Чәчмә әсәр
16 сентябрь 2025, 05:53

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)

– Мин бөтен авылга ишетелерлек итеп дөбердәтәм хәзер. Ач, Саҗидә…  – Бар, Гыйззәт, кайт. Җитте. Син – егет кеше, мин – балалы хатын. Үткәннәр үткәндә калсын…  – Үпкән-кочкан җилгә очкан, дисең инде… Списать ителгән кеше инде мин алайса?  – Гыйззәт, әйдә, тарткалашмыйк әле. Искене яңартып кем уңган? Сиңа да өйләнергә вакыт… 

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Сатучы

1995нче елның җәе очсыз-кырыйсыз булды. Апрель башыннан кыздыра башлаган «челлә кояшы» җәй уртасында бөтен үләнне көйдереп, табигатьне әлсерәтеп бетерде. Халык, эссегә чыдый алмыйча, тәрәзәләрне томалады, төннәрдә салкын эзләп юргансыз-нисез как идәндә тәгәрәде. Бу елны хәлсезрәк, йөрәк чирле олы кешеләр үлеп бетте. Сыерлар корыган көтүлекләрне әйләнеп сөтсез кайтты. Елга-күлләр кипте. Әле бу, әле теге авылда чыккан янгыннар халыкның котын алып, куркакка әйләндерде. Иманлысы да, үз гомерендә бер кабат та Аллаһы сүзен әйтмәгәннәре дә, күктәге тарафларга күз карашларын төбәп, яңгыр сорап ялварырга кереште.

Тик зәңгәр күктә болытның эзе дә күренмәде. Гомер дә булмаганча тып-тын август ае килде. Игенсез кырларда, буш ындыр табакларында тынлык куркыныч иде. Эш хакы исәбенә иген алып, шуны тарттырып, онын үзләре, көрпәсен малы ашап көн күргән авыл халкы пошаманга төште. Гаиләләрендә пенсионерлары булганнар, акчаларын җыеп, магазиннарга хакы артып киләчәк онны көтә башладылар. Бала-чагасыз кешеләр, бәрәңгеләрен казып алып, очсызга булса да килеп җыеп йөрүчеләргә саттылар. Фәгыйль белән Лида кебек бөтенләй акча килер җирләре булмаганнар мал санын киметергә дип уйлаштылар. Ни печәне булмагач, ни иген алырына өмете сүнгәч, нишләсен мескен колхозчы? Бер генә сыер калдырсак, сөт белән бәрәңге ачка үтермәс, диештеләр үзара. Тик әлегә ит җыеп йөрүчеләре күренми, көннәр салкынайтканны көтәләр, ахры.

Ишле гаиләне туйдырган азык шул бәрәңге инде ул. Лиданың чәбәләнүенә, көн саен мышкылдавына карап, бакча казырга чыкмады Фәгыйль. Бәрәңгесез дә калсаң, утырырсың авызыңны һавага элеп. Кешеләрдән белешеп, ит сатып алучыларның телефон номерын табып, Лида шалтыратып сөйләшкәч тә, кичтән бер сыерын егып суеп, эшкәртте. Үзләренә эчәге генә калды. Башка җирен: башын, бавырын, үпкәсен алып килергә кушты сатып алучы ир кеше. Таң белән председатель биргән «УАЗ»га итен төяп, шәһәргә юл тотты Фәгыйль. Машинага, бензингә түләүне чутлап тормады инде, шул эш хакы исәбенә үткәрербез диде Гыйззәт. Барыбер алып буласы түгел ул акчаны. Саклап торуның әллә ни кирәге юк. Иң мөһиме: бүген балаларны укырга кертү. Күлмәген, кофтасын, курткасын, аяк киемен, сумкасын, ручкасын, дәфтәрен ала башласаң – өч балага хәтсез кирәк. Быел Эммалары да беренчегә укырга бара бит. Кыз кешегә бантиклары да, колготкие, туфлие да актан, матурдан булырга тиеш. Ә алыпсатарлар хәйләкәр, халыкның акчасы юк дип жәлләп тормыйлар, табарлар әле газиз балалары өчен дип, хакларны август аенда күтәрәләр генә… Өстәвенә, менә бу үзгәргән акчасы: йөзмеңнәр белән исәпләшеп өйрәнгәнмени ул сиңа совет кешесе? Саны күп кебек, әйбер ала башласаң, кыйммәте аз – суга салган сыман юкка гына чыга.

Теге ит сатып алучы белән телефоннан Лида сөйләште. Фәгыйльнең русчасы шул ипи-тозлык кына. Итнең килосын мең сум белән алам, дип әйткән. Анализына, документына-фәлән кирәкмәсә, шоферны сыйлаганнан, күчтәнәчтән калган акча беренче сентябрь мәшәкатьләренә җитәргә дә тиеш. Шулай гына булсын инде. Бәлки Лида да бераз тынычланыр, өй эчендә ызгыш тукталыр иде. Малкай жәл дә соң, бигрәкләр дә акыллы, сөтле иде…

Иртәнге җидегә алар сөйләшенгән урынга барып та җиттеләр. Термостагы чәй, ипи, иртән тәгәрәтеп кенә пешереп алган күкәй белән тамак ялгап алдылар. Көтә торгач сөйләшенгән сигез дә үтеп китте. Я теге, я бу якка узган кешеләрне күзәтеп тә арыдылар. Күрсәләр дә танымыйлар инде. «Исемем Алексей. Үзем килеп табармын», – дигән Лидага. Рәхимсез кояш, сәгать унда ук зәңгәр күккә хуҗа булып, кыздыра башлады. Әллә каян ит исен сизгән чебеннәр, җыелышып, мыжылдарга керештеләр.

– Кичтән үк суелган ит бу эсседә бозылырга да күп сорамас. Кайтарып, чүплеккә мендереп ташларга булмасын. Шул тиклем күп итне! Кая соң ул сөйләшкән кешеләрең, Фәгыйль абый? – Шофер егет тә машинадан төшеп арлы-бирле йөренгән иргә ияреп пошалана башлады.

– Их, белсәм, энем. Үзем дә аптырадым… Берәр җиргә кереп, звонить итеп карасак инде…

Тик күпме генә шалтыратсалар да телефон дәшмәде. Шалтыратып хәтсез генә вакыт уздырып килгәч, болай да юаш Фәгыйль:

– Әллә без телефон эзләп йөрегәндә килеп китте микән? Саталмый кайтсам, Лида үтерә инде, малай… – дип, бөтенләй көеккә төште.

Төш ауды. Колхозчылар ашаудан да калдылар, сөйләшергә дә кәефләре бетте. Икесе ике якта тәмәке гөжләтеп билгесез сатып алучыны көттеләр.

– Инде килергә булса килер иде, Фәгыйль абый. Ит исләнгәнче лучше берәр магазин белән сөйләшеп карыйк.

 – Ничек килми ди инде?! Лида үзе сөйләште бит!

– Мин шулай да якын тирә магазиннарны урап киләм әле. Син көт алайса…

Тик кибетләрдә ит күп булып чыкты. Алдан килеп бер-ике ай элек чиратка бассаң гына, вакыты килеп җиткәч, тапшырырга мөмкинлек була икән. Булса… Чиратыңа берәр «кирәкле кишер яфрагы» кермәсә…

Сәгать дүртләр дә тулып узды. «Балалар да, Лида да көтәләрдер инде… Ни йөзем белән кирегә ит төяп кайтып керермен?» дип уйлап тәмәке артыннан тәмәке төргән Фәгыйль янына бер урыс килеп басты.

 –Мясо продаешь что ли? – дип кызыксынды ул.

– Ну…

– Почем?

– Бер мең… Один тыща, тыща… – дип кабатлады, өмете кабынган мескен ир. – Вы покупать пришли? Как договорились? По телефону…

– Не знаю. Я не договаривался…

– Может самим нужно? Купите… – Фәгыйльнең бу урысны бер дә ычкындырасы килми. Ул аның соңгы ышанычы, соңгы өмете… Чүплеккә илтеп аударган сыеры, балаларны баштан-аяк киендерерлек акча китерәсе тау хәтле итнең шунда каргалардан, козгыннардан чукылып, өелеп ятуын күз алдына китерсә, тәне эсселе-суыклы булып китә. Өендә каршы алачак Лиданы исенә төшерсә, бөтенләй шыр җибәрә. Инде ничә кабат бәдрәфкә йөгергәндер…

Тик «очраклы сатып алучы» аны күктән җиргә бик тиз төшерде:

 –По пятьсот куплю. Продашь? – Күзләре мут елмая. Эченнән: «Куда денешься ты, деревня?!» – дип, еллар буе баладай карап, тәрбияләп, үзе ашамас борын аның тамагын кайгыртып, тырышып үстергән, тәрбияләгән сыерын йөрәгеннән өзеп иткә суеп алып килгән, шушы ике мең сум белән сатарлык сыйфатлы итен кала урамында көйдергән кояш астында сата алмый, «Бозыла бит, бозыла…» – дип әрнеп басып торган мескен колхозниктан көлә инде.

«Ык-мык» килеп озак торса да, урыс сүзләрен вата-кыра малын ничек интегеп үстергәнен сөйләп маташса да, сатып алучы Фәгыйльне ишетмәде дә, аңламады да. Меңгә дип сөйләшенгән ит очсызга сатылып, «анализга кирәк» бавырын, башын, үпкәсен бушка ияртеп, урысның машинасына күчте. Калтыранган куллары белән сиксән мең акчасын кулъяулыгына төйнәп, түш кесәсенә тыгып маташкан Фәгыйль бу урысның шул кичә Лида белән телефоннан сөйләшкән кеше икәнлеген белмәде дә. Аның, туганнан бирле малдан аерылмаган, көтүлектән кайтып кермәгән авыл кешесенең, ул хәтлене уйларлык башы да, хәйләкәрлеге дә юк иде әлегә… Базар икътисады авыл тарафларына барып җитмәгән иде шул әле…

 

Башваткыч

Гыйззәт тагын икенче бригаданың фермасыннан котырып, җенләнеп кайтып керде. Оркыя улының кәефсезлегенең сәбәбен бик яхшы белә. Шул, Саҗидәсе инде.

– Ферма малы өчен тиргәшеп йөргәнче, кавышып кына куйсагыз инде, Ходаем! Мин дә киленле булыр идем. Йорт эшләре дә ике кешегә җиңелрәккә килер иде. Ни үзең кайтып кермисең. Бөтен нәрсәгә шул берүзем бит, хәлтерәп, картаеп беткән карчык. Читтә бала үстергәнче… – Оркыя улы өй тупсасын атлагач та колак итен кимерә башлаган иде дә, тегесе кызуырак булып чыкты.

– Әйттеләр бит инде сиңа бер кабат: миннән түгел ул бала! Тынычлан, зинһар! Өйгә кайтып кереп булмый, шул бер сүз! Үзәккә үтте!

– Үтми ни… Йөрәк әрни бит. Синнән булмый, җилдән булмас инде. Бөтен авыл шулай сөйли. Баласының ике яше тула түгелме соң? Янында бер мужик та күренми диләр бит Саҗидәңнең. Син генә ул, аның сүзенә ышанып, юньсезләнеп йөрисең. Әллә кайчан алып кайтырга иде… Бала да әтиле, зурәниле булып үсә иде…

Оркыяның бу көндәге җыры. Гыйззәт күнегеп тә бара инде. Алып кайтырсың Саҗидәне, алып кайтмыйчани… Бүген, бөтен ферма эшчесен таң калдырып, бер үгез өчен сугышыр чиккә җитеп тиргәштеләр. Чәчү өстендә ике тракторның запас частьсез тик утырганын аңлыймыни ул сиңа хатын-кыз? Горючиен, ярар, җәй савачак сөт исәбенә маслозаводтан акча бүлеп, колхоз саен тараттылар инде. Шул җиткән тиентен чәчәрләр дә… Күпме чәчүең хәзер өстәге түрәләрне артык борчымый бит. Иң мөһиме, тизрәк чәчеп бетәргә дә, соңга калмый урып-җыярга. Чәчелгән басуларның елдан-ел кимүенә көяргә кирәк, ә Саҗидә, мал санын киметәсең дип, бөтен халык алдында ябышмасынмы! Гыйззәт үзенә алып кайта диярсең ул үгезне.

– Нинди үгез тагы? Әле үткән атнада гына берне алып киткән идең! Ул сыерлар елына унар бозау китерә дип беләсеңме әллә? Бирмим! – дип чәчрәп тиргәшеп, аның өстенә килде Саҗидә. Үзенең битләре яна, күзләре ут чәчә, дулкынланып еш-еш тын алган саен калку күкрәкләре карашыңны тартып, зиһенеңне чуалта.

 –Запчастька акча кирәк, Саҗидә! Бала-чага кебек кыланма әле! Тракторларым утыра. Иртәгә глава үзе киләм, ди. Сөрергә, чәчәргә кирәк…

– Бөтен белгәнең шул главага ярау инде! Бик шәпле булгач, ул җирне көз көне сөреп калдыралар иде! Бирмим бер үгезне дә! Авырлыгы җиткәч, симерткәч, хакы булыр, ичмасам. Әле бит аларны очсызга сатып җибәрәсең син. Шуны гына үзең дә аңларга тиешсең ич инде!

– Аңлап нишлим соң? Каян алыйм акча, каян табыйм? Ә-ә-әй! Кем алдында акланып басып торам соң? К черту үгезләреңне! Сиңа кирәкмәсә, миңа да кирәкми! Кышын нәрсә ашатырсың малларыңа, карап карарбыз!

Шулай дип җенләнеп кайтып китте Гыйззәт. Өйдә җитмәсә «Саҗидә» дип авыз суын корытучы әнисе каршы алып үзәгенә үтә. Белә, ул үзе дә бик яхшы белә ничек тә үзара аңлашырга кирәклеген. Артабан бергә эшләргә кирәк бит. Анысыннан бигрәк… Сагынды ул Саҗидәсен, Саз җиләген. Башкаларга тартмый бит күңеле, нишләсен… Яшь җилкенчәк чагы түгел хәзер, кызлар озатып йөри алмый ич инде. «Ничек тә җайлашырга иде…»

Юынып, кырынып, киенеп, караңгыга чыгып киткән улы артыннан Оркыя да күптән билгеле теләкләрен кабатлап калды.

Гыйззәтнең дә бүген кирегә борыла торган исәбе юк иде. Егетнең тәвәкәллек сәгате суккан, дәрте ташып тора, үзсүзлелеге канын кайнатып, хәрәкәтләрен шактый кызулатып җибәргән. Ир кешедән мондый чакта ни көтәргә дә була…

Төн уртасында тупсасыннан чыгардай булып дөбердәгән ишек тавышына йөгереп чыккан Саҗидәнең башыннан йөз төрле уй сызылып үтте. «Нәрсә генә булды икән, Ходаем? Фермада пожармы, күршедәме, маллар чирләде микән?»

– Кем? Кем бар анда? Нәрсә булды? Кем ул? – Хатын дулкынлануыннан ишек келәсен таба алмый этләнде.

– Мин бу, Саҗидә…

– Син? Соң… Гыйззәт, сөйләшкән идек бит инде… Бетте… Оныттык бит инде.

 –Ач әле…

– Юк. Ачмыйм.

– Мин бөтен авылга ишетелерлек итеп дөбердәтәм хәзер. Ач, Саҗидә…

– Бар, Гыйззәт, кайт. Җитте. Син – егет кеше, мин – балалы хатын. Үткәннәр үткәндә калсын…

– Үпкән-кочкан җилгә очкан, дисең инде… Списәть ителгән кеше инде мин алайсә?

– Гыйззәт, әйдә, тарткалашмыйк әле. Искене яңартып кем уңган? Сиңа да өйләнергә вакыт…

– Өйләнәм. Ризамын. Чыгасыңмы?

– Кызлар беткән кебек кыланма әле! Аңлаштык бит инде. Бар кит. Иртән торасым бар.

Кереп китәм дип кузгалган хатынны баягыдан да көчлерәк дөбердәгән тавыш туктатты. Гыйззәт алай тиз генә бирешергә уйламый иде.

– Ач! Яхшылык белән кертмисең икән, ватып керәм, Саҗидә! Куркма, тимәм… Сөйләшәсе бар. Ач, димен!

 –Тукта! Баланы уятасың!

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас