

(Дәвамы.)
Кая таба тәгәрибез?
Язгы пычрак. Озын кунычлы итек белән дә аша чыгып булмаслык юллар. Сукмак төшәргә ерак, бик ерак әле. Моңсу апрельнең баткагы очсыз-кырыйсыз сыман тоела башлап, авыл халкының тәмам үзәгенә үткәч кенә, май аеның җылы җиле исеп, ялгызың чак сыеп атлап барырлык кына булса да сукмак салып куя. Ә җилле-яңгырлы апрельдә андый рәхәтлекне көтмә дә. Апрель – боек, болытлы, ялыктыргыч ай.
Саҗидә иртәнге караңгыда урамның читеннән, кәртә такталарына тотына-тотына атлап, бата-чума фермага ашыга. Кеше авызыннан ишетүгә караганда, үз күзләреңә ышану яхшырак. Гыйззәт янына барганчы, малларны барып күрү аның нияте.
Юк иде, юк иде урыннарында аның Сөтлекәйләре… Бәлки, Гөлсем белән Рәфидә шыттыралардыр, монысын үзләренең кәбәк тулы башларыннан гына алып сөйләгән булсалар, тегеләре, Зөлфирә сүзләре дә буш сүздер, ни сөйләгәнен үзе оныта торган, уйлап сөйли белмәгәне бөтен авылга билгеле булганлыктан беркем дә үзен җитди кабул итмәгән гайбәтче Гөлсемнең үзеннән чыккан гына сүздер, дигән бәләкәй генә өмет тә бар иде Саҗидәнең уенда… Тик элек зоотехник булып эшләгән Хәйри абзыйның җиде буын дәвамында саклап, яхшыртып үрчеткән, кадерләп һәм кызганып кына яшь специалист – яңа укып кайткан Саҗидә кулына калдырган, нәкъ шушы җирнең, табигатьнең шартларына яраклашкан нәселле, күп сөтле, акыллы малкайлары юк иде. Алар урынында, ялкау гына күшәп, тана сыерлар басып тора иде. Сөте түгел, юньле-рәтле җиленнәре дә күренми.
Сыер саву аппаратларының бертөрле гүләве астында доярка хатыннарның тәмләп, кычкырып, тозлап-борычлап сүгенүләре, скотниклар белән шаярып көлешкәннәре ишетелә. Җиленнәре бушаган мәхлуклар чылбырларын чылдыратып үрелә-үрелә кормушка төбен ялый. Савылмаганнары, мөгри-мөгри, түземсезләнеп, урынында тыпырчына. Көчле беләкләреннән, тулы гәүдәләреннән, ныклы адымнарыннан, шаян күзләреннән авыл хатыннарына гына хас егәрлек, дәрт бөркелеп торган савымчылар, бидрәләрен китереп, авызына ак марля бәйләнгән флягаларга сөзеп, сөтләрен бушаталар да, тагын сыерлары янына ашыгалар. Сөт бик аз, чамадан тыш аз иде…
Саҗидә симертә торган маллар асралган абзарга таба юнәлде. Исеме генә инде, абзарның эченә керсәң, бер ягында үгезләр, икенче яртысында яңа туган бозаулар. Еллар буе коруы гына озак. Сүтүе тиз. Ташланган ничә абзар таралган хәлдә ята. Көне-төне сүтәләр: кемгә шифер, кемгә такта, кемгә кирпеч кирәк, беркем дә беркемнән дә сорап тормый, беркем дә моңа аптырамый, нигә болай дип кызыксынмый. Күрмиләр…
Беркемгә берни эндәшми абзар уртасыннан тегеләйгә-болайга йөреп әйләнде дә тышка чыкты хатын. Мал азыгының җитмәсен белә иде ул. Кызу эш өстендә көненә биш ватылган иске техника белән, руль артында йокларга торган барлы-юклы исерек трактористлар белән каралмаган-ашланмаган басулардан күпме генә печән җыеп аласың да, күпме генә сенажын, силосын җитештерәсең инде. Хөкүмәт, чәчүгә, уракка биреп торган соляркасына түләттереп, алып бетергәннән калган ашлыкның болай да бик аз фуражын өстәвенә мал караучылар сатып эчә: урам буйлап, ачыктан-ачык, беркемнән дә курыкмыйча, качмыйча, һәр йорт саен көпә-көндез туктап, көмешкәнең градусын, литрын карап, сатулашып. Мал симертеп, мал сатып көн күргән авыл халкының ихлас рәхмәтен ишетеп. Ә ферма маллары салам ашый… Салам – авыз тик тормас, ачтан үтермәс өчен генә инде ул. Сөт арттырыр, мал симертер өчен түгел. «Откорма» абзарындагы малларның күптән он күрмәгәне, җан асрар өчен генә салам чәйнәп басып торуларын күрү өчен зоотехник булу кирәк тә түгел иде. Инде кеше белән тарткалашып та арыды Саҗидә. Ул үгезләрнең килограммын, граммын арттыру нигә кирәк инде ул скотникларга? Акчасы юк, ние юк. «Алып китә дә сата!» – дип колхоз рәисен тиргәүдән ары китә алмыйлар. Кайчан гына әле гөрләп эшләгән фермаларның шул көнгә төшүенә алар аптырамый дисеңме? Аптырыйлар, сөйлиләр, гаеплеләрне эзлиләр дә: «Алар безнең ише генә сата мәллә?» – дип нәтиҗә ясап, үзләреннән өстәгеләргә ябып куялар да, тагын ничек тә сатарга, үзләренә нәрсә булса да эләктерергә тырышып көн күрәләр. Скотниклардан өстәгеләре үзләреннән өстәгеләрнең тигез урында тиз генә баеп китүенә шаккатып, көнләшеп, кызыгып: «Безнең урлашу – тегеләрнеке янында шаяру гына бит ул!» – дип, бармакларын өскә таба күрсәтеп, мут кына елмаялар да, тагын булдыралган тиентен ташыйлар… Алардан өстәгеләре… Баскычның очы турында уйларга баш җитми, күрсәтергә буй җитми, дигәндәй… Алла сакласын!
Саҗидә пычрак ярып атлаган җиреннән туктап, артына борылды. Беренче кабат күргәндәй, ят кеше күзе белән таралып яткан корылмаларга, пычраклыкка, юлсызлыкка – караңгы бер дөньяга карап хәйран калды. Сүтелеп бетеп барган чучка фермасы… Кайчандыр, озак еллар хезмәт итәрлек итеп, таш плитәләрдән корылган… Кирпечтән төзелгән сыер абзарлары… Кайчан гына әле эче мал белән тулы булган, тәрәзәләрендә ут балкыган, яшәү тавышлары ишетелгән, һәр җәй саен, маллар җәйләүгә күченеп киткән саен, ныгытылган, ремонтланган, бүген эчләрендә ачы апрель җиле уйнаган буш абзарлар… Җимерелеп төшкән «дубыр»… Атлары күптән юк инде… Ат җене кагылган абзыйлар да, ат өстендә үскән малайлар да юк… «Минем көннең көнендә Гыйззәт белән тарткалашуымның да, мал башын киметмәскә тырышып, кеше белән әрләшүемнең дә бер файдасы да юк икән. Көндәге вак мәшәкатьләргә күмелеп, тормыш хакыйкатенә күз йомыла икән бит. Кая таба тәгәрибез? Җиде-сигез ел эчендә күз алдында нинди дөньялар таралган! Ил хәтле илгә кирәге калмаган бу дөньяны бер мин генә саклап кала аламмы соң инде? Көлке…» – дип уйлады Саҗидә. «Бер-ике елдан монда минем дә кирәгем калмый инде…»
Зуррак, усалрак малайлар бәләкәйләрне ничек йөзәргә өйрәтәләр? Беләсез инде. Күлнең уртасына, тирән җиренә күтәреп бәрәләр дә, пычрак суны эчеп, чәчәп, бата-чума, йөзеп китәлми интеккәнеңне карап торалар. Көлеп… Төртеп күрсәтеп… Егерменче гасыр азагында Рәсәй авыллары да шул йөзә белмәгән бала хәлендә иде. «Җитмеш ел буена иркәләнеп кенә, бар нәрсәне хөкүмәттән көтеп яшәдегез, авызыгызга чәйнәп салган калҗаны да йота алмыйсыз», – дигәнрәк сүзләр сөйләп, тиз генә Рәсәй авылларына капитализм системасын кертмәкче булып кыланучылар: «Үзаллылыкка өйрәнергә вакыт сезгә!» – дип, әлегә тиклем илгә икмәген, итен, сөтен җитештереп килгән, еллар буе төзелгән базасы булган колхозлар турында бөтенләй оныттылар, дотацияләр бирүне туктаттылар, авыл хуҗалыгын үстерү программалары төзеп мәшәкатьләнмәделәр. Күрәсең аларның үз хәлләре хәл иде. Үз агымына,ягъни «базар мөнәсәбәтләренә» яраклашырга тиеш булган шартларга куелган сөт, ит, иген хаклары да авыл халкының аяныч хәлен аңларга теләмәде. Хаклар перекупщиклар кулында иде. Авыл хуҗалыгында көн-төн, ал-ял белми хезмәт итүчеләр җитештергән продукциянең үзкыйммәтенә караганда хаклар күпкә, бик күпкә түбән булды. Авыл әле дә шул күл уртасында үзаллы йөзәргә өйрәнәлми чәпчегән малай хәлендә иде. Болайрак барса, бер-ике елдан бөтенләй су төбенә китәчәк ул. Әйтерсең, гөрләп торган колхозы да, авылы да, уңганнары да булмаган…
«Колхозны икегә бүлеп, бер урынына ике җирдән тарата башласалар, бөтенләй бетәчәкләр. Тәмам бетүне, таратуны тизләтү генә булачак бу…» Саҗидә колхоз идарәсенә йөгерде.
Хатын ашык-пошык язылган гаризасын кертеп өстәленә салганда, Гыйззәт, гомүм җыелыш уздырырга килүче район җитәкчеләрен каршы алырга дип әзерләнеп, киенеп баскан иде инде.
– Сине, китәсең, дип ишеттем…
– Рәис алыштыралар бит. Бер урынына икене куячаклар. Өстән шулай кушылган…
– Имзаңны куй. Сиңа барыбер бит инде хәзер…
Гыйззәт бер гаризага, бер Саҗидәсенә карады. Ни уйларга да белмәде, ахры.
– Бу биш сыерны ничек карамакчы буласың инде?
– Белмим. Берәр ничек…
– Әйдә минем белән, Саҗидә…
– Мин… Мин сиңа кияүгә чыгарга уйлаган идем әле. Китәсеңә ышанмаган идем…
– Чык. Бергә китәрбез. Монда нәрсә бар инде хәзер? Ни акчасы, ни эше, ни юлы юк бит. Ә синең улың үсә, Рәмилең.
– Минем улым үсә шул… Хәле ничек, дип тә сорамадың…
– Ничек соң?
–Салкын тидерергә ярамый, ди, гел сакларга куштылар, организмы көчсез, чиргә каршы тора алмый, диделәр.
– Соң шулай булгач. Синең суык өеңдә кабат чирләвен көт тә тор! Әйдәгез минем белән, Саҗидәү…
– Белмим. Чынлап әйтәм, белмим, Гыйззәт. Имзаңны куй әле. Барыбер таралып бетәчәк бит. Бүлешкәндә үк рәте-чираты калмаячак. Үзең дә беләсең бит.
Тәрәзәдән район машиналары килеп туктаганы күренде.
Гыйззәт, гаризаның өске почмагына ашыгыч кына язып, имзасын чыйгалады да, чыгып йөгерде. Аның артыннан инженер, агроном, бухгалтерлар ашыгышып, шап та шоп ишекләрен селтәп, клубка юнәлделәр. Идарәнең эче тып-тын калды. Рәис бүлмәсенең ачык калган ишеге генә, каяндыр кереп адашкан җилгә шыгырдап, болай да тыныч булмаган йөрәкне тырнады. Күңелнең бер ризасыз кылы кебек…
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.