

(Дәвамы.)
“Карашында сагыш бар әллә… тоела гынамы…” Ә теле бөтенләй
икенчене тезде:
– Тәк, абый, Ринат бит әле исемегез, ялгышмасам, шулай бит?
– Ыһы.
– Болай сөйләшәбез, Ринат, кафемы, ресторанмы – хуп
мәйле, тик – минсез. Миңа кайтып өстемне алмашты-
рып өлгереп, киләсе парга йөгерәсе бар. Сүзегез булса,
әйтегез дә, булмаса – пока.
Җиңел генә әйтелгән кебек булган бу сүзләрдән соң
Ринат машинасын юл читенә борып ук сүндерде дә, рульгә
ике беләге белән таяна биреп, бераз сүзсез утырды, аннан
капыл:
– Әмилә, синең телефоның бармы? – дип сорады.
– Ә нигә?
– Булса, номерын алыйм…
– Нигә ул?
– Ну, кичкә… синең эшләрең беткәч, очрашып сөйләшер
идек… берәр җирдә… кайда телисең?
– Ә нигә… очрашырга?
– Нәрсәсен “нигә дә нигә”! – Егет кызып ук китте, – Ну,
ошыйсың син миңа! Ну, эзләп килдем! Очрашуның очраклы
түгеллеген аңлыйсыңдыр бит инде!
Сөйләшү темасының, тонының капыл мондый үзгәреш
алырын көтмәгән кыз, ничек утырган булса, шул килеш
катты.
– Шайтан… дөрес килеп чыкмады… гафу ит… – Маңгаен
уалап, башлаганын ничек тә җайлырак итеп очлап ку-
ярга тырышты егет – Әмилә, мин сиңа үземнең нәрсә
кичергәнемне аңлата алмам, үзем дә аңларга теләр
идем… Миңа үз-үземне аңламавы авыр, аңлыйсыңмы?..
Нәрсә аңласын инде ул, аңларлыкмы?
– Бүген җидегә кил әле син шушында, яме, яныңда гына
бит… Курыкма, зыян итмәм… Аңлашсак – башка борчы-
мам… Әмилә?..
Кыз аптыраган карашын бер генә тутырып сирпеде дә,
ашыгып, машинаның ишегенә ябышты. Тотканы тарткала-
ды, селкетте, ә анысы тиз генә ачылырга теләмәде. Егет
кыз аша үрелеп ишекне ачты. Хуш та юк, пока да юк. Ләм-
мим аерылыштылар. Берсе – артына борылып карамый
гына туры атлап, икенчесе тавыш-тынсыз кузгалып китте.
* * *
Әмилә кичкә кадәр бер янды, бер сүнде. Нишләргә?
Барыргамы-юкмы? Барса – нәрсә сөйләшер? Барма-
са – үзен кичерә алмас… Дәресләрдә кемнең нәрсә
сөйләгәнен дә тыңламады, тыңласа да аңламас иде, кайт-
кач та ахирәтенең әйткәннәрен төшенеп җитми, кырык
эндәштереп, үпкәләтеп бетерде.
– Әмилә, йокың туймадымы әллә? Инде дә ишетмәсәң,
сөйләшмим! – дип үк җибәрде тегесе.
– Я, ярый, мин синең өчен – зур бер колак. Тыңлыйм.
– Күршеләр карап бетергән, барабызмы бүген?
– Кая?
– Кая булсын, ничә кабатлыйм, “Голубая лагуна”га,
“Искра”да бара, ди. Данилларга билет алырга әйттем, син
дигәндә йөгереп китәр, хи-хи-хи.
– Әл-лә…Эшем бар иде бит әле…
– Нинди эш? Бала чүпрәге юасың бар как будто?! Бара-
быз, кәнишне!
Әмилә нәрсә дип җавап бирергә белмәде. Тегендә бар-
маса да, кинога да күңеле ятмый иде.
– Рәмилә, карале, кино карыйсым килми бит әле. Бар,
син тегеләр белән барып кил.
Аннан, тегесе чәрелдәргә булып авызын ачканчы, әйтеп
калырга ашыкты:
– Мин сез кайтуга берәр тәмлекәч пешереп куям, телеңне
йотарлык итеп.
– Ы-ы-ы… ярый. Вареники пешерәсең, күп итеп суган
кушып.
– Берсүзсез.
Сылап-сыйпап ахирәтен чыгарып җибәргәч, күңеле ду-
лавын басарга тырышып, караватында аунап ятып алды,
болай да берни дә үзгәрмәгәч, торып, чәчен җыеп, эшкә
тотынды. Берничә йомырка сытып, кабаланмый гына, са-
гызландырганчы камыр басты. Ит үткәргеч табып алып,
бәрәңге белән мул итеп суган үткәрде. Аннан шул масса-
ны төрле тәмләткечләр сибеп болгатты да, камырыннан
җәймәләр җәеп, түгәрәкләр кисте, кечкенә генә “бәлеш”ләр
бөрде. Пешерергә иртә әле, җиденче ярты гына… Рәмилә
тугызсыз, унынчы яртысыз кайтып та җитмәс. Ярымфабри-
катларын шоколад тартмасына тезеп, суыткычның өске
бүлегенә тыкты – торып торсын. Инде нишләргә? Идәнне
юып алыргамы икән…
Идән чиләгенә дип ишек ягына атлады да, шунда торган
кием шкафына кереп китте – зәңгәр күлмәген тартып чы-
гарды. Шушыны кисә… Моннан матур әйбере юк та инде.
Бу күлмәкне теге вакыт та кигән иде… Күлмәген бер алды,
бер салды, аннан: “Күрсә соң, модельмы ул атлаган саен
төрле киемдә күренергә”, дип каты “сөйләшеп”, әлегесен
киеп алды. Килешә үзенә күлмәге, муен тирәсе дә купшы
гына ачык, биле дә урынында, сылашып тора, итәге кыска
да, озын да түгел, йомры тубыкларын чак кына ябып ята.
Аягына җәйге аяк киемен киюне килештермәде, җылы
булса да, җәй түгел бит инде, укырга кигән очлы башлы,
нәзек үкчәле ак туфлиен кияр. Чәчен дә бер җыйды, бер
төшерде, аннан матурланырга тырышкандыр, дип уйлама-
сын өчен буш кына итеп түбәсенә җыйды.
…Таныш машинаны ерактан ук шәйләде Әмилә. Кауша-
ды, оялды, күңеле генә түгел, бармаклары да дерелдәде.
Тынычлан, нәрсә кыргый кешедәй кыланасың! Кияүгә ча-
кырмый бит, “сөйләшәбез” генә, диде. Сөйләшербез…
сөйләшер сүз булса.
Егет тә кызны күзәтеп утырган, күрәсең, шунда ук каршы
чыкты. Ишеген тотып торды да, кыз килеп җиткәч кенә ма-
шинадан гүзәл букет тартып чыгарды.
– Ой! – Алырга да, алмаска да белмәде Әмилә. Биргәч,
алырга кирәктер инде, чәчкәне үзе тотып йөрмәс бит. –
Рәхмәт.
Сүз ялганмады, урында таптандылар. Нәрсәдер хакын-
да сөйләшергә кирәктер бит, тик нәрсә хакында? Егет
кызга, кыз чәчәкләргә текәлгән килеш тора торгач, хәл
уңайсызлыктан үтеп, кызыкка әверелде. Ирексездән,
икесе дә көлеп җибәрде. Егет телгә килде:
– Очрашуның кереш өлеше тәмамдыр, мөгаен. Сайлау –
дамага: кайда барабыз?
– Әллә… Әйдә шушында утырыйк.
– Шушында?.. – Егет аптырап тирә-ягына каранды, аның
моңарчы кызлар белән паркта утырганы юк иде. – Ә ресторанга
барырга теләгегез юкмы?
– Мин – тук, үзегез ач булмасагыз – нигә акча туздырыр-
га?
Ринат көлми булдыра алмады:
– Акча туздырганга каршы булган кызны тәү күрәм.
Мәһабәт күк чыршылар төбенә яшеренгән эскәмиягә
барып утырдылар. Егет өзелгән сүзне ялгамакчы булды:
– Укып йөрисеңме?
– Әйе.
– Ничәнче курста?
– Икенче.
Икенче курс студенткасына ничә яшь була соң әле?..
Һәрхәлдә, унсигез бардыр.
– Кемгә укыйсың инде?
– Инглиз теле буенча…
– Ә-ә, англичанка, димәк.
– Эһе. Ә сез кем соң?..
– Ринат, – егет сорауны шаяртуга бормакчы булды.
– Анысын беләм дә, укыйсызмы – эшлисезме?
– Ну-у, шунда, ике уртада: укып та, эшләп тә китәм…
– Сез спортсмен, шулаймы? – Кыз тәүге көн үк башында
яралган сорауны бирде.
– Шулай дисәң дә була.
– Нинди спорт буенча инде?
– Кикбоксинг. Ишеткәнең бармы?
– Телевизордан караганым бар, аяусыз сугыш инде.
– Синең фикерең шундый, димәк, – егет елмайган булды.
– Күмәкләп карап торып кеше сугыштыралар, тукмата-
лар кебек.
– Борынгы гладиаторлар сугышы, Әмилә, бу спорт көч
һәм чыдамлык таләп итә.
– Катылык, кансызлык…
– Бәлки, бәлки… Спортта йомшак булып булмый.
Тукта, сөйләшүләре бөтенләй икенче ызанга төшеп
китте түгелме? Бәхәсләшеп яки фикерләшеп утыру планга
кермәгән. Я, Ринат, нәрсә бер икенче курс студенткасы ал-
дында тәтелдәп утырасың?!
Егет җитди, мөһим нәрсә әйтергә теләгәнен белдереп,
тамак кырды, аннан ничек тә җайлырак сүзләр эзләп та-
барга тырышып, сак кына башлады:
– Әмилә, мин синең белән сөйләшергә килгән идем,
ну-у… без килешсәк, дигән идем…
– Сөйләшеп утырабыз түгелме? – Кызга егетнең
нәрсәдер әйтә алмый азаплануы кызык иде.
– Тыңла әле, хәзер мин сиңа бер тәкъдим ясыйм, кабат-
лап әйтәм, бу тәкъдим генә, кабул итәргәме-итмәскәме –
синең эш.
– Я, тыңлыйм.
– Беләсеңме, синең белән танышканнан алып… Ну-у,
кыскасы, син минем башымнан чыкмыйсың… Гомердә бул-
маганча, хисләремне акылыма буйсындыра алмыйм һәм
бу миңа комачаулый.
– Комачаулый?..
– Әйе, комачаулый. Мин чемпионатка әзерләнәм һәм
мәхәббәт уйнап йөрү яки хисләнеп утыру… ну-у, аңларга
тырыш, кызлар артыннан йөгереп йөрергә вакытым да юк,
өйрәнмәгәнмен дә…
– Һәм нәрсә тәкъдим итәсең инде миңа: шәһәрдән чыгып
китәргәме?
– Юк, нишләп китәргә? Киресенчә, миңа кунакка кереп
йөрергә. Кыерсытмам… саран түгелмен…
– Аңламадым…
– Аңламаслык берни дә юк монда, Әмилә, син чибәр
яшь кыз, мин ир кеше һәм безнең шәхси тормышыбыз
үзебезнең кулда. Килешик тә, икебезгә дә уңайлы вакытта
килеп алырмын.
Ул сүзен тәмамлады да, җавап көтеп кызга төбәлде. Һәм
көтеп алды. Әмиләнең нәфис кулларында яткан күркәм
чәчәк гөлләмәсе күз йомып ачкан арада “Шап!” иттереп
егетнең битенә килеп бәрелде дә, асфальтка тәгәрәде.
Оста куллар җыеп беркетеп, ялтыр төсле кәгазьгә ураган
кыйммәтле гөлләмә, ак туфлиләрнең ачулы тыкылдавы
ерагайганда да, егетнең шартлардай булып, үзен чак кулда
тотып утырып калуында да эше булмагандай, хуш исләрен
аңкытып, дымлы ташлар өстендә аунап ята бирде.
* * *
Кыңгырау төймәсенә басып, хуҗаларны бимазалап тор-
маска булып, ишекне Ринат үз ачкычы белән ачып керде.
Әнисе белән сеңлесе болай да бушамыйлардыр. Һәм чын-
лап та, фатир кунаклардан кырмыска иләведәй гөжли иде.
Төрле затлы киемдәге хатын-кызларның хушбуй исләренә
тәмле аш-су буы кушылып, һавада күңелне дә, йөрәкне дә
җилкендерер тәм-тат ясый. Бу кадәре халык кемнең дус-
ишедер? Һәрвакыттагыча, сеңлесе үзен күрсәтергә, әнисе
күренеп калырга тырышадыр.
Ринат белгән-белмәгәненә баш кагып, исәнләшә-
исәнләшә түргә үтте. Нәзек билле бокаллар тотып, йом-
шак диваннарга тезелешкән ахирәтләренең күңелен ачкан
сеңлесе, аны күреп калды һәм фатир яңгыратып чәрелдәп
тә җибәрде:
– Ой! Ринатик килде! Әнкә-әй, Ринатик монда! – Ул арада
килеп муенына да асылынды. – Нишләп соңлап йөрисең?!
Егет сеңлесен кочаклады, кызыксынучан карашларын
төбәгән кыз-кыркын белән исәнләште. Регина һаман:
– Нишләп соңладың, дим? – дип ныкышты.
– Эш булды… Менә килдем бит.
– Безнең өйдәге ир-атның эше бетәме?! – Әнисенең
гадәттәге һавалырак тон белән дәшкән тавышына борыл-
ды Ринат. Әнисе… һәрвакыттагыча караулы, нәзакәтле,
якын бара алмастай һавалы салкынлык бөркелә үзеннән.
Ул хәтта бердәнбер улына да ихлас, җылы була белми
бит…
Ринат әтисеннән өйрәнгәнчә, джентельменнарча баш
иеп елмайды:
– Кечелекле рәвештә гафу үтенәм, сезнең өчен, гаилә
өчен тир түккән көн.
Әнисе белән бәхәсләшергә, талашырга сүз көрәштерергә
ярамый. Бу – файдасыз. Шушы хакыйкать-
не никадәр иртәрәк аңлыйсың – шулкадәр яхшырак.
Өй эчендәге бу язылмаган законны да Ринатка әтисе
төшендерде. “Әниеңә каршы төшү сиңа баш авыртуыннан
башка нәрсә бирмәячәк, шунлыктан аның белән әдәпле
генә итеп ризалаш та, үзеңчә эшлә”, – дигән иде ул. Үзе дә
шулай яши, күрәсең.
– Роджи һаман юк. Ул нинди эш булырга мөмкин төнгәчә?
Хөкүмәт больницасының авырулары бетмәс. Әйттем бит,
шәхси кабинет ач, дип. Йөри шунда бушка эшләп.
“Роджи” дигәне – әтисе. Рәҗәп аның исеме. Әлеге әнисе
үзенчә кулайлаштыра инде барысын да, исемен дә, ата-
масын да.
– Бушамыйдыр, үзең әйтмешли, хөкүмәт больницасында
бит, – Ринат әтисен яклап сүз әйтми булдыра алмады. Бу
әнисен ныграк ярсытты гына:
– Пенсионер әби-бабайларның зарын тыңлап утырадыр
инде шунда. Кит, нервым җитми! – Әнисе очлы үкчәләрендә
паркет буйлап тыкылдап үтте дә зал уртасына барып
басты һәм гәүһәр-мәрҗән ташлар белән бизәлгән балдак-
беләзекле ап-ак кулларын өскә күтәреп учларын учка
сукты. – Кадерле кунаклар, өстәл артына рәхим итегез!
Шау-шулы табыннарны өнәп җитми Ринат. Бәләкәйдән
үк әнисенең кунакларын яратмады. Әле дә бүләген тап-
шырып чыгып таярга микән, дип уйлаган иде дә, әтисенең
һаман кайтмавын исәпкә алып, калырга булды. Икесе дә
булмаса, әнисенә җәнҗал куптарырга зур бер сәбәп була-
чак. Әйткәндәй, әтисен күптән өйдә туры китерә алганы
юк Ринатның. Шулай эше күпме, әллә… әллә яннарында
булмавың хәерле дип йөриме? Дөресен генә әйткәндә,
әтисенең түземлегенә соклана да, аны жәлли дә. Гомер
буе әнисе янында көн итүне батырлыкка тиң сабырлык
дип саный. Һәрвакыт ирләрчә тотанаклы, ваклыклардан
югары, кайчак хәтта ваемсыз һәм игътибарсыз да кебек
бит ул. Чынлап та, әтисе кайда соң әле?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.