Чәчмә әсәр
18 сентябрь 2025, 17:55

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (4)

Мин сөекле кешемә яхшылык телим, ишек ачык, бәхил бул! Ләкин мин синнән башка яши алмаячакмын!

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (4)Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (4)
Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (4)

* * *

Сәлимә Мостаңгир торганчы өй җыештырып, ашарга әзерләп өлгергән иде инде. Мостаңгир да, һични булмагандай, кәефле иде. Ул киерелде-сузылды, тәмам уянып җитте.

– Яңа ел килеп җитте бит, Мостаңгир, – диде Сәлимә.

Мостаңгир җылы юрган астында рәхәт чигүен дәвам итте.

– Беркая да барасым килми, – диде ул, иркә баладай. – Өйдә генә утырыйк.

Сәлимәнең күңеле дә Мостаңгирның күңел кылларына тәңгәл корылган иде.

– Тел очымнан алып әйттең, – диде Сәлимә. – Икәү генә каршыларбыз… Аннан соң кычкырды: – Чәй әзер, Мостаңгир әфәнде! – диде.

Мостаңгир ятак киемнәреннән генә юрган астыннан чыкты да әллә каян бер төргәк чыгарып хатынына сузды.

– Яңа ел котлы булсын, Сәлимә! – диде ул.

Сәлимә төргәкне сүтте дә «аһ» итте.

– Әнекәйләрем, калфак!

Мостаңгир театраль хәрәкәтләр белән, иелә-бөгелә тәгъзим ясап, баш иде дә әйтте:

– Ошбу энҗеле калфак безләрнең әнкәсе Васбиҗиһан карчыкның мирасы булыр имди. Васбиҗиһан вафат булганда, углы Мостаңгирга: «Балам, өйләнгәч, хатыныңа бүләк итәрсең. Бу калфак сигез буын хатын-кызның башында булган. Әманәтем шул: хатының синең белән бәхетле булсын!» – дип әйтеп калдырды. Сәлимә ханым, алыгыз, әнкәмнең васыятенә тугры калыгыз!

Сәлимә калфакны чәченә тагып карады. Көзге каршысына килеп тикшерде һәм бик канәгать калды. Мостаңгир шешә ачты. Кадеһләрне чәкәштергән чакта ишек кыңгыравы чылтырады.

Сәлимәнең тәне куырылып китте. Яңа елны гына көтеп торган бер юлаучы килә!

Мостаңгир ишекне ачты. Бусагада егет белән кыз күренде.

– Гафу итегез, – диде кыз. – Сәлимә апа шушында торамы?

Мостаңгир иңбашы аркылы гына Сәлимәгә кычкырды:

– Карчыгым, кунаклар! Сәлимә, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, ишек янына килде.

– Исәнмесез, Сәлимә апа, – диде кыз. – Сез мине танымыйсыздыр инде. Мин Иштирәктән.

– Үтегез! – диде Сәлимә.

Кунаклар эчкә узды.

– Мостаңгир, булыш, – диде Сәлимә.

Мостаңгир егет кулындагы төргәкне алып, урындыкка куйды. Сәлимә кызны чишендерә башлады.

– Бик вакытлы килдегез, – диде хуҗабикә. – Табын янына узыгыз!

Егет, төргәген чишеп, Сәлимәгә чәчәк сузды.

– Гөлчирә белән икебез дә Яңа ел белән котлыйбыз сезне! – диде егет.

– Бу минем ирем Сәмит була, – диде Иштирәк кызы.

– Алайса, ике бәйрәм, – диде Мостаңгир.

Кыз тарсынып тормый, сөйли дә сөйли:

– Без бер техникумда укыйбыз. Сәлимә апа, мин сезне хәтерлим әле. Сез малайлар шикелле, атка атланып йөри идегез авылда.

Барысы да көлде.

– Булды, андый хәлләр булды… – диде Сәлимә. – Мин абыйның атын кардунга менгерә торган идем.

Өстәл тирәли утырдылар.

– Мин Гыйлаҗетдин кызы Гөлчирә булам.

– Ә-ә, шулайдыр дип уйлаган идем, – диде Сәлимә. – Нәкъ Гайшә апага охшагансың.

– Мине әнигә дә, әтигә дә охшаталар.

– Син бит әле менә болай гына идең… Инде кияүгә чыгарга да өлгергәнсең.

Мостаңгир тезгенне үз кулына алырга булды, ахрысы. Чәркәләргә эчемлек салып чыкты да алкыш күтәрде:

– Әйдәгез әле, Яңа ел хөрмәтенә! Котлы булсын Яңа ел!

– Танышу хөрмәтенә! – дип өстәде Сәлимә. – Яшь гаилә хөрмәтенә!

– Кайда укыйсыз? – диде хуҗабай.

Сәмит хуҗаның соравына җавап бирергә алынган иде дә тончыкты. Кыз аның аркасын төя башлады. Үзе көлә.

– Без кулинарныйда, – диде кыз.

– Алайса, тәмле әйберләр белән өстәлегез тулы була икән.

– Сәмит баллы әйберләр ашамый… Сәмит, сиңа ипи алып биримме?.. Без укып бетерүгә, район үзәгендә кулинарный цех ачыла. Икәүләшеп шунда кайтабыз, Алла боерса… И-и, Сәмит, син әйтми утырасың тагын… онытып торам икән… Туган апагыз, Сәлимә апа, сезгә Яңа ел бүләге җибәрде. Инде узган атнаны ук алып килгән идек, юри бүгенгә саклап тордык… Сәмит…

Сәмит ишек янындагы урындыкка куелган төенчекне алып килде. Аның кулыннан төргәкне алып, кыз Сәлимәгә тоттырды.

Кыз өзлексез сөйләнә:

– Туган апагыз әйтә: Сәлимә белән Мостаңгир кияү каклаган каз ярата, ди… Мин әйтәм, Сәлимә апа ач түгел, дим. Казанга ит төяп йөрергә… Барыбер биреп җибәрде.

– Рәхмәт, Гөлчирә сеңлем, – диде Сәлимә. – Хәзер без аны… Мәле, Мостаңгир, туракла әле казны… Ике канаты безгә – кызларга. Тәпиләре сезгә – егетләргә.

Кыз белән Сәлимә көлде. Сәмит тә елмайган булды. Мостаңгир төкселәнде. Бераздан егет белән кыз кузгалды.

– Ярый, Сәлимә апа, Мостаңгир җизни, без киттек, – диде Гөлчирә. – Сәмит!

Сәмит ишек катында иде инде.

Сәлимә:

– Нигә алай бик тиз? – диде. – Утырырга иде инде бераз.

– Без шулай, Сәлимә апа, – диде Гөлчирә. – Төне буе кунактан кунакка йөрергә булдык Сәмит белән. Үзебез кунак чакырмадык, безне дә кунакка чакырмадылар. Менә шулай итеп, бүген таң атканчы танышларны әйләнеп чыгарга исәп. Ату бәйрәм саен гел общежитие, җыелышып эчәләр дә сугышалар. Кызыгы юк. Болай кызык ичмасам. Хушыгыз!

Кунаклар китте. Сәлимә аларны озата чыкты. Ишекне ябып, өстәл янына килеп, һични уйламыйча, каз турый башлады. Бер кисәк итне Мостаңгирга сузды.

Урамда Яңа ел каршылаучылар шаулаша. Күршеләрдә музыка. Мостаңгир дәшмичә генә Сәлимә сузган кисәкне алды. Икесе дә чәркәләрен күтәрделәр.

– Яңа ел белән котлыйм сине, Мостаңгир! – диде Сәлимә.

– Мин дә сине тәбриклим! – диде Мостаңгир, төксе генә.

Шәраб тулы чәркәләр тияр-тимәс кенә чәкәште.

Һавага ыргытылган пычкы тавышыдай пыяла зыңгылдады.

Ләкин аларның берсе дә шәрабка ирен тигезмәде.

Сәлимә белән Мостаңгир икесе ике якта. Үпкәләшкәннәрме? Икесе дә сүзсез. Урамда шатлык, бүлмәдә киеренке тынлык.

Сүзне Сәлимә башлады.

– Күпме шулай үзеңне газапларга була инде? Үзеңне дә, мине дә… Мин хәтта сәбәбен дә белмим, чамаламыйм да хәтта… Ни өчен син үзеңне эчтән талыйсың, син эчтән таланганга, минем йөрәк сыза. Ичмасам, сәбәбен әйт, ачыктан-ачык сөйләшик. Бәлки, минем гаебем бардыр, бәлки, синеке…

Мостаңгир хатынына карамыйча гына әйтте:

– Синең белән күпме яшибез, мин сине белмим.

Сәлимә гаҗәпсенеп иренә карады.

– Ничек инде син мине белмисең? Мин синең каршыңда, мин синең яныңда, мин синең белән бер юрган астында…

– Мин синең узганыңны, синең ни уйлаганыңны белмим.

– Минем узганым да сер түгел, Мостаңгир. Мин сиңа тол хатын буларак чыктым. Сине алдамадым, мин мулла кызы да, фәрештә дә түгел. Минем сиңа чаклы да башка ирләр белән мөнәсәбәтләрем булгалады. Иремнән аерылгач, әлбәттә. Ләкин алар узды, китте, көл булып, тузан булып очты. Аларның ни катнашы бар синең белән миңа? Син мине һәр кешедән көнлисең. Берәр ир минем белән елмаеп күрешсә, син: «Әһә, бу минем хатынның элеккеге сөяркәсе түгелме икән?» – дип кара көясең. Теге журналист авылдан алып килгән күчтәнәч казны кертеп чыкты, ул да сиңа минем сөяркәм кебек күренде… Әйе, шулайдыр. Синең хатының азгын, туймас женесле бер авызлыксыз хатын. Зур борынлы ир күрүгә, итәген сала торган юмарт тәэминат бүлеге мөдирәсе! Ирләрнең барысы да минем белән йоклап чыккандыр… Хәтта йоклап чыккан булсам да, мин бит сиңа хыянәт итмим, сиңа кадәр булганнарның сиңа тырнак очы хәтле дә кагылышы юк, юк! Аңлыйсыңмы син, утын пүләне? Неужели инде мин хәзер сине белмәгән, күрмәгән чакта йөргән егетләрем өчен төннәр буе көнчел нотыкларыңны тыңлап чыгарга тиеш? Минем ни гаебем бар?

– Гаебең бар, димим…

– Гаебем булмагач, нигә син мине җәзалыйсың?

– Миңа караңгы, синең әллә нинди серләрең бар кебек. Мин сине өзелеп яратам, мин сине чыдый алмыйча сөям, сөйгәнемә күрә газапланам.

– Син мине газаплыйсың!

– Ә син газапланма. Минем кара көнләшү вакытларын сабыр гына үткәзеп җибәр.

– Көнләшү өянәгең килгән саен, мин чыгып кача алмыйм бит инде, аннан тагын син, кайда булдың, дип теңкәмә тиеп бетәчәксең. Инде бу иремнән уңдым, Аллага шөкер, дип яшәп ятканда гына, монысы да көнчел булып чыкты.

– Бәгыремне таламасын өчен, миңа бар да ачык булырга тиеш. Син миңа беренче иреңнән ник аерылганың турында сөйләмәдең.

– Сөйләдем! Барысын да сөйләдем.

– Эчми иде, тартмый иде, яхшы кеше иде, әниләр дә аны бик хөрмәт итә иде, дидең, дөрес. Шундый яхшы кешедән хатын китәмени? Дөрес түгел! Син нидер яшерәсең.

– Эчә иде, кыйный иде, гүләйт итә иде, әти-әниләрне дә рәнҗетә иде. Ул бик кабахәт кеше иде, аннан да җүнсезрәк ирне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмассың! Күңелең булдымы?

– Юу-ук, ул эчми, ул сине кыйнамый да иде. Син нидер яшерәсең, Сәлимәкәй!

– Җанымны актарасың син минем… Борынгы аллалар дөньядагы бөтен начарлыкларны җыеп, бер сандыкка салганнар да, сакларга дип, Пандора исемле гүзәл хатынга тапшырганнар. Бу сандыкны ачарга ярамый, ачсаң, дөнья харап булачак, дип кисәткәннәр. Артык кызыксынучан Пандора беркөнне сандыкны ачкан, сандыктан хөсетлек, көнчелек, алдашу, астыртынлык, әхлаксызлык кебек кабахәтлекләр чыгып качкан. Кылганына үкенеп, Пандора сандыкның капкачын тиз генә япкан. Ләкин барлык әшәкелекләр дә чыгып өлгергән, сандыкта бары тик Өмет кенә калган. Син дә артык кызыксынучан булып чыктың. Мин сиңа сөйләрмен, ләкин ул сиңа җиңеллек китермәячәк, сине тагын да шикчәнгә әверелдерәчәк. Хатын-кызның сере булырга тиеш, син ул серне ачарга омтылма, үкенерсең!

– Сереңне ачмасаң да үкенәчәкмен!

– Ярый, мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, ләкин син барыбер мине аңламаячаксың. Ни язган, шул булыр…

Хамис белән без яшьли йөрешеп өйләнештек. Барысы да ап-ачык иде. Туганнар да безне хуплый. Без пар килгән. Ул баһадир егет. Мин назлы кыз. Холыкларыбыз да туры килә. Ул кайнар егет, мин салкын-салмак. Аның кайнарлыгы минем сабырлыкка килеп бәрелә иде дә, шунда сүнә иде. Ара бозылмый кала. Икенче мизгелдә ул инде елмая, мине ярата. Өйләнештек. Мәхәббәт, дип йөргәнем чәлпәрәмә килде. Мин аны яратмыйм икән. Мин аны сөймим икән.

– Ни өчен?

– Ни өчен? Ни өчен? Әниләр дә каныма тоз сала: ни өчен аерылыштыгыз? Ни өчен син аны ташладың? Эчә идеме, акча алып кайтмый идеме? Ни өчен икәнен әйтеп бирә алсам, мин үзем дә тынычланыр идем.

Сәлимә тынып калды. Хатын үз уйларына кереп китте. Ул элеккеге ире Хамис белән булган сөйләшүләрне ачык хәтерли иде. Хамис хәрби киемнән, мәһабәт ир-егет булып килеп басты аның каршысына.

– Сәлимә, – диде Хамис. – Туйдым мин синең бу капризларыңнан… Менә моннан гарык булдым. Бай булмасак та, безнең бар җиребез җитеш. Туганнар да безгә карап туймыйлар.

Сәлимә Хамиска аркасы белән тора иде.

– Ташласана, Хамис! – диде хатын. – Карап туймыйлар, сокланалар, имеш! Нинди төче сүзләр! Аларның үз карашлары, үз зәвыклары.

– Ә безнең карашлар, безнең зәвыклар үзгәмени? Син башка маймылдан яратылганмыни?

– Булды, Хамис, мин китәм!

Хамис үрсәләнә, нишләргә белми, ачыргалана:

– Сиңа аракы эчеп кайтып тукмый торган ир кирәк. Мин бит сине сөям, мин сиңа тырнак белән дә чиртмим… Ә-ә, аңлашылды, синең башка кешең бар!

– Юк минем башка кешем, Хамис Сәфәров! – дип кычкырды Сәлимә.

– Димәк, күз тоткан, өмет иткән башка ирең бар. Кем инде ул?

– Юк! – Башыма да килгәне юк. Акланырга теләгем дә юк!

– Димәк, күз тоткан кешең бар.

– Мине булмаган гөнаһым өчен акланырга мәҗбүр итмә, Хамис. Мәсьәлә ачык. Мин синнән китәм!

– Кешең булмагач, атаң башынамы китәсең син?

– Мин квартир таптым. Анда ремонт төгәлләнгәнче, авылга кайтып торам.

– Барысын да алдан уйлап куйган. Аңламыйм мин сине, Сәлимә. Аңлатып кит, юкса мин ничек итеп кеше күзенә күреним?! Мине туганнарың да, дусларым да «ни өчен?» дигән сорау белән күмеп ташлаячак. Ни өчен?

– Мин сине яратмавымны аңладым, Хамис. Тынычлан. Бу сүзне мин әйтергә теләмәгән идем. Үзең мәҗбүр итәсең. Мин сине сөймим икән.

– Ух, сабырлык бир, Ходам!

– Син мәһабәт ир, бөтен гүзәлләрнең күз карашы синдә. Син төшеп калганнардан түгел. Минем китүем сине чыгырдан чыгармас. Ләкин…

– Тора-бара яратыр идең әле, уртак бала бәйләр иде. Бөтен кеше дә яратышып кына тормый.

– Юк, Хамис, вакытында өзмәсәк, алга таба безнең яшәү фаҗигагә әвереләчәк.

– Җаным, Сәлимәкәй…

– Нинди төче сүз – «Сәлимәкәй».

– Мин сиңа гомер буе шулай дәшә идем.

– Игътибар итмәгәнмен. Хәзер ул бик төче яңгырый.

– Сәлимә, әллә мин сине берәр вакыт бик рәнҗеттемме?

– Юк, рәнҗетмәдең, Хамис.

– Әллә берәрсе сүз җиткердеме?

– Юк, җиткермәде, мин синең башка кызларга карамаганыңны беләм.

– Шулай булгач, ни сәбәп?.. Әллә син берәр бай ир таптыңмы?

– Юк, минем бай сөяркәм юк, Хамис. Бер генә сүзем бар: мин сине сөймим икән?

– Ни кылаем соң? Мин ни эшләргә тиеш? Сине җибәрмәс өчен, югалтмас өчен, мин нишләргә тиеш?

– Берни дә эшләмә. Син мине тыныч кына чыгарып җибәр. Мин бары тик үз әйберләремне генә алдым. Фатир үзеңә кала, аны сиңа эш урыныңнан бирделәр. Ул синең малың.

– Әйт, кайсы ягым сиңа ятышмый, мин төзәлермен. Мин сиңа ярарга тырышырмын, Сәлимә. Тырышырмын.

– Ир булып кал, Хамис. Вакланма. Ялынма хатын-кызга. Хатын-кыз елакларны яратмый.

– Мин елак идеммени?

– Юк, Хамис, елак ир булмадың, син каһарман, син батыр егет…

– Соң, атаң башы кирәкме тагын сиңа – хатын-кызга? Мал табам, буем өрлектәй, акчаны көрим…

– Йөз гүзәл муеныңа асылынырга әзер тора. Ләкин…

– Ләкин син генә Алланың кашка тәкәсе! Син генә особая, син генә оригинальная, син генә затлы кан, син генә патшабикә, ана… сатасы… сытасы… Тилертәсең инде мине, валлаһи.

– Ямьсезләнеп аерылышасым килми, Хамис. Зинһар, ямьсезләнмик, тәмсезләнмик. Мин китим! Бәхетле бул! Сиңа чын күңелдән бәхет телим. Һәм син үзеңнең бәхетеңне табачаксың. Аңа ерак түгел! Хуш!

– Ярый… булды… ямьсезләнмик… Ләкин, Сәлимә, бер нәрсәне аңлап кит, миңа синнән башка хатын-кыз бәхет китерә алмый. Мин синнән башка бер генә хатын-кызны да сөя алмаячакмын. Минем табигатем шундый.

– Син мине сөясең?..

– Сөямен…

– Сөйгән кешеңә яхшылык эшләргә телисеңме?

– Әйе, телим…

– Әйдә, яхшылык эшлә, мине хәзер үк чыгарып җибәр! Сәлимә ачкычларны өстәлгә ташлады. Хамис, кызулыгыннан шартлый язып, бер җилкенеп алды да кинәт тынып калды. Ныклы бер карарга килде.

– Сине кирегә үгетләп булмас, ләкин шуны исеңнән чыгарма: кайда гына булсаң да, кем белән генә тормыш корсаң да, дөньяда мин барын онытма! Авыр булганда, юлың уңмаганда, син шушы йортка кире кайта аласың, ал ачкычларыңны.

Хамис ачкычларны Сәлимә кесәсенә тыкты.

– Мин сине көтәрмен. Мин сөекле кешемә яхшылык телим, ишек ачык, бәхил бул, Сәлимә! Ләкин мин синнән башка яши алмаячакмын! Сәлимә, мин синнән башка яши алмаячакмын! Сәлимә-ә…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас