

“Дөньяның иң тыныч почмагыдыр бу”,– дип уйлады ул. Шул мәлдә суга чулт итеп бака сикерде.
Камышларны кыштырдатып нидер кыймылдады, ялгыз кош моңы, чикерткәнең скрипкә сызганы картның колак яныннан шуып үтте.
– Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә, – диде дә, авыр кувалдасын иңенә салып, ярга чыкты. Эш коралын җиргә ташлады. Кул сырты белән юеш маңгаен сөртеп алды.
– Бүген күрше авылда көтәләр… – Карт чирәмгә утырды, бәрхет түбәтәен тез башына элде, аның төкләрен сыйпап тигезләде һәм тынып калды.
Ялгыз-ялгыз сикерешкән дулкыннарга күз төбәп утырудан кинәт моңсу булып китте. Янә урыныннан кузгалып, елга үзәгенә табан атлады.
Елга көмеш тәңкәле балыктай боргаланды, челтер-челтер челтерәде. Карт тимер таягының очын суга батырды.
– Өлгергән булырга тиеш, – диде ул. – Монысы да өлгергән булырга тиеш. Суга тыгылып комны актарды һәм ташны бер почмагыннан сыйпап карады:
– Түгәрәкләнеп, шомарып яткан, күр син, әй!
Әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, аны таягы белән өскәрәк күтәрде. Елкылдап су төбеннән калыккан күкле-яшелле газиз җисемгә карт озак итеп, сокланып карап торды. Буй-буй ак сызыкларына бармак битләрен тигезде. Ирексездән уч төпләренә күз төшерде.
– Сызыклар, сырлар, – диде ул. – Бусы гомер сызыгы дигән иде чегән, монысы, тагын да тирәнрәге – язмышныкы. Монысы йөрәктер, мөгаен. Карт алсыз-ялсыз йөрәген күз алдына китереп, кызганып куйды. – Сызыклар түгел, бәлки җөйләрдер, – диде ул һәм үз-үзенә сорау бирде: – Йөрәк дигәне берьюлы ничә җөйне сыйдыра ала микән? Хәер, күптер, күптер… Югалтулар санынчадыр ул җөйләр.
Балалары бар иде – терекөмештәй таралдылар да беттеләр. Һәрберсе бер җөй сыман җанны сызлатып тора. Анда-санда кайтып күренәләр дә өр-яңа җөй өстиләр. Карчыгы бар иде. Китте. Мәңгелеккә… Анысының да җөе төзәлми. Ул да тегендә ялгызыдыр…
– Мине кешеләр көтә, – диде карт, уйларыннан арынырга тырышып, һәм ярдан өскә үрмәләде. Көрәк, сәнәк кебек эш кораллары арасыннан шешәдәге керосинны эзләп алды. Селки-селки болгатты һәм аска шуып төште. Шешәсен ачып, сыеклыкны таш өстенә койды, шырпы сызып ут элдерде. Ялкын шунда әйләнә-әйләнә биеде дә тәмам хәлсезләнеп сүнде.
– Кызды, – диде карт, – булды бу.
Ул авыр кувалдасын ташка орды. Ак сызыклар буйлап җөйләр ачылып китте. Аяк астында әллә ничә вак кисәк пәйда булды. Вак дулкыннар аларны күмәргә тырышып йөгереште, картның йөзендә кояш уйнады. Су исен, үлән исен, үзе генә сизгән таш исен тою рәхәт иде аңа.
– Таш исе, – диде карт, иркен сулап… – Таш исе…
Хәер, бу хакта аның берәүгә дә тел ачканы юк. Ышанмасларын белгәнгә сөйләми. Гомер буена монда берәүнең дә озаккарак тукталганы, кызыксынып булса да, янына төшеп караганы булмады. Ә үзен көтәләр…
– Ташчы бабай килгән, – дип, бала-чага урамнан бер генә сөрән салып үтә.
Бер минуттан арба тирәсен халык уратып ала.
– Синең дә мунчаң салкынмы? – ди ул, каш астыннан гына соңгарак калганына елмаеп. – Өлгермәдең бит…
– Салкын шул. Киләсе юлы миңа китерерсең инде.
– Димәк, иртәгә дә эш бар әле, – ди ташчы, эчтән генә сөенеп.
Арбасы бушаганчы, ул күңелен бушатырга, кич радиодан ишеткән сәясәт, һава хәлләрен сөйләшеп алырга җитешә. Чәйгә дә чакырыштыралар…
– Баба-а-ай!
– Әү, – диде карт, башын күтәреп, – кем ул анда?
– Исәнме!
– Исән идек әле, Аллага шөкер. Юл югалттыңмы әллә? Йә, төш, ник яр башында торасың?
– Югалтмадым. Авылга кайтыш. Сине күрдем дә тукталдым менә.
– Танымыйм. Кем улы соң син?
– Хәнифнеке.
Ир-егет, аска төшеп, карт янына чүгәләде.
– Ә-ә-ә. Атаң яхшы кеше иде, – диде карт һәм ике кулын йөзенә якын китерде дә, куе зәңгәр күккә төбәлеп, дога кылды. – Былтыр көз мунча ташын алыштырган иде… Үзе ташышты… Кайчан җирләдегез әле? Майның ничәсе иде, диюем? – Ул мосафирга борылып карады.
Ир, башын аска иеп, чирәмгә текәлде.
– Ни… Җирләргә кайтып булмады. Хәлсез чак иде. Бер тиенсез.
Ул янә авыр сулады. Карт дәшмәде. Урыныннан кузгалып, иң авыр ташны кочаклап күтәрде дә текә ярдан өскә менеп китте. Ир аны тиз-тиз куып тотты:
– Тукта, хәзер үзем менгерешәм. Билеңне кузгатырсың.
– Кузгалмас, җиңел ул. Вакладым ич шуңа.
– Куй, – диде ир, аның каршысына чыгып.
Карт ташны тау битенә куйды. Ир кочаклап аны җирдән кубарганда “әх-х-х” дип авыр ыңгырашып алды һәм алга атлады. Бер, ике, өч адым…
– Дүрт, – диде ул, авыр көрсенеп. Бишенчесендә аяклары тыңламады, тез буыннары йомшарды. – Авыр, – диде, аны җиргә ташлап. – Ә син ник ташыйсың моны? Кемгә кирәк шулкадәр?
– Кешеләргә.
– Кеше өчен таш чыгарасыңмыни?
– Үзем өчен, – диде карт, үпкәләп. "Әйе, үзем өчен", – дип кабатлады ул эчтән генә.
Аның: “Дөньяда ялгызлык дигән татлы газап бар. Яшәү бары тик шушы газаптан тора. Бу галәмдә барча җан ияләре япа-ялгызлар, әмма еш кына күмәк, бергә булып күренергә тырышалар. Минем яшәү тамырым менә шушы ташлар инде. Арадашчыларым алар. Кешеләр күңеленә алтын күперем – шулар”, – дип әйтәсе килде. Дәшми калды. Бары кулларын күтәреп, үзе дә сизмәстән:
– Елгама гомер бир, Ходам, – дип, ярга тезләнеп, янә бер кат дога укыды.
“Картайган мескен, исәрләнгән”, – дип уйлады ир.
Шактый вакыттан соң алар, сөйләшер сүз тапмыйча, аерылыштылар.
Карт нигәдер йоклый алмады. Тәүге таң нуры тәрәзә пыяласына кагылуга, тимер-томырларын төяп, елгага юл алды. Еракта, кызарып, кояш уянып килә. Җылы җил исә. Судан таш исе аңкый. Карт оекбашын, резин итекләрен киеп, күлмәк җиңнәрен сызганды да, сарык тиресеннән тегелгән билбавын салып яр читенә атты һәм агымсуга кереп басты. Битенә куш учлап су сипте, колак артларын, муенын чылатты. Тәңкәле балыктай вак дулкыннар сикереште. Алар, балтырлар арасыннан шуып чыгып, еракка, бик еракка йөзеп китә тордылар.
“Минем гомер кебек, – дип уйлады ул. – Туктатып та, тотып калып та булмый… Ә ташлар кала… Карап торышка салкыннар, җансызлар кебек…”
– Хәерле иртә, карт!
Карт бөкрәйгән көе генә башын күтәрде. Теге мосафир икән.
– Исәнме!
– Әйбәт идек әле.
– Иртәләгәнсең.
– Чыклар кибеп бетте ләса, ничек иртә булсын? Син менә юл арты ник йокламадың?
Карт судан чыгып, ярга килеп утырды. Ир, аска шуып төшеп, каты түмгәк өстенә кунаклады.
– Ташлар төшкә керде… Йокы ачылды шуннан…
– Ташлар дисең инде… Әйе, ташлар сагындыра. Менә кара, авыл әле уянмаган да. Ник дисеңме? Алар кичә мунча керделәр дә ятып йокладылар. Һәммәсе: “Һай, ташы парлы да соң, диделәр, эссе дә соң”, – дип мактадылар. – Аннан, мамык мендәрләренә чумуга, төш күрә башладылар. Ә бит алар ташның тәмен, серен белмиләр. Ә син беләсең. Чөнки син дә минем кебек таш чыгаручы.
– Таш чыгаручы? Шахтер мин.
– Шахтер дигәне безнең авылча түгел аның. Ә менә син шахтер булсаң, ник килдең минем янга? Иртә таңнан ни эшең калган, җә?
– Булышыйм әзрәк. Сиңа берүзеңә авыр бит. – Ир чирәмгә носкиларын салып ташлады, күлмәк изүен чишеп җибәрде. – Салкын таш өстендә күпме утырырга була, кузгалыйк.
Карт дәшмәде. Ялгызлыктан аны ир генә аера алмаячагын аңлый иде ул. “Ташлар минем гомер байлыгым”, – дип уйлады. Уйларын таратып җылы җил исте. Ашыга-кабалана, елга алга йөгерде.
“Ташчы туганда ук ташчы булып туадыр. Бу бала да шулайдыр. Хәзер язмыш белән килешергә кирәк”.
Карт, тимер таягын тотып, яр буеннан атлады.
– Таш әзәйгәнме әллә?
– Әзәймәс. Чыгарып кына бетер.
Ирнең йөзе моңсуланды. “Монда да ят, тегендә дә үз булып булмады”, – дип уйлады ул, картның төксе сөйләшүенә эче пошып.
– Бабай, – диде, бераз тын торгач. – Әйдә, мин машина сатып алам. Икәү чыгарабыз да, икәү ташыйбыз моннан соң.
Карт янә дәшмәде. “Машина, – дип уйлады ул эченнән генә. – Менә шунда бетә дә инде аның кызыгы. Ат булса бер хәл”. Ул менә гомере буена таш чыгарды, тирә-юньдәге авылларда аның ташы тезелмәгән мунча да юктыр. Гомер буена ат алырга хыялланды. Кул очында акча маясы бар дигәндә, йә арба көпчәге ярылды, йә дилбегәсе өзелде…
– Сыерым әйбәт минем. Сиңа нигә инде бу елга ташы? Колхозга адәм рәтле эшкә кер әнә. Хәзер уракка төшәрләр.
– Булмый. Башка эшкә күңел ятмый. Әйтмә дә. Гомер буе ташкүмер кистем, хәзер күнегелгән.
– Себер китеп таш кисмәсәң, – диде карт, хәйләле елмаеп.
– Ә яшьлекне нишләтәсең аны?! Әнә бит һаман китәләр. Безнең шахтага Барый агайның уллары яңа урнашып калдылар… Балачакта сиңа таш ташышкан истә әле… Капка төбеннән мунча янына йөгерә-йөгерә ташыган идек. Таш безнең елгада да җитәрлек, китмә дип әйтмәгәнсең шунда…
– Тыңлыйсызмыни сез, яшьләр? – диде карт, көрсенеп, һәм күршесенең күзләренә төбәлде. – Йә, ничек инде чит җирләрдә? Баедым дисең… Машина алам дисең…
– Фатир саткан акчага ул, – диде ир. – Ә фатирны бушлай биргәннәр иде теге заманда. Нигә, искерәк машина алып була. Таш ташырга ярамасмыни?
Карт кинәт урыныннан сикереп торды да, тимер таягын шаңк-шоңк китереп, су буйлап китте.
– Әй, карт, – диде ир. – Нигә син елга үзәгеннән ташыйсың? Ярда юкмыни?
– Ярда да бар, – диде карт. – Ник булмасын?
Ир аның кулыннан тимер таягын алды һәм сары балчыкка батырды.
– Ниндидер катылыкка тиде, хәзер карыйбыз, – дип сөйләнде. Көрәк белән балчыкны ачып ташлады.
– Өлгергәнме? – дип сорады карт.
– Кем белгән инде аны?
– Өлгерсә утсыз ватылмас. Өлгермәгән булса, көрәк белән төртсәң дә кубып төшәр. Сырлары бармы?
– Нинди сыр? Синең маңгайдагы кебекме?
– Синекендәге кебек.
– Юк.
– Күм. Димәк, өлгермәгән әле. Киләсе елга казып карарсың, – диде карт. “Югыйсә мин боларны беләм. Мин дә гомер буе таш кистем, – дип уйлады ир. – Өйрәтә”.
Бер мәлгә икесе дә тынып калдылар. Карт, күрше авылга таш илткән, аны озын арбасыннан җиргә бушаткан мизгелен күз алдына китереп, татлы елмаеп куйды. Менә тагын йорт саен хатын-кызлар йөгерешеп чыгар.
– Хәзер, әтисенә әйтим әле, таш кирәк иде инде, – дип, һәрберсе йортларына ашыгыр.
Бераздан ирләр җыелыр. Кул кысышып саулык сорашып алырлар.
– Бу юлы күпмегә бирәсең?
– Утыз сум.
Сүзгә хатыннар кушылыр:
– Кыйбат түгел-түгелен. Тик ярлы чак, бабакай. Ярты ел акча күргән юк. Ә таш бик кирәк иде инде менә… Кирәк иде…
– Егерме бишкә ал.
– Егерме тәңкәгә бир әйдә.
– Ярар, биш тәңкәсен баегач түләрсең, – дияр карт.
Әйе, аңа бөтен авыл бурычлы. Башта әйткән хакына алсалар да, бурычлы калырлар иде. Карт моны яхшы белә. Ул аларга салкын елга ташы яки кайнар мунча пары гына өләшми, каршылыклы тормыш ямен өләшә. Мәхәббәт белән нәфрәт кебек, яшәү белән үлем кебек. Үзе дә шулар белән бай ул. Кешеләр белән бай. Ялгызлыгы белән бергә аны кешеләр көтә. Чәйгә чакыралар, озатып калалар.
– Карт, – диде ир. – Тегендә таш чыгару куркынычрак.
– Нәрсәсе куркыныч?
– Таш басты менә күптән түгел генә. Без өчәү исән калдык. Калганнарның туган якларына мәете генә кайтты. Анда, җир астында, һәр почмактан үлем карап тора.
– Монда да басарга мөмкин, – диде карт. – Нәфесләнеп зуррагын күтәрсәң, тауның текә җирендә көч җитми башлый… Әкренләп, ипләп эшләргә кирәк. Менә минем гомергә бетмәде ул. Ашыкмасаң, синең гомергә дә җитәчәк. Машинаң белән елгага килмә түлке.
– Ярар, – диде ир. – Ярар соң ату…
Ике адәми зат ялгызлык тоеп янә аңлаша алмыйча аерылыштылар. Карт янә керфек тә какмый төн чыкты. Җанын бер уй бораулады:
– Миннән алда килеп, белер-белмәс казып ташлый күрмәсен.
Ул оекбашларын кулына тотып, елга буена төшеп китте. Яр кырыенда ике тезен кочаклап утырган ирне күрде.
– Йокысыз булдың син, әй.
– Монда чикерткәләр сайрый, бакалар сикерешә. Күңелле, – диде ир. – Ә тегендә гомер үткәргәнбез, яшәгәнбез без дә. Син нигә йокламадың, иртә бит әле?
– Нигә, нигә… Картайгач белерсең нигә икәнен, – дип үртәлде тегесе.
Шул мәлдә тын иртәне яңгыратып ат кешнәде. Карт колакларын үрә торгызды:
– Дөрес ишетәмме? – диде ул.
– Дөрес. Ат алдым, бабай. Үзең шулай дидең ич.
Карт имәнеп китте, кинәт сөмсере коелды. Бик озак дәшми утырды. Аннан урыныннан кузгалып, тавыш килгән якка күз ташлады. һәм… гомерлек хыял яктысы яшендәй йөрәге аша үтте. Гомер бакый үз язмышына үзе хуҗа булган адәми зат өчен кинәт дөньяның бөтен кызыгы беткәндәй тоелды. Ул моңсу гына иргә якынлашты, аның җәйге таңдай якты карашы белән очрашты һәм үз сүзен әйтте:
– Улым, иртәгәдән үзең генә чыгарырсың инде ташны. Мин картайдым. Күреп торасың, хәлем дә чамалы… Ә син яшь әле, көчле чагың. Кырый йорттагы Зиннәтуллага вәгъдә иткән идем, шунда илтерсең инде башта.
Карт ярдан күтәрелеп әкрен генә өенә юнәлде. Юл буе уйланды. “Әйе, кешеләр барыбер онытмаслар. Ташчы карт китергән иде. Искерде шул, пары сүрән, диярләр. Миңа да кирәк дип, каршы чыгар тирә-күршеләре. Онытмаслар, юк, онытмаслар”.
– Ни булды бу йөрәккә? Әллә чынлап яшен сукты, каһәр…
Ул ялгыз өендәге ялгыз караватка кайтып ятты…
Икенче көнне бер арба таш төягән ир картның капка төбендә атын туктатты. Өй ишеген шыпырт кына ачып, түргә үтте. Түрдәге караватта, чалкан ятып мәңгелек йокыга талган ташчыны күрде. Картның тирән җыерчыклар белән сырланган йөзе үтә дә тыныч. Ул елмая иде…
Фото: Freepik.com