Чәчмә әсәр
15 сентябрь 2025, 17:43

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (1)

…Өйләнешкәнче яратыштык, яратмадык түгел, һәрхәлдә, без бер-яратабыз, дип уйлый идек. Бергә яши башлагач, мин котчыккыч хата эшләгәнемне аңладым.

Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (1)Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (1)
Рабит Батулла. Китек күңел. Бәян (1)

Шәһәр йоклый. Биш катлы йортның бер тәрәзәсендә ут һаман сүнми дә сүнми. Яшь кенә ир белән яшь кенә бер ханым сөйләшә-чөкердәшә таң аттыра.

– Исемең ничек синең? – диде ханым.

– Мостаңгир! – диде ир кеше.

– Мостаңгир? – диде ханым, гаҗәпләнүен яшермичә. – Ул нинди исем тагын? «Мустаң» кайсыдыр бер телдә «ат көтүчесе» дигән сүз түгелме соң?

Мостаңгирның көлгәне ишетелде.

– Хак әйттегез, сөйкемле туташ!

– Ханым! – дип төзәтте хуҗабикә.

– Кичерегез! – диде ир кеше. – Хак әйттегез, ханым! Сабый чагымда мин җәй буе җылкы саклап тамак туйдыра идем… «Мустаң» – «Ат» дигән сүз, дөрес. Әмма минем исем «Му»дан башланмый, татарча «о» белән әйтелә: Мос-таң-гир!

– Гаҗәп, татарда андый исем ишеткәнем булмады. Мос-таң-гир!

– Бабам Мостафа, атам Җиһангир… Менә сиңа – Мостаңгир! Әти шулай хыялый булган, дип сөйлиләр.

– Матур исем килеп чыккан. Мостаңгир…

Мостаңгир Сәлимәне үбеп алды. Тышта әкренләп яктыра.

– Ә син кемне үпкәнеңне беләсеңме, Мостаңгир?

– Беләм… Сәлимә исемле тол хатынны үптем.

Сәлимәнең йөзендә гаҗәпләнү чаткылары уйнап алды. Кызыксынуын яшерә алмыйча, Сәлимә Мостаңгирга текәлеп карады. Аның башында уй бөтерелә иде. «Менә сиңа – мә! Каян килеп минем исемне белә бу иптәш Мостаңгир?»

– Каян белдең? – дип сорады хуҗабикә. Мостаңгир серне тиз генә ачарга теләмәде, Сәлимәне бераз тилмертте, Сәлимәнең кызыксынуы артканнан арта; Мостаңгир моны сизеп тора, үзе хәйләкәр елмая, вакытны озаграк сузар өчен, үрелеп шырпы алды да тәмәке кабызды.

«Тәмәкене дә әллә ничек, матур итеп тарта бу Мостаңгир», – дип уйлады Сәлимә.

– Әйт инде, Мостаңгир, каян белдең? – дип сорады ул тагын.

– Мин сихерче бит, – диде егет.

– Әйт әле, сихер иясе, миңа ничә яшь?

– Әйтмим!

– Тотылдың, алайса, монысын белә алмыйсың.

– Беләм.

– Белсәң, әйт!

– Егермедә, дисәм – ялган. Утызга җитеп киләсең, дисәм – яратмассың.

– Кара, нинди дипломат син.

– Шулай да, ике яшькә киметеп булса да әйтим: сиңа егерме дүрт яшь!

Сәлимә тагын уйлый.

«Каян беләсең син барысын да? Берәрсе яллап җибәрмәгәндер бит? Юк. син сатлык кешегә охшамагансың…»

– Бозау икәнсең, – диде ханым. – Нәкъ өстенә бастың. Миңа егерме алты тулды… Мөгаен, син юристтыр!

Мостаңгир, тәмәке төтенен авызында тотып:

– Мъ! – дип башын чайкады.

– Алайса, син язучы яки журналист!

– Мъ!

– Алайса, артист яки режиссёр! Мостаңгир, ниһаять, төтенен эчкә алды да әйтте:

– Юк! Син күзәтә белмисең икән, Сәлимә. Мин – инженер!

– Менә сиңа – мә!

– Әле, җитмәсә, цех башлыгы, белдеңме?

– Син профессияңне ялгыш сайлагансың…

– Нигә, Сәлимә-җан?

– Һәр премьера саен син театрда, һәрвакыт синең кесәңдә яңа китаплар, газеталар була… Синең эштән соңгы вакытың сәнгатькә бирелә.

– Юк, Сәлимә, сәнгать миңа бирелә, – диде кунак.

– Син сәнгать кешесе, Мостаңгир! – диде хуҗабикә.

– Бу юлы да син хаклы түгел! Мин сәнгатьне сөюче генә… Беркайчан да артист яки музыкант булырга хыялланмадым.

– Мостаңгир, син барысын да каян белдең? Гәҗит теле белән әйткәндә: сиңа минем турыдагы мәгълүматны кем тапшырды? Безнең уртак танышыбыз да юк шикелле.

– Һич нәрсәдән шикләнмәгез, ханым! Бу минем мантыйкый фикерләү ысулы!

– Сез бик борынгы китаплар теле белән сөйлисез, бәлки, төшендереп бирерсез, ә?

– Фикер эзлеклелеге һәм күзәтүчәнлек! Логика! Мантыйк!.. «Зәңгәр шәл» тамашасын карарга без – фәкыйрегез дә барган иде. Менә шул тамашаны карарга театрга ике кыз килде. Алар һәрвакыт премьераның беренче көненә йөри. Аларның берсе чем-кара, икенчесе сап-сары чәчле иде. Тәкъдир шулай кушкандыр инде: бу ике кыз без – фәкыйрегез утырган рәтнең алгысына туры килде. Колак дигәнең бик сак нәмәрсә бит, ишетә. Кара чәчлесе сары чәчлесенә «Фирая» дип, сары чәчлесе кара чәчлесенә «Сәлимә» дип эндәшә…

Сәлимә көлә башлады.

– Очлы колак! – дип, Мостаңгирның колагын тартты.

 

– Аннан соң, синең тол хатын икәнлегеңне альбомдагы рәсемнәр сөйләде. Синең ирең офицер булган.

– Очлы күз!

– Җә инде, Сәлимә! Аннан башка да кушаматларым күп минем – Аллага шөкер.

– Нинди кушаматларың бар тагын? Әйтеп бир!

– Кыярбаш!

– Ни өчен Кыярбаш?

– Баш түбәм ике бөтерчекле минем.

Сәлимә Мостаңгирның чәчен актарырга тотынды:

– Каяле, кая!.. Чынлап та ике галактика!

– Әнә шул ике галактика минем башны озынча итә дә инде.

Тынлык урнашты. Икесе дә җитди уйда иде. Мостаңгир фотоальбомны янә кулына алды да Сәлимәнең ире белән парлап төшкән рәсемне җентекләбрәк тикшерә башлады.

– Сез шундый пар килгәнсез, – диде Мостаңгир, шактый утыргач. – Капитан! Икегез дә бәхетле. Нигә аерылыштыгыз, дип сорасам, атлаган саен бу турыда синнән сорый торганнардыр инде… Сәлимә җитди иде. Ул, авыр уйларыннан арынырга теләптер ахрысы, тирән көрсенеп куйды.

– Тормыш гаять кызыклы икән ул, Мостаңгир.

– Катлаулы дип әйтергә теләгән идеңме?

– Кызык та, катлаулы да… Без аның белән озак йөреп кавыштык. Бала чактан ук безне «Таһир белән Зөһрә» дип йөртәләр иде. Әни дә, апам да аны гел мактап кына торды. Өйләнештек. Бер ел да тора алмадык… Өйләнешкәнче яратыштык, яратмадык түгел, һәрхәлдә, без бер-яратабыз, дип уйлый идек. Бергә яши башлагач, мин котчыккыч хата эшләгәнемне аңладым. Әгәр мин аңа чыга алмасам – бу котчыккыч үкенеч, хәтта бәхетсезлек булып күренер иде. Шушы хатамны аңлау өчен, аңа чыгарга, шушы хатаны эшләргә кирәк булгандыр…

Тагын тынлык урнашты, тагын алар үз уйларына батты.

– Эчә идеме? – дип, Мостаңгир тынлыкны бозды.

Сәлимәгә Мостаңгирның бу соравы ошамады, хәтта аны чыгырыннан чыгара язды.

– Кызык кына бу кешеләр… – Сәлимә канәгать түгел иде. – Бөтен кеше, начар идеме, ямьсез идеме, эчә идеме, дип теңкәмә тиеп беттеләр инде. Эш начарлыктамыни? Эш ямьсезлектәмени? Эш эчүдә дә түгел! Апам, җизнәм, туганнарым фикеренчә, дус кызларым уенча ул – алтын ир. Барча таныш-белешләрем, дус-ишләрем аннан аерылганга аптырый. Апам мине гомере буе аңламаячак… Хәзер, Мостаңгир, шундый замана, ана – кызын, кыз анасын аңламый. Хәтта мин үземне үзем дә аңламыйм кайчак. Ул ямьсез түгел иде, мәһабәт ир. Эчми дә иде… белмим, белмим… Аңа кияүгә чыгуны бер ялгыш дип карасаң, аның белән торуны мең ялгыш итеп карарга кирәктер… беләсеңме, дустым, сәбәбен һич әйтә алмыйм… Элеккеге яратышып йөргәннәрне искә төшереп, мин аны яратырга тырышып карадым. Юк!.. Нигә аны да, үземне дә тилмертергә?

Сәлимә тынып калды.

Мостаңгир кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Альбомыңда саклыйсың… – диде.

Сәлимә авыр уйларыннан аерылмыйча гына дәвам итте.

– Альбом – ул кеше тарихы, Мостаңгир. Кечкенә генә бер адәмчекнең бәләкәй генә тарихы ул… Замана үзгәргән саен, альбомдагы, дивардагы рәсемнәрне утка якмыйм мин… Рәсемен ертып кына кешене тарихтан юып булса икән. Яхшымы, яманмы, ул булган…

Сәлимә үзе сөйли, үзе болай уйлый: «Язмыш безне ни өчен очраштырды икән, Мостангир? Нигә болай бик тиз бик җиңел ияләшеп киттек соң әле без?» Сәгать кыңгыравы чылтырарга тотынды. Мостаңгир, сикереп торып, киенә башлады. Сәлимә тиз генә халатын бөркәнде.

– Сәлимә, сәгать җиде икән бит инде! – диде Мостаңгир, каударланып.

– Чәй эчеп кит, ичмасам, – диде Сәлимә, аш бүлмәсенә узышлый.

– Соңга калам, юлга вакыт күп китә… – диде Мостаңгир, киенә-киенә.

Сәлимә аны ишеккә чаклы озатты.

– Килерсеңме? – диде ул.

– Килермен, Сәлимә, килермен! – диде Мостаңгир.

Сәлимә аңа күн янчык бирде.

– Менә ачкычлар. Син бу ишекне теләсәң кайвакытта ачып керә аласын!

Мостаңгир Сәлимәне кочаклап үпте дә бусагадан атлады.

– Туңасың, яп ишекне! Җә, хуш, Сәлимә! – дип, Мостаңгир, лифтны да көтмичә, йөгереп аска төшеп китте.

 

* * *

Тышта буран тагын да ныграк котыра. Бүлмәдә салкынча. Сәлимә бөрешеп утыра. Ул җәймә бөркәнеп уйга талган.

Сәлимәнең уйлары да буранның рәхимсез улавын арттыра кебек.

«Әгәр килмәсә? Ихласлыгымны аңламаса? Көтәргә кирәк. Вакыт хәл итәр. Бер көн, өч көн көтәргә. Әгәр дә мин аңа бер кич юаныр өчен генә кирәк булганмын икән – фаҗига. Әгәр дә ул мине үз итеп ярата икән – җаным-тәнем, барлык хисем, бөтен тырышлыгым белән мин аныкы!… Көн дә үтте, төн дә үтте… Шимбә көн башланды бит инде… Ул һаман юк…»

Шулчак ишек артында тавыш ишетелде.

– Сәлимә сеңлем, газета-журналларыңны ал! – диде гәзит–журнал ташучы хатын.

Сәлимә, ишекне ачып, бер кочак газета-журналлар күтәреп керде. Тагын ишек шакыдылар. Сәлимә дерт итеп китте дә ишек катына йөгерде.

Тышта тагын тавыш яңгырды.

– Сәлимә апа, сөт китердем, чыгып ал, – диде сөт ташучы кыз.

Сәлимә бер шешә сөт күтәреп өстәл янына килде. Аннан соң көзгедәге үз сурәтенә бакты. Радионы борып җибәрде. Ләкин бу эшләр аңа кирәк түгел. Ул эче пошканнан гына, вакыт уздыру өчен генә эшли иде боларны.

Сәлимәнең эчке тавышы үз-үзен битәрли иде.

Җүләр дә инде син, Сәлимә. Тинтәк хатын син… Килер димсең?» Сәлимә эчке тавышына үзе җавап кайтарды.

– Белмим, өздереп кенә әйтә алмыйм. Күңелем ышана. Сәлимәнең эчке тавышы: «Күңел, күңел! Китек күңелле хатын син, Сәлимә», – диде.

– Күңеле тулган хатын мин. Җылыйсым килә.

Сәлимәнең эчке тавышы:

«Тулган күңел – китек күңел. Килмәсә Мостаңгирың?»

– Килмәсә – яман булыр… Күңелем һаман тулган булыр…

Сәлимә тагын урынына барып утырды. Ул инде Мостаңгирның килүенә ышанмый иде. Сәлимәне йокымсырау томаны басты. Сәлимә төш күрә иде. Әллә каян гына Хамис килеп чыкты.

Хамис ни өчендер артык кычкыра иде:

– Сәлимә, харап итмә мине дә, үзеңне дә… Ни булды соң сиңа? Ни булды соң миңа?

Сәлимә дә ни өчендер каты тавыш белән сөйләшә.нәрөн

– Безгә аерылышырга кирәк, Хамис! – дип кычкыра.

– Аңламыйм мин сине, Сәлимәкәй, аңламыйм, – диде Хамис, аны иңбашларыннан каты тотып. – Кире кайт, кире кайт!

Сәлимә ачыргаланып кычкыра:

– Кайтмыйм, кайтмыйм…

– Мин сине бәйләп алып кайтачакмын! – диде Хамис.

– Кит, Хамис, кит, җибәр мине.

Хамис юк булды, томан эченнән Идрис килеп чыкты. Ни өчендер Идрис Сәлимәгә туры карамыйча гына, гаепле кеше сыман сөйли иде.

– Гафу ит, Сәлимә, мин синең ирең була алмыйм! Мин сиңа өйләнә алмыйм.

Сәлимә Идрисне кызганды шикелле, ул аны юаткан сыман әйтте.

– Нигә гаепле кеше сыман син йөзеңне миннән яшерәсең, Идрис? Минем алда синең гаебең юк бит, Идрис… Мин сине өйлән, дип кыстамыйм да… Нигә туры карамыйсың, Идрис?

Идрис ике учы белән битен каплады.

– Син бит, Сәлимә, миннән дүрт яшькә олы… Әниләр риза булмас…

Сәлимә, үгетче апа сыман, егеткә эндәште:

– Идрис, син бит мине яратасың. Юк, син миңа яратам дип әйтмәдең. Хатын-кыз үзен яраткан кешенең карашын укый белә ул… Мин бит сиңа бик тә ошыйм, олырак булсам да ошыйм бит мин сиңа… Мине дусларың белән таныштырганда, синең күзеңдә һәрвакыт горурлык, мактану чаткылары күренә торган иде… Синең карашың: күрәсезме, Идрис абзагыз нинди кызлар белән генә йөри, ди иде бит… Син мине сөясең бит…

Идрис аянычтан, ачынудан җанын кая куярга белми иде:

– Сөям, Сәлимә! – дип кычкырды ул. – Син күңелемнең буш урынын тутырдың. Ләкин мин сиңа өйләнә алмыйм…

– Ихтыярың, Идрис… – диде Сәлимә. – Мин сиңа тагылмыйм. Син начар кеше түгел… Мин сиңа тугры хатын була алыр идем. Үзеңне яраткан кешенең тормышын бизәү үзе бәхет булыр иде. Син мәхәббәтеңнән качасың… Кире кайтырсың, ләкин соң булыр.

Идрис Сәлимәдән ояла иде булса кирәк; ул ханымга яны белән торган килеш:

– Сәлимә… – диде. – Сине бит миңа кадәр кемнәрдер сөйгән, кемнәрдер үпкән, ләззәтләнгән, син дә алардан ләззәт кичкәнсең… Хуш! Беләм, тегеләй дә, болай да миңа газап. Идрис юкка чыкты. Аның урынында тагын бер шәүлә пәйда булды.

– Кем син? – диде ханым.

Шәүлә әйтте:

– Бу мин, Сергей, – диде.

– Ә-ә, Серёжа, синмени? – диде ул, томан эчендәге шәүлә ачыклана төшкәч. – Нигә килдең? Мин сиңа әйттем, кабат күрешмәбез, дидем.

– Өйләнгәнемне әйтергә килдем, – диде шәүлә.

– Ишеттем.

– Матур яшибез болай.

– Теге чакта: синнән башка яши алмыйм, язылышыйк, дип ялварган идең.

– Хәтта еладым да… Ләкин боларның берсе дә ялган түгел иде.

– Ышанам, Серёжа. Син эчкерсез кеше, син хатын-кызның кадерен беләсең…

– Соң, нигә миңа чыкмадың?

– Бераз гына күңелем тартса да, мин синеке идем. Ләкин мин башка өчен, син башка өчен яралтылган.

– Соң бит, ни… әйтсәң дә, без бит…

– Ятак мөнәсәбәтләребез безне бәйли алмый, бары тик аера гына, Серёжа.

– Соң бит, Сәлимә…

– Йә Аллам, син дә бичара кеше икәнсең, Сергей. Синең белән минем өчен ни әһәмияте бар аның? Үткән ялгышларга салават.

– Ни өчен соң?

– Белмим! Белмим!

Сергей юкка чыкты. Суыткыч гүли. Гүелдәү дөньяны тутыра. Галәмне гарасат тавышы каплый. Таулар ишелә. Йортлар, манаралар упкынга җимерелеп төшә. Җир шары урталай ярыла. Котылгысыз, дәһшәтле Кыямәт башлана. Сәлимә шушы дәһшәт арасында берүзе.

– Кая соң кешеләр? Кешеләр кайда-а? – дип илерә. – Нишләп мин ялгызым гына? Ичмасам, Идрис, Сергей да юк… Идри-ис… Серёжа-а…

Тузан, төтен, томан давылында талгын гына булып чырайлар, йөзләр күренеп-күренеп китә. Кайсылары айгылдый-айгылдый көлә. Кемнәрдер үкереп елый. Кемдер Сәлимәгә бармагы белән төртә дә оятсыз сүзләр кычкыра:

– Син әхлаксыз хатын, бер төнең ничә доллар тора-а? Ха-ха-ха… Син бозык хатын! – дип үкерә.

Сәлимә, җанын кая куярга белми, ары ыргыла, бире ыргыла.

– Син минем ирем Хамис бит… Хамис, син нигә мине мыскыллыйсың? Ха-ами-ис… Хамис та китте… Берәү дә мине килеп коткармасмы икәнни? Упкынга очам… Коткарыгы-ыз… Аста җәһәннәм, коточкыч тәмуг… Төш бит бу… Төш кенә бит бу… Уянырга кирәк, уянырга… Мин ялгыш ятканмын, шуңа күрә бастырылам, саташам гына мин… Уянырга кирәк, берәрсе төртеп уятсын иде. Мин уянам, кычкырам, кычкырам да үз тавышыма уяна-ам… А-а-а… Кем бар анда-а? Кем ба-ар?

Мостаңгир керде. Сәлимә Мостаңгирны да төшемдә күрәм, дип уйлый иде.

– Мостаңгир! Син мине алдамадыңмыни? Нигә болай озак көттердең соң? – дип сөеклесен сораулар белән күмеп ташлады.

Мостаңгир ханымны кочты, күкрәгенә кысты да:

– Сәлимә, саташасың, – диде. – Саташасың, Сәлимә.

Мостаңгир Сәлимәне селкетергә тотынды. Сәлимә күзен уды. Ул Мостаңгирны шытырдатып кочаклады, аннан үкси башлады. Куркыныч төшнең бетүенә сөенепелыймы, көткән кешесенең килүенә куаныпмы, Сәлимә үзе дә белми. Ул Мостаңгирны шытырдатып кыскан да сулкылдап елый, Мостаңгир аны иркәләп юата:

– Булды… булды… мин монда бит… Тынычлан, Сәлимә… Менә шулай… Эфирда музыка. Сәлимә тынычлана төште, төзәтенде, чәй әзерли башлады. Сөйләшмичә генә чәй эчәләр.

– Син мине гафу ит, Сәлимә, килә алмадым… Эштәге хәлләр… Бүген дә көнозын шуның белән йөрдем.

Сәлимә Мостаңгирны тагын кочаклады. Бу – аларның бәхетле мизгелләре иде.

 

Мөнәсәбәтләр ачыкланды, бергә тора башладылар.

Аларның мөнәсәбәте чыннан да ихлас иде. Икесе дә эчкерсез, икесе дә кешелекле…

Шулай көннәр уза торды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас