Чәчмә әсәр
18 сентябрь 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)

Лида чөйдән өс киемен, җиңел сумкасын алды да ашыгып ишеккә юнәлде. Артыннан Фәгыйльнең:  – Лида! Тукта! Минем йөземә кызыллык китермә, кирәкмәгән эш белән булашма әле! Передовой колхозчы башым белән… Мин бит идарә әгъзасы. Ничек кешеләрнең күзенә карармын? – дип кычкыра-кычкыра йөгереп чыкканына игътибар да итмәде, дүрт баланың кәнфит-печеньелык акчасы салынган сумкасын селти-селти, Фәгыйльдән «Наивны-ый, полоумный Фагилчик… Передово-ой, имеш… Үләм!» дип, үз алдына сөйләнеп көлә-көлә, чыгып китте.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)

(Дәвамы.)

Лида, тар гына тыкрыкны үтеп, үзләренең урамнарына чыкты. Шоферларның, Себердә вахтада йөрүчеләрнең өйләре. Гаражлы, машиналы, тракторлы… Араларында берәр скотникныкы булса! Эшсез утырып калган тегүченеке дә юк, әлбәттә… Кинәт нәфрәтле хатынның башындагы йөз төрле уе юкка чыкты. Кирәксез йөз урынына ап-ачык берсе хасил булды. Белә ул кулындагы бала акчалары белән нишләргә! Чәй дә, шикәр дә алып әрәм итмәячәк ул аларны! Нишләп әллә кайчан уйлый белмәгән? Фәгыйльнең колхоздан биш йөз меңгә алып, ике йөз меңгә чак саткан үгезенә ышанып, ит җыючыларга очсызга тапшырырга жәлләгән еллар буе үстергән кадерле малларына өметләнеп, кешечә өйләр төзеп яшәп буламыни инде?!

Фәгыйль шәпләнеп, дәртләнеп кайтып кергән хатынына сагаеп кына карап торды да, дәшми-тынмый ашарга утырды. «Тагын нәрсә уйлап тапты икән инде?» «Бөтен малчылар да көмешкәгә фураж сата. Син эчмисең. Син дә сат! Акчага!» – дип теңкәсенә тиюеннән туктады гына әле. Фәгыйльнең: «Ничек, ни йөрәгем белән мин ул болай да чак торган мәхлүкләрнең авызыннан өзеп он сатып йөрим?» – дигәнен аңламады инде Лида. Бары үзе әйтмешли «яши белмәгән юньсезен» үзгәртәлмәвеннән Фәгыйльнең үзенә дә, авылдашларына да, дөньяга да нәфрәте генә тагын да артты. «Бу юлы нәрсә уйлап тапты икән инде? Әнә бит: бит очларын чокырландырып, күзләрен уйнатып, серле генә елмаеп утыра. Май ашаган песи кебек».

 – Фагил!

 – Ә?

 – Без в этом году ябабыз крышаны! – Лида түгәрәк авыл ипиен әйләндереп кисеп алып, май ягып, тәмләп ашарга кереште. Аннары башын иеп аш чүпергән Фәгыйльгә, берәр сүз эндәшмәс микән дигәндәй көтеп карап торды да, авызында капкан ипиен чәйни-чәйни, дәвам итте:

– Мин аракы сата башлыйм!!!

Лида үзенең тапкырлыгыннан үзе канәгать булып, тагын да тәмләбрәк, рәхәтләнеп, ипиләп итле ашны чумырырга тотынды. Беравык тынсыз торган Фәгыйль, капкан ризыгын йота алмыйча чәчәп, ютәлләргә тотынды.

 – Сата-ам! Ния, сатмый әллә! Әнә, Захаркада Анна апа сатамы? Сата! Магазин белән рядом торган Әнисә сата! С соседней деревни Салимовлар да сата. Знаешь, аракы ничек шәп үтә? Бер төн йокламасаң, учительнең месячный зарплатасын кертеп була дип сөйлиләр. Ә иртән еще баш төзәтергә киләчәкләр… Эшләп, интегеп торасы да юк, Фагил! Как син аңламыйсың?

– Аларның бит, Салимовларның да, Әнисә белән Анна апаның да район үзәгендә дус кешеләре бар. Ничә карасаң да машиналары йорт алларында тора. Килеп хәл беләләр, күрәсең…

– Беләләр хәл, белми ни… Ул кешеләр «крыша» дип атала инде, Фагил. Син вообще!

– Менә шулай шул. Үзең дә аңлыйсың бит. Ә синең яклар кемең бар? Сатсаң, бер төн сатарсың. Икенче көнне акчаларың белән бергә милиция алып китәчәк.

– Мин дә себе «крышу» найду. Куркма әле!

 –Таптың ди! Минем районда зур урында эшләгән бер танышым да юк. Синекен сөйләп торасы да юк инде. Алып ташла башыңнан бу уйларыңны! Берүк кенәсе! Бик тыныч кына яшәп ятабыз әле. Аллага шөкер дип әйт: ашарга бар, кияргә бар, урамда йөрмибез, балалар ач-ялангач түгел…

– Уф!!! Опять заладил үзенең песенкасын. Надоел инде! Тебе-то че! Мине алып китәчәкләр бит! Башлыйм дигәнмен, башлыйм! Сиди дома, аллаңа шөкер итеп! А я в Захарку, к Райфушке пошла. Русланның другы бар, ди, городта. Бүген алган бала акчасына аракы заказать итәм, пускай китерсеннәр!

Лида чөйдән өс киемен, җиңел сумкасын алды да ашыгып ишеккә юнәлде. Артыннан Фәгыйльнең:

– Лида! Тукта! Минем йөземә кызыллык китермә, кирәкмәгән эш белән булашма әле! Передовой колхозчы башым белән… Мин бит идарә әгъзасы. Ничек кешеләрнең күзенә карармын? – дип кычкыра-кычкыра йөгереп чыкканына игътибар да итмәде, дүрт баланың кәнфит-печеньелык акчасы салынган сумкасын селти-селти, Фәгыйльдән «Наивны-ый, полоумный Фагилчик… Передово-ой, имеш… Үләм!» дип, үз алдына сөйләнеп көлә-көлә, чыгып китте.

 

Тискәре буран

1997нче елның кышында табигать үзенең балаларын чыдамлыкка сынарга ашыгып, уйламаганда-көтмәгәндә зәмһәррир суык төннәрне җылы иртәләр белән, йомшак кар явып торган матур көннәрне температура күрсәткечләренең кызыл тасмалары кинәт шуып түбән төшеп китәрлек кара салкын кичләр белән алыштырды. Кешеләрнең бу хәлгә баштарак исләре китсә дә, февраль азакларына таба шактый күнегелде, ахры, төн тынлыгын ярып кыеклардан тамган тамчы тавышы да, аз гына җылына башладыкмы дигәндә җаннарны куырып алган суыклар да аптыратмый башлады.

Саҗидә генә, ярыйсы гына җиләтеп өлгергән көйсез кышның зыкы салкыннарына түзми, инде искереп барган өенең усак бүрәнәләре шартлавына күнегә алмады. Шомлы төн караңгысында тәүлек әйләнәсенә ягып та ызбаны җылыта алмаган учак шәүләсенең стеналарга үрмәләп уйнавы, телефон баганаларының тынлыкны ярып, саруны кайнатып бертуктаусыз зыңгылдавы, ничек кенә тырышса да җылы кертә алмаган ястык-түшәкнең үзәкләргә үткән салкыны аның ялгызлыгын тагын да тирәнәйтә, йокысын качырып, әллә ниләр уйлата кебек.

Озакламый яз җитә, дип көткән, көн саен күзгә күренеп азайган утыннарын чутлап пошаланган авыл халкының соңгы өметләрен челпәрәмә китереп, февраль азагында кыш бөтенләй холыксызланды. Градусник тасмалары нульдән утыз бишкә сикереп төште. Кичтән карларны эретеп яуган яңгыр иртәнгә басып тормаслык шугалакка әйләнде. Ниндидер ярамаган нәрсә булыр кебек шомлы төннәрне тагын да шомландырып, куркытып, болай да куырылган, сискәнгән йөрәкләрне урыныннан кузгатып, электр утлары сүнде. Саҗидәнең дә сабырлыгы бетте. Юк, шайтан да котыртмады, тәне дә сорамады бу юлы. Бары күшеккән җаны гына кырыс кышның үзәккә үткеч, йөрәкне өшеткеч салкынына түзәрлек көч тапмады. Ул һәркөн кич килеп, төннәрдә өенә кайтып китүче Гыйззәтне беркөн янында калдырды. Юк, ялгызлыгыннан арына алмады хатын, куркуларыннан гына котылды. Яраны да бәйләп куйсаң әрнүе басыла бит… Басылды… Сизелмәде. Өйрәнелде…

Аш пешереп йөргән Саҗидә, очсыз-кырыйсыз уйларыннан арынып, идән уртасында «машина» уйнап мәш килгән Рәмил белән Гыйззәткә табан борылды. Тик бер уттан икенчесенә сикердемени, өч кенә яшьлек булуына карамастан һаман да бик сирәк сүзләр әйтә торган улының: «Әттә!» дигән сүзе колагын ярып үтте. Хатын телсез калды. «Түгел! Ул синең әтиең түгел!» – дип кычкырыр иде, Гыйззәтне кыерсытачак. Әнә бит күзләре ничек балкый, үзе канәгать елмая. Әллә ихлас ярата, үзенеке итеп кабул итә баланы, әллә Саҗидәгә ярарга тырышып кына шулай кылана. Белмәссең… Ихлас кебек тә… Тегесенең дә, бәләкәй генә булса да, ир-ат назына сусавы күренеп тора. Малай кеше шул, нишлисең, бөтен гомереңне, һәр минутыңны аңа багышласаң да, әни генә булып каласың… Ир балага терәлергә, таянырга ныклы багана кирәк… Теге чакта, көнләшү утында янганда, кызу баштан Фәгыйльнең тансык куенына кергәндә, «Бала кирәк миңа! Малай кирәк!» – дип күккә карап, Аллага инәлгәндә, бу хакта уйлап караган дисеңме… Ә Фәгыйль эндәшми…Саҗидәгә карарга да кыймый, иелгән башын күтәреп ник бер күз ташласын. Хәл белү дигәнне сөйләп торасы да юк инде анысын. Ачы телле Лидасыннан куркамы? Әллә үзеннәнме? «Менә хәзер ишегемне ачып, тупсамнан атлап Фәгыйль килеп керсә!» – дип аз хыялланамы Саҗидә. Теге төндәге кебек бер караса, бер җылы сүз эндәшсә, кочагына кабат ташланмый үзе түзәлер иде микән?! Айныды бит Фәгыйль теге вакыт, айныды… Айныды, әмма тукталмады…

Ә дөнья һаман шул ук, үзгәрмәгән. Чибәрләрдән чибәр, дәртлеләрдән дәртле Лида Фәгыйль янында, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт кыз әтиләренә мохтаҗ, ә Саҗидәнең исә үз тормышы… Ул тормышны көтәргә, ашарга табарга, Рәмилнең өстенә хәстәрләргә, утынын китерергә, балам сөт эчсен дип фермадан алган сыерга печән хәзерләргә кирәк. Фәгыйль күктәге торна түгел, Саҗидә аны үзенеке итәм дип ышанып, көтеп кенә утыручы хыялый хатын түгел. Җирдәге Гыйззәттән язмавың хәерле… Үзе дә бит «Саз җиләгем, Саҗидәм» дип өлтерәп тора. Яше барган саен хәрәкәтләре салмаклана төшкән кебек, холкы басынкыланган, егетлек дуамаллыгы онытылып барган сыман. Дөнья көтәм дигән хатынга кып итеп торган ир…

