Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 сентябрь 2025, 21:47

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (Ахыры)

Матәм музыкасы уйный башлады. Табутны алып киттеләр. Сәлимә үксеп елый иде.

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (Ахыры)
Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (Ахыры)

* * *

Таң атар-атмас вакыт. Ял көне. Хуҗалар йоклый. Ишектә кыңгырау чылтырады. Тынлык. Тагын кыңгырау чылтырады. Мостаңгир, ятак киеменнән торып, ишек катына килде.

– Кем бар? – диде Мостаңгир.

Тыштан:

– Срочная телеграмма… – дигән тавыш ишетелде. Мостаңгир ишекне ачты. Ишек төбендә почта хезмәткәре басып тора иде.

– Кемнән, кемгә? – дип сорады Мостаңгир.

– Монда кул куегыз… – диде почтальон.

Мостаңгир кул куеп телеграмманы алды.

– Рәхмәт, сау булыгыз… – дип, почтальон китеп барды.

Мостаңгир йокы аралаш, күзен ерта-ерта, телеграмманы укырга маташып карады.

– Сафаровагамы? – диде Мостаңгир. – Ялгыш керткәннәрме соң? Ә-ә, Сафарова Салимя!

Мостаңгир телеграмманы йокы бүлмәсенә, хатынына кертеп бирде, үзе төрттереп әйтте:

– Сафарова Салимя, сезгә срочная телеграмма…

Телеграмманы хатынына тапшырып, үзе ваннага кереп китте. Сәлимә телеграмманы алды, кинәт йокысыннан айнып, агарынып китте:

– Әстәгъфирулла! – диде Сәлимә. – Иа, Аллам!

Мостаңгир ваннадан кычкырды:

– Ни булды, Сәлимә?

Сәлимә, халатын киеп, йокы бүлмәсеннән чыкты да ванна тарафына килде.

– Хамис Сәфәров Чечняда һәлак булган! – диде.

Мостаңгир ваннадан чыкты.

– Һәлак булган? – дип гаҗәпләнде. – Сафарова Салимя… Син аның фамилиясендә калган идеңмени?

– Менә сиңа – бәлеш! – диде Сәлимә. – Без бит законлы аерылышмаган.

Мостаңгир телеграмманы хатыны кулыннан алды, күз йөгертеп чыкты:

– Крепитесь, госпожа Сафарова, – диде ул, ярымшаярып. – Ваш муж майор Сафаров Хамис Идиятуллович пал смертью храбрых, при исполнении служебных обязанностей, защищая Родину. Просим Вас вылететь по месту назначения для траурной процессии. Все расходы Вашего пути берёт на себя МВД Татарстана. Командир гарнизона по борьбе с терроризмом в Чечне генерал-лейтенант Субботин.

Тынлыкта калдылар. Монда шаярыр урын юк иде.

Сәлимә аптырауда иде.

– Мин бит инде аның хатыны түгел… «Ваш муж майор Сафаров»…

Мостаңгир да уйлануда иде:

– Частьта синең Сафаров хатыны түгел икәнеңне кем белсен? – диде ул. – Анкеталарда син батырларча һәлак булган каһарман Сафаровның тол хатыны. Димәк, ул синең белән аерылганын беркемгә дә әйтергә теләмәгән.

Сәлимәне борчу басты:

– Кем уйлаган, кем белгән… Нишләргә?

– Барырга, әлбәттә, барырга кирәк, – диде Мостаңгир.

– Йа, Ходаем. Мин бит инде аны күптән оныттым… – Сәлимә еларга җитеште.

– Син аны онытмадың, – диде Мостаңгир. – Син аны онытырга тиеш түгелсең, ул синең никахлы ирең булган, ул хәзер дә синең ирең санала. Русия кануннары буенча, син – каһарманның тол хатыны. Син анда бармасаң, халык ни әйтер? Бу – рәхимсезлек.

– Мин бит аны яратмадым! – дип кычкырды Сәлимә, ачынып. – Мин аны ирем дип тә санамадым, минем өчен ул чит-ят кеше.

Мостаңгир Сәлимәсен иңнәреннән тотып, күзенә туры карады.

– Сәлимә, син каһарманнарча һәлак булган мәет белән көрәшәсең түгелме? – диде.

Мостаңгир гаять җитди иде.

– Син Чечняга барырга тиеш!

– Нинди каһарманлык ди ул, нинди «защищая Родину» булсын ул? Чечнядагы балаларны үтереп, карт-корыларны талап, кырып йөри торган солдат нинди каһарман булсын ди?

– Бәлки, ул анда балаларны, карт-корыларны үтерүчеләрдән саклаганда һәлак булгандыр.

– Белмим. Аерылыштык та бетте, дип уйлаган идем. Ул мине үлгәч тә эзәрлекли. У-һу-у, үләм, мин хәзер батырларча һаләк булганның кайгылы тол хатыны ролен уйнарга тиеш буламмыни? Кызганыч, бик кызганыч, Хамиснең шулай яшьли һәлак булуы, ләкин минем бу эштә ни катнашым бар? Аңа бер ел хатын булып торганыма күрәме мин бу театрны уйнарга тиеш? Бу бит комедия, маскарад, мәсхәрә булачак. Мин бит ялганлый алмыйм, мин кылана алмыйм, мин бит коры, туры хатын. Ничек итеп мин анда басып торыйм?

– Ярый, син аны яратмагансың, ярый сез аерылышкан, ләкин кешелеклелек дигән нәрсә бар бит әле. Кеше бөтенләй белмәгән, күрмәгән кешенең кабере янында да моңлана, кайгыра.

– Мин дә ак яулык бәйләп, намазлык өстендә утырып та, яшертен генә төнге клубларга акча эшләргә йөргән кайбер кызлар шикелле икейөзле булып яшиммени, Мостаңгир? Бу минем холкымда юк, мин моны булдыра алмыйм.

– Ак яулык бәйләгәннәрнең барысы да төнге клубларга йөрми шикелле.

– Йөрмидер. Ләкин мин йөргәннәрен беләм. Миңа ВИЧ тикшертергә йөри торган ак яулыклы кызларны беләм.

– Җыен! – дип әмер бирде Мостаңгир. – Самолётка соңга каласың.

– Бармыйм!

– Сәлимә, барасың!

– Нишлим соң?

– Нишлисең? Хамис Сәфәров синең аркаңда Чечняга үлем эзләп киткән. Аңлыйсыңмы, үлем эзләп киткән!

– Саташма, Мостаңгир. Нишләп ул минем аркамда үлемгә барсын. Ул бит Русияне чеченнардан саклаганда һәлак булган.

– Казандагы фатирын ташлап, мондагы олы вазифасын калдырып, ул ни өчен ут эченә, мәгънәсез үлемгә китсен? Уйлап бак! Синең өчен.

– Нишләп минем өчен? Аның минем алдымда бернинди дә вазифасы юк иде.

– Син аның законлы хатыны, Сәлимә.

– Мин аның хатыны түгел. Мин синең хатының.

– Синең Хамискә карата нәфрәтең шулкадәр көчлеме?

– Минем аңа карата нәфрәтем дә, мәхәббәтем дә юк. Ул миңа чит кеше.

– Ул сиңа авылдаш, в конце да концов, ул кеше – в конце да концов! Эшеңдә синең аның белән аерылганыңны берәү дә белми бит. Телевидениедән күрсәткәндә, син булмасаң, кеше ничек аңлар?

– Фу, телевидениедән күренәсем килми.

– Киен!

Мостаңгир чемоданга әйберләр тутыра башлады. Шкафтан кара күлмәк, кара шәл алды.

– Анысы нәрсәгә инде аның?

– Кавказда хатыннар траур көнне кара күлмәк кия, кара шәл бөркәнә. Әйдә, мин сине озатам, билетлар алырбыз…

– Мостаңгир, аягым тартмый.

– Син матәм вазифасын үтәргә тиеш.

– Ялганлапмы?

– Кешегә зыян салмаса, ялган гөнаһ түгел, Сәлимә.

– Алайса, икәү барыйк. Зинһар, ташлама мине шушы минутларда.

– Әйдә!

 

* * *

Чәчәкләр, такыялар, язулар, кара-кызыл тасмалар. Ян-якларда – шәрәф каравылы. Табут янында кара бөркәвечле Сәлимә утыра, аның янында Мостаңгир басып тора. Икенче кырда сул беләгенә кызыл каймалы кара бәйләгән яшь офицерлар матәм кайгысында. Табутны урап, солдатлар, милиционерлар, кара киемле хатыннар, каракүл бүрекле кавказ кешеләре әкрен генә уза тора.

– Хатыны жалко! – диде бер лейтанант, Сәлимәгә ымлап.

– Бедняжка, кайгыдан гел бетерешкән, – диде майор.

– Ярый әле, янында туганы бар, – диде лейтенант.

– Балалары бар идеме икән? – диде майор.

– Юк! Балалары булмаган, – диде лейтенант.

– Анысы ярый икән, ятимнәре булмас, – диде майор.

– Сугышта һәлак булганнарның хатыннарына пенсия шактый саллы түләнә икән, – диде лейтенант.

Сәлимә янына бер чечен гаиләсе килеп басты. Ир белән хатын, бер кечкенә ир бала.

Ир кеше сак кына Сәлимәнең җиңенә кагылып әйтте:

– Ханым, сез Хамис Сәфәров мәрхүмнең хатыны икәнсез… Кайгыгызны уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. Хамис кебек батыр, каһарман угыл үстергәне өчен, Татарстан халкына, сезнең үзегезгә чиксез рәхмәтләребез.

Иренең сүзен хатыны да җөпләде.

– Кардәшебез Хамис безнең менә шушы бердәнбер углыбызны үлемнән коткарганда…

Хатын яулык почмагына йөзен яшерде.

Ир дәвам итте:

– Хамис безнең кардәшебез, ул безнең нәселебезнең дәвамчысын коткарды… Батыр йөрәкле егет… Без, чечен халкы, аны мәңге онытмабыз.

– Зинһар, безнең өйгә дә керегез, – диде хатын. – Без сезгә – Казанга барырбыз, сез безгә килерсез. Араларны өзмик без, ханым.

Хатын Сәлимәнең муенына чылбыр такты.

– Бу чылбырны таккан кеше безнең канкардәшебез була, – диде хатын.

– Сезнең ир туганыгызга минем исән калган улым кечкенә бер истәлек бирә. Улым!

Ир бала кулындагы каракүл бүрекне Мостаңгирга сузды. Ир Мостаңгирга иелергә кушты. Мостаңгир иелде. Бала аның башына каракүл бүрек кигезде.

Ир янә Сәлимәгә, аннан соң Мостаңгирга әйтте.

– Ханым, кардәшем! Без углым Алвадига икенче исем бирдек, аның исеме куш исем Алвади-Хамис булыр. Алвади үзенең балаларына, оныкларына шушы исемне ияртәчәк. Алвади-Хамис, Җоһар-Хамис. Зинһар, безнең йортыбызга керегез. Сезнең ирегез Хамис Сәфәров турында күбрәк беләсебез килә. Без аның турында, аның бу батырлыгы турында буыннан-буынга сөйләп барырга тиешбез.

Хатын әйтте:

– Улым Алвади-Хамиснең дә, бөтен нәселебезнең дә теләге бар. Зинһар, безне тыңлап багыгыз! Хамис Сәфәровның җәсәден монда калдырыгыз. Без аны үзебезнең зиратыбызга җирләр идек. Без аның каберен карап торыр идек. Буыннан-буынга без оныкларыбызга аның турында сөйләп, аның рухына догалар укыр идек.

Офицерлар, солдатлар халыкны бер кырга урнаштырды. Олы дәрәҗәдәге офицерлар матәм мәрасименә әзерләнә башлады.

Генерал Субботин, Сәлимә белән Мостаңгир янына килеп:

– Ханым, гаиләгезнең кайгысын уртаклашабыз, – диде.

Рәсми хөкүмәт башлыгы да Сәлимәнең кайгысын уртаклашып китте.

– Примите мои соболезнования!

Генерал матәм процессиясен башлап җибәрде.

– Офицеры и солдаты, граждане Чеченской Республики. Эта земля видела много горя. Этот народ выдержал такие трудные испытания и испытывает по сей день. Сегодня мы прощаемся с героем майором Хамисом Сафаровым из Татарстана. Он добровольно взялся защищать народ от посягательств террористов. Его никто не просил, его никто не уговаривал, ему никто не приказывал поехать из мирного Татарстана в пекло войны. Он сам откликнулся, он сам решил встать в строй защитников Родины. Его никто не просил, ему никто не приказывал броситься в бушующий огонь спасать детей и взрослых. Он спас шестнадцать детей и пятерых взрослых, выбрасывая их из окна горящего дома. И в последний момент на него рухнул горящий потолок. Ему приказали покинуть здание. Он не слышал или же он слышал плачь испуганных, загнанных огнём детей и не мог их оставить в беде. Это не входило в его прямые обязанности, но честный, сердобольный и большой отваги майор Хамис Сафаров не думал о перераспределении обязанностей, он мгновенно бросился в огонь во имя спасения детей. Мы скорбим вместе с чеченским народом, мы скорбим вместе с его отважной вдовой и родными, мы все скорбим. Пусть земля будет ему пухом!

Чечен кешесе сүз алды:

– Безнең Чечен илен төрле кешеләрнең аяклары таптады. Әле һаман да таптый. Безнең чечен иленә яхшы кеше аяк баса икән, чеченның ишеге ачык, күңеле ачык, чырае ачык булыр. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстан егете майор Хамис Сәфәровка бөтен чечен халкы, безнең бөтен гаиләбез мәңге рәхмәтле булыр. Аллаһ аннан разый булсын! Хамис Сәфәров Чечняга гөнаһсызларны үтерергә дип түгел, Хамис Сәфәров – гөнаһсызларны якларга, коткарырга кергән кеше. Ул үзенең вазифасын тулысы белән башкарып чыкты. Хамис – минем углымны, тагын унбиш баланы үлемнән коткарып калган баһадир. Ул – Татарстанныкы гына түгел, ул чечен халкының да бөек каһарманы. Аның исеме безнең нәсел исемендә мәңге, гасырлар буена сакланыр, исеме чечен халкының күңелендә һәйкәл булып урнашыр. Урының җәннәттә булсын, батыр татар егете Хамис кардәшем!

Матәм музыкасы уйный башлады. Табутны алып киттеләр. Сәлимә үксеп елый иде. Аны чеченнар, солдатлар урап алды.

 

* * *

Мостаңгир белән Сәлимә Чечнядан исән-сау әйләнеп кайтты. Икесе дә моңсу иде. Икесе дә күргәннәре турында уйлый. Алар кайтуга ук, Сәфәрова фамилиясен алыштыру, ЗАГСта никахлашып, иренең фамилиясенә күчү белән мәшгуль булдылар. Эшләрен җайга салып, тагын тигез тормыш белән яши башладылар. Ләкин аларның адресына күпләп-күпләп кайгы уртаклашу кебек хәбәрләр килә торды. Бу хәбәрләр Сәлимәнең һаман эчен пошыра иде.

– Бу телеграммалардан, хатлардан берәр вакыт тынычлык булырмы икән? – диде ул, чираттагы хатны алгач.

– Алар гаепле түгел, Сәлимә! – диде Мостаңгир.

 – Гаепле түгел! Ә минем тынычлыгым юкка чыга! Мин тыныч кына, синең белән матур гына, үзебез теләгәнчә генә яшәргә телим. Миңа аларның проблемалары кирәк түгел. Мин аларның проблемалары белән кызыксынмыйм. Мин инде күптән Сәфәрова түгел, мин инде әллә кайчан синең фамилияңдә. Мин – Сәлимә Мостафина! Мин мәрхүм майор Сәфәровның тол калган хатыны түгел.

– Сәлимәкәем, җаным, тыңла әле, – диде Мостаңгир, сабыр гына.

Сәлимә аны тыңлап бетермәде:

– Мин һаман мәет белән аерылгысызмыни соң? – диде ачынып.

– Сәлимә! – диде Мостаңгир, кырыс тавыш белән. – Мәрхүмнең рухын рәнҗетмә!

– Нишлим соң? Минем вазифама керәмени соң ул еллар буе мәрхүмнең тол калган хатыны булып уйнау? Чечнядан атна саен телеграмма, атна саен хат, атна саен күчтәнәч. Кире җибәрә барачакмын барысын да.

– Тиле! – диде ире. – Чеченнарга күчтәнәчләрен кайтару – ул аларның туганнарын үтерү белән бер. Мәктәпләрдән килгән хатларга мин җавап бирәм, сине катыштырмыйм.

– Батырларча үлгән каһарманның тол хатыны, мин аларга булмаган вакыйгалар турында сөйләргә тиеш икән, ничек итеп без бер-беребезне сөйгәнбез, ничек итеп танышканбыз. Мин хәзер үз ялганыма үзем ышана башладым. Син, ичмасам, әйтер идең аларга: юк, ул Сәфәрова түгел, ул аның толы түгел, алар аерылышкан, алар бер-берсен яратмаган, дияр идең.

– Юк, мин алай әйтә алмыйм.

– Куркак!

– Куркак шул! – диде Мостаңгир.

– Ничек итеп мин сабый балага: Сәлимә апаң Хамис абыеңны яратмады, ул аның хатыны түгел, дип әйтим? Юк, Сәлимә, мин андый вазифаны үз өстемә ала алмыйм.

– Мостаңгир, әле күптән түгел генә син Хамистән дә, барысыннан да мине көнли идең, хәзер Хамис эшен башлап үзең йөрисең, хәтта дәвам итәсең. Кая китте синең Мостаңгирлыгың?

– Сәлимәкәем, мин сине сөям, мин сине тагын да ныграк сөям. Мин синең киребеткәнлегеңне дә сөям.

Ул Сәлимәне кочаклады, тегесе, яклау тапкандай, аңа сыенды.

– Җаным! – диде Мостаңгир. – Син ничек теге чеченнарның хисен аяк астына салып таптыйсың? Алар нәселенә Хамиснең исемен биргән. Хамис хәзер чечен халкының милли каһарманы сурәтендә. Алар җәй көне монда килеп, Хамис торган урыннарны, Хамис туган якларны карап, кинога алып, аның турында фильмнар төшереп, китаплар язачак. Син: мин аның хатыны түгел, дип бер кырда утырырсыңмы? Ярый, тора-бара аңлатырбыз. Тол калган хатынның кияүгә чыгарга хакы бармы? Бар! Алар аңлар, алар гафу итәр. Ләкин син Хамис Сәфәров язмышыннан беркая да китә алачак түгел. Син никадәр генә Сәфәров Хамистән качарга теләдең, ләкин Хамис Сәфәров сине эзләп табачак, һәм ул гомерең буе синең белән янәшә барачак.

– Син шуңа ияреп барырга ризамы?

– Риза!

– Мин сине яратам, Мостаңгир. Мин сине сөямен, Мостаңгир.

– Син ул сүзне әйтергә тиеш түгел идең. Тел яшерү бозылдымыни? – диде ире.

– Тел яшерү – табу бозылды, чөнки алда бала табу көтелә, – диде хатыны.

– Булмас ла! Валлаһимы?

– Валлаһи! Өч айлык!

– Мин сине яратам, Сәлимә, мин сине сөямен, Сәлимә.

– Без аңа нинди исем сайларбыз икән ул?

– Хамис!

– Хамис? – дип сорады Сәлимә.

– Хамис! – диде Мостаңгир.

 

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас