

Салкын озын төн. Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә. Менә бүген кайтып керерләр дә, саумы, әнием, дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа. Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята ул. Тик күзләргә йокы керми: көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәрсе кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә.
– Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң балакайларым, – дип үзалдына сөйләнеп ала ул.
Ерактагы татлы төше булып аның күз алдына биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары килә. Әниләре эштән кайтып керүгә: “Сагындык сине, әни”, – дип, муенына сарылалар иде алар.
– Чәчәкләр кояш нурын сагынган кебек сагындым мин сине, – дия иде олы улы.
– Гөлләр су тамчысына тилмергән кебек тилмереп көттем мин сине, – дип дәшә иде икенче улы.
– Нәни кошчык әнисен көтеп елаган кебек еладым мин сине сагынып, – дия иде өченче улы.
– Күбәләкләр чәчәксез яши алмаган кебек юксындым мин сине, әнием, – дия иде дүртенчесе.
– Язлар сайрар кошларын сагынып көткән кебек көттем мин сине, – дип сарыла иде бишенче улы…
Әйе, балалар үскәндә әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. Ә үсеп буйга җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлый микән әллә? Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. Тик җил, аны үчекләгәндәй, тәрәзә артында һаман шаяра бирде. Җил яңгырны да чакырып китергән, ахрысы. Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. Сыкрау катыш, ана тәрәз буенда, биш улының берсе кайтмасмы дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды.
Бәлки, иртәгә кайтырлар…
Фото: Freepik.com