

(Ахыры.)
Ирләр абзардан малларны алып чыга торды, тегеләре сантыйланып, үкереп, утка сикерә тордылар. Тере килеш янган хайванкайларның үзәк өзгеч тавышлары йөрәкләрне телгәли. Көйгән ит, төтен исе укшытып, костырып, хәлне ала. Бөтен якка очкан чаткы, учлам-учлам янган салам йөгерешкән халыкның өстенә төшеп, көйдереп, киемнәрен тишә. Лиданың балаларын кочаклап акыруы болай да калтырап төшкән йөрәкләрне тагын да шомландыра. Бу мәшһәрнең очы да, кырые да булмас кебек…
Халык агымына ияреп су ташыган Саҗидә, бу буталышта бер генә тапкыр да Фәгыйльне очратмавына аптырап, абзар белән өй арасына канау казып маташкан ирләр янына килде, Рәсихны эзләп табып, читкә алып китте.
– Ут нәрсәдән чыккан? Төрткәннәрме әллә? Фәгыйль кая соң ул? — Шау-шу эчендә ишеттерергә тырышып, сорауларын Рәсихның колагына кычкырды хатын.
– Фәгыйль төрткән бит…
– Ә?! – Хатынның куркуыннан тыны кысылды. Ул Рәсихның курткасына чатырдап ябышты:
– Үзе… Үзе кая???
– Абзар яна башлагач, утка сикерә башлады… Бәйләп, чоланга кертеп ташладык. Бикле анда… Курыкма…
–Ния төрткән? Исерек баштанмыни? Әй, Ходаем!
– Түгел шул. Айнык иде ул. Лида белән тагын тавышланышканнар… Тегесе әлеге дә баягы шул «крыша»сы, майоры белән булган инде. Фәгыйль ни, үз күзләре белән күргәч… Әлегә хәтле күрми, белми йөрүенә дә аптырарлык. Бөтен авыл сөйли бит. Күргән дә, кайтып яңа өенә ут төрткән инде, – Рәсих, көрсенеп, туктап калды. – Шырпыны чыюы гына тиз бит… Сүндерә башласаң, әнә: авылның да көче җитми.
Үз кулы белән яндырып үтергән маллары өчен Фәгыйльнең өзеләчәге турында да, итсез дә, сөтсез дә калган дүрт бала турында да уйлый алмады бу минутта Саҗидә. Йөрәге боз булмаса да, нигәдер шушы коточкыч минутларда анда малларны да, балаларны да, Фәгыйльне дә кызгану хисләре юк иде. Бары тик үзен дә аптыратып, Фәгыйль белән Лиданың еллар буе корган дөньясы таралган бу кызганыч вакытта аның көтеп арыган йөрәгендә өмет чаткылары кабынды. «Мин Гыйззәткә чыкмыйм…» – дигән урынсыз сүзләрне пышылдап торганын сизмәде дә. «Арыдым, кайтам», – дигәнен дә әллә кеше ишетте, әллә юк. Ул үзе дә үзен ишетерлек хәлдә түгел иде. Фәгыйльнең яңа өеннән калган чүп өемендә кабынган бу сизелер-сизелмәс өмет хатынны куандырмады да, хисле адымнарга да этәрмәде. Саҗидә аның барлыгын да аңлап җитмәде, ахры. Гөрләп торган дөньядан калган бәләкәй генә чүп өеменә бераз карап басып торды да, өенә атлады. Милицияләрнең Фәгыйльне алып киткәнен дә күрмәде хәтта…
Яшәргә кирәк…
Колхозны бүлделәр. Һәм бүлештеләр. Идарәнең өстәл-урындыкларына хәтле ташыдылар. Бөтен дөньясы шундыйга әйләнгәч, кыенсыныр урын да калмады. Кем ташымый, кулына килеп кергәнен кесәсенә салмый, юлында ятканын иелеп алып өенә алып кайтмый, шул кеше халык арасында юньсез сүзен күтәреп көлкегә калды. Әрәм булганчы, хәрәм булсын, диделәр. Колхоз аерылыр да кушылыр, бер рәис хуҗалык исемен алыштырып бетүгә икенчесе килер, җитәкче эше чиратка калыр, ә халыкка яшәргә кирәк.
Укулары да, тәҗрибәләре дә ташка үлчим генә булган яңа куелган җитәкчеләргә, бүлешеп алган хуҗалык калдыкларын шәхси файдалануга алып, эшне яңача оештырырга куштылар. Ләкин буе җитмәгәнгә үрелгән бу икәүнең колхозның яңа формасын рәсмиләштерергә әллә белемнәре җитмәде, әллә илнең бу өлкәдә законнары чамалы иде, әллә колхозларның бүлешүдән калган «байлыгы»на караганда бурычлары күбрәк иде — ни генә булмасын, колхоз шул килеш калды, дөнья алга китмәде, ыңгай якка үзгәрешләр булмады. Ә халыкка яшәргә кирәк иде.
– Эшне ташламый булмый, Рәхим, – дип Саҗидә дә яңа рәис булып эшли башлаган ветеринар егеткә гаризасын бирде беркөнне. – Җитешеп булмый…
– Ярты ферманы өеңә күчергәч, булмас инде җитешеп, – дип үпкәсен белдереп, төрттереп алды Рәхим. – Син дә ташлап, үз кайгыңны кайгырткач, ул колхоз таралмый кая барсын инде?
– Болай да беткән инде. Сүзгә килешеп, тиргәшеп торырлыгы калмаган, Рәхим. Шәхси эшкуарлык, үзаллы эш башлау дип күпме тел чарлыйлар. Эшләп карыйм әле. Баеп китеп булмаса да, сыерларның токымын саклап кала алсам да файда. Авыр чорларны үткәреп җибәрсәк, яхшы якка үзгәрешләр дә барыбер булачак ул киләчәктә. Көтеп алып булса…
– Киңәшкә барсак, кире бормассың. Бөтенләй үк ташлама! – Яшь рәис зоотехник хатынны озата чыкты. – Эшсез калсам, эшкә алырсың…
– Ышанып булмый! – дип шаярып җаваплады Саҗидә дә.
Чынында исә аның хәле авыз ерырлык түгел иде. Тарттырган фуражы бер айга да җитмәде, бетте. Көтүгә үзенекеләр белән бергә ун җиде баш мал куды. «Чират миңа килеп җитсә, нишләрмен?» – дип коты очып тора. Ун җиде көн көтү көтә башласаң…
Янгыннан соң атна да узмады, авыл гөр килеп Лиданың югалу хәбәрен тикшерде.
– Теге милициясе белән чыгып китте микән? – дип баш ватты халык.
–Дүрт баласын калдырып! Кит, оятсыз! – дип шаккаттылар хатыннар. – Ичмасакаем, Фәгыйлен дә кайтармыйлар…
– Милициясе белән түгелдер… Ераккарак, шәһәргә үк юл тоткандыр ул, – дип фараз кылды машина паркы буенда тәмәке тарткан ирләр.
Көн артыннан көн үтте. Лида һаман кайтмады. Хатынның бер хәбәре дә килмәде.
Фәгыйльне милиция машинасы өенә китереп үк куйды. Тик әти кешенең балалар өчен бер файдасы да булмады. Ул кайткан көнне эчә башлаган иде, шуннан айнымады. Балалар караусыз калды. Авылда аларны балалар йортына алып китәләр икән дигән сүзләр йөри башлады.
Чыдамады Саҗидә. Фәгыйльләргә барып, моңаешып тезелеп утырган балаларны аш пешереп ашатты, ипиен, сөтен, маен илтеп бирде. Болай гына файда юк икәнен белә иде ул. Ничек тә Фәгыйльне айнытырга кирәк иде. Икенче, өченче көнне дә килде. Ир аңа күтәрелеп тә карамады. Артык күп эчкән кебек тә түгел. Тик көннәр буе янган абзарыннан калган чүп өеменә карап тик утыра. Балаларында кайгысы да юк.
Аптырагач, Фәгыйльне эчереп исертеп, халыкны җыеп, чүп өемен түктереп тә карады Саҗидә. Ир барыбер айнымады.
– Көтүгә чиратым җитте. Чыгышасыңмы әллә? – дип, Фәгыйльнең эргәсенә килеп утырды беркөнне. Тегесе бер авыз сүз эндәшмәсә дә, икенче көнне иртән, Саҗидә сыерларын савып бетерүгә, авыл башында чыбыркысын шартлатты.
– Балаларны үзем карыйм, үзем, – дип, ялынып, куркышып беткән сабыйларны район үзәгеннән килгән кешеләргә бирмичә, үз өстенә алып калды хатын. Фәгыйль аларга күтәрелеп тә карамады.
Саҗидә айга якын ике өй арасында яшәде. Рәмилне карау бетеп Рита кулына күчте. Фәгыйльне уята алмавына бер әрнесә, печән вакыты җитә дип ун янды хатын. Бер абзар малга бер үзе ничек азык хәзерләр? Ничек өлгерер?
Эшләр бетеп, балалар йокыга талган тыныч төндә, горурлыгын җиңеп, Фәгыйльгә барып сыенды хатын.
– Яшәргә кирәк бит, Фәгыйль… Әйдә әле, яшәп карыйк! Кайтмас инде ул. Лиданы әйтәм… – дип пышылдады.
Лида, карт, әмма бик бай бер эшкуарга ияреп, Гавай утрауларына ял итәргә киткән, дигән хәбәр авыл буйлап таралган иде инде.
– Гыйззәтсез калгач, мин кирәк булдыммы?! Мин дә ярыйммы?! – диде ир тупас итеп. – Барыгыз да шул бер калыптан… Син ни, Лида ни!
Ир, үзенә сарылган хатынны этәреп, торып китте.
Әмма печәнне хәзерләште. Әллә нинди бер гайрәт белән, ачу белән, туктамый чапты, үз-үзен жәлләми, үзен-үзе өзеп эшләде. Чабу, җыю, кайтарып өю бер айга сузылды. Печәннән кайтып, йорт тулы сыерларын савып, сөт җыючыга чыгарып, аннары Фәгыйльләргә барып балаларны карап, тәмам хәлдән тайды хатын. Өстәвенә, телсез кебек бер сүз дәшешмә, сөйләшмә.
Җәйге челлә кояшы да эретә алмаган бозны – ирнең салкын карашын Рәмил җылытты. Малай сөяргә зар булган ир белән әти күрмәгән баланы бер-берсенә әллә каннары, әллә җаннары тартты, белмәссең. Бер туктамый тәтелдәп, әтисе яныннан китмәгән малай акрынлап Фәгыйльнең телен ачты. Ир елмая, кешеләргә эндәшә башлады. Саҗидә, бу яралып кына килгән мөнәсәбәтләрне бозудан куркып, аларга якын да бармады.
– Әни! Карале, әти миңа чыбыркы үреп бирде! – дип, сыер савып утырган әнисен килеп кочаклады беркөнне Рәмил. – Мин шартлата да беләм шул!
Ул чынлап та, оста итеп чыбыркысын шартлата-шартлата, йорт тирәли йөгерә башлады. Саҗидә Фәгыйльгә карады. Әти кешенең йөзендә горурлыгы балкый, әйләнеп килгән саен ул улын кулына алып сөя, бик зур эшкә өйрәнгәндәй, мактап туймый. Аннан үзе, Саҗидәгә карап, елмая иде.
…Ындырга кайткан икмәк исеннән исертер августның айлы төнендә ир сөйгәненең озын толымнарын сүтте…
Серләрне чишәр өчен сүзләр кирәкми шул. Күз карашлары да җитә. Еллар агымында адашкан мәхәббәт тә, утка-суга салса да, яндырып-әрнетсә дә, соңлап булса да кавыштырыр көчкә ия. Бу икәүнең бергәләп тормыш серләрен сүтәселәре, йөкләрен җигелеп тартасылары, заман авырлыкларын иңнәренә күтәрәселәре, үз җирләренә, үз эшләренә үзләре хуҗа булып яшәргә өйрәнәселәре бар әле. Алда әле. Кешелек белән бергә Зәһәр авылы да яңа гасырга — билгесезлеккә аяк басарга әзерләнә генә…
Тәмам.
Фото: freepik.