

(Дәвамы.)
Җыелыш
Күрәсең, клубның тонык тәрәзә пыялаларыннан төшкән яктылык җитмәгән, булган буявы күптән ышкылып беткән, тигезле-тигезсез такта аралары ерык идәнле, ничә ватылып, ничә төзәтелгән, дермантины ертылып, вак кадаклары чыгып тырпайган, мескен тавышлар чыгарып шыгырдап торган иске урындыклы, өчйөз кеше сыйдырырлык зурлыктагы залның электр лампаларын да кабызганнар. Трибуна өстенә хан заманыннан калган бәләкәй генә өстәл лампасы куйганнар. Ялкынланып коммунизм төзегән байраклы-кумачлы вакытлардан бирле сакланган кып-кызыл чаршаулы сәхнәнең уртасына шундый ук ситса калдыгы җәелгән озын өстәл сузганнар, аның өстендәге пыяла вазаларга кавырсын чәчәкләр тыгып чыкканнар, су тутырып графин, аның янына кырлы стакан утыртып куйганнар. Халык иренеп кенә көнбагыш чыртлата. Кызык күрергә дип килгән, озын кыш буе сирәк очрашкан пенсионерлар гына ишетелер-ишетелмәс тавыш белән авылның соңгы яңалыкларын бер-берсенә сөйлиләр. Шуңа да зал өстендә умарта кортлары гөжләгәндәй талгын һәм бертөсле тавыш эленеп тора. җыелышка фермадан турыга килгән малчыларның киемнәреннән аңкыган силос исе, язгы чәчүгә хәзерлек имеш дип, техника ремонтларга гаражга бара-кайта йөргән механизаторларның спецовкаларыннан таралган солярка исе, мәҗбүри клубка китереп утыртылган укытучы ирләрнең кәстүмнәреннән чыккан очсызлы кытай одеколоннарының танауларны ярып кергән кискен исләре бергә кушылып, тын алган саен йөрәккә авыр бер кабатланмас һава булып, бөтен залны тутырган. Тыннар беленеп торган карбаз салкыны. Тышта җылырактыр да әле. Электр җылысын тоташтыру катгый тыела, – сезоны чыккан.
Район түрәләре өс киемнәрен салу түгел, чишәргә дә уйламадылар хәтта. Иңнәренә күтәрәлмәс йөк баскандай, авыр адымнары белән совет заманында түшәлгән идән такталарын елатып, түргә уздылар. Халык тынып, көтә башлады. Күптән язылып, бар җирдә дә сөйләнеп, кабатланып, ятланып беткән, әллә кирәк, әллә кирәкмәгән сүзләр белән җыелышны ачык дип игълан иттеләр. Куып җитәлмәслек артка чигенгән, «нуль» тирәләрен узып, «минус»ка киткән «колхозның» кәгазьдәге күрсәткечләре белән рәис таныштырды. Хәтта артта калу белән артта калу арасында да «положительный сдвиг»лар күрсәтеп була бит ул, – теләсәң… Беркем бер сүз дәшмәде. Сыек кына кул чаптылар. Район вәкилләре эшлекле генә кыяфәттә чыгыш ясадылар. Хуҗалыкны икегә бүлсәк, ул кризистан җиңелрәк чыгар, бәлки әле яхшы гына эшләп тә китәр, дигән фикерне халыкның аңына җиткерделәр. Халык тагын сыек кына кул чапты. Коммунизм тауларына үрмәләгән җирдән өметен кисеп, билгесезлекнең төпсез упкынына очырган колхозның җыелышы да нәкъ шул авыл сабантуе иде шул. "ллә киресенчә: сабантуй да, җыелыш та авылның бүгенге асылының, битарафлыкка һәм икейөзлеккә корылган дөньяның бәләкәй генә күчермәсеме? Аның бөтен хәләкәте, ясалмалыгы, кыйбласызлыгы, зал тутырып чимичкә шыртлатып утырган халыкның шуны үзгәртерлек теләге дә, көче дә булмавы, кемгә, нәрсәгә ышанырга да белмәве шунда чагыламы? Сүзләре дә, ышандырырга теләп уйлап табылган «идеяләре» дә – буш куык… Менә районның «ак йорты» белән авыл арасында түрәләргә яхшы атланып очып кына йөргән Силсәвит Шакирнең алдан әзерләп куйган «выступающийлары» кул күтәреп үзләренең «фикерләрен» әйттеләр. Кыюлык өчен Лиданың клуб алдында сатып торган аракысын ярыйсы гына капканнар… Кулларын буталап-буталап, селтәп, төкрекләрен чәчә-чәчә «от души» сөйлиләр… Бер куштанны икенчесе алмаштыра: дошман сүзен сөйлиме, дустын сатамы, иртәгәсен ни буласы: ярты адым алга таба атлармы ул яшәгән авыл, әллә яңадан артка таба тәгәрәрме — аның анда эше юк. Аңа сөйләргә кушылган… Түрә кушканны тыңлап, берсүзсез үтәп, соңыннан үзе дә аптырарлык эшләр кыйратып өйрәнгән бит ул безнең халык. Алдан әзерләгән кешеләр чыгыш ясап беткәч тә, аларның «акыллы» фикерләрен тавышка куйдылар. Бер авыл халык (әллә көтүме?) нәрсәгә икәнен үзләре дә аңламыйча дәррәү кул күтәреп, үзләренең язмышын районнан кушканча хәл итеп куйды… Араларында акыллы дип саналган ил агалары да бар иде, югыйсә. «Ул бит өстән хәл ителгән. Без әйтеп кенә бер нәрсә дә үзгәрмәячәк…» – диешеп, үз-ара гына киләчәкләренә фаразлар биреп, ашыкмый атлап өйләренә таралыштылар алары. Клубка кергәндә Лиданың «лавкасы» аша узганнары чыкканда да аның янына сөйкәлделәр. Җыелыш уңаеннан колхоз «ноль бөтен йөздән ничәдер процент» эш хакы өләшкән иде шул. Күңел күтәренкелеге өчен…
Колхозның күптән хәл ителгән язмышы исем өчен үткәрелгән җыелышның көн тәртибенә куелып, «Кто за? Кто про-отив?!!» – дигән янаулы сорауларга әвәләндерелеп, халык өстенә ташланды да, акылларга буйсынмый гына, күтәреп өйрәнелгәнчә күтәрелгән кулларның күплегенә карап, ак кәгазьгә теркәлде… Җыелыш – фарс!!! – тәмам. Таралыгыз, егетләр! Булдырдыгыз!
Тышка, җылыга, ашыккан халык агымы Саҗидәне клуб алдына алып чыгып калдырды да, тиз арада таралып бетте. Кая таба барырга белми югалып калган кеше бер Саҗидә генә түгел иде. Тамбурның бер почмагында тәмәке гөжләтеп басып торган Фәгыйльнең клубтан чыгарга уенда да юк иде, ахры. Әллә уе – клубтан чыкмаска идеме? Күптән күрешкәннәре булмагангамы, Саҗидә Фәгыйльнең мескен хәлгә җитеп үзгәргәнен: картайган йөзен, төпкә баткан, әллә нинди салкын усаллык белән янган күзләрен, сакал-мыек баскан битләрен, каралмаган өс-башын күреп, телсез калды. Йөрәген кызгану хисе өтте. «Нишләдең?» – дигән, башыннан сызылып үткән уй-соравын чак кычкырып әйтмәде. Ярый әле тыелып калды. Ирнең йөзе, чиксез авыртуга, сызлауга түзә алмаган кешенеке сыман, тартышып, сытылды. Ул, әрнүен Саҗидәгә күрсәтмәс өчен, күзләрен йомып, читкә борылды. Ыңгырашып куйдымы, әллә хатынның колагына шулай ишетелдеме… Кинәт Саҗидәнең аңына шаяра-шаяра аракы саткан Лиданың бөтен тирә-якны яңгыратып, рәхәтләнеп көлгән тавышы килеп керде. Машинаның ачык ишегеннән дәртле чит ил көе агыла. Аракы сатучы көләч хатынга милиция майорының хуҗаларча масаюлы карашы текәлгән. Лида үзе җитез кул хәрәкәтләре белән авылның бәйрәмчә кәефле ирләренә елан агуы тулы шешәләрне өләшә, үзе еш-еш кына үзенә карап утырган ир ягына керфек сирпеп, мут елмаерга да өлгерә. Әллә ниләр вәгъдә итүче күзләр белән… Янәсе: «Без үзебез генә белгән серебез бар. Сез аңламыйсыз да, күрмисез дә, тома сукырлар…»
Их, нигә генә шул клуб күтәрмәсендә баганадай катып басып торды Саҗидә! Фәгыйльнең үзеннән оялуын соң гына аңлады ул. Хатының хәтле хатының була торып, сине аз гына да санга сукмыйча, көпә-көндез чит ир белән ышынып басып торсын әле! Бөтен ил алдында, хәләл ире алдында… Сөйгәненең соңгы вакытта болай да өзгәләнгән йөрәгенә әрнү өстенә әрнү өстәп, ичмасам, Саҗидә дә шуны тамаша кылып өлгерде… Исенә килгәч тә, китте, мескен хәлдә калган ирнең күзеннән тизрәк югалырга теләп, пычракка бата-чума, тыкрыкка кереп йөгерде дә соң. Фәгыйльнең кыенсынган йөзе генә Саҗидәнең күз алдыннан китмәде, көне буе, кая барса шунда, озаткан кебек тоелды. Башта әлегә бүленеп өлгермәгән колхоз идарәсенә барып, малларны яздырды. Аннары кәгазен тотып фермага йөгерде. Сыерларны берәмләп йортына алып кайтып, абзарына ябып, ашарга салганчы караңгы төшә башлады. Ярый әле Рәмилне күрше әби карый. Ишәеп киткән сыерларын савып, арып-талып өенә кергәндә авыл өстенә кичнең зәңгәр япмасы ябылган иде инде. Салкынча саф һаваны күкрәк тутырып сулап, баласы янына ашыкты хатын.
…Тик авыл, эшләреннән арынып, тыныч йокыга тала алмады бүген…
Үзәк өзгеч хатын-кыз тавышы тынлыкны ярды. Һаваның сафлыгын алып, тирә-юньгә төтен исе таралды. Коточкыч яктылык Фәгыйльләр торган якта иде…
Саҗидә барып җиткәндә, һаман төзелеп бетмәгән яңа өй янып бетеп бара, талымсыз ут абзарга күчеп, бар көченә котыра иде. Тамараларның коесыннан бидрәләп ташып, сипкән суның бер файдасы да юк икәне күренеп тора.
– Их, ичмасам пожар машинасы да юк бит! – дип, өзгәләнә арада бер карчык.
– Күптән таралып беткән машинаны сөйләп торасың! Тракторының соляркасы юк ич әле. Балчык этәртеп җиңеп тә булыр иде әллә…– дип әрнеде арада бер яшьрәге.
– Бу ут өйләренә дә күчсә, бетте инде, Ходаем, балалар урамда гына кала инде, — дип, тагын ташып, әлегә ут капмаган бәләкәй өйгә дә су сибәргә кереште хатыннар.
– Ул балаларның әлегә тиклем дә урамнан кайтып кергәннәре юк… Лида безнең ирләрне эчерә, без аның балаларын ашатабыз, – дип агуын чәчте бер әрнүлесе…
(Дәвамы бар.)
Фото: