Чәчмә әсәр
19 сентябрь 2025, 08:42

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)

Аннары әтисенең ябык иңбашларыннан тотып, аны бар көченә селкетергә кереште:  – Әти! Әти-и! Тор! Тор, димен, ишетәсеңме, юкмы?! Сөтлебикә юкка чыккан! Урлаганнар! Әти, әти, син булса да тор инде! Мин нишләргә белмим хәзер. Мин бит зур кыз – урамга чыгып ашарга эзләп йөри алмыйм бит инде. Ичмасам, сөтләп чәй эчсәм туйган кебек була идем. Хәзер нишлим инде-е, Сөтлебикәсе-ез…

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)

(Дәвамы.)

– Гыйззәт! Бөтенләй уянмый бит бала. Дәшми–и-и… Фельдшерны алып кил әле-е…

Ыжгырып торган буранга чыгып киткән ир Захаркадан әйләнеп килгәнче яктырта башлады. Фельдшер кадаган уколның да файдасы тимәгәч, район үзәгенә барырга җыендылар.

Ләкин тискәре буран үз эшен яхшы башкарган булып чыкты. Хәтта вездеход дип чутланган колхоз УАЗы да бер артка алып, бер алга китеп озак кына тырышса да, сылап салган каты кар стенасын тишә дә, тапый да алмады. Гыйззәт трактористны уятып, тракторны кабызып килеп җиткәнче сәгать ун җитте. Тик аның да файдасы булмады. Бер чакрым да җирне көри алмады, зур өметләр баглаган трактор, соляркасы бетеп, сүнде. Һушсыз баласын кочаклап, елап шешенгән Саҗидә, бертуктаусыз эшләтеп утырып та, аз гына да җылынмаган тишек-тошык машинадан төшеп, чарасыздан бата-чума җәяүләп китте. Үзен туктатырга теләп кычкырган Гыйззәткә, үзе дә аңламастан:

– Кит!!! Карап торып баламны үтерим мени?! Инде ничәмә сәгать буе авылдан чыгып китәлми утырабыз. Председательлегеңне әйтер идем! Ун литр запас соляркаң да юк бит! Әй, Ходаем!!! Кит! Туктатам, дип кыешма да! Син мине аңлый аласың мыни?! Рәмил бит синең өчен беркем дә түгел! Ә минем өчен… ул… ул берәү генә, дөньяда бердәнбер…– дип бөтен ачуын, әрнүен яудырды.

Саҗидә мамык шәленә төргән тынсыз баласын күтәреп күрше авылга барып җитүгә район үзәгеннән юлны чистартып трактор, аның артыннан ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Төнлә чирләп, төш вакытына дәваханәгә килеп җиткән баланы шунда ук реанимация бүлегенә алып кереп киттеләр.

 

 Тар дөньяның бер рәхәте

Биек таудан чаңгы белән түбәнгә шуып төшкәнегез бармы? Бардыр, балачакта булса да, бардыр. Куркуларыңны онытып, күзләреңне кысып, җилгә каршы омтылганда әллә нинди бер азатлык хисе күкрәгеңә килеп каплана, тын алдырмый. Ә син, тын алырга кирәклеген дә онытып, һаман алга очасың, әйтерсең иңнәреңә канат таккансың, әйтерсең, дөньяда бер син генә шундый бәхетле, әйтерсең, бу рәхәт очыш мизгеле беркайчан да тәмамланмый, әйтерсең лә, син бөтенләй түбәнгә таба очмыйсың, синең бераздан мышный-мышный тау башына кирегә менәсең юк… Син, үзеңнең куркуларыңны җиңеп, азатлык хисен татый алуың белән чиксез горурсың, булдыклылыгың белән кешеләрне таң калдырасың, тау астындагылар синнән көнләшә, сиңа кызыга, эчләре поша…

Лида да үзен нәкъ шулай хис итте. Беренче айларда очып диярлек йөрде ул. Төне буена аракы сатты, таңнан чыгып сыерларны сауды, сөтне аертып, каймагын алды, маен язды, ашын кайнатып, әзерләп куйды да, кичә эчкәннән соң башлары авыртучыларга тагын аракысын сатты. Балаларын карап, ашатып, беразга гына бушаса, магазинга йөгерде, нинди тәм-том бар, барысын да алып кайтып нәниләренә тоттыра барды.

– Безнең күз яшьләренә сатып аласың ул кәнфитләрне! – дип, җан ачулары белән артыннан кычкырып, каргашып калган авыл хатыннарына исе дә китмәде. Борылып, тешләрен кысып, күзләрен зәһәр кечерәйтеп:

– Че? Завидномы? Бер мужигыңны да кулыңда тоталмаганга мине виноват ясап торма, яме! Ирләрегезне дә понять можно: сезгә карап утырганчы, лучше водку пить инде! Җыен җебегән! – дип агуын чәчте дә, юлында булды. Аның күтәренке кәефен беркем дә төшерәлми, аның кесәсендә кулын тыккан саен йөрәгенә җылы өрүче акчалары бар. Акча бит сине башкалардан өстен итеп хис иттерә, үзеңә ышанычыңны арттыра, уйларыңа җиңеллек, рәхәтлек бирә. Аз көттеме әллә Лида бу бәхетле көнне?! Аның шатлыгын алкашларның наз күрмәгән, акчага тилмергән, шул халәтләреннән явызланганнан явызлана барган хатыннары гына бозала ди! Көтеп тор! Лида аз тилмергән ди ул акчага! Лиданың эчендә явызлык аз ди сиңа! Рәхәт тормышка түзәлмәгәннән, төн йокыларын онытып, аракы сата ди!

Магазиннан кайтышлый Лида тагын күршесенә сугылды. Тамарка янына кереп утыруларының ешлаганын үзе дә белә, сизә, югыйсә. Кереп буш кына чыгылмый, өстәл түренә янып торган көмешкәсе менеп утыра, ашап туймаслык тозлы кәбестәсе, кыяры, салосы. Эчәм дисәң, сәбәбе дә табылып кына тора. Бер-ике савыт «ак»ны капса, Лида, үз-үзен аклап, сөйләнергә тотына:

– Фагилны әйтәм, Тамарка, все хо-одит, хо-одит, үз алдына че-то под нос говорит. Мин төн йокламыйм, деньги зарабатываю, ә ул недовольный. Күрми дә мине, не разговаривает. Отдельно йоклый…

– Да ну его! Йөрер, йөрер дә, привыкнет, куда денется. Бар кеше дә хәзер шулай живут. Саталар. Урлыйлар. Просто ул синең отсталый какой-то. А может, а может элеккечә сезгә в гости барырга? А? Расих белән. Самогонны возьмем, и Фагил выпьет. Русланнарны чакырыйк. Как раньше…

– Не получится, Тамар… Ни бит… Төнлә сатасы бар.

– Айда, бүген выходной эшлибез. Син дә арыган уже… Давай, берне эчәбез дә… Син кайт. А я к Райфушке побежала. Ну…– Тамарка, савытындагы эчемлеген бетереп, бер генә кабып куйды да, тозлы кыяр кисәген шытырдатып чәйни-чәйни, шешәсен, рюмкасын җыештырырга кереште. Озак та үтмәде, канәгать кызыл йөзле ике хатын капкадан чыгып икесе ике якка юл тотты.

Тора-бара юл уңаеннан Тамаркаларга сугылулар гына түгел, кичләрен Лидаларның өендә җыелып кәеф-сафа корулар да ешайды. Фәгыйльне кичтән эчереп йоклаттылар. Иртән айнып та бетмәс борын башын төзәтергә тагын салып бирделәр. Болай да йомшак табигатьле ир үзендә бу бәйрәмнәргә каршы торырлык көч таба алмады, эчүдән дә айнымады. Фермасына чак барып кайтты, үз абзарындагы малларның да рәте-чираты бик тиз китте. Хуҗаның томаланган аңына мәхлүкларның ачка интегеп акырган тавышлары ишетелмәде, барып җитмәде. Бик сирәк кенә салынган бер сәнәк печән белән җан асраган сыерларның каймаклык-майлык та сөте калмады. Балаларыма чупа-чупс ашатасым килә дип аракы сата башлаган хатынның өендә бервакытны шикәр-чәй дә бетте. Җырлы-биюле, алыш-бирешле төннәрдән соң озын көннәр буе уянмый йоклаган әниләрен салкын һәм шыксыз ызбада ялгызын калдырып, балалар урамга чыгып китә торганга, кайда туры килә шунда тамак туйдыра торганга әйләнделәр.

Барлык һәм юклык арасында җан асраган бу очсыз-кырыйсыз халәттән Фәгыйльне кызы айнытты. Унбишенче яше белән барган Рита таралып барган йортның бердәнбер тоткасы иде. Ул кулыннан килгәнчә сеңелләренең өс-башын юып, тамагын карап торырга тырышты, җилене тулып акырган сыерның сөтен булдыралганча савып, бозауларга эчерде. Кызу куллы әнисенә дәшәргә курыкты, әтисенең аңына барып җитәрлек сүз дә, көч тә табалмады бала. Иптәшләреннән кыенсынып, мәктәпкә бармый калган чаклары да аз булмады. Беркөнне, соң гына торып, абзарга чыккан кыз сыерын – Сөтлебикәсен тапмады. Йөгереп өйгә керде. Башта әнисен уятып карады. Файдасыз. Аннары әтисенең ябык иңбашларыннан тотып, аны бар көченә селкетергә кереште:

– Әти! Әти-и! Тор! Тор, димен, ишетәсеңме, юкмы?! Сөтлебикә юкка чыккан! Урлаганнар! Әти, әти, син булса да тор инде! Мин нишләргә белмим хәзер. Мин бит зур кыз – урамга чыгып ашарга эзләп йөри алмыйм бит инде. Ичмасам, сөтләп чәй эчсәм туйган кебек була идем. Хәзер нишлим инде-е, Сөтлебикәсе-ез…

Кызының өзелеп елаган тавышына күзләрен ачкан Фәгыйль, нәрсә булганын да аңлар-аңламастан, сөрлегә-сөрлегә абзарга таба атлады. Чыннан да, Сөтлебикәнең урыны буш иде. Фәгыйльнең тез буыннары калтырады. Ул әллә махмырдан, әллә куркуыннан манма тиргә батты. Баскан җиреннән кузгалып, өйгә керергә, Лиданы уятып, сорау алырга, аның авызыннан дөресен ишетергә курка иде ул.

Вакытыннан алда йокысыннан уятылган Лиданың теле зәһәр булды.

– Нәрсә? Пил да спал, күрмисең ничего, не слышишь, хәзер миннән спрос, да? Кичә өйгә алкашлар килеп сугышканны күрдеңме? Мине защитилмы? Ладно, Расих белән Руслан булды.

– Сыер кайда димен? Сыер? Сөтлебикә кая булды? Миңа синең алкашларың, сугышларың нигә…

 – Вот именно! Мин сиңа беркайчан да кирәкмәдем! – дип, чыелдап кычкырып, бүлде Лида Фәгыйльнең сүзен. – Не знай кем турында думаешь, йөрисең шунда на ходу йоклап! Робот кебек! А мне каково – беләсеңме? Нәрсә дип алып кайттың мине бу җир тишегенә? Надоело! Я в город хочу! Ят шул үлеп барган авылыңда сыерларың белән саташып!

Фәгыйльнең дә, ярымисерек, ярымайнык Фәгыйльнең дә, түземлеге юк исәбендә иде шул.

 –Теләсәң кая кит! Тик Сөтлебикәне генә урынына кайтарып куй! – дип әйтеп салганын сизми дә калды ул. Мәңге кызмаган, кешегә кычкырып эндәшә белмәгән Фәгыйль чамасыннан тыш дулкынланган, әрнегән, аның тешләре кысылган, йодрыкланган куллары, ярылып кипкән иреннәре калтырап тора, күзләре бер үк вакытта әллә нинди әлегә тиклем Лидага таныш булмаган ут та чәчә, елый да, бәхетсезлегеннән тиз генә котылырга теләгәндәй үтенеп сорый да кебек иде.

Бу караш нишләптер Лиданың да кызуын суытты. Ул чатнап авырткан башын түбән иде. Тузгыган чәчләре йөзендә чагылган мыскыллы елмаюын яшерде ярый, берчә курку, берчә өмет белән балкыган бала күзләре төбәлгән иде бит аңа. Сүзләренә битарафлык чыгарырга тырышып:

 –Тавыш чыкканын әллә каян сизгәннәр, милицияләр килде. Водкаң некачественный, кеше үтереп ятасың, лицензиясез продаешь, дип бәйләнделәр. Арестуем, диделәр. Чак котылдым. Ярый сыерга риза булдылар, – диде хатын салкын тавыш белән. Үзе, әллә соңлап уянган оятыннан, әллә хәлсезлегеннән, күтәрелеп тә карамады… …Һәм Фәгыйльнең агарганчы кысылган йодрыгы җыелган бөтен ачу көче белән колак төбенә килеп утырганын сизми дә калды…

