге буенча, елга ярыннан, авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны елгадан ерагайтып, авылга якынлаштыра иде.

– Бабай, матур безнең елга, име?

– Матур, улым…

– Авылыбыз да матур, име?

– Авылыбыз да матур…

– Ә нигә, алайса, «бетә» диләр аны? Ничек авыл бетә ала инде?

– Кем әйтә?

– Бөтен кеше әйтә.

– Курыкма, улым, синең белән без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс.

– Әни, Аллаһ бирса, диергә куша.

– Дөрес әйтә, улым, Аллаһ боерса.

– Бабай, ә безнең авылны хан заманыннан билгеле, диләр. Бу күптәнме?

– Бик күптән.

Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде:

– Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә?

Карт кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Жук, алай ук түгел инде, бераз сонрак.

– Безнең авылны тол кеше нигезләгән, диләр, шул дөресме соң?

– Дөрестер, улым, риваяте шундый.

– Аңа кадәр авылда чирмешләр генә яшәгән, диләр…

– Анысы да бардыр.

– Сөйлә әле мина шуның турында.

– Нәрсә турында?

– Менә шулар турында. Авыл турында.

Карт малайга борылды:

– Үзең дә беләсең бит әнә.

– Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә!

– Нәрсә сөйлим соң? Китап авылның салынуын бик борынгыдан күрсәтә…

– Динозаврлардан соң…

Картның иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды:

– Әйе. Казан ханлыгы чорында… Кайчандыр монда, чыннан да, әз генә йортлы чирмеш авылы булган, дип сөйлиләр. Моны үткәндәге чыганаклар да раслый…

– Ә «чыганаклар» – нәрсә ул?

– Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде…

– Ә-ә-ә…

– Авылның ул вакыттагы исеме безнең көннәргәчә килеп җитмәгән. Чирмешләрдән соң бу урынга җиде ир балалы тол хатын килеп утырган, дие. Шуннан Толлы киткән инде. Тол хатынлы, җәнәсе… Отыры, исем, авылда татарлар яшәгәнне аңлатыпмы, Татар Толлысына әйләнгән… Тол хатын урынына тол карт булган, диючеләр дә бар. Шуннан киткән инде менә безнең авыл. – Нурмый карт малайга борылды. – Бәлки, шул тол турыдан-туры синең бабаң булгандыр?

Малай шаккаткан күзләрен картка төбәп:

– Чынлапмы? – дип сорады.

– Бик мөмкин, – диде карт аңа.

Малай уйга калды:

– Шул авыл миңа килеп житкәч бетәрме инде?

– Нишләтәсең… Дөнья шундый. Берни дә мәңгелек түгел.

– Безнең авыл матур бит!

– Матур.

– Урманы да матур!

– Матур.

– Нократ та матур!

– Матур…

– Нигә соң, шулай булгач…

Карт, җавапка бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты:

– Саграк бул, абалана күрмә…

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас