Чәчмә әсәр
20 сентябрь 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)

Их, теге вакытта, өзелеп балага узуын теләгәндә, шул сүзләрне ишетермен дип уйлаган, дисеңме? Әле үзе ишетеп, йөрәгенең әрнүенә түзә алмыйча елап утыра, ә шул әшәке сүзләрне баласы ишетсә? Әрнеп кайтып кереп: «Минем әти кайда? Кем ул? Минем әти юкмыни?» – дип сагыш тулы күзләрен Саҗидәгә төбәсә?

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)

(Дәвамы.)

Проваливай, имеш… Бур Зариф кая булсын, авыл белән үлеп бетсәләр дә, ул калыр, иртәгә төнлә дә, иртәгә соңга да аракы исе чыккан урында булыр. Җире дә убылмый бит андыйлар йөргән юлда… Бер грамм аракы капмаган, яхшы холык-фигылле, матур тормыш көткән менә дигән айнык кешеләр юкка чыга, ә Зариф исән. Аның ашказаны бөтен сыекчага да күнеккән хәзер. Агу бирсәң дә, үлмәс тә, чирләмәс тә… Тик менә Фәгыйль яшәгән өйнең нигезе утырган җир генә акрынлап убыла бугай… Яңа өйнең бурасын да нигезсез күтәргәннәр иде шул, нигезсез…

 

Бердәнберем

– Әттә? – Кайчандыр Гыйззәт бүләк иткән бәләкәй машина белән уйнап утырган Рәмил, яхшы итеп сөйләшә белмәсә дә, үзенчә сораулар биреп, әнисенә белдеклелеген күрсәтергә тырышты. – Тәтәй… Әттә?

Саҗидә дәшмәде. Ишетми, янәсе. Өч яшьлек кенә бит, сөйләшүенең дә рәте юк, ай буе дәваханәгә килеп күренмәгән Гыйззәтне онытырга да тиештер бу бала. Юк, һаман шуны искә төшерә дә тора.

– Әттә? Әннәү! Тәтәй әттә, тәтәй? – «Машинаны әттә алып килдеме?» диюе инде.

– Юк. Әттә түгел. Гыйззәт абый. А-бый алып килде тәтәйне, – Яңа гына чирдән чыгып килгән балага шулай дип әйтеп дөрес эшләвенә үзе дә бик ышанып бетмәгән Саҗидәнең тавышы акрын һәм йомшак иде. Улының аптыраган, сораулы карашын күрмәс өчен, үзе читкә карады. Улы тынып калды. Саҗидә аңа үзе сатып алган уенчыкны сузды. Ләкин Рәмил аны сугып кына төшерде. Ул янә әнисенең күзләренә мөлдерәп карады да:

– Әттә… Тәтәй әттә? – диде. Әнисе һаман да эндәшмәгәч, аңа ачуланып:

– Әттә! Әттә! Әттә! – дип кычкырырга тотынды.

Ай буе дәваханәдә ятып, баласы өчен көеп, әрнеп, куркып, әни кеше дә бик арыган иде. Араларында бер танышы да булмаган врачлардан һәм шәфкать туташларыннан үзенә, ялгыз анага, ирсез хатынга карата бөтен битарафлыкны, ваемсызлыкны күреп, йөрәге аша үткәреп, җаны көйгән, өзгәләнгән иде Саҗидәнең. Баласы, бердәнбере, үлем белән яшәү арасында аңсыз яткан ун көн эчендә ничә үлеп, ничә терелгәнен, йөрәгенең ничек куырылганын үзе генә белә. Ә монысы «Әттә» дип тамак ярып кычкырып утыра тагын…

Саҗидә, ничек кенә булса да үзенең ачуын тыеп, улын тынычландырырга тырышты.

– Туктале, Рәмил. Улым… Безгә әттә кирәкми, улым… Синең әннәң бар бит. Мин гел синең белән, синең янда. Әннә сине ярата, бик нык ярата. Улым, я инде…

Ләкин ярсып елаган бала әнисен ишетмәде дә. Кечкенә йодрыкларын төйнәп, үҗәтләнеп:

 –Әттә-ә! Әттә-ә! Әттә! – дип кычкыруын белде.

Саҗидә үзенең ничек кызып киткәнен сизми дә калды:

– Юк! Юк безнең әттә! Ул синең әтиең түгел! Юк синең әттәң!!!

Бала елавыннан шып туктады. Аның күзләре зур булып ачылды. Бик кадерле әйберен алып җәберләделәрмени, бик кадерле нәрсәдән шул минутта мәхрүм калдымыни, аның бәләкәй генә йөзендә чиксез бәхетсезлек, зур югалту хисләре чагылды. Аның күзләренә олыларга гына хас тирән сагыш кунды. Бала яшь тулы күзләре белән әнисенең күзләренә төбәлде. Ана белән бала бер-берсенә карашып торган шул тып-тын бер минут эченә олы бер гомер сыйган иде. Бала күңеле ул бәхетсез гомерне күтәрә алмады. Аның иреннәре, иякләре, аннары бөтен тәне калтырый башлады, күзләрендәге сагыш башта курку белән, аннары шундый сүзләрне кычкырган әнисенә нәфрәт белән алышынды. Сабый өзелеп кычкырып елап җибәрде…

Саҗидәнең йөрәген пычак белән кистеләрмени, ана, күкрәгендәге әрнүгә түзәлмичә, үзе дә сыгылып төште…

Шул әрнүнең әле булса үткәне юк. Дәваханәдән кайтуларына шактый вакыт үтте, югыйсә. Бәлки үтеп тә китәр, онытылыр иде… Яңалары өстәлеп тормаса.

Әлеге дә баягы шул Гөлсем белән Рәфидә килеп кырып китте Саҗидәнең болай да кырылырга гына торган кәефен. Уйлары изгедән булгандыр да соң. Күрәсең, яхшылык эшлим дип тә, кешегә начарлык кылып була торгандыр. Хәл белергә килгән хатыннар айдан артык дәваханәдә ятып авыл тормышыннан артта калган Саҗидәне, берсеннән берсе уздырып, яңалыклар белән таныштырырга тотындылар.

– Син булмаганда рәхәтләнделәр, туганкаем, унбиш сыерны сдавать итәргә алып киттеләр, тугыз тананы. Ул үгезләр турында сөйләп торасы да юк инде. Имеш, Гыйззәтне персидәтелдән чыгаралар, ди. Колхозны бүләләр дип сөйли халык. Дөрестер, ахрысы, бу хәтле сатмас иде, – дип тезеп алып китте Гөлсем.

– Әле син белмисең ич әле, теге атнада әллә ничә район түрәсе килеп, һәркайсы бер бозау алып китте. Гыйззәт үзе дә районга чыгып китеп урнаша, дип сөйлиләр. Синең янга да бармаган, диләр. Дөресмени шул, Саҗидә, бармадымыни? – Рәфидә, сынап, Саҗидәнең йөзенә текәлде. Тегесеннән бер җавап та көтеп ала алмагач, сүзен тагын дәвам итте. – Әй, бармаса! Котылгансың, бик әйбәт. Үзең дә яратмадың бит инде аны. Яратсаң, әллә кайчан кияүгә чыгып куяр идең.

– Сөйләмә дә, әллә кайдан үзеңә кирәген табарсың әле. Гыйззәт белән дөнья бетмәгән. Әй, Саҗидәкәем, кешегә шул гына кирәк инде, ни арада, каян белгәннәр, диген, уже урам тутырып сөйләп йөриләр. Беркөн магазинга кергән идем, синең күрше Зөлфирә белән теге югары оч Нәсимә гайбәт сатып басып торалар. «Китеп бик дөрес иткән Гыйззәт. Бер баласын юньләп карый алмаганны, каян ир тәрбияли алсын әле ул. Иргә ярап, аны үзеңә бәйләп тоту – ул әле бер, әле икенче сөяркә белән типтерү түгел бит», – ди, синең күрше Зөлфирә әйтә. «Бөтен ферма малын бергәләп саттылар да, хәзер Гыйззәтнең кирәге калмагандыр. Менә күреп торырсыз, персидәтел булып кем килә, шуның белән себерелә башлый ул, – хәзерге таралып бетеп барган колхозның переходящий красный знамясы, хи-хи-хи! Монсын карамый үтерә яздым димәс, тагын берәр уйнаштан туган бала арттырыр әле!» – дип бот чабып көлә Нәсимәсе, – Гөлсем бар күргәнен, ишеткәнен Саҗидәгә тизрәк сөйләргә ашыкты. Тавыш-тынсыз калып утырган хатынга болар кирәк идеме, юкмы, Гөлсем ул турыда уйлап та карамады. Тел сөяксез шул… Кемгәдер туктаусыз сөйләр өчен, кемгәдер кан саркытып тешләр өчен бирелгән. Сүз белән йөрәкне камчылаганчы, камчы белән тәнне ярсалар иде дә соң…

Җавап кайтарып сүз куертырлык көч тапмады үзендә Саҗидә. Ярый әле чәйләр эчеп, җәелеп утырырга вакытлары тар булды, кичке савымга ашыктылар «изге теләкле ахирәтләр». Их, теге вакытта, өзелеп балага узуын теләгәндә, шул сүзләрне ишетермен дип уйлаган, дисеңме? Әле үзе ишетеп, йөрәгенең әрнүенә түзәлмичә елап утыра, ә шул әшәке сүзләрне баласы ишетсә? Әрнеп кайтып кереп: «Минем әти кайда? Кем ул? Минем әти юкмыни?» – дип сагыш тулы күзләрен Саҗидәгә төбәсә? Төбәсә түгел, төбәячәк. Сораячак. Әрнеп арыгач, нәфрәтләнәчәк. Аннары түбәнсенәчәк. Үзен башкалардан ким-хур күреп үсәчәк. Ир-егет булып җитешкәч, яраларын тирәнгәрәк, йөрәккәрәк яшерергә тырышачак. Әмма шул кимсенү хисе гомере буе аңа бәхетле булырга комачаулаячак. Йөрәк ярасы тирән була бит ул, бетәшми. Сиздерми генә синең ясаячак адымнарыңа, уйларыңа, язмышыңа хуҗа булып ала, хисләреңә, кешеләр белән мөнәсәбәтләреңә, холкыңа күчә…

Ә балаңның кимсенүен, кыерсытылуын, хыялларының челпәрәмә килеп коелып төшүен күрү ана кеше өчен меңләтә авыр. Әрнүләрдән аралыйм дип, саклыйм дип ни генә эшләмәс иде Саҗидә дә. Тик дөньяда бер кемне дә бер нәрсә белән дә алыштырып булмый шул. Бу очракта ананың һәр адымы үзенең көчсезлеген исбатлау, гаебен тану гына булачак. Һәм үксез баланың сизгер йөрәге моны аңлаячак. Баласының күзләреннән шул аңлауны, үзен кызгануны күреп, ана үзе дә түбәнсенү тойгысы кичерәчәк. Ярый әле кызгану урынында нәфрәт булмаса… Малай кеше бит… Кыз бала булса, бәлки аңламаса да, җиңелрәк кабул итәр иде…

Зөлфирәсен, күршесен әйт: барын уртак итеп, керешеп-йөрешеп яшәгән Зөлфирәне! Башта ышанырга-ышанмаска да белмәде Саҗидә. Соң ул нинди явызлык эшләгән шул мескенгә? Зөлфирәгә Саҗидәне сөйләп ни файда? Ул бит Саҗидәдән яхшылыктан башка берни күрмәде. Аңламассың, әллә кешеләре шулай кабәхәт, әллә бөтен дөньясы ук икейөзлелеккә корылган… Беркемгә ышанасы да, таянасы да, ярдәмгә кул сузасы да, сүз уртаклашасы да юк, ахры. Күңелеңнең тамчысын тамызсаң да, кара төндә кара җиргә тамыз икән, сеңәр, ичмасам. Башыңны күтәрсәң дә, кешене күрмә, дус-дошманны аерып интекмә, кеше зарын ишетмә икән лә… Бер уйласаң, Зөлфирә дә, Нәсимәсе дә бу дөньяның арткы ягыннан башка ни күргән дисең? Мәңге айнымаган ирләреннән икесенең берсе үз гомерләренә бер җылы сүз ишетте микән? Эчләрендәге бәхетсезлекләре тел чарлата инде, чарасызлыклары…

Әллә соң иртәгә Гыйззәт янына барасы да, ачуларын оныттырасымы? Кулында баласы һушсыз булганда, әни кеше ни әйтмәс? Әллә соң шуңа кияүгә чыгарга да куяргамы? Баласы әтиле, үзе ирле булыр. Рәмил үскәнче бары да онытылып бетәр… Барыбер колхозны бергә тараттылар дип сөйләгәннәр бит инде әнә. Сүз артыннан йөгереп кара да, акланып кара хәзер. Юып элгән кер дә керләнә… Исемеңне агартып булса икән… «Рәмилемә, аңлар яшькә җиткәч, минем турыда бүгенгедәй «себерке» дип сөйләсәләр? Ирсез хатынга гайбәт пычрагы тиз ябыша бит ул. Ни дип аңлатырмын?» – Саҗидәнең башыннан тагын йөз төрле уй сызылып үтте. Сөйләячәкләр дә. Алдына ятып җир себерсәң дә, халыкка ярап булмый. Меңгә ярап, берсенә ярамасаң да, шул бер ямьсез кеше бөтен көтүне тутырыр… «Бер туганым да, таяныр кешем дә, ирем дә булмагач, бу баланы ничек үстереп, ничек укытырмын соң? Бер тиен эш хакыңны алалма, башкаларныкы кебек өеңдә пенсионерың булмасын… Әллә чынлап та, Гыйззәткә чыгып кына куясымы?»

– Бердәнберем… Алтынгынам минем! Улым! Әй, улыкайгынам… Ихх!!! – Шул бер сүзгә, бердәнбер йөрәк парәсе өчен язмышының утына да, суына да керергә әзер ялгыз ана күңеленнән өзелеп төшкән «их!»ка хатынның бу минутта Фәгыйленә булган бөтен әрнүе дә, җавапсыз сөюе дә, чынга ашмас хыялый өметләре дә, үкенүе дә, һәм боларның барысы белән дә саубуллашуы да кергән иде…

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

 

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас