

(Дәвамы.)
Баласын бер күтәреп, бер төшереп, аның көенә атлап, Саҗидә акланга барып җиткәндә сабантуйның нәкъ кызган мәле иде. Бүгенге авыл тормышының асылын беләсең, аның эчке дөньясын, ни белән сулаганын, ничек яшәгәнен күрәсең килсә, авыл сабантуена кил дә, игътибар белән читтән генә күзәт. Сабантуй – бүгенге авылның бәләкәй генә күчермәсе ул. Әнә уртада көрәш бара. Авылның иң таза егетләре ап-ак сөлгеләр ярдәмендә билләреннән кочаклашканнар да бер-берсен ничек тә җирдән өзеп, күтәреп бәрү ягын чамалап, эссе кояш астында әйләнәләр дә әйләнәләр. Тирле аркалары ялтырап, мускуллары кабарып тора. Алар озак кына шулай көчләрен сынашып, бер-берсенең нервыларында уйнап, тамашачыларны биздереп, игътибарсызландыралар да, халык сөйләшә, шыбырдаша башлагач кына көрәшнең «тәмле» җирен күрсәтеп алалар. Көчсезрәге алып чөелә, аста кала. Җиңүче аны бастырып ала. Көярмәннәр мактау сүзләре кычкырырга, кул чабарга, я булмаса бер-берсе белән җиңешергә тотыналар. Мәйдан уртасына бәйләнгән тәкә, халык шаулашканга тынычсызланып, багана тирәли йөренергә, кычкырырга тотына. Сабантуй батырына бүләккә биреләсе бу мәхлүк, казанга эләгерен сизептер инде, сабырсызланып тартыша торгач, бервакыт тизгә генә дип бәйләнеп куелган җебен өзеп, торып чаба. Батырның кем буласы халыкка алдан билгеле. Авылның иң көчле дип саналган ике егете арасында ул күптән килешенеп куелган: бер елны – берсе җиңә, икенче елны – икенчесе. Гадәттән тыш хәлләр бик сирәк була: шәһәрдән кайтканнарның яшьләре көрәшә белми, олыракларының исе китми – алар ашап-эчеп, ял итәргә кайталар. Шәһәрдә алай итенеп йөреп булмый бит, ачка үлүең ихтимал. Көчлеләр, көрәшнең рәтен белүчеләр бу ике егеттән башка да авылда җитәрлек. Әмма аларга хатыннары күптән хуҗа булып алган, «кеше көлдереп, пычранып, сугыш чукмарына әйләнеп йөрергә» юл куймыйлар. Ирләрен матур гына култыклап, «ялгыш» көрәшергә кереп китмәс өчен йөзәр грамм гына аракы каптырып, бу тәртипле ханымнар «кызыксынып» уен күзәтәләр. Шуңа күрә казаннан качарга ниятләп, күзен тондырып фермага таба чапкан тәкә артыннан бүген хатыннарына баш бирмичә, кызу канлылыкны ташламыйча, һаман да көрәшеп йөрүче егетләрнең берсенең – быел батыр булырга тиешлесенең – туган-тумачасы, дус-ише, бала-чагасы чапты. Кичен йола буенча батыр булган кеше аларның барысын да Тәкә яланына чакырыр. Чакырмаса да килеп җыелырлар, бүләккә эләккән мәхлүкне суеп эш итәрләр, олы казанга салып ашын пешерерләр, бәйрәм корырлар.
Тәкә куып тотылганчы Галәү Зәкие үзе үк алдан бер ярты көмешкәгә сөйләшеп көрәшергә керткән, «җиңелергә тиеш» кешеләрен җиңеп бетереп, сабантуй батыры булды. Көче дә, осталыгы да, тәҗрибәсе дә бар, югыйсә, үзенең. Юньлерәге керсә дә, югалып калмас, бәрә алыр иде. Тик елның елында кеше ял иткәндә уен оештырырга мәҗбүр булган, авыл советына буйсынган «бюджетник»ларның эшләрен тиз генә тәмамлап, күңел ачарга ашыкканнарын бик яхшы белгән Зәкинең көрәшү, ярышу чәме әллә кая югала шул. Боларның барысын да халык та белә, аңлый. Тик ул бу ясалмалыкка күптән күнеккән, ахры, беркем беркемгә ризасызлык белдерми, эчеп алган ирләргә ияреп, кычкырыр урында кычкырып, кул чабып алалар да ваемсыз гына таралышалар. Кемдер күпкә кызыграк «капчык сугыш»ка юнәлә, яшьрәкләр йөгерергә, сикерергә, капчык киеп, күкәй кабып узышырга, туп сугарга ашыга, юантык гәүдәле абзыйлар аркан тартыша башлый, бер якка да булдыра алмаса да дәрте зур булганнар күз бәйләп чүлмәк ватырга керешә, озын ботлы, көчле җилкәле хатыннар, көянтәләргә тулы бидрәләрен асып, янып-пешеп, түгә-чәчә су ташыйлар. Боларның барысын да эшләп, җиңеп, чак кына тынын алган колхозның тегеннән кисеп, моннан печеп әзерләгән бүләкләрен алып беткәч, бөтен сабантуй бердәй кузгалып, басу кырыена, ат чабышын карарга китә. Туп сугучы командалар гына кала.
Фермада мал караучыларның балалары, кайчак үзләре дә, шул эш атлары белән сабантуйга ярышка чыга. Гомерләре буена башларын иеп, авыр йөк тарткан бахыр хайваннар, елына бер тапкыр муеннарын торгызып, ялларын җилфердәтеп, кешниләр, ак сабантуй сөлгеләренең матурлыгына куанып, горур басып йөргән булалар, каннарында йоклап яткан нәсел шәплелеге уяна, узыш чәменә түзәлми, кыска тәпиләре белән җир тырнаган булалар. Бу мескеннәрнең батырга әйләнүе бигрәк тә кызганыч булып, күңелләрне йомшарта, кешеләр атларның беренче килгәненең дә, соңга калганының да ялларыннан сөяләр, йөгәненә тастымаллар, яулыклар тагалар, мактап туймыйлар. Шуннан бөтен халык җыелышып, сабантуйның башыннан ук саз өстендә, кыек баганада эленеп торган әтәчне кереп алганны күрергә дип, ашыга башлый. Монысы — сабантуйның иң кызык минуты. Селкенеп торган багананың очына җиткәннәре, иелеп әтәчен алалмый, алганнары – кире чыгалмый, суга чумып, кат-кат чыланганнан соң йодрык кадәрле генә калган әтәчне, бик күп михнәт күргәч кенә, җыйнак гәүдәле бер малай кереп алып чыга. Менә шунда инде халык чынлап таралыша. Ярыйсы гына салып алып, оялуларын онытканнар, сәхнә ролен үтәгән, агач ботаклары белән бизәлгән машина башына менеп, «җыр» суза башлый. Калганнары, төркемнәргә бүленеп, урман эченә, машиналары буена, атларын тугарган җиргә барып, табын коралар. Һәр гаиләнең үзенең аерым сабантуе башлана. Шул табыннар саен йөреп, бушка гына «төшереп», исерүчеләр дә табыла. Кемнәрдер сугышып, тарткалашып, тиргәшеп ала. Ә туп сугучылар, бернәрсәгә игътибар итми, уйныйлар да уйныйлар…
Менә шундый бәйрәмнән ничек читтә каласың да, ничек чыдап өйдә ятасың инде? Бала белән утырып ялыккан Саҗидә дә азрак күңел ачармын, таныш-белешләр белән очрашырмын, улыма беренче кабат сабантуй күрсәтермен дип килде бәйрәмгә. Акланга килеп җитүләре булды, бөтен халык аларга таба борылды. Көрәшүчеләрне онытып, бала күтәргән хатынны күзәттеләр. Дөресрәге, Рәмилне инде. Саҗидәне күргәннәре бар, ара-тирә генә булса да магазинына барып тора, идарәгә, фермага кереп чыга. Бармак төртеп, алар ягына ымлап, сөйли-сөйли тикшерделәр дә, Саҗидә килеп җиткәч, бердәм борылып, көрәш карый башладылар. Бергә уйнап үскән малайлар – инде күптән җитди гаилә башлыклары – хатыннары күрмәгәндә баш кагып кына исәнләштеләр дә, кызганулы күзләрен яшерергә ашыктылар. Дояркалар: «Нихәлдәсе-ең, Саҗидәү?» дип, ашыгыч сәлам биреп кенә узып киттеләр. Олы апалар сүзсез генә күзәтүләрендә булдылар.
Бар уенны да карады, бөтен түгәрәкне дә йөреп чыкты Саҗидә. Тик авыз ачып сөйләшер, аралашырга сусавын бастырыр кеше тапмады. Атасыз бала тапкан, дип гаеплиләр дияр идең, андыйлар авылда һәрвакыт булган. Әнә түбән оч Зәлия: үзе кебек кызарып беткән, эчә торган хатыннарны җыйган да рәхәтләнеп көлешеп, әтәч алганны карыйлар. Яннарында балалары йөгереп йөри. Зәлиянең – кешедә, халыкның – Зәлиядә эше юк. Үзе дә артык йомакай да, артык усал да булды бугай Саҗидә. Ачы телен Зәһәрдә берәү диләр иде инде. Элек дәшеп-сөйләшеп бармагач, хәзер кем килеп ихлас итеп хәлеңне сорашсын ди? Саҗидә шулай әллә үзен акларга, әллә юатырга теләп, эчендәгесен тышка чыгармаска тырышып, елмаеп, баласы белән ягымлы гына сөйләшә-сөйләшә, кыек баганага менеп егылып төшүчеләрне күзәтте. Нигә чыкканына үкенүе тамак төбенә төер булып утырса да, йотарга тырышты. Улымны дөньяга күрсәтәм дип, авылдашларым Рәмилгә сокланып караганда горурланып басып торырмын дип, яшь балалы әниләргә генә хас кинәнү белән килгән иде бит ул сабантуйга. Кешеләрнең күзләрендә чагылган кызгану, «Без синнән мондый эш көтмәгән идек» дигәндәй гаепләү, читләшү, аңлы игътибарсызлык шул тиклем дә күңелен китәр дип уйламаган иде Саҗидә. Ул күзләренә тулган яшьләрен ихтыяр көче белән генә тыеп торды. «Кайткач. Кайткач елармын». Өйдәге ялгызлыгы ялгызлык та булмаган икән. Менә әлегесе, халык тулы мәйдандагысы хәтәр икән бит. Шушы бәләкәйдән таныш йөзләр, битараф күзләр арасында ялгызлык хисе, елан булып сулышыңны буып, үзәгеңә үтеп керә икән… Кайтып кына китәсе иде дә бит… Әллә нәрсәне көттерә, өмет иттерә…
Шулвакыт бәләкәй генә матур кызчык (Әй, Ходаем, әллә Фәгыйльнеке инде?!), Рәмилнең машина рәсемнәре чигелгән костюмына күзе төшеп:
– Мам! Кара әле бәбәйне! Нинди матур күлмәк кигән! Зәп-зәңгәр! Рәсемле! Миңа да шундыйны алып бирерсең әле, яме?! – дип кычкырып җибәрде. Сикергәләп килеп, костюмның алдына ябыштырылган машина рәсемнәрен дә, Рәмилнең бәләкәч кулларын да тотып карарга өлгерде. Саҗидә күтәрелеп караса, алдында чынлап та кызның әнисе – Лида басып тора. Йөзенә кара болыт каплаганмыни!
– Не трогай, Эмма! Уйнаштан туган бала ул! Сиңа не ровня! Атасыз балага әнисенең любовниклары китерә ул яхшы костюмнарны. Берәр начальствоныкыдыр әле, күренеп тора. Базар әйбересе түгел. Уйди, Эмма!
Хатын әшәке сүзләрен сипте-сипте дә, әллә нинди зур эш эшләгән кебек күкрәк киереп, аякларына ныклы басып, балаларын ияртеп китеп барды. Җир тишегенә кереп китәрдәй булып кыенсынган, оялуыннан кызарып-бүртенгән, арка үзәкләренә хәтлем чымырдап, салкын тиргә баткан Саҗидәнең күзләре Лида артыннан ияргән Фәгыйльнеке белән очрашты. Татлы ялгышының ачы җимешләрен татый башлаган хатын белән бу очракта берни дә эшли алмаган көчсез ир карашы. Мәхәббәт белән Чарасызлык күзләре. Тешләре кысылган Түземлек белән Сабырлык күзләре. Алар бер мизгелгә генә очрашып кисештеләр дә, сүзсез генә аерылдылар. Бөтенләй ят кешеләр кебек. Фәгыйль, башын иеп, Лида артыннан китте. Саҗидә ашыга-ашыга сабантуйдан качу ягын карады. «Тавышы да ниндиерәк зәһәр бит. Бөтен кеше ишетеп торды инде. Ишетеп торды…» Лиданың пычрак сүзләре Саҗидәнең колак төбендә чыңлый, авылдашларының күз карашлары аркасын өтә, башкача тыеп тора алмас яшьләре битләрен чылата. Ул инде атламый. Ул йөгерә. Өстәвенә, гел тынычлыкка гына өйрәнгән, тавыш күтәргәнне белмәгән, әнисен мондый хәлдә күрмәгән Рәмиле ачы итеп кычкырып елый…
Ничек хәле җитте шулай өенә кайтып егылган хатын озак елады. Улы да күптән үкси-үкси йоклап китте. Сабантуй тавышлары тынгач кына торды Саҗидә караватыннан. Әрнүле күңеле җиңеләеп, эче бушап калган кебек булды. Тамак төбендә генә беркайчан да китмәс төсле тоелган бер ачы калды. Иң аптыраганы, шул Лидага чәчрәтеп каршы бер сүз әйтә алмавы. Көтмәде ул бу хәлне, шуңа югалып калды, ахры… Әллә өйдә ятып, межек бичәгә әйләндеме? «Тизрәк эшкә чыгарга кирәк. Фермада дояркалар да, скотниклар да сүзгә кесәгә керә торган түгелләр. Кирәк икән инәсеннән әтәсенә хәтле илтеп куялар. Бик тиз онытырсың балавыз сыгып утырганыңны…»
Саҗидә миченә ут кабызды да, баласын уятмаска тырышып, җайлап кына чишендереп, зәңгәр чегән костюмын ягып яндырды. Ялкынның бу матурлыкны акрынлап кына йотканын карап, саклап торып…
(Дәвамы бар.)