Чәчмә әсәр
19 сентябрь 2025, 17:22

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (5)

 Минем синең каршыңда тырнак очы хәтле дә гаебем юк. Мин сиңа хыянәт итмәдем, хыянәт итәргә җыенмыйм да. Син дә ир булып кала бел!

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (5)Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (5)
Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (5)

Сәлимә кесәсендәге ачкычларны чыгарып, янә өстәлгә ташлады һәм:

– Бәхетле бул, Хамис! Хуш! – дип чыгып китте.

Хамис тилергән хәлдә иде. Ул тәрәзә янына килде, Сәлимәнең үзен ташлап китеп барганына карап торды, ишек катына килде, тагын тәрәзәгә капланды.

– Сәлимә-ә… Китте тимер хатын! Дөньяс-ссын сытыем! Бәхетле бул! Ярар, бәхетле булырмы-ын! Кешене янган утка ташлап, «бәхетле бул», дип әйтү – ул мыскыллау! Ул алтатарын чыгарды, аны җентекләп караштырды. Көпшәсен чигәсенә тигезеп карады да үзалдына сөйләнә башлады:

– Бәхетле бул, дип әйтү – ул мыскыллау, ханым-әфәнде!

Ул алтатарын маңгаена тагын терәп карады һәм тәтегә басты. Алтатар атмады. Ул яңадан чакмасын күтәрде, аннан вазага атты. Ваза чәлпәрәмә килде. Хамис киеренке халәттә көлә башлады.

– Бәхетле бул, Сәлимә! Ха-ха-ха…

Сәлимә Мостаңгиргә сөйләвен дәвам итте:

– Шуннан соң Хамис, авылга кайтып, апам белән җизнәмә барысын да сөйләп биргән. Тегеләр, минем янга килеп, ике атна буе үгетләделәр. Апам елый, җизнәм ачулана. Алар Хамисне бик яраталар, үз итәләр иде. Хамис үз теләге белән Чечняга китте. Сугышка бармаса да була иде, югыйсә. Аның министрлыкта дус-ишләре күп иде. Китте Хамис – Чечняга китте…

Мостаңгир фаҗигале бу хикәяне ниндидер канәгатьләнү белән ахырынача тыңлады.

– Ул бит синең аркада киткән Чечняга.

– Нишләп минем аркада булсын?

Мостаңгир Хамисне яклагандай әйтеп куйды:

– Казанда нишләсен ул синнән башка?

– Минем ни катнашым бар аның язмышында? – диде Сәлимә, кырыс кына.

– Димәк, катнашың бар.

– Юкны сөйләмәче!

– Кичер, хикәяңне бүлдердем. Хамистән аерылгач, син япа-ялгыз тормадың бит инде.

– Ялгыз тормадым.

– Димәк, синең күз алдында тоткан башка кешең булган?

– Юк, Мостаңгир, башка кешем юк иде. Хамистән аерылгач, ярты ел узгач кына, мин Идрис белән таныштым.

– Идрис көндәш.

– Сөйләмим!

– Гафу ит, Сәлимә, бүлдердем.

– Идрис начар кеше түгел иде.

– Гел сиңа гына туры килә яхшы кешеләр – эчми, тартмый торганнары…

– Мин үз астымнан уйлап чыгармыйм бит инде, шулай булгач, шулай сөйлим. Ышанмасаң, тыңлама!

– Идрис начар кеше түгел иде, дидең.

– Начар түгел иде. Ул мине хөрмәт итә иде. Яратканмыдыр, юкмы, әмма аның мине хөрмәт иткәнен бик яхшы беләм.

– Сез өйләнештегезме?

– Юк! Нигә кирәк ул рәсми кыягазлар? Аерыласы булса, сине кыягаз гына туктата алмый бит.

– Ул синең сөяркәң булып яшәде, шулаймы?

– Бәйләнмә! Ничек телисең, шулай уйла. Гражданский брак белән яшәдек. Күңелең булдымы?

– Гражданский брак белән, ие.

– Идрис минем белән никахлашырга теләмәде.

– Ул бит сине хөрмәт иткән, ни өчен?

– Мин аңа хатын була алмый идем.

– Ни өчен?

– Ул минем кебек баш бирмәс хатын белән яши алмас иде. Чөнки ул үзе баш бирмәс ир иде. Аннан соң мин аның туганнарына да ошамадым.

– Туганнары белән сез шулай якыннан аралаштыгызмыни? Димәк, эш өйләнешүгә таба барган?

– Алар килә иде, без кайткалый идек… Идрис хис кешесе генә түгел, зиһен кешесе дә иде. Мин аны күбрәк шуның өчен хөрмәт иттем.

– Ярата идем, диген.

– Юк! Хөрмәт итә идем… Идрис, бәлки, мине яраткандыр да, ул да бик көнчел иде, ләкин көнләшкәнен сиздермәскә тырыша иде, ул чәпчемичә генә, матур гына аерылды миннән.

– Үзе киттеме?

– Үзе китте.

– Ташлады, диген.

– Мин ташлап калдыра торганнарга охшаганмы?.. Ул китте. Арада бер юшкын калмады. Ул башкага өйләнде. Алар әйбәт торалар, дип беләм. Мин аның өчен сөенәм… Аннан Сергей белән очраштык. Анысы белән дуслык бик кыска булды. Ике очрашканнан соң, араны өздем.

– Ни өчен? Эчми иде, тартмый иде, шәп идеме?

– Нәкъ шулай! Серёжа да начар түгел иде. Ләкин ул минем кешем түгел иде.

– Кем соң ул синең кешең?

– Чүп сораулар белән мине тинтерәтмәсәң, әйтәм: минем кешем ул син – Мостаңгир… Михаил белән дә ара ябышып бетмәде.

– Михаил?

Мостаңгир ни өчендер «Интернационал» көен шыңшый башлады.

– И с интернационалом воспрянет род людской! Полный интернациональ баҗайлар куера.

– Үзең теләдең!.. Михаил да ирләрнең күпчелеге сыман беркатлы, примитив булып чыкты. Рас хатын аның белән бер юрган астында кендектәш булган икән, хатын аның колы, аяк чүпрәге булырга тиеш, дип уйлый иде, мескен.

– Хатынның ир каршысындагы вазифалары да бардыр бит?

– Бар! Ләкин кол дәрәҗәсендә үк түгел.

– 1917 елда сезгә тигез хокук яулап алып бирделәр бит инде.

– Миңа андый тигезлек кирәк түгел. Ир кеше – ир урынында, хатын үз урынында булырга тиеш. Алар беркайчан тигез була алмый.

– Менә монысы дөрес…

– Шуның белән минем коллекциям бетте. Аннан соң сайлаганым син булдың.

– Мин?

– Син!

– Минем белән син кайчан аерылышачаксың?

– Анысы синнән тора.

– Мәсәлән?

– Әйтә алмыйм. Алдагысын Аллаһ белә. Тормыш күрсәтер. Ә хәзер йоклыйбыз.

– Мин әле һаман аңлый алмыйм, ни өчен син Хамисне ташладың. Шул өч минутлык очрашулар өченме?

– Нигә өч минутлык кына, без синең белән бер ел яшибез түгелме?

– Ә бала юк!

– Анысы ерак йөрмәс!

– Син әллә…

– Кысыр түгел! Мин үзем балага узмаска тырыштым. Ике ара ныгымыйча, булачак ятимгә узасым килмәде.

– Син балага узсын өчен, мин барысын да эшләргә риза. Шулай да ни өчен син Хамис Сәфәров кебек ирдән аерылдың? Шуны аңламыйм!

– Апам шулай ди, җизнәм шулай ди, туганнарым шулай ди, дус хатыннарым, эштәгеләр «ни өчен?» дип аптырата. Хәзер син тигәнәк кебек ябыштың. Ни өчен? Ни сәбәпле? Аны аңлатып буламыни? Мәхәббәтне аңлата алмаган кебек, яратып булмаганны, нәфрәтне ничек аңлатасың? Матур булганга сөйдем, эчкәнгә аерылдым, дип кенә аңлата торган булса, аны йөз мең ел элек аңлаткан булырлар иде. Ни өче-ен? Ни сәбәпле-е? Менә син мине ни өчен яратасың? Аңлатып кара! Ни өчен?.. Нигә эндәшмисең, Мостаңгир?.. Син шундый чибәр, диярсең.

– Әйе, син чибәр.

– Лидия чибәр түгелмени?

– Чибәр. Ләкин…

– Ләкин ул миннән күпкә чибәррәк… Син акыллы, диярсең.

– Әйе, син чыннан да акыллы… – диде Мостаңгир.

– Сафия Кадыйрова акыллы түгелмени? – диде Сәлимә.

– Акыллы. Ләкин…

– Ләкин ул тирә-яктагы без белгән хатын-кызларның барысыннан да акыллырак. Бу – бәхәссез… Әйт, син Сәлимәне ни өчен яратасың?

– Башкалар кебек чибәр булмаганың өчен.

– Монысы ярый.

– Башкалар кебек үк акыллы булмаганың өчен.

– Монысы да ярап тора.

– Башкалар кыйммәтле киенеп, бизәнеп, француз ислемайлары сөртеп, гүзәлләр рәтенә керә. Син гади киенәсең, хушбуй сөртмисең, бизәнмисең. Син бизәнмәгән килеш матуррак.

– Безнең җыештыручы Мәрфуга, гомумән, иннекнең ни икәнен белми. Нигә аны яратмыйсың?

– Ул бит башка.

– Башка түгел, Мостаңгир. Мәрфуга минем белән яшьтәш. Аңгыра түгел. Менә дигән хатын була алырлык кыз. Ул кияүгә дә чыкмаган, ул башкалардан да калмаган. Гражданский брак белән тордым, дигән булып себерелмәгән дә. Аның гөнаһы юк. Ул бер ир белән дә йокламаган. Аның узганыннан син көнләшерлек түгел. Ул әле кыз. Ямьсез дә түгел. Минем чама. Өйлән шуңа, үкенмәссең!

– Мәрфуга үзенә тартып тормый.

– Тартып тормый? Мин тартып тораммы?

– Магнит кебек.

– Димәк, Мәрфуга сексуаль хатын түгел. Шулаймы?

– Шулайдыр.

– «Дыр» түгел, шулай!.. Кияүгә чыгып яки башка ирләр белән гражданский бракта тора башласамы – Мәрфугадан да магнитлы хатын булмаячак! Бүген аңа «уборщица», дип, бер генә ир дә игътибар итми. Ирләрнең күңел күзе сукыр. Әгәр дә күңел күзе ачык ир аңа игътибар итсә, күрер иде, Мәрфугада куәтле хисләр йоклап ята. Аны киендерсәң, аны бу эшеннән алып, чистарак эшкә куйсаң, Мәрфугаң «секс бомба»га әвереләчәк. Мин бу турыда беркемгә дә әйтмим, хәтта хатын-кызларга, дусларыма да әйтмим. Үзләре күрсен алмаз ташын. Җә, әйт, ни өчен син мине яратасың?

– Син әллә нинди…

– Димәк, син мине әллә нинди булганым өчен яратасың. Әллә ниндиләр бик күп бит… Аптырама, йөдәмә, Мостаңгир, мин беләм синең мине ни өчен яратканыңны.

Мостаңгир аптыраган, ул Сәлимәнең дәвам итүен көтә иде. Сәлимә тынлыкны юри суза төшкәч, әйтте:

– Син мине сексуаль яктан уянганым өчен яратасың.

– Ничек?

– Шулай. Син мине өлгергән, тулышкан хатын булганым өчен яратасың. Син мине сиңа кадәр берничә ир белән озак вакытлар җенси мөнәсәбәттә булганым өчен яратасың. Көнләшә-көнләшә яратасың. Син көнчелегең килгән чакта мине үтерергә риза, көнчелек өянәгең узып киткәч, син мине үтерердәй булып яратасың, сөясең. Ярату өянәге узып киткәч, тагын көнчелек өянәгең башлана, син мине тагын көнлисең, син алдагы ирләр белән минем ятакта ничек булганымны авыру хыялыңда күз алдыңа китереп, төннәр буе йоклый алмыйсың, чөнки син мине бары тик үзеңнеке генә, дип күзаллыйсың, ә мин синеке генә түгел, алда дүрт ирнеке булганмын. Мин бит алар белән дә якын мөнәсәбәттә, төрле хәлләрдә булган хатын. Мин бит син очрарсың дип, алар белән мөнәсәбәткә керми торырга тиеш түгелмендер?.. Безнең тормыш әнә шушы ике өянәк, көнләшү һәм сөю өянәге арасында узачак. Катлаулы, авыр әлсерәткеч тормыш көтә безне. Әгәр дә син шул авыруыңнан арынмасаң, безнең юллар аеры. Чөнки минем синең каршыңда тырнак очы хәтле дә гаебем юк. Мин сиңа хыянәт итмәдем, хыянәт итәргә җыенмыйм да. Син дә ир булып кала бел!

Мостаңгир, хатынын беренче тапкыр күргәндәй, тотлыгып калды. Ул, йөз тапкыр гер күтәреп әлсерәгән батыр кебек, авыр сулап куйды:

– Һу-у, катлаулы мәсьәлә кузгаттык без бүген, – диде.

– Без түгел, син! – диде Сәлимә.

– Катлаулы мәсьәлә кузгаттым мин бүген!

– Син Пандораның сандыгын ачтың, чүлмәктәге җенне чыгардың.

– Сокланам мин сиңа, Сәлимә, сакланам да…

– Тотып буарга да телисең.

– Син – психолог.

– Мактау сүзләреңне әйтеп бетер.

– Син – философ.

– Мин сексолог та, психоаналитик та… Аңлыйм мин сине, Мостаңгир, аңлыйм, шуңа күрә мин сине гаепләмим дә. Сез ирләр, бигрәк тә мөселман ирләре, хатын-кызны самими, беркатлы, керфеген күтәреп башкаларга карамый торган, ак яулык бәйләп, җиргә генә карап йөри торган мәхлук зат итеп күрергә телисез. Бу – сезнең иң олы ялгышыгыз. Алар да Аллаһ тарафыннан яралтылган бәндәләр. Аларның да тою хисләре ирләрнеке кебек, кайбер очракларда хәтта ирләренекеннән артыграк та. Аларда да җенси комсызлык йоклап ята. Ул комсызлыкны котыртырга, алгысытырга мөмкин, аннан соң  җенси тотнаксызлыкка барып чыгарга мөмкин. Ул комсызлыкны тыярга, авызлыкларга, араталар арасына кертеп бәйләргә мөмкин.

– Син миңа мәхәббәтнең анатомиясен ачып салдың түгелме?.. Анатомиясе ачылганнан соң, кеше бер-берсенә азгынлык, комсызлык тутырылган капчык итеп кенә карамасмы?

– Караганы карар. Ләкин психоанализның атасы Фрейд үз хатынын олы сөю белән яраткан. Врачларның да күбесе мәхәббәт хисләренең ни икәнен белә, аңлый. Алар бер-берсенә комачауламый. Садист, мазохистлар, маньяклар – үзләренең җенси комсызлыкларын тыймаучы, киресенчә, котыртучы кешеләр.

– Сәлимәкәй!

– Мин монда, Мостаңгир! Синең янда гына!

– Мин сине өзелеп сөямен!

– Мин сиңа «яратам» дип тә, «сөям» дип тә әйтмәячәкмен.

– Ни өчен?

– Дөньядагы «яратам», «сөям» антлары миллиардлап янып, көлгә әверелде. Мин сөюемнең янып, көлгә әверелүен теләмим. Син миңа «яратам, сөям», диген, миңа синең шулай әйтүең бик тә ошый.

– Яратам, мин сине сөямен, Сәлимәкәй!

– Хатын-кыз «сөям» сүзен ашыгып әйтми, хәтта өзелеп сөйсә дә. Ир-ат берәр хатын белән ялгыз калдымы: «яратам, сөям, алтынга манам, өрмәгән җиргә утыртмам», дип бик юмарт вәгъдәләргә күмеп ташлый. Бичара хатын-кыз шул вәгъдәләр тавы астыннан чыга алмыйча гаҗиз була. Шул вәгъдә таулары астыннан чыкканда, инде вәгъдә биргән ир-атның эзе суынган була.

– Мин сине сөям, Сәлимә. Безне зөфаф кичәсе көтә!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас