

(Дәвамы.)
Сеңлесе абыйсының кулындагы бокалын чайпалдырып ко-
чагына ташланды:
– Ринатик! Кадерлем! Рәхмәт! Рәхмәт!
Әнисе дә, канәгатьлеге йөзенә чыгып, гәүдәсен төз,
башын югары тотып, һавалы елмаеп тора. Аның бар
кыяфәте ачыктан-ачык: “Менә, күрәсезме минем балала-
рымны!” – дип кычкыра иде.
Шау-шу бераз басылгач, тезгенне әнисе кулына тапшы-
рып, Ринат, әдәп өчен тегесе-монысы белән гәпләшкән
булып, җайлап кына чыгу ягына шуышты. Инде китсә дә
була. Аның бу бәйрәмдәге миссиясе үтәлде. Үзеннән нәрсә
көтелә, нәрсә таләп ителә – үтәде, инде кирәге юк. Иркә
кызның абыйсы, ни әйтсәң дә, билгеле спортсмен буларак,
үзеннән кунакларның һушын алырлык бүләк көтелгәнен
аңлый иде бит инде. Һәм менә булды. Регина да, әнисе дә
канәгать. Ринат әтисе өчен борчылды, чөнки аңа да шун-
дый ук таләптер, бәлки, югарырактыр да әле. Ә ул һаман
кайтмаган. Нинди гауга булачак бу өйдә!
Ринат әтисенең больницасына сугылып, хәлне ачыклап
кайтмакчы булды. Каравылчы карт аны пыяла ишекләр
аша танып, ашыгып йозакларын ачып җибәрде.
– О-о, Рәҗәпеч килгән бит! Әйдүк-әйдүк, улым.
– Саумысыз. Рәҗәп Рамазанович эштә микән?
– Монда-монда, өченче катта дежурда булырга тиеш,
хәбәр итимме?
– Ярый, үзем.
Ринат өченче катка күтәрелеп, посттагы шәфкать тута-
шы күрсәткән палатага юнәлде һәм ишекне кысып кына
ачып, әтисен чакырырга дигән исәп белән эчкә күз салды
да, күргәннәреннән аптырап авызын ачты. Әтисе, хирур-
гия бүлеге мөдире, санитар сурәтендә ниндидер авыруга
калак белән аш каптырып маташа иде. Үзе хәйран калды-
рыр иркә тавыш белән сөйләнә:
– Во-от, шулай… Йот-йот, әйдә, йот… Маладис, акыл-
лым. Әнә шулай, безгә бирешергә ярамый әле, ярамый…
Без әле…
Ринат тамак кырды. Әтисе ялт итеп әйләнеп карады да,
каушавыннан калагын төшереп җибәрә язды. Үзе һаман
да күңелендә кичергән хисләреннән арына алмыйча, са-
быйларча беркатлы итеп елмайган булды. Авыру җай гына
ишек ягына башын борды һәм егеткә ап-ак йончу йөзле
хатынның арыган карашлы зур яшькелт күзләре төбәлде.
Анысы да куркып кына елмайды:
– Сау-умысыз…
Әтисе, капыл уянып киткән кешедәй, сикереп торды һәм
чамадан тыш алчакланып:
– Бу минем улым, Фәрзәнә. Әйдә, әйдә, Ринат, үт,
Фәрзәнә апаң белән таныш!
Ринатка палатага үтүдән башка чара калмады. Хәлнең
әтисе күрсәтергә тырышканча гади генә түгеллеген
тәүге караштан ук аңласа да, бу мәсьәләгә төшенергә,
кирәгеннән артыгын белергә теләми иде ул.
– Улым, бу – Фәрзәнә… Операциядән соң яңа тере-
леп килә… ашый башлады.. – Әтисе, бер яктан, чын-
лап бу хатынның ашый башлавына куанычын яшерә
алмый, икенче яктан, үз хисләренең үтә дә ярылып яту-
ына, йөрәгендәген яшерә алмауга уңайсызланды. Ринат
әтисенең кояштай балкыган йөзенә, арыган, әмма бәхетле
күзләренә карап, аны мондый хәлдә тәү кат күргәннән, ап-
тырап каушавыннан чыга алмый тора иде.
– Бүген иртән үзем операция ясадым… уңышлы үтте…
савыгып китәр… авыры артта калды инде, шулай бит,
Фәрзәнә, – әтисе һаман сөйләнде.
– Аякка да бастырырсың, йөгертеп тә җибәрерсең син
мине, Рәҗәп Рамазанович, алтын куллы, алтын йөрәкле
бит син, – хатын да чак сөйләшеп ятуына карамастан,
матур сүзләрен таба бит әле.
Ниһаять, Ринат та телгә килде:
– Котлыйм сезне… уңышлы операция белән… тизрәк са-
выгырга… Мин нигә килдем?.. Ә, әти, сөйләшергә сүз бар
иде, мөмкин булса, бер минутка…
– Әйе-әйе, хәзер. Фәрзәнә, мин бер минутка гына, яме.
Аталы-уллы коридорга чыгып, кара-каршы баскач, күзгә-
күз текәлешеп сүзсез тордылар. Һәр ике як каршы яктан
аңлатма көтте. Ахыр, атаның түземе бетте:
– Я, улым, ни әйтерсең?
– Кайта алмавыңның сәбәбен белеп китәргә генә сугыл-
ган идем.
– Мин бүген озак катлаулы операция ясадым, авыруны
ташлап китә алмыйм.
– Авыруны гынамы? – Ринат елмаймыйча булдыра ал-
мады.
– Әйе, ул минем өчен гади авыру гына түгел, әмма монда
мыскыл итәрлек бернәрсә дә юк, – ата кешенең тавышы
калтыранды. – Ринат, син бит ир кеше, аңларга тырыш,
миңа Фәрзәнә ошый, бик ошый…
– Күренеп тора. Күптәнме инде?
– Нәрсә күптәнме?
– Ну, күптән ошыймы ул хатын сиңа?
– Син ялгыш аңладың, улым. Безнең арада берни дә
юк. Фәрзәнә монда авыру хәлдә килде, мин аны дүрт ай
операциягә әзерләдем һәм менә, уңышлы…
– Анысын ишеттем. Ары нәрсә булачак?
– Ары?.. Ары нәрсә булырын бер Ходай гына беләдер
инде… Әлеге вакытта миңа Фәрзәнәнең савыгуы гына
мөһим.
Ринат чарасыздан әтисен жәлләп куйды:
– Ну, әти, эләккәнсең… Проблемаларың аз идеме?
– Фәрзәнә минем өчен проблема түгел, улым, ул минем
өчен – бәхет.
– Ну-ну… Ярый, әти, миңа сине өйрәтергә түгел, үзең
башлы кешесең. – Ринат бу хакта сүз куертуны уңайсыз
санап, теманы үзгәртергә ашыкты. – Регинаның туган көне
бүген, оныттыңмыни?
– Онытмадым. Иртәгә котлармын. Мин бүген монда
кирәгрәк.
– Күпме тавыш булачак…
– Анысына борчылма – өйрәнгәнмен. Бер җәнҗалга
күбрәк, бер җәнҗалга азрак – аерма юк.
– Ярый, алайса… Мин кайтыйм.
– Ярый… Син кая хәзер: безгәме, үзеңәме?
– Үземә. Сездә булдым… котладым… кирәгем булмагач,
киттем.
– Аң-ңлашыла-а…
– Ярый, әти, бывай, – Ринат, әтисенең кулбашыннан
кагып, буш коридор буйлап атлады. Идән уртасында басып
калган йомшак күңелле, акыллы карашлы әтисе жәл иде
аңа, бик жәл иде.
* * *
Әмилә чемпионатны телевизордан карады. Ике атна
буена төн йокыларын йокламыйча, төркемдәш егетләре
бүлмәсенә спорт каналының төнге тапшыруын күзәтергә
йөрде. Егетләр башта кызның кикбоксинг чемпионаты
белән кызыксынуына аптырадылар, азак үзләре үк чакыра
башладылар. Әмилә дә буш кул белән бармый. Я бәрәңге
кыздырып, я кысыр салма ашы булса да пешереп алып
бара, һич булмаса, егетләрнең нәрсәсе бар – шуннан берәр
нәрсә ашарга әтмәлли. Һәрхәлдә, тегеләре канәгать.
Тәүге дүрт төндә күпме генә көтсә дә, таныш йөзне күрә
алмады Әмилә зәңгәр экраннарда. Шикләнеп тә куйды.
Ә бәлки?! Әллә чемпионлыгы коры сүз генә булдымы?
Бәлки, аны чемпионатка алмаганнардыр? Әмилә бит аны
бөтенләй белми!
Егетләрдән сорашып, үзен сатасы да килмәде.
Шулай да бишенче көнне көтеп алды кыз көрәшчесен. Ур-
тача авырлыктагыларның соңгы баскычындагылар белән
көч сынаша икән. Чит ил комментаторы үзләренчә көйләп,
“Баярамаф! Россия!” дип игълан иткәч тә, Бәйрәмовның
чыгып, үзен танып калуыннан курыккандай, янында утыр-
ган төркемдәшенең артына яшеренде. Аннан ипләп кенә
шуып, егетләрнең иңбашлары аша сыңар күзе белән генә
кызылга күк язулы шорты кигән көрәшченең ринг почмагын-
да мускулларын уйнатуын, тренерының соңгы әзерлекләр
үткәрүен күзәтте. Каршысындагы егет озынрак та, калын-
рак та күренде. Җиңелеп куйса? Тукмалса?! Әллә карамый
чыгарга да китәргәме?
Менә сугыш башланды. Уенның тәртипләрен юньләп
аңламаса да, көйде, янды, борчылды Әмилә.
Төркемдәшләре ниндидер хаталары өчен Бәйрәмовны
әрләгәндә, яклашып, тегеләрнең авызларын ябасы
килгәндә дә түзде. Тын алмый, күз йоммый экрандагы һәр
хәрәкәтне, һәр сүзне йотып утырды. Судья әледән-әле
күк шортылы сугышчының кулын күтәрткәндә эчтән әйтеп
аңлатмаслык канәгатьлек кичерде.
Өч көн рәттән көрәште Бәйрәмов, өч көн рәттән җиңүче
булып килде һәм соңгы алыштан соң үз авырлыгында чем-
пион булып танылды. Әмиләнең җилкәсеннән таудай йөк
төшкәндәй булды. Төркемдәш егетләр белән кысып коча-
клашып, “урра” кычкырып, шатлык уртаклашты.
Төн уртасында кайтып, ачкыч чылтыравына уянган
ахирәтенең: “Кит, юньсез, төн йокламый, тапкан карар
әйбер. Иртән ни диярсең икән”, – дип ачулы мыгырдавы-
на шым гына көлә-көлә юрган астына чума да, күзләрен
йомып, бертын йоклый алмый ята әле. Хәтерли микән аны?
Хәтерли, ди! Америкада әллә нинди сылукайлар белән
типтерәдер әле. Үзеңә нәрсә тәкъдим иткәнен оныттың дамыни?!
Хәзер ниләр кичерә икән? Чемпион булгач, тагы да
һаваланыбрак китте инде. Болай да эре кеше. Ә шулай да
килешә үзенә һавалы булуы да, салкынлыгы да… Килешә шул…
Үзем инде юләр, кыргый. Теге вакыт әллә аңлап та
җитмәгәнмендер әле, тот та сук битенә. Исәр! Кыргый!
Гашыйк булдым, ахры… Шушы мәхәббәт микән? Нинди
дә татлы хис…
Инде нишләргә? Югалтты бит инде мәхәббәтен дә…
Шулай ук та югалтты микәнни?..
Башы аша бөркәнгән юрганын ачып ташлап, “Ринат,
китмә! Югалма!” дип кычкырасы килде кызның. Капма-кар-
шы хисләренә баш була алмыйча, тавышсыз сулкылдап,
мендәренә кайнар яшьләрен койды.
* * *
Рәҗәп Рамазанович очрашуга чакырып шылтыратты.
Тавышы бик борчулы иде. Ринат хафага төште. Әтисе бит
белдекле кеше, юкка гына аның эшен бүлеп килүен со-
рамас. Спорт мәктәбендәге дәресләрен икенче тренерга
тапшырып, очрашу урынына ашыкты.
Чынлап та, әтисе борчулы иде. Төшке ашка дигән булып
чакырса да, күренеп тора, үзе ашардан түгел.
Ринат әтисенең каршысындагы утыргычка утырды.
Больницадагы очрашудан соң әтисен күргәне дә юк иде,
ул вакыйгага да айдан артык вакыт үткән.
Ирләр кул биреште:
– Саумы, улым.
– Нихәл, әти. Ни булды?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.