…Сөтлебикәне кире кайтара алмады Фәгыйль. Дөреслек эзләп йөрүнең файдасы юк иде инде, сыер таң белән иткә озатылган иде. Хаклык һәм яклау эзләп районга барыр идең, Лида урынына үзеңне кертеп ябарга да күп сорамаслар. Ни дисәң дә гаеп үзендә кебек, бер хатыныңа да баш булалмагансың, диярләр.

Балалар да, бозау да сөтсез калды. Икенче сыерны зур һәм таза булып туган бозаулары өчен генә асрый иде Фәгыйль. Сөтлебикәнең сөте ике бозауга да, олы гаиләгә дә җитә иде. Яхшы итеп ашаткан, каралган чакта… Тик нәрсә генә булса да, бу сыерсыз калу кайгысының бер яхшы ягы да булды: ир дә, хатын да, бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, эчүләреннән шып туктадылар. Моннан соң балалар да, маллар да элеккедәй караулы булды, бәйрәмнәр тукталды. Өй эчендә салкын тынычлык урнашты. Бер-берсенә эндәшү түгел, күтәрелеп тә карамаган әти һәм әнинең кыланышыннан әлегә тиклем чыр-чу килеп торган балаларның да тавышы тынды, бәләкәй йөрәкләренә кунган шом аларны, аяк очларына басып, шәүлә кебек йөрергә мәҗбүр итте. Лида төне буе сатты, көне буе йоклады. Фәгыйль маллары яныннан кабер кебек салкын өйгә төнгелеккә генә керергә тырышты. Бөтенләй ашарларына калмаган балаларына бер сарык суеп, көн саен аш салырлык итеп тураклап, суыткычына тутырды. Рита көн саен шул итне бәрәңге белән пешереп, ипи салып өстәлгә утыртыр булды. Әмма ризык юньләп ашалмады, кишер чәе эчелмәде. Көннән-көн сулган сеңелләрен күреп Ританың үзенең дә әле бала гына йөрәге әрнеде. Әнисе белән сөйләшергә, аңлашырга ничә кабат талпынса да, бала күңеле салкынлыкка барып бәрелде. Рита алдан әзерләп, кабатлап йөргән әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмады. Әнисенең, әлегә тиклем алчак күңелле, кызык һәм күп сүзле әнисенең, үзенекенә дә охшамаган пыяла күзләреннән куркып туктап калды бала.

Милицияләр башкача аларның өенә кермәделәр. Машиналары Тамараларның йорт алдына туктау белән, Лида чыгып утырып каядыр китә торган, төнгә, сату вакыты җитүгә кайтып керә торган булды. Сатты да сатты. Әмма балаларына кәнфит түгел, эчәргә чәй дә сатып алмады. Үксез калган балаларын кызганып, аларның бу хәлгә төшүләрендә үзенең дә гаебе юк түгеллеген тойган Фәгыйль берничә кабат хатыны белән сөйләшергә тырышып та карады. Ләкин Лида, бөтенләй үзгәргән, башка кешегә, чит кешегә әйләнгән, кысылган йока иренле, үлек йөзле, кайчан гына әле бөдрәләнеп, күзне үзенә тартып торган җилбәзәк чәчләрен, сылаштырып тарап, олыларча төенгә җыйган, гәүдәсе генә монда, Фәгыйль янында булып, үзе әллә кайда еракта йөргән Лида ирен күрмәде дә хәтта. Ашаудан да, йокыдан да калган Фәгыйль озын төн буена ялгызы, караватында боргала-боргалана, таң аттыргач, беркөнне ишегалдына чыкты. Әлегә хәтле бер кысылганы да, күренгәне дә юк иде Лиданың сату урынында. Хатыны аракы тартмалары өелгән чоланда Зәһәрнең мәңге дә айнымаган алкашы Бур Зариф белән эчеп утыра иде.

– Тар дөньяның бер рәхәте: бер рюмканы кабам да онытылам. Йоклыйм кереп, син последний клиент бүген, Зариф. Баш төзәтергә миңа не ходи. Мин – төнге кукушка. Понялмы? Давай, проваливай…

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас