Чәчмә әсәр
15 сентябрь 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)

Ә Лида үзе дә яшь бит әле, аның да киенәсе, бизәнәсе килә. Кеше арасында матур булып, килештереп, җиңел машиналарга утырып йөрмәскә, ул кемнән ким? Рәшит хатыны хәтле генә чибәрлеге дә, килеш-килбәте дә, акылы да бар. Ичмасам, яңа өйләрен дә күтәреп куйдылар да башын яба алмыйлар, акча җиткереп булмый...

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Эш хакы

Көнкүреш йорты авылның уртасында, иске генә бер бинада урнашкан. Район үзәгенә буйсынган филиал гына инде ул. Иң зур бүлмәдә – суыткыч һәм телевизор ремонтлаучылар, ишек төбендәге кысынкы бүлмәдә, аяк киемнәренә күмелеп, итекче утыра. Аның үз гомерендә дә итек күргәне юк инде, кышын пима төбе сала, җәен бала-чага сандалийларын тегә. Өченче бүлмәгә Лида хуҗа. Аның эше дә хәзер чалбар төбе тегүдән, итәк-балак кыскартудан артмый. Элеккеге кебек ситсалар сатылмагач, күлмәкләр дә кистермиләр, тектермиләр дә бүген. Базардан алган бертөрле киемдә йөриләр. Мәшәкате дә юк, очсыз да. Сыйфатсыз әйбернең тиз тузганын аңларга да теләми халык. Үзгәреп кенә торган модага ияреп, кеше өстендә яңа кием күргән саен кызышып, юк акчасын бар итеп, базарга йөгерә. Элек алып киялмәгән нәфесен тыялмый, рәхәтләнә, янәсе. Тәнне тын алдыра торган мамык тукымадан тегелгән күлмәк кигәннәрдән «хәерче» дип көләләр.

Лиданың үз кайгысы кайгы. Вак-төяк эштән кергән акча өчен көне буена бүлмә саклап утыруның бер кызыгы да юк. Анысына да түли алмаучылар күп. Колхоз соңгы өч елда эш хакын бөтенләй бирми. Зур бәйрәмнәргә бәләкәй процентлар түләп алдый да шуның белән вәссәлам. Ел буе үстереп саткан бер үгезең балалар укытырга да ашарга китә. Авыл халкы нишләсен, түзә, атлаган саен я тегендә, я монда депутат булып сайланырга тырышып йөргән түрәләрнең матур сүзләренә ышанып, өйрәнелгәнчә, шул колхоздан көтеп, шуңа бәйләнеп яшәп ята. «Менә иртәгә яхшырак булыр, берәр елдан тормыш җайланыр…» дигән буш өметләр еш кына төелдереп торса да, җыйган дөньяңны, рәткә салынган хуҗалыгыңны кинәт кенә таратып кая чыгып китәсең инде? Кайда, кем кемне көтеп, акчалы эш әзерләп куйган?

Күңелсез уйларына бирелеп өенә кайтып барган Лиданы күз ачмаслык тузанда калдырып, «Жигули» узып китте. Күрше авылныкы, Минислам малае Рәшит. «Менә бит, машиналар алып җыйдылар да, чаптыралар хәзер. Вакытында Ельцин: «Берите, сколько хотите!» дип, җир таратканда югалып калмадылар инде Рәшит кебекләр. Җиргә ияртеп кире кайтарусыз ссудалар биреп, тиз генә совет халкын капиталист ясамакчы булып кыланды бит хөкүмәт. Башлы кешеләр биргәнне этәреп куймадылар, Фәгыйль кебек куркып тормадылар, җирләренә яшелчә чәчкән булдылар да, үсмәгән уңыш урынына халыктан бәрәңге җыеп шәһәргә илтеп саттылар. Ссудаларына машиналар алдылар. Их, мин, юньсез, Фәгыйль сүзенә карап, калдым утырып…» Лиданың эчендәге ачуы тагын да кабарып, йөрәге сикерә башлады. Риза түгел ул бүгенге тормышына, бер генә дә риза түгел. Бәләкәй иске өе туп-тулы бала. Алар үскән саен күбрәк кием, күбрәк ашарга, кешедә күргәнне сатып алырга кирәк. Сорыйлар да сорыйлар.

Ә Лида үзе дә яшь бит әле, аның да киенәсе, бизәнәсе килә. Кеше арасында матур булып, килештереп, җиңел машиналарга утырып йөрмәскә, ул кемнән ким? Рәшит хатыны хәтле генә чибәрлеге дә, килеш-килбәте дә, акылы да бар. Ичмасам, яңа өйләрен дә күтәреп куйдылар да башын яба алмыйлар, акча җиткереп булмый. Руслан кебек шофер да, Рәсих кебек склад мөдире дә түгел шул Фәгыйль. Читтән керер җире юк. Көтүченең мал башы чутлы бит. Кышын чанага салып алып кайткан ике сәнәк силос белән әнә шул абзарындагы кадерле сыерлары, сарыклары гына туя Фәгыйльнең. Мал үрчетеп кем баеган инде? Башың эштән чыкмый, өстең пычрактан арынмый. Ә кесә буш.

Лида капканы ачып йортка керүгә балалары ишек төбенә чыгып тезелде. Олыраклары, Рита белән Риммасы дәшми, Эммасы, бигрәкләр дә үзенә охшаганы, иркәсе, йөгереп килеп, әнисенең ботына сарылды. Ике генә яшьлек Илсөяр, алпан-тилпән атлап, кәкре тәпиләре белән абына-сөртенә капка белән күтәрмә арасын үтте дә, «Мәм-мәм!» дип сөйләнә-сөйләнә бәләкәй кулларын Лиданың сумкасына тыкты. Баласының аннан бер сыңар кәнфит тә тапмасын белгән ана кызын күтәреп алды.

 – Папагыз кайда? Ния Илсөярне ашатмады?

– Бригадир килеп алып китте. Көндез үк. Көтүчеләре исерек, ди. – Әнисенең йөзе караңгыланганын, аның нигәдер ачулы икәнен аңлаган Рита тиз генә эш белән болашырга кереште. Тагын ызгыш, тагын тиргәш булачак. Кызган чагында өлеш төшерергә яраткан әнисенең күзенә чалынмавы, юлында басып тормавы хәерлерәк булыр бүген.

– Бер тиенсезгә йөрер инде мәмәй авызланып, кеше өчен эшләп! Үзе кайтып җыйсын скотинасын, видеть не хочу! Үрдәкләрне ашаттыңмы, Рита?

– Бәрәңге пешереп, бутау ясадым. Әле генә ашап киттеләр…

– Үзегезгә дә шул бәрәңге! Бар, ю да ярып, пешәргә сал!

Лида дөбер-шатыр килеп, ачуын табак-савыттан, нәрсәнедер пычраткан, уенга әсәреп ниндидер эшне эшләмәгән, әйберне урынына куймаган балаларыннан чыгара башлады. Үзе һаман «юньсез Фәгыйльне» сүкте:

- Үтте гомерем шул үҗым бозавы белән! Все коро-овы, коро-овы! Акча турында, балалар турында и думать не думает ведь! И нәрсә дип шунда приехала? Встретила дура дурака на свою голову! И-их!

Пыр тузып иренең тетмәсен теткән хатын күршесе кергәч тә туктый алмады. Кыска сары чәченә «химка» эшләткән, зәп-зәңгәр түгәрәк күзле, киң янбашлы Тамарка Лиданың бу җырына күптән күнеккән инде.

– Ну, кара әле, подружка, балага бер конфет, бер чупа-чупс алып кайтырга да акчаң булмасын әле, ә! Как жить-то? Барына шөкер ит, ди. Ел әйләнәсенә шул картошка, шул ит, шул сөт тә шул күкәй аша имеш! Шулардан өзелмим дип целый год башыңны күтәрми эшлә, билеңне турайтма! Шул жизньмы соң инде, ә? Бер кило печенье алырга да акчаң булмасын да… Я больше не могу, Тамарка. Не могу!

– Не могу дип кая барасың инде, Лида? Итәк тулы бала белән хәзер поздно об этом думать. Да ладно, подруга, плюнь! Айда к нам. Сиңа анда с района звонили… Айда к нам. Посидим. Чай эчәбез…

Лида күршесеннән чыкканда, караңгы төшкән, Фәгыйль кайтып малларын җыйган, караган, Рита сыерны савып, сөтне аерткан, Илсөярне ашатып, йоклаткан иде. Ачуы узар, тынычланыр дип өмет итеп, хатынын чакырмый сабыр гына йорт эшләрен бетереп йөргән Фәгыйль ялгышкан булып чыкты. Тамарканың «утлы» көмешкәсен авыз иткән Лида үзе дә ажгырып тора, күзләре ут чәчә иде.

– Нәрсә, куркуыннан ыштан төбенә җибәргән бала кебек тихо гына йөреп ятасың? Бригадирга яхшы атланып, кеше урынына да эшләп йөргәч, акчаны көрәп алгансыңдыр инде! Кая әле, беренче сентябрьгә ни хәтле эш хакы бирделәр? – Хатын капканы ачып кермәс борын ирен битәрләргә тотынды.

 – Өстәлдә…

Фәгыйль башын иеп абзарына таба атлады.

Лиданың каршысына чыккан кызлары бер-берсен бүлә-бүлә яңалык сөйләп кычкырышырга тотындылар:

– Папка безгә колбаса алып кайткан! Әниегез кыздырып ашатыр, диде, бер генә кисәк бүлеп бирде. Без сине көттек! Ния озак чыкмый тордың? Әйдә, жарить ит әле! Папка тагын консерва да алып кайткан. Ну, мам, әйдә инде тизрәк!

Лида өстәлдә таралып яткан «эш хакын», түләнмәгән акчалар исәбенә бирелгән чучка итеннән ясалган тушенкаларны һәм үләлмәгән колхоз сыерларының кып-кызыл, чүбек кебек итеннән район үзәгендә җитештерелгән колбасаларын күреп җан әрнүе белән елап җибәрде. Кирәкми иде аңа бу үтмәгән товар! Исеме генә колбаса бит, чәйним дисәң тешең кителеп төшәр, ни тәме, ни файдасы юк. Бу шатланып йөгергәләгән балаларга ничек кенә әйтсен соң шуны? Әйтмәсә ни йөрәге белән курыкмый ашатсын? Кеше ашамаслык бу нәрсәләрне колбаса белән колбаса аермасын белмәгән авыл халкына таратып, акча эшләп ята инде кемдер… Ит ашыйм дисә, хәзердән егып суярлык сарыклары, кош-корты җитәрлек бит Лиданың. Аңа бүген балаларга өс киеме алырга акча кирәк! Аның бүген күзенә карап торган сабыйларын тәм-том ашатып иркәлисе килә!

– Ни пычагыма миңа бу чучка консервасы?! Гыйззәтнең йөзенә бәр! Бар! Күземә күрсәтмә!!!

Балалар аптырашып, бер ишек төбендә кипкесен угалап басып торган әтиләренә, көтеп алынган «хезмәт хакын» сыпырып төшереп, өстәлгә ятып елаган әниләренә карап, тын калдылар. Өй эчендә бары Лиданың такмаклап сулкылдавы гына ишетелде.

– Ния шул хәтле мыскыл итәләр? Бессовестныйлар!!! Чукынып кына китсеннәр шул перестройкалары белән! Ни эше юк, ни акчасы юк, ни товары кыйммәт! Сколько уже бурычым җыелды, беләсеңме? Кайчан концы с концами сведем? Шулай яшәп буламыни инде-е?!

Фәгыйль акрын гына хатыны янына килде. Тавышсыз-тынсыз гына өстәл буендагы урындыкка утырды.

– Тукта әле, елама, Лида. Главный, ашарга бар бит. Киемне, аны, елдагыча, синең акчага алырбыз. Җитмәгәнен үзгәртеп тегәрсең. Кулларың алтын бит синең…

Тик елап шешенгән хатын мактау сүзләре ишетерлек хәлдә түгел иде. Ул чәчләре тузгыган башын күтәреп, әрнүле күзләрен Фәгыйльгә төбәп:

– Юк акча. Булмаячак та. Районнан звонить иттеләр. Иртәгә безне сокращать итәргә приедут, – диде. Аннары торып теге тәмсез, сыйфатсыз колбасаларны җыеп алып, сыер маенда кыздыра башлады. Балалар бәләкәй шул. Берни дә аңламыйлар әле. Алар өчен колбаса ят нәрсә, тәмле әйбер инде.

– Ипиләп ашагыз! Эчегезгә тимәсен!

Колбасаның тәмен белмәсәләр дә кишер чәенекен сизәләр шул. Сирәк эләккән ризыкны сыптырып кына куйган балалар әниләре ясап куйган чәйләргә тотынмадылар да.

– Чәй алырга акча тап! Теләсәң каян! Миңа ышанып торма хәзер! Башкача кишер киптерер хәлем юк. Надоело, – дип Лида да, чәй тулы йомрысына тотынмыйча, өстәл артыннан торып китте. Теш арасыннан сыгып чыгарып әйтелгән сүзләр Фәгыйльнең йөрәгенә барып кадалса да, ул кайтарып җавап бирмәде. Сүзсез генә шикәрсез-нисез чәен эчте дә чоланга чыгып ятты. Ялгызы…

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас