Чәчмә әсәр
17 сентябрь 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)

– Ай саен акча алмагач, буйсынды ди сиңа халык. Үзеңне үк әйбәт итеп сүгеп китә әле ул. Икенчегә дәшмәслек итеп. Тукмап эшләтеп булмый бит. Таралган трактор частьләрен бер-икесеннән түләтеп карадык инде. «Эш хакыннан тотыгыз!» дип көлделәр генә. Кәгазьдәге ул акчаларны түләп бетеп булмасын беләләр бит алар. Бөтен җирдә дә шул хәл. Бер бездә генә түгел.  Тагын тын калдылар. Математика дәресендә укытучы биргән мәсьәләне чишәлмәгән чактагы кебек уйлар өермәсеннән башлары тубал булды. Тик бу тормыш башваткычының чынлап та чишелеше юк иде булса кирәк. Булса да үзәкләрдән, калалардан ерак урнашкан бер колхозның гади генә рәисе белән зоотехнигының башы җитә торган мәсьәлә түгел иде бу. Бары очсыз-кырыйсыз үзгәртеп корулар аркасында төшкән бу хәлләрдән бик аз югалтулар белән чыгарга тырышу гына аларның кулында иде. Икесенең кулында. Гыйззәт хатынның сөеп туймас тәнен генә түгел, сөйләшеп үткәргән төннәрен, иңгә-иң терәп эшләгән көннәрен, үзенең уйларына аваздаш җанын да сагынган иде шул.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)

(Дәвамы.)

– Туктыйм. Ач! Сөйләшәсе бар, димен бит.

 – Нәрсә турында? Бары да сөйләнеп беткән, авыздан авызга күчеп чәйнәлгән ич инде, Гыйззәт…

– Чәйнәлмәгәе…

Тишек-тошыкларыннан җил үтеп торган, ныклыгы күптән беткән ялгыз бичә ишегенең ике ягына икесе арка куеп беразга тын калдылар. Саҗидә үзе дә әнә шул ишек хәлендә инде. Тәненең ир назына зарыгуына, ялгызлык суыгыннан җилдәге камыл кебек бөгелергә, сыгылырга әзер булуына җаны өши. Авыл тормышы ирсез авыр шул. Ихтыяр көченең ныклыгын көннән-көн җуя баруына үзенең ачуы килә. Гыйззәт белән тарткалашулары, тиргәшүләре дә бәлки шуннандыр…

Ишек шыгырдап ачылды. Тик ир белән хатын сагынышкан ярлар сыман бер-берсенең кочагына ташланмады. Кызуы бераз сүрәнләнә төшкән Гыйззәт, кыенсынып, күтәрмәнең бер як читенә, әллә кайчаннан ир назы күрмәгән, җилбәзәклеген, дәртен онытырга ниятләп, бала баккан, ана бәхетен татыган, шуңа җитдилеге артып, моннан кире чабуларын җыеп йөрергә, «балам алдында йөзем якты булсын» дип яшәргә антлар иткән Саҗидә элеккеге сөяркәсеннән оялып, тартынып, икенче як читенә барып утырдылар. Утны кабызмадылар. Икенең берсе дә сүз башларга ашыкмадылар. Башларына төшкән уйлары, йөрәкләрен җилкеткән дәртләре, икесен теләсәләр-теләмәсәләр дә бер юлда йөрткән язмышлары белән ни хәл итәргә дә белмәгәндәй тынып калдылар.

– Саҗидәү…

– Әү…

– Сөйләшергә иде. Ни…

– Нәрсә? Үгезләр турындамы?

– Әйе. Үгезләр турында да… Тагын безнең хакта да…

– Ферманы таратып бетерәбезме?

– Кем әйтә?

– Әйтеп торасы юк бит. Болай да күренеп тора. Кемнең баласы укырга керә, кемнең туе, кемнең юбилее, кемгәдер операция ясарга кирәк – барысына да үгезләтә, сыерлата, бозаулата эш хакы түлисең. Инде бүген запас частькә дә ит эзләп килгәнсең. Болайрак дәвам итсәң, бер-ике ел кирәк кимендә. Аннары мал азыгы хәстәрләп, трактор ремонтлап интегәсең калмый. Син халык өчен яхшыдан яхшы булып калырсың, мин ферма таратучы данын күтәрермен. Әйдә, шулай дәвам ит, Гыйззәт. Минемчә, сөйләшеп торырлык бер нәрсә дә юк монда!

– Сөйләшәсең килмәсә, тыңлап кына тор, ярыймы? Мин сине бүлдермәдем, син дә кызма, тик кенә утыр!

 –Утырам. Я, сөйлә тизрәк! Өшетә! – Саҗидә ялангач балтырларын халат итәге белән ябарга тырышкан булды. Үзен-үзе кочаклап, төртсәң дә күренмәс караңгыда Гыйззәт ягына борылып утырды.

– Менә әйт әле, элек сезгә, зоотехникларга акча ничек түләнә иде?

 –Әтиең мәрхүм белән эшләгәндә җитештергән иткә, сөткә карап бирәләр иде. Хәзерге кебек көн уздырып йөрергә ирек бирми иде ул…

– Әйе, әйе, дәвам итмәсәң дә була. Әти вакытында шәп эшләгәнсез, яхшы яшәгәнсез… Беләм барысын да, ишетеп колак тонып беткән. Көн саен хаклары үскән электр энергиясенә дә түләрлек акча эшли алмаса, хөкүмәт бер тиен дә бирмәсә, әти нишләр иде икән? Түләмәгән өчен ябылган счетны кайчан да булса ача алырыма өметем дә юк. Берәр поручениегә имза куеп караганың бармы, диеп сора! Әй алла, минем председателлегем… Әти вакытында шәп эшләгәнсез инде ул! Ул вакытта мин дә шәп яши идем…

– Дөресе шулай булгач…

– Хәзер син окладта утырасыңмы? Утырасың!

– Кәгазьдә! Кулга бер тиен дә тими торган окладта!

– Анысы икенче проблема.

– Тик кенә торсаң да эш хакың бара, кирәкмәгәнгә тыгылма, кысылма, дисеңме?

– Юк, димим… Аз гына күзеңне ачып кара, дөнья үзгәрде бит, Саҗидә. Аны үзгәртергә синнән дә, миннән дә ризалык сорап тормадылар, әлбәттә. Тик ул үзгәргән дөньяда синең белән миңа яшәргә кирәк. Элек җитештергән сөткә, иткә кайта торган дотацияләр дә юк хәзер. Авыл турында әлегә онытып торалар өске тарафларда. Им пока не до нас, урыс әйтмешли. Ә без барыбер сөрергә, чәчәргә тиеш. Ичмасам, халыкка эш хакының өлешен игенләтә таратырлык, синең сыерларыңны ачка үтермәслек булса да. Бар, главага берәр нәрсә сорап кереп кара! «Үзең тап!» диюдән башка сүз ишетмисең. Ә мин каян табыйм? Тимер-томырга, солярка-бензингә хак ай саен күтәрелә, ә сөтнең, игеннең, итнең хакы шул килеш, түбән килеш кала бит! Бер бәләкәй подшипник сигез мең сум торсын да! Үзең дә боларны аңлыйсың бит син, Саҗидә…

– Ул сигез мең сум – сигез килограмм ит дигән сүз… Скотниклар онны сатып эчмәгән хәлдә, иң яхшы дигән үгезне яхшы ашатып, сутка саен бишйөз грамм артым алсаң да, 15-16 көн ашатырга кирәк, Гыйззәт…

– Беләм. Ә син башка берәр акча табар юл беләсеңме? Элек күпме хаталардан саклап калдың мине. Әле дә мин синең киңәшеңне тыңларга ризамын. Яшьлек башбаштаклыгым белән әти җыйганның ярыйсы гына өлешен саклап кала алмаганмындыр… Белемем дә җитмәгәндер. Тик мәҗбүри җигелгән ат та эш рәтенә төшенә. Мин дә бүген колхозның, еллар буе җыелган мөлкәтнең беразын булса да саклап калу ягында. Бер-ике ел түзсәк, бәлки тормыш ыңгай якка үзгәрер дигән өмет өчен булса да… Тик булмый бит. Бер җирне ямар өчен икенче җирдән кисеп алырга кирәк. Менә бу язда теге ватык тракторны ремонтламый утыртып калдырсак, ул көзгә таралып бетә дигән сүз. Хуҗасыз калса, бетте инде. Запчастькә сүтәчәкләр, төнлә урлап сатачаклар. Аннары калганын берәр трактористка эш хакы исәбенә бирәбез дә күңел йомшак чакта, тегесе эш вакытында колхозныкын сүтеп, акрынлап үзенекенә күчереп куя. Алдагы елда тагын бер трактор бетте дигән сүз… Я, ни әйтерсең?

– Халыкны ныграк тотарга, эшне таләп итәргә кирәк…

– Ай саен акча алмагач, буйсынды ди сиңа халык. Үзеңне үк әйбәт итеп сүгеп китә әле ул. Икенчегә дәшмәслек итеп. Тукмап эшләтеп булмый бит. Таралган трактор частьләрен бер-икесеннән түләтеп карадык инде. «Эш хакыннан тотыгыз!» дип көлделәр генә. Кәгазьдәге ул акчаларны түләп бетеп булмасын беләләр бит алар. Бөтен җирдә дә шул хәл. Бер бездә генә түгел.

Тагын тын калдылар. Математика дәресендә укытучы биргән мәсьәләне чишәлмәгән чактагы кебек уйлар өермәсеннән башлары тубал булды. Тик бу тормыш башваткычының чынлап та чишелеше юк иде булса кирәк. Булса да үзәкләрдән, калалардан ерак урнашкан бер колхозның гади генә рәисе белән зоотехнигының башы җитә торган мәсьәлә түгел иде бу. Бары очсыз-кырыйсыз үзгәртеп корулар аркасында төшкән бу хәлләрдән бик аз югалтулар белән чыгарга тырышу гына аларның кулында иде. Икесенең кулында. Гыйззәт хатынның сөеп туймас тәнен генә түгел, сөйләшеп үткәргән төннәрен, иңгә-иң терәп эшләгән көннәрен, үзенең уйларына аваздаш җанын да сагынган иде шул.

– Киңәшләшеп яшик әле, Саҗидә… Элеккеге кебек… Миңа да авыр бит. Саҗидәү…

Хатын дәшмәде. Ир, ни булса шул булыр дигәндәй кискен хәрәкәт белән сөйгәнен кочагына алды. Кулларның җылысы, иреннәрнең көче онытылган татлы рәхәтлек булып Саҗидәнең өшегән тәне буйлап таралды… Гыйззәтнең сабырсызланып пышылдавы, кайнар тыны хатынның колакларын иркәләп үтте:

– Саз җиләгем минем! Саҗидәм…

Бу икәүнең үзләренең дә тормышы баш җитмәслек башваткыч, чишә алмаслык бер төен булып, җаннарны теләчәк, үзәкләрне өзәчәк язмыш ялгышы булып бәйләнгәннән бәйләнә бара иде шул…

 

 «Тезбаш» акчасы

Өйрәнелгән дөнья, үзгәртелеп, яңадан корылды. Бу адымның ил өчен, бигрәк тә «еллар буена коммунистлар тарафыннан изелеп, үз тормышының хуҗасы булып яши алмаган» халык өчен мөһимлеген, кирәклеген иртән дә, кич тә телевизорлар сөйләп, гәзитләр язып аңлатып, тукып тордылар. Шәһәрләрдә тормыш җанланды. Кешеләр ашыгып һәрбер квадрат метрны приватизацияләргә тотындылар. Аз гына юне, исәп-хисапка башы булганнар товар алып сатарга керештеләр. Яңа-яңа магазиннар, рестораннар, элек ишетмәгән-күрмәгән казинолар, уен клублары, тагын әллә нинди күңел ачу урыннары барлыкка килде. Туздырган оялары өстендә чабышкан кырмыскалар кебек халык, акны-караны күрми, көнне-төнне аермый, акча эшләргә тотынды. Шәһәр танымаслык булып үзгәрде.

Ә авылны сүндерде үзгәртеп кору җилләре. Гармунчы егетләр акча эзләп Себергә чыгып киттеләр дә, марҗа кызларына өйләнеп, татар көйләрен бөтенләй оныттылар. Артистлар үзләрен сатып ала алган акчалы председательләрнең генә колхозчыларына җырладылар. Анысы да сабантуйларда гына. Өйләрнең түрләренә эленеп, игъланнар сөйләп, урамнарны, авылларны берләштереп торган радиолар да сөйләмәс булды хәтта. Алар «һинд киностудияләренең берсендә төшерелгән ике серияле төсле нәфис фильм»нәргә чакырмадылар, авылның олысы-кечесе, ашык-пошык кичке эшләрен эшләп, сыерын савып, малын җыеп, «индийский кинога» йөгермәде, шыгрым тулы залларда «Танцор Диско»ларны кызганып еламады. Чыгып китәр җае булган яшьләр, калаларга барып, дөем ятакларның кысык бүлмәләрендә, «снимәть» ителгән фатирларда яшәп, көн күрә башладылар. Авылның иң акчалы кешеләре, пенсионерлар, ике төркемгә бүленде. Беренчеләре яннарында калган төпчек улларының гаиләләренә бердәнбер яшәү чыганагына әйләнеп, кадерләнеп, өй түрләренә менеп утырды. Икенчеләре балаларын чит якларга очырып, үзләре вак-вак кына салгалый башлады. Шуның аркасында матур гына гомер кичергән хөрмәтле кешеләр юкка чыкты. Аракы акрынлап акчасыз авылның валютасына әверелде. Элек төнлә генә туган көмешкәнең «заводлары» инде көндезләрен дә бөтен хутына эшләп утырды. Картларның утынын китерергә, печәнен чабарга, бәрәңгесен казырга атлыгып торучылар барлыкка килде. Тик ни гаҗәп, шул колхозлар тарала башлаган, акчага кытлык елларда сүнеп барган авылның әле бер, әле икенче очында зур гына йортлар калкып чыкты. Аларның янында хәлле генә дөнья көткән дип саналган олыларның өйләре бәләкәйләнеп, боегып калды. Вакытында Лида кебек гарьчелләрне көнләштереп, авылның төсен үзгәртеп, «менә без нинди!» дип кәперәеп утырган, карап-буяп тора алмаганлыктан бик тиз төссезләнгән бу йортларның хуҗалары туган якларында төпләнгән соңгы яшьләр иде. Бераздан гөрләп яшәрдәй бу катламның да бердәнбер дөньяга чыгу урыны булып өчәр-дүртәр балаларына алган пособие чиратлары гына калды. Ирләрнең, көлеп: «Хатын бүген тезбаш акчасын алырга китте», дигәнен ишеткәнегез бармы? Шул инде ул, пенсионерларсыз калган гаиләләрнең күз төбәп торган тере акча чыганагы… Төссезләнгән йортларның җимертеп дөнья көтәрлек җегәрле хуҗаларын да акрынлап эшсезлекнең, акчасызлыкның, бер-берсенең күңелен күтәрергә дип кенә кулга алынган көмешкәнең аяусыз, сасы сазлыгы йотты…

Лида да ярты көн чират торып, үзе кебек үк эшсез бичәләр белән рәхәтләнеп гайбәт сатып, авылның күзгә чалынган бөтен кешесен чәйнәп, биш ай тоткарлаудан соң хәтсез генә җыелган шул «тез» акчасын алып кайтып бара. Теге яхшы өйләр турысыннан үткәндә көнләшүе эченнән нәфрәт булып ургылып күзләренә чыга. Менә монсы урманчыныкы, монысы – аның дусты склад мөдире Нәсимнеке. Кул кулны юа. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Киресенчә, һәркем шулай яшәргә, кемгәдер кирәк булырга, алыш-биреш итәрлек, файдасы тиярлек кешеләр белән дуслашырга омтыла. Дөнья тулысынча шуңа корылып, шушы мөнәсәбәтләр изге, ачык күңелле авыл халкының аңын томалап, яшәү канунына әйләнеп бара. Менә болары – укытучыларныкы. Алары ай саен алган эш хакларына куанып, шул аз гына акчага ышанып, өй төзибез дип катлы-катлы ссудалар алып җыйдылар. «Петле тун киделәр» диләр авылда алар турында. Хәзер еллар буе шуны түлим дип, нәрсә кушсалар шуны үтәргә риза булып, мәктәпкә ябышып яталар. Менә бу матур өйләр – балта осталарының үзләренеке. Алары, ичмасам, чынлап эшләп ала акчасын. Үзаллы, рәсмиләштерелмәгән, лицензиясез шым гына бизнес…

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.ru/

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас