

Кем уйлаган, кунакка дип килгән җирдән, кинәт авырып чит бер шәһәр хастаханәсенә эләгермен дип. Бертуган сеңелем фатирында авыл мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып, ял итеп ятасы урында хастаханә ишек төбен тапта инде... Чирем бераз җиңеләюгә, бүлмәдәге авыруларны күзәтә башладым. Алар ниндирәк язмышлы кешеләр икән – шуларны беләсем килде. Бу палатада тагын күпме вакыт үткәрәсем билгеле түгел иде әле. Тиз арада аларның исем-фамилияләрен отып алдым, бишесенең дә шушы шәһәрдә яшәгәнлекләрен ачыкларга өлгердем. Ә тәрәзә янындагы караватта яткан озын буйлы, ябык кына йөзле Захар Семенович Назаров дигән кеше сәер карашы, сагыш тулы күзләре белән игътибарымны үзенә тартты. Нигәдер, ул мине башкаларга караганда күбрәк кызыксындырды. Ләкин сүзгә саран, ап-ак чәчле бу адәм беркем белән дә ачылып китеп сөйләшми, хәтта сорауларга да бик кыска гына итеп җавап кайтара иде. Сагышлы күзләре дә кешеләргә туры карарга яратмый иде аның. Гомумән, үзе генә белгән эчке дөньясының чиксез сагыш диңгезендә йөзгән бер кеше булып күренде ул миңа. Шунлыктан аның ниндирәк кеше булуын белү минем өчен чишелмәс бер төен булып тоелды. Ләкин тормыш минем өчен көтелмәгән очрашу әзерләп куйган иде.
Беркөнне иртәнге аштан соң тәмәке көйрәтеп алырга дип тышка чыктым. Тәмәке кабызуга, яныма Захар Семенович килде һәм саф татарча:
– Якташ, миңа тартырга бирсәңче? – диде.
Күңелемдә аның урыс кешесе икәнлегенә һич тә шикләнү булмаганга, бу сүзләрне аңардан ишеткәч, мин күпмедер вакытка бөтенләй телсез калдым. Сүз әйтерлек хәлгә килгәнче, үзем дә сизми, аңа тәмәке суздым. Ә ул, аптырап калуымны күреп:
– Әйе, әйе, мин дә синең кебек татармын, Татарстаннан мин үзем. Тик күп еллар инде туган якларга кайтканым гына юк, – диде.
Мин үз-үземне кулга алып, ни өчен аптырап калуымны аңлатырга ашыктым:
– Мин сезне урыс милләтеннәндер дип уйлаган идем. Татарча сөйләшүегезне ишеткәч, бөтенләй өнсез кала яздым.
– Ә менә мин үземнең татар икәнлегемне, гомумән, кеше икәнлегемне онытып барам инде, – диде Захар Семенович, көлемсерәп, ләкин бу аның күзләрендә чагылмады, андагы сагышлар гына арта төшкән кебек тоелды.
Әңгәмәдәшемнең бу сүзләреннән соң күңелемдә аңа карата булган шикләнү арта төште: бәлки, ул үзенең күп елларын төрмәдә үткәргәндер. Әллә шикләнүләремне сизеп, әллә минем белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләп:
– Әйдә әле, аулаграк урынга барып сөйләшик,– диде.
Без юлдан читтә аерым гына үсеп утырган ялгыз агачка таба юнәлдек.
– Менә мин дә шушы агач кебек инде.– Күрәсеңме, тирә-якта күпме агач, ә бусы ялгызы гына үсә. Ялгызлыкта бу агачның бер гаебе дә юк, аны бәлки кешелеләр үзләре аерым утырткандыр, бәлки орлыгын җил шушы ялан җиргә китереп төшергәндер. Ә минем ялгыз калуыма үзем генә гаепле,– диде дә, Захар Семенович ялгыз агачка аркасын терәп, чирәмгә утырды.
–Тормышым матур гына башпанса да, бүгенге көннәрем күпләр өчен гыйбрәт булырлык. Балачагым, мәктәп елларым әтием-әнием янында җиңел генә үтеп китте. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга институтка укырга кердем. Биш ел күңелле студент тормышында кайнадым, уку җиңел бирелгәнгә, күп көч түгәргә туры килмәде. Стипендия, авылдан әтиләр җибәргән акча яшәргә җитеп тора иде. Шул елларда тормышның «тәмен», күңел ачуның сихри хисләреннән исерү ләззәтләрен татыдым да инде. Шушы татлы тормыш мизгелләре әкренләп мине бөтенләй әсирлеккә алды. Ә үзем авылдан, якыннарымнан читләшкәннән-читләшә бардым. Хәтта дүртенче курста укыганда әтием вафат булгач, югалтуның минем өчен никадәр зур, авыр һәм кире кайтаргысыз икәнлеген сизми дә калдым.
Захар Семенович тагын тәмәкесен кабызды, сүзен дәвам итте:
– «Яшь чак – җүләр чак» дип юкка гына әйтмиләр, мин дә шул юләрлеккә алданып, типтереп яшәп калырга омтылдым. Күңел түрендә туганнарыма, якыннарыма урын азайганнан-азая төште, күп нәрсәләр хакында бөтенләй уйламый башладым. Хәтта әниемнең авылда ялгыз торып калуы, аның анда ничек дөнья көтеп ятуы да мине борчымый иде. Ялга кайтканда да мин күбрәк дуслар янына ашыга идем.
– Институтны тәмамлагач, шушы калага эшкә җибәрделәр. Моңа бик шатландым, чөнки шәһәр тормышын яратып өлгергән идем инде. Зур хыялларга чумып эшли башладым. Тиздән Зилә исемле кызны очраттым. Гашыйк булдым һәм бераздан гаилә дә корып җибәрдек. Эштән ике бүлмәле фатир алдым, улыбыз туды. Тормыш җай гына ага башлады. Ә яшәү җиңел чакта кемгә хаҗәт башкаларның хәле? Шуңа күрә мин гел үземне генә кайгырттым. Тапкан саен табасы, башкалардан өстенрәк күренәсе килде. Кыскасы, күңелне «байлык» дигән убырлы карчык яулап алды. Әниемне ул җибәргән каз итен ашаганда, йә ул бәйләгән җылы оекбашларны кигәндә генә исемә төшерә идем.
Беркөнне өйдә, гадәттәгечә, гәзитләр караштырып утырам. Хатыным миңа: «Иске киемнәрең бик күп җыелды, әллә шуларны авылга әнигә салып җибәрәбезме? Иске булса да, бик нык бит алар, авылга кайтканда йә үзең, йә абыең өй арасында кияр иде»,– диде. Мин гәзиттән аерылмыйча гына: «Ярар, җибәр»,–дидем.
Икенче көнне эштән кайтуыма Зилә посылканы җыеп-әзерләп тә куйган иде. Мин анда нәрсәләр тутырганын сорап та тормыйча, тартманың капкачын кадаклап куйдым да, тышына адресын яздым. «Бу посылка газиз әниемә барачак», дигән уй ул чакта башыма да кереп чыкмады. Шуннан соң биш айлап вакыт үтеп, посылка хакында онытып диярлек бетергәч, әниемнең вафаты турында телеграмма килде. Мин тиз генә җыендым да Казанга очтым, аннан автобуста район үзәгенә килеп төштем. Кичке сәгать бишләр тулганда, авылыбызга кайтып җиткән идем инде.
Өйдә әниемнең җансыз гәүдәсен күрүгә, йөрәгемнең кайсыдыр бер кылы өзелгән кебек булды, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Әниемнең күз нурлары сүнгән, көзге яфрактай саргайган йөзенә карадым. Ни өчендер, әнием миңа бик салкын караш белән карыйдыр төсле тоелды. Карашын җылытыр өчен, аны кочаклап аласым, янында утырган күрше карчыкларга игътибар итми сөйләшәсем, хәлләрен сорашасым, җылы сүзләр әйтәсем килде. Ләкин боларның никадәр урынсыз, никадәр мәгънәсез икәнлеген аңлап, сискәнеп киттем. Нәкъ шул чак: «Бу бит бердәнбер кешемне гомерлеккә югалту» дигән уй агулы ук булып йөрәгемә килеп кадалды.
...Захар Семенович берничә минутка тирән уйга чумды. Ни әйтергә дә белми, аның сагышлы, яшьле күзләренә карап утыра бирдем. Тирән итеп тәмәкесен суырды да, уйларыннан арынып, күз карашын читкә борды һәм сөйләвен дәвам итте:
Икенче көнне әнине җирләдек. Кичкә таба, өйдә мәшәкатьләр кими төшкәч, абыем миңа: «Әйдәле, энекәш,– дип, мунчага таба алып китте. Мунча алдына кергәч, абыем чөйдәге сумкадан бер шешә аракы, стакан һәм кабымлык алды да, капланган чиләк төбенә урнаштырды. ӘСиңа да кыендыр, мин дә нишләргә белмим, әйдә, тотыйк әле шушыны, бәлки, беразга онытылып торырга ярдәм итәр»,– диде дә, абыем шешәне ачып, стаканга аракы койды һәм эчеп тә җибәрде. Мин дә эчеп куйдым. Абыем сүзен дәвам итәргә ашыкмады. Ул тагын бер стакан салып эчте. Ниһаять, өзелгән сүзен дәвам итте: «Менә хәзер әни дә юк инде. Сиңа хат язып мәшәкатьләнәсе дә булмас. Их, көтә иде бит ул синең хәбәреңне! Чирләп аяктан егылгач та көтте, мәрхүмә. Ә син елга бер тапкыр да кош теледәй генә булса да хат язып җибәрә белмәдең...
Мин абыем алдында акланырга тырышып карадым, вакыт юклыгына, эш күплегенә зарландым. Ләкин болар абыемның ачуын гына чыгарды бугай.
– Син,– диде ул, күзләрендә ачу чаткылары уйнатып,– укып чыккач, борыныңны күккә чөя башладың, әллә үзеңне бик зур кешегә саныйсыңмы? Әнигә хат язарга күп вакыт кирәкми, аена ярты сәгать азрак йоклаганнан үлмәс идең әле. Игътибарың, ихтирамың юк синең якыннарыңа! Иске-москы киемнәреңне җибәргәндә шулар арасына ярты кило кәнфит-мазар да кыстырмагансың бит, ичмасам,– дип, теге посылка турында исемә төшерде.– Аның өчен күршеләрдән гарьләнгәнен күрсәң иде әнкәйнең. Ә син, кәнфит түгел, ике авыз сүз дә язып салмагансың бит. Бәлки, шулар еккандыр да инде әнкәйне аяктан».
Билгеле, ул төнне йокы булмады минем өчен. Әниемнең миннән килгән посылка кәгазен алгач, ничек шатлануын, бу хакта күрше карчыкларга мактануын, аларга күчтәнәчтән авыз иттерергә вәгъдә итүен, икенче көнне бәләкәй чанасын сөйрәп, район үзәгеннән посылканы алып кайтуын, ә ачкач, аның эчендә иске-москыдан гайре бернәрсә дә булмавын күргәч, йөрәгенең әрнүе, мең кат бер-бер артлы күз алдымнан үтте. Менә шул көнне аңладым мин үземнең никадәр гамьсез булуымны! Таң атканчы, оятымнан ни эшләргә белми, әйберләремне алдым да, кеше-кара күргәнче, район үзәгенә юл тоттым. Менә шулай, карак кеше кебек качып киттем мин туып-үскән авылымнан!
Захар Семенович тавышында әрнү тойгылары яңгырады. Ашыкмый гына ул тагын тәмәкесен кабызды.
– Авылдан, күршеләрдән качып китеп була, тик үзеңнән качып булмый икән. Игътибарсызлыгым белән газиз әниемне рәнҗетүем, алай гына да түгел, аның бу дөньядан вакытсыз китүенә дә сәбәпче булуым йөрәгемдә мәңге төзәлмәс бер ярага әверелде. Бу уй миемне бораулады. Тора-бара элекке кыюлыгымны югалттым, хәтта чит-ят кешеләрдән дә ояла башладым. Әйтерсең шундый гамьсез кеше икәнлегемне маңгаема язып куйганнар! Әүвәлге кыюлыгымны кайтарыр, үземне борчыган уйлардан котылыр өчен башта эштән соң, ә соңрак эш вакытларында да салгалый башладым. Нәтиҗәсе озак көттермәде, башта эшемне, ә соңрак яраткан гаиләмне дә югалттым. Бик авыр көннәр башланды минем өчен. Авырлыкларга өйрәнгән кеше булмагач, алардан арыныйм дип, тормышыма, язмышыма кул селтәдем дә, аракы дөньясына чумдым. Шулай эчә торгач, үземне генә түгел, дусларымны да күрәлмый башладым. Ике-өч ел дигәндә, ялгыз исереккә әйләндем. Элекке дуслар хәзер мине читләп узалар. Хәтта кайберләре танымый да башладылар. Кемгә кирәк минем кебек сәрхуш?! Аларның бит үз гаиләләре, үз дөньялары бар.
– Ә нигә хәлегезне бәйнә-бәйнә аңлатып, абыегызга хат язып җибәрмисез?
– Мондый хәлдә мин аңа нигә кирәк? Мин аның өчен күптән югалган кеше. Чөнки ул чынлыкта нинди кеше икәнлегемне әйтеп биргән иде бит инде. Күземне ачарга теләгәндер, яисә тормышымның ничек булып бетәсен алдан белгәндер ул. Ә мин шуннан дөрес нәтиҗә ясый белмәдем, кешеләрдән читләшүемне дәвам иттем. Ә менә синең алда никтер чишелеп киттем, ни өчен икәнен үзем дә аңлап бетермим. Әллә туган телемне бик сагынганмын, әллә йөрәккә җыелган моң-зарның дөньяга чыгар вакыты җиткән... Тик шуны яхшы беләм: мин инде тормышымны төзәтә алмам! Оясыз эт шикелле инде мин, үзем авыру, үзем кешеләрдән куркам. Хәтта исемем дә үземнеке түгел, мин бит Заһит исемле, Сәмигулла улы Заһитмын, ә ничә еллар «Захар Семенович» кушаматы тагып йөрим, – диде әңгәмәдәшем, бик тә ачынып. – Язмыш миңа ник кире ягы белән борылды икән: әниемне рәнҗеткән өченме, әллә үземне туган җир, туганнар тамырыннан өзгән өченме? Боларга һич җавап таба алмыйм, табып та булмас инде. Соң инде, соң... – диде дә Заһит агай, агып төшкән яшь тамчыларын кул сырты белән сөртеп алды.
– Менә минем хакта белдең инде,– диде дә урыныннан торып, хастаханәгә таба юнәлде. Мин дә кузгалып, аның белән янәшә атладым. Палатага кадәр араны сөйләшми генә үттек.
«Хәлем китебрәк тора» дип, Заһит агай кичке ашка барудан баш тартты. Үзем генә киттем. Ашап килүемә палатага табиблар җыелган иде. Алар безгә беразга керми торырга куштылар. Вакыт уздырырга тышка чыктым. Яныма сеңлем белән киявем дә килгән иде. Озак кына сөйләшкәч, аларны озаттым да, бүлмәбезгә кердем. Заһит ага яткан урын буш иде. Чире көчәюе сәбәпле, аны башка бүлмәгә күчергәннәр. Икенче көнне палатага килгән табиб миңа бер бит кәгазь сузды һәм: «Захар Семенович бирде»,– диде. Мин кәгазьне алып, Заһит агайның хәле һәм аның кайсы бүлмәдә ятуы турында сорадым: «Ул бүген якты дөнья белән бәхилләште, коткарып кала алмадык»,– диде. Кулымдагы кәгазьгә күз ташладым. Ул гади бер дәфтәр бите иде. Икегә бөкләнгән. Анда матур итеп язылган шушы шигъри юлларны укыдым:
Киләчәккә корган хыялларым
Томан кебек бик тиз таралды.
Оныттылар мине якын дуслар,
Туганнар да никтер югалды.
Бу ялгызлык минем язмышымда
Миңа дигән берәр казамы?
Әллә инде газиз әнкәемне
Рәнҗетүем өчен җәзамы?
Күктә янган якты кояшның да
Карашлары миңа сүрелә.
Киләчәгем сагыш күлләрендә
Йөзгән аккош булып күренә.
Сагыш баса яшьле күзләремне,
Әни калды күңелем түрендә.
Ашкынсам да туган якларыма,
Көтүче юк туган җиремдә.
Сагыш тулы яшьле күзләремә
Гомеремнең чиге күренә.
Әнкәм булса, гафу үтенергә
Кайтыр идем туган җиремә.
Ялгызлыктан якты дөньяның да
Югалттым мин ямен, кадерен.
Ялгызлыкка нокта булыр инде,
Чит җирләрдә ялгыз каберем...
Бу юллар миңа Заһит агайның бераз серле дә, фаҗигале дә дөньясын ача төште. Аны кабат күреп сөйләшәсе, ниндидер киңәшләр бирәсе иде дә бит. Ләкин уйларымны Заһит агай әйткән сүзләр бүлде: «Соң инде, соң...»
Автор фотосы.