Әллә сөйгәненең уйларын ишетте, Гыйззәт, килеп, дәшми-нитми тукмач кискән Саҗидәнең артыннан кочаклап алды. Җылы тыны белән хатынның нәфис муенын, колак яфракларын иркәләде. Ирнең көчле куллары хатынның тыгыз беләкләре буйлап төшеп, бармакларны ычкындырып, пычакны читкә алып куйдылар, хәрәкәтсез сылу гәүдәне үзенә таба бордылар. Ирнең кайнар иреннәре, сагышлы уйларыннан арындырырга теләгәндәй, хатынның күзләреннән, битләреннән, бөдрәләнеп торган чөм кара чәчләрен сак кына артка сыпырып, чигәләреннән үбеп, назлап үттеләр. Куллар, кыюланганнан кыюланып, сөешүнең дәвамын, иреннәр, ашыгып, түземсезләнеп, хатынның уйлар әсирлегеннән чыгып, уянып, хисләр кайнарлыгын уртаклашуын көттеләр, таләп иттеләр…

…Йөзенә канәгатьлек билгеләре кунган ир, бушанып, тынычланып күптән йокыга талды. Аның ышанычлы иңенә башын салган хатынның гына күзләре ачык, керфекләре чыланган. Уйларының очына чыга алмый, ярсу йөрәгенә хуҗа була алмый интегә ул. Төн караларында тормышының башваткычына җавап эзли, җепсез-йөгәнсез мәхәббәт хыялларында буе җитмәс текә ярларга сикерә, җаны сөймәгән кочакта яткан килеш бик сагындырган, мәңгегә ерак, мәңгегә кадерле куллардан сөйдерә, әрнүле дә, татлы да утта яна, аннары тагын, көндәгечә, салкын чынбарлыкка, якындагы ярга әйләнеп кайта. Яшәр өчен җайлы, уңайлы, тик сөймәгән, йөрәкләрне кузгатып сөелмәгән ярга. «Их, шул Фәгыйльне онытырга да, мине яраткан, гел янымда булган Гыйззәтне өзелеп сөяргә! Аның белән бик бәхетле булып яшәргә! Нинди җиңел булыр иде…»

Төнлә кинәт һава торышы үзгәреп, тискәре буран чыкты. Саҗидә улының кычкырган тавышына уянып китте. «Әттәү!» – дип саташып, өзелеп елый. Тышта котсыз буран улый. Өй шактый суынып өлгергән. Хатын сикереп торып баласы янына ашыкты. Аяк очларына басып, агач ясленең эченә үрелде. Улын кулына алды. «Я, Хода! Ут булып яна бит!» Саҗидә, баласын кысып кочаклаган килеш караңгыда абына-сөртенә караваты янына кире килеп, Гыйззәтне тарткаларга кереште:

– Тор! Тор, димен! Гыйззәт, уян әле тизрәк! Рәмилнең тәне ут булып яна! Нәрсә генә булды икән, Ходаем? Гыйззә-ә-әт…

Кинәт кенә иртәнге тәмле йокысыннан уятылган ир башта бернәрсә дә аңламады, әлбәттә. Стена буйлап капшана-капшана барып утны кабызырга уйлады. Иске электр чыбыклары шашкан буранның котырып улаган җиленә түзәме соң, уты да әллә кайчан сүнгән. Ир, көрсенеп, көчсез тавышы белән елагандай итеп шыңшыган баланың башын тотып карады.

– Температурасын карарга кирәк. Салкын тигәндер. Китер әле миңа. Карыйм…

Шырпы чыеп, яктыртып градусник куйдылар, карадылар. Өтәләнеп дару эзләделәр. Саташулы йокысыннан айный алмаган балага көчләп-көчләп аспирин эчерергә тырыштылар. Даруны йотып бераз торгач та актарып коскан улының таралып төшкән гәүдәсен күтәргән хатын боз кебек идәннән, өшегәнен дә сизми, әле өйнең бер ягына, әле икенче ягына чыгып, нидер эшләргә тырышып маташа торгач, чәбәләнүенең файдасыз икәнен аңлап, кычкырып елап җибәрде.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас