

* * *
Әмиләнең капыл килеп төшүенә ахирәте Рәмилә дә, аның
әти-әнисе дә аптырамады, киресенчә, күптән көтелгән
кунак килеп җиткәндәй, шатландылар гына. Әйтерсең лә
аның килерен белеп торганнар. Була бит алчак кешеләр.
– Ябыгып беткәнсең әллә... йончыгансың… – дип, Рания
апа әле Әмиләнең аркасыннан сөйде, әле: – Рәмилә,
бытылдамый тор әле, ашарга хут бир кешегә, – дип ачу-
ланмый гына, такылдап хәбәрләрен тезгән кызын тыйды.
Рәхәт тә, кыен да иде Әмиләгә. Елыйсы да, көләсе дә
килде. Нишләп аңа да шушы гаиләдә тумаска инде?..
– Ничә көнгә син, Әмилә, дим, ойыйсың әллә… –
Ахирәтенең иңбашыннан этеп, челтерәтеп көлеп
җибәрүенә кыз уянып киткәндәй итте дә, актык батырлы-
гын җыеп, калтыранган тавыш белән хуҗабикәгә:
– Рания апа, рөхсәт итсәгез… укулар башланганчы сездә
яшәп торырга булмас микән?.. – дип эндәште.
Әниле-кызлы бер мәлгә тынып, мәгънәле караш белән
алмашкач, икесе бертавыштан:
– Нишләп булмасын?! – дип кычкырып ук җибәрде.
Ахирәте килеп кочаклап алды:
– Их, Әмилә, су керербез, танцыга, костерга йөрербез!
Рания апа икенче яктан килеп басты:
– Бернигә борчылма, акыллым, күпме кирәк – шуңынча
тор, син ни, монда күптән үз. – Аннан, ачмалы тәрәзәдән
үрелеп, иренә дәште: – Морат, мунча ягып җибәрче, бала
юлдан ич.
Бер.. бер… бер-ике-өч! Бер… бер… бер-ике-өч! Ринат
үзенең бөтен көчен салып эшләмәвен белә. Нигәдер
зиһенен җыеп ала алмый. Кичә дә шулай булган иде,
элекке көнне дә… Моны тренер да сизеп-күреп йөри.
Әледән-әле үзәк рингтагы боксчы ягына сынаулы карашын
ташлап-ташлап ала, я бөерләренә таянып текәлеп тора да,
канәгатьсезлеген белдереп, башын чайкап, авыз эченнән
мыгырдап китеп бара. Сүгенә, дип уйлый Ринат һәм үзе дә
эчтән сүгенеп, җан көченә капчыкны төя. Тик, түгел, түгел…
тиешенчә түгел… көндәгечә түгел… бу хәрәкәтләр, бу ел-
дамлык профессиональ сугышчыныкы түгел!
– Так! Бәйрәмов! Что за чепуха?! – Павел Петровичның
таләпчән тавышы дәү залны гөрселдәтте. – В чем пробле-
ма?!
– Да черт-те знать… – Ринат тыңлаусыз “чукмар”ларын
аска төшереп, мыгырдаудан башка җавап тапмады. Үзен
рентген шикелле үтә күреп торган тренерын нәрсә дип ал-
дасын инде ул?
Павел Петрович, бармагын изәп, егетне үзе артыннан
әйдәде дә, кабинеты ягына юнәлде.
– Авырыйсыңмы? – Тренер туры соравына туры җавап
көтте. Алар шулай өйрәнгән, тәртип шулай.
– Юк шикелле…
– Авырыйсыңмы?!
– Юк.
– Алайса, мин сине аңламыйм, Бәйрәмов, ринг алдын-
нан ул нинди илке-салкылык? Без сиңа күз терәп торабыз,
сиңа карап башкалар эшли. Өченче көн ни кылануың?!
Минем йөрәк авырта башлады… Өйдә берәр нәрсәме
әллә?
– Юк… өйдә барысы да әйбәт.
– Димәк, мин борчылырдай сәбәп юк?
– Юк.
– Сәбәп юк икән, борчыма бабаеңны, улым. Беләсең:
миеңне тренировкадан башка уй биләргә, тренировкадан
башка эшең булырга тиеш түгел. Эчү-тарту, кайдадыр төн
уздыру, хатын-кызлар синең өчен түгел… Әлегә. Кыска-
сы, сиңамы аңлатырга, үзең бит яшьләрне өйрәтәсең. Без
аңлаштык, шулаймы?
– Шулай.
– Алайса, улым, бүгенгә кайтып ял ит. – Тренер, аның ка-
рышырга теләгәнен аңлап, тавышын күтәрә төште: – Күреп
торасың, син бүген барыбер сугышчы түгел. Кайт, йокыңны
туйдыр һәм иртәгә сәгать сигездә сау-сәламәт булып ал-
дыма бас. Хуш!
– Хушыгыз, Петрович, – Ринатка теләр-теләмәс булса да
урыныннан кузгалудан башка чара калмады.
Яңа күнекмәгә йөри башлаган малайдай, үз-үзен кулга
ала, акылы белән көчен бер ызанга төшерә алмый азаплануыннан,
һич юктан тренерын борчудан оялды, ачу-
ыннан уртын чәйнәде. Нәрсә мәмәйләнә әле ул? Ул
– клубның “тимер йодрыгы”, ике тапкыр дөнья чемпионы
булуга ирешкән сугышчы әллә көчсезләнәме? Спортчы-
ларны көч-куәт ташлый дигәннәре әллә шушылай баш-
ланамы икән? Авырый дисәң, үзен сәламәт тоя… Нигә
зиһене таркау әле… Нигә?…
Күнекмә киемнәрен салып ташлап, үзеннән үч алыр-
га теләгәндәй, тешен кысып, җилкәсе берни тоймый
башлаганчы салкын душ астында торды да, тәне янып
киткәнче каты сөлге белән ышкынып, киенеп алды. Атаклы
чемпионның чемпионат алдыннан эңгердә үк кайтырга чы-
гуына күпләр авыз ачып карап калды. Ринат аптыраулы
карашларны аркасы белән тойды, бу аның ачуын тагы да
ныграк кабартты. Алар хаклы… хаклы, әлбәттә… Ә ул – ахмак!
Тренерның сүзеннән чыкмаска булып, кайткач та йокларга
ятты. Ул бит шулай өйрәнгән, Петровичның ин-
струкциясе, тәртибе, планы белән яшәргә, хәрәкәт итәргә.
Һәрвакыт аныңча эш итте һәм бервакытта да отылмады.
Тренер кушкан вакытта торды, ул язган рецепт буенча тукланды,
аның көн тәртибе белән яшәде, тиешенчә – авыр,
тиешенчә җиңел атлетика белән шөгыльләнде, йөгерде,
йөзде, чыныкты, кирәкле вакытта азыктан, күңел ачу һәм
башка рәхәтлекләрдән тыелды, тәнен генә түгел, акылын
да тәртипкә буйсындырырга өйрәнде һәм, хәтта, уйла-
маска кирәктә, уйламый да булдыра ала иде бит… соңгы
көннәргә кадәр.
Егет күзләре талганчы түшәмгә карап ятты, аннан корса-
гына әйләнде, янә түшәмгә текәлде. Йокы юк. Нәрсә булды
аңа? Чемпионат алдыннан шулай йөрәксенәме? Алай
дисәң, беренче тапкыр дөнья дәрәҗәсенә чыгуы түгел,
тәүгесендә дә болай кыланмаган иде әле. Бәйгегә кадәр
әле өч ай бар. Өч ай буена болай ятса – белмим… Нәрсә
сизенеп моңая күңеле? Нәрсә булды әле соңгы вакытта?
Һәм ул инде ничәнче кат үз-үзенә шул сорауны бирә
дә моннан биш көн элек булган хәлләрне кабат-ка-
бат күз алдыннан үткәрә. Аннан инде ничәнче тапкыр:
“Фу-у, идиот, шул бер авыл кызы юлдан чыгардымы сине?..”
– дип көлеп куйган була. Юк-юк, анысы инде – абсурд!
Аннан тагы, ирексездән, аш бүлмәсенең ишеге төбендә
уңайсызланып кына басып торган зәңгәр күлмәкле кызны,
аның ак мәрмәр йөзен, дымлы кара күзләрен, җил уңаена
талгын гына тибрәлгән чәч бөдрәләрен, карбыз тышын
сызгалаган нәфис тырнакларын, Сез Робин Гудмы әллә,
дип гамьсез көлүен күз алдына китерә дә: “Да ну! Чепуха!”
дип, кирәкмәгән уйларын куарга теләгәндәй, башын чай-
кый: “Че-пу-ха!”
Ринатның бит шул пешмәгән авыл кызыннан биш тап-
кырга чибәррәк, сылурак, купшырак кызларны күргәне бар.
Һәм күргәне генә дә түгел… Үсмер чагыннан кыз-кыркын
аның муенына үзе асылына. Кызлар гына түгел, үзен ир-ат
игътибарын җәлеп итәрдәй дип санаган ханымнар да очра-
шу тәкъдим итә, эзәрлекли. Ул хатын-кыздан кирәген алып
һәм аларга да үзләре теләгәнне биреп, үпкәләмәслек итеп
бүләк я акча белән ризалап өйрәнгән. Ике як та канәгать,
ике як та теләгенә ирешкән, аныңча. Җитдирәк мөнәсәбәт
эзләгәннәрен тизрәк суындырырга тырышты, качты, шыл-
тыратуларына җавап бирмәде. Әлбәттә, озак очрашкан
кешесе дә юк түгел, тик ул да егетнең үзе кебек, аны да бил-
геле спортчының игътибары белән кыйммәтле бүләкләре
канәгатьләндерә әлегә. Җитмәсә, кыз үзе әйтмешли,
җитди мөнәсәбәт, ниндидер җаваплылык, гаилә аның өчен
түгел. Ул, янәсе, ир-ат соклансын, яратсын өчен яратылган.
Сүз юк, чибәр шул Лариса, кыйммәтле кыса таләп иткән
зиннәтле асылташ кебек, затлы, нәзакәтле, һушны алыр-
лык һавалы кыз. Әле ул Мәскәүдә укый, монда да еш кайта.
Ларисаны җитәкләп кунакларга, кичәләргә, төнге клублар-
га барганда дус-ишләренең, танышларының, хәтта җиде-
ят ир-егетләрнең дә кызыгып, көнләшеп караганын тоя
Ринат. Кыйммәтле кубокка ымсынган спортчылар кебек.
Башкаларның шушы карашы аның күңелендә горурлык,
өстенлек тойгысы уята. Әллә ул, спортчы буларак, гел ал-
дынгылыкка, җиңүче булырга омтылганга микән? Ничек тә
Лариса белән Ринат бер-берсеннән канәгать, бер-берсенә
артык дәгъвалары да, таләпләре дә, Ларисага нәрсәдер
кирәк булмаган вакытлардан тыш, физик тартылудан
башка, араларында наз да, җылылык та юк. Ә Лариса инде
кирәген сорый белә… Бер уйласаң, Ринат хатын-кызны
тагын нинди яктан белә соң? Бары сораучы, алучы, таләп
итүче, кулланучы буларак кына.
Балачактан әнисе һәрвакыт әтисеннән нәрсәләрдер со-
рады, таптырды, һәрвакыт аңа нәрсәдер кирәк булды да
нәрсәдер җитмәде. Әле кайдандыр китерелгән люстра,
әле модалы стенка, әле палас, әле стильле гарнитур,
әле тагы да нәрсәләрдер дип көенде, янды, акча тупла-
ды, үзенә дә, башкаларга да тынгы бирмәде ул. Әтисе
гомер буе шәһәрдә билгеле хирург, әнисенең байлык
ярату нәфесен канәгатьләндерә алдымы-юкмы, һәрхәлдә,
әнисенең үзенең дә табышы начар түгел – ул косметолог.
Әнисен бервакытта да, хәтта йокы бүлмәсендә дә,
бөгәрләнгән киемдә күргәнен хәтерләми Ринат, аның
чәченнән алып аяк тырнакларына кадәр һәрвакыт нинди-
дер чагу төскә буялган, пөхтә, караулы булды. Соңгы мода
белән килешле итеп киенә, үзен һәр җирдә дә эффектлы,
кешене сокландырырлык итеп тота белә. Кыскасы, әтисе
төрттерергә яратканча, “светская львица” инде.
Сеңлесе Эльвира хакында сүз дә юк. Әтисенең бернигә
дә кире җавап алып өйрәнмәгән иркә кызы. Ринат үзе дә
иркәләргә, шатландырырга ярата шул аны. Ә тегесенең
тәти йөзе үпкәләп җыерылырга да, уймак авызы “алып
бир”, “бүләк ит”, “кирәк” дигән сүзләрне әйтү өчен генә
яратылган кебек. Ярата ул сеңлесен, тик тегесенең артык
шашып баруын да сизми түгел. Ярый, зурая бара акылга
утырыр әле, дигән була да, алай дисәң, тиздән унсигезе
дә тула инде. Әйе, унсигезе… Истә чакта бүләккә нәрсә
теләвен сорап куярга кирәк. Югыйсә, үлгәнче онытмас.
Ринат төшендә Әмиләне бөгелә-сыгыла көлә икән дип
күрде… Төне буена күренде микән ул төш, әллә таң алдын-
нан гына кердеме?.. Нәрсә дип көлгән булды икән? “Син
Робин Гудмы әллә”, дидеме, әллә “Ахмак син, дурачок”,
дидеме? Шушы уйдан Ринатның тиктомалга ачуы купты.
Үзен көлкеле, мыскыллы хәлдә итеп тойды һәм, боларның
киресен исбатларга теләгәндәй, сикереп торып һаваны
төйгечләп ташлады. Шул кызулык белән ванна бүлмәсенә
керсә, Әмиләнең кер юу машинасы өстендә онытып кал-
дырган агач саплы тарагына күзе төште. Беренче көнне,
шушы әйберне күргәч, кулына алып, мондыйны тәү
күргәндәй, әйләндереп-әйләндереп караган иде, хәтта
кыргый кеше шикелле иснәп тә торды бит. Әле килеп шарт-
лардай булды. Теге кыз боларның барысын да беләдер дә
төшендә көләдер кебек тоелды. “Көлкеңне яңартырмын
әле, соплячка!” Ринат таракны коридорга таба атты, тегесе
фатирның тимер ишегенә “шак” итеп бәрелде дә, берничә
кисәккә бүленеп таралып китте. Менә шулай, абзаң белән
шаярмыйлар!
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.