Чәчмә әсәр
3 октябрь 2025, 04:15

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)

– Эшем бар. – Ә ник елыйсың? – Еламыйм... Бәхеткә, якын-тирәдәге машиналар сигнал бирә-бирә кузгалып китә башлады. Күпер ачылган, күрәсең. Бу Әмиләне егетнең сорау алуыннан, бигрәк тә аның сынаулы карашы коллыгыннан коткарды. Як-ягына күз салгач, ул да алдына әйләнеп, ачкычын борды. Мең төсле утлар белән балкыган шәһәргә алар төн авышуга гына килеп керде. Юлдагы өзелеп калган сөйләшүдән соң берсе дә ләм-мим эндәшмәде, көй артыннан көй тыңлап, һәрберсе үз уйлары чолганышында булды. 

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)

(Дәвамы.)

Тәрәзә пыяласында йортлар, светофорлар яктысы ялтырый баш-
лагач, Әмилә тавышына, берни булмагандай, дусларча
тон бирергә тырышып:
– Юлыгыз, очраклы рәвештә, Ленин урамы аша үтми-
ме? – дип кызыксынды.
– Шунда кирәкме?
– Кирәк иде, әмма сезгә юл уңае булмаса, шушы тирәдә
берәр тукталышта калыйм.
– Ленин урамының кайсы җиренә кирәк?
– Пединститут тулай тораклары янына.
Күп тә үтми, машина дөм-караңгы тораклар арасына
барып та керде.
– Кайда?
– Менә шушы сулдагысына...
Шунда барып туктадылар. Бер учына – сумка сабын,
икенчесенә түли торган акчасын йомарлап тотып, әзер
утырган кыз җәһәт кенә кулын алга сузды:
– Зур рәхмәт сезгә, алыгыз.
– Нәрсә ул?
– Юл хакы.
– Кирәкми.
– Алыгыз, алыгыз, мин барыбер автобуска да түләп
килер идем.
– Ә мин шәһәргә синсез дә кайта идем.
– Алайса бигрәк зур рәхмәт сезгә... Ринат.
– Рәхмәте рәхмәт тә, тулай торагыңа кертәләрме соң
сине бу вакытта?
Әмилә тәрәзә аша бер ут әсәре күренмәгән сигез катлы
йортка күз салды. Кайбер катларда тәрәзәләр алынганлы-
гы, ишек алдында измә изү өчен куелган зур-зур чиләкләр,
төрле корылмалар торуы монда ремонт икәнен дә ачык
күрсәтеп тора. Кыз, шулай да, аптыравын сиздерергә
теләмәде.
– Тетя Аня я Тәскирә апа булырга тиеш вахтада... Хәзер
шакып ачтырам да...
Әмилә, сүзләрен исбатларга теләгәндәй, чыгып, ишеккә
юнәлде. Ишекне башта ипле итеп, аннан катырак шакыды.
Эчтән шылт иткән тавыш та юк. Якын-тирәдәге бер-ике
тәрәзәгә дә кагып карады, аннан тагы ишеккә килде, тагы
тукылдатты. Үз-үзен кулга алырга, паникага бирелмәскә
тырышып, тешләрен кысты. Тукта, башта бу кешене
җибәрергә кирәк. Кызу гына атлап, машина янына килде
дә, арткы ишекне ачып, сумкасын тартып алды һәм “Сау
булыгыз”ны ыргытып, “шап” иттереп ябып та куйды. Әмма
борылып китәргә өлгермәде, аны бәрә язып, алгы ишек
киң ачылып китте. Егет, үзенә хас булганча, кабаланмый
гына чыгып басты да бөерләренә таянып, “я, шуннан?”
дигән кыяфәттә кызга бакты. Бигрәк биек икән үзе. Оя-
луын, гарьләнүен ачу белән басып, егетнең күзенә туры
карау өчен кызга башын күпкә өскә күтәрергә туры килде.
– Китереп җиткердегез, тәкъдим ителгән акчаны алма-
дыгыз, сезгә тагы нәрсә кирәк?
– Миңа бернәрсә дә кирәкми лә ул, сиңа менә ярдәм
кирәк бугай.
– Мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, беренчедән.
Икенчедән, аңламый калдым, без кайчан “син”гә күчтек
әле?! – Кыз ярсып ук китте.
Җиде төн уртасындагы кешесез, дөм караңгы тора-
клар арасында каршысына басып, кыю булырга тыры-
шып, тавыш күтәреп маташкан яшь кенә кыз баланың
истерика чигендә икәнлеген аңлау өчен күп акыл кирәкми
иде. Ринат та моны аңлады һәм машина уты яктысында
Әмиләнең яшь эркелә башлаган күзләренә, калтыран-
ган иреннәренә, шартлатып бармакларын “сындыруына”
карап торды да кызның җирдәге сумкасына үрелде.
– Тимәгез минем сумкага! – Кыз ике куллап сумка бавына
ябышты.
– Тынычлан. – Әмиләне егетнең әйткән сүзеннән бигрәк
салкын каты карашы тыелырга мәҗбүр итте, кыз ипләп
кенә кулларын бушатты. – Кереп утыр машинага.
Бара торгач, инде ярыйсы гына тынычланган кыз тагы
телгә килде:
– Без кая барабыз?
– Миңа.
– Сезгә? Ә сездә кемнәр бар?
– Берәү дә юк.
– Мин сезгә бармыйм. Иртәнгә кадәр вокзалда да уты-
рырга була, калыйм шушында.
– Иртәнгә тулай торагыңда ремонт бетәр, дисеңме?
– Торакка түгел, миңа вокзалга иртәнгә.
– Кая барасың?
– Әлшәй районына.
– Анда кемгә?
– Ахирәтемә.
– Вокзалга иртән дә барырга мөмкин.
Аннан күңелле генә итеп өстәп куйды:
– Әйттем бит, ашамам, дип.
– Алай, димим бит.
– Әйтмәсәң дә, уйладың, тавышыңнан сизелеп тора.
Кыз башкача эндәшмәде. Менә алар яңа районның биек
катлы бер йорты янына килеп туктады. Егет ашыкмый гына
башта үзе чыкты, аннан Әмиләнең ишеген ачып, әлеге сум-
касын алды, кызны да чыгарып, брелок төймәсе аша “дыңк”
иттереп машинасын бикләгәч, баш кагып кына, “әйдә”
дигәнне аңлатып, керү ягына юнәлде. Нишләптер лифт ча-
кырмадылар, җиденче катка җәяү менгәч, баскычның кар-
шысындагы тимер ишек шалтыр-шолтыр ачылып китте.
Яңа проект белән эшләнгән иркен бер бүлмәле фатир-
да ялгыз ир кеше яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора:
тәрәзәләрдә пәрдәләр, йомшак мебельдә җәймәләр
юк. Зур залда махсус корылма өстенә беркетелгән киң
экранлы телевизор да йомшак мебель. Ә ярты залны ике
тренажер, түбәгә эленгән бокс грушасы, идәндәге төрле
зурлыктагы герләр, гантельләр биләп тора.
Егет аяк киемен салмый гына идәндә тузып яткан кирәк-
ярак аша атлап үтеп, бүлмә уртасына сумканы утыртты да,
артыннан ияреп кереп, ишек төбендә кыюсыз торган кызга,
күптән өйрәнгән кешесенә дәшкәндәй:
– Хәзер нәрсә табабыз, шуны капкалыйбыз да – отбой.
Бөтен планнар да иртәгәгә калдырыла, – диде һәм кухня-
га кереп, суыткычтан шатыр-шотыр нәрсәләрдер чыгарып,
өстәлгә тезә дә башлады.
Әмилә дә, туфлиләрен салып читкә куйгач, кухняга үтте.
Иркен икән. Яңа гарнитурының ике бүлеге генә корып куел-
ган да, калганнары төрелгән көе, ничек китерелгән булса,
шулай ята. Аш бүлмәсенең нәкъ уртасында озынча түгәрәк
өстәл.
Егет өстәлгә сыр, колбаса, какланган ярты тавык һәм ике
банка сыра тезде дә:
– Өйдә сирәк ашыйм.... – дип куйды. Сүзләрендә бер
тамчы да аклану, уңайсызлану ишарәте сизелмәде.
Әмилә баш тартуны уңайсыз санап, бер-ике кисәк сыр
капты да, краннан алып су эчмәкче булган иде, Ринат суыт-
кычыннан чыгарып минералка бирде. Шуны бераз уртла-
гач, сораулы карашын хуҗага төбәде. Тегесе дә ашардан
түгел, күрәсең, бер банка сырасын ачып, әз-мәз эчкәләп,
учында уйната иде, кызның игътибарын гына көтеп утыр-
ган икән, шундук урыныннан торды.
– Әйдә, диванны зурайтып бирәм, шунда ятарсың.
Теләсәң, душ кер.
– Сез кайда ятасыз?
– Кухняда.
– Идәндәме?
– Раскладушкада. Башка берәр төрле тәкъдим бармы
әллә?
– Юк-юк.
– Юк икән – юк.
Егет залның почмагы белән ярты стена буен биләп утыр-
ган йомшак мебельнең бер өлешен ачып, өч-дүрт кеше
сыярлык урын җәеп ташлады. Шул ук диванның аскы тар-
тмасыннан җәймә белән йомшак юрган чыгарып салды.
Мендәр дигән нәрсә күренмәде, юктыр, күрәсең. Үзенә
балконнан раскладушка алып, утыргыч башында элүле
торган җәймә төсендәге юрган тышын эләктереп, залның
ишекләрен ябып ук чыгып китте. Аннан кайдадыр шарт-
шорт итеп раскладушкасын урнаштырганы, бераздан
су шыбырдаганы ишетелде дә тавышлар тынып калды.
Әмилә, пычрак киеме белән мебельгә утыра да, егет ят-
мыйча, юынырга чыга да алмыйча, идән уртасында басып
тик торды. Теге якта тынлык урнашкач, аяк очларына
гына басып, ваннага үтте, спорт костюмын салып, җылы
су белән тиз генә коенып алды да урынына барып ятты.
Ничек кенә арыган, йончыган булмасын, ят урында йоклап
китә алмады. Ишек артындагы һәр кыштырдауны тыңлап,
тын алуын да басып катып ятуы, ята торгач, үзенә бик тә
таныш, җан әрнеткеч булып китте. Кайда тагы шушылай
аптырап яткан иде әле ул? Ә-ә... әйе... интернатта.... Рәйсә
әби интернатта калдырып киткәч, бүгенгедәй шаккатып
ятып төн уздырган иде. Ул вакытта Әмиләгә бары унбер
яшь иде.
...Балачагын якты, кояшлы көндә шау чәчәкле болын-
да йөргәндәй генә итеп хәтерли Әмилә. Аңа җылы, рәхәт,
янында әнисе белән әтисе. Алар өчәүләшеп кырда чәй
эчә. Печәндә булдылармы, әллә табигатькә чыктылармы,
анысын ачык кына хәтерли алмый. Әмма әнисенең корым-
лы кара җиз чәйнектән чәй ясавы, көлә-көлә нәрсәдер
сөйләве, әтисенең кырын төшеп ятуы, үзенең әтисе
өстендә аунап уйнавы, табын тирәли эт белән куышуы
әллә төштә кебек, әллә хәтерендә томан эчендәгедәй…
…Әтисе совхозда баш зоотехник булып эшләгән, аннан
бер савучыга азып киткән, әнисе имеш-мимешләрне
юллап, җиде төн уртасында җәйләүгә барган да, әтисенең
“УАЗ”игын теге хатын өе янында күргәч, якындагы урманга
барган да асылынган. Үзләренең гаилә фаҗигасе хакында
шушыларны гына белә Әмилә. Мөнирә әбисе шулай гына
сөйләде.
Картәнисе, әнисенең әнисе, әле яңа иллене генә үткән
иде. Бер бөртек кызының башына җиткән киявен күрергә
дә, ишетергә дә теләмәде, әлбәттә, баланы да күрсәтмәде.
Коелып төшкән яшь ирне тупсасына бастыру гына түгел,
урамнан үтеп йөрерлек форсат та калдырмады аңа.
Әрләп-каргап, хәтта эшенә барып тузынып йөрде. Әтисе
чит өлкә кешесе, бу авылга институттан соң эшкә килеп,
әнисенә өйләнеп калган. Шунлыктан, әллә кайгысыннан,
әллә үзе сәбәпче булган бәладән куркып, башын читкә
олактыруны хуп күрде. Мөнирә әбисе башта әтисеннән
хатлар да, посылкалар да килгәләгән, ди, тик Әмилә ул
хакта белми, аңа аларны укыткан, күрсәткән кеше булма-
ды. Берьюлы онытсын да өметен өзсен, дигәндер инде
картәнисе. Шулай булды да…
Тик менә картәнисе дә үз мөмкинлекләрен чамалама-
ган булып чыкты. Әмиләгә тугыз яшь дигәндә, сыер савып
утырган җиреннән кан басымы күтәрелеп, тәгәрәде дә җан
бирде. Шулай итеп, Әмилә картәнисенең ерак кына сеңел
тиешле Мөнирә әби кулына күчте. “Үзем кыз тапмагач,
сине кызымдай күреп үстерермен, дип алып кайттым”, –
шулай аңлатты әбисе бу гамәлен.
Әнисен сагынуын хәтерләмәсә дә, картәнисен сагын-
ды Әмилә. Аның буш өенә барып, елап йөргән җиреннән
әллә ничә табып алып кайтты үзен әбисе. Мөнирә әбисе
дә яхшы карады аны, аркасыннан тупылдатып сөеп кенә
торды, кибеткә кайткан һәр матур күлмәкне, курчакны
алып биреп барды. Шәһәрдә интернат-мәктәптә ятып укы-
ган малайлары да үз итте бәләкәй кызны, ялга кайтканда
аны уртага бастырып, кызык күреп карадылар, төрле сора-
улар биреп сөйләштерделәр, җавапларыннан кызык табып
көлештеләр. Һәрберсе юл акчасын кысып, сеңелләренә
берәр шоколад, пирожный, укырга төшкәч – төсле каләм,
значок, чәч каптыргычы кебек вак-төяк ташыды. Ә Әмилә
тора-бара аларның кайтканын көтеп тора башлады, хәтта
иркәләнеп, назланып та китте. Шулай итеп, яшьли генә
ирсез калып, үз җилкәсендә дүрт ир баланы күтәреп килгән
Мөнирә әбинең дөбер-шатырлы малайлар дөньясына ямь,
наз алып килде ул.
Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, авылда мәктәп бул-
мау сәбәпле, аңа да шәһәргә китәргә туры килде. Мөнирә
әбисе шулай аны интернатка алып килеп, солдат казар-
масыдай озын бүлмәгә, яшьтәшләре янына урнаштырып,
җайлап-көйләп кайтып киткән иде. Ят урындагы тәүге
төнне еларга да кыймый шушылай катып ятып үткәргән
иде кызчык…
Башта кыен, авыр, һәрнәрсә ят кебек күренсә дә,
өйрәнде Әмилә. Монда әле үзенең ике абыйсы да укый
иде, алар көн дә кереп хәлен белеп, ачыкканда тамак ял-
гатып, саклап-карап тордылар. Бала кешегә, ни, дус-иш тә,
ахирәтләр дә табылды, уку һәм төрле чаралар барысын
оныттырып, үз эченә алып кереп китте.
Мәктәпне тәмамлагач, белемен иң яхшы үзләштергән
предметларыннан дәвам итәргә булды һәм филология
факультетының чит телләрне өйрәнү бүлегенә имтиханнар
тотты. Мөнирә әбисе дә: “Кыз кешегә иң кулае – укытучы
булу инде ул”,– дип хуплады. Шулай итеп, Әмилә студент-
ка булып китте.

(Дәвамы бар.)

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас