Чәчмә әсәр
13 Сентября 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)

Гомере буе халык арасында булып өйрәнгән, авыл тормышының нәкъ уртасында кайнаган Саҗидә ялгыз калды. Баштарак фермада эшләгән хатыннар бәбәй күрергә дип килделәр килүен. Рәмилне тотып сөйгән, сокланган булдылар. Тамчы да әнисенә охшамаган баланы: «Нәкъ үзең, нәкъ үзең, Саҗидәкәем!» дип мактадылар, ә үзләренең күзләре: «Кемнән соң бу бала? Кемнеке?» дигәндәй, җентекләп бер гөнаһсыз сабыйның йөзен тикшерде, Саҗидә янына йөргән ирләрнең чалымнарын эзләде...

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)

Бурычлы үлми

 – Рита! Супны җылытырга куй, кызым. Папкаң кайтты бугай, капка тавышы чыкты. – Ишектән кергән Фәгыйльне баласын йоклатырга яткан җиреннән кычкырган Лиданың тавышы каршы алды.

 – Нәрсә авызың ерык? Подарок бирделәрме? Әллә премияме?

 Фәгыйль, түземсез хатынына эндәшми генә чишенеп, түргә узды.

 – Премиясе дә бар. Бер бозау. Азрак акча. Ә менә монсы грамота. Почетный. – Ир, кулындагы пичәтле кәгазен кадерләп кенә стенага эләргә кереште. Агач өйнең искереп барган бүрәнәләрендә ялтыр кнопкалар белән беркетелгән шундый ук бүләкләр санап бетергесез. Бөтен ярышларның алдынгысы, ударнигы абзагыз: социалистик, коммунистик, инде хәзер ниндинеке икәнен дә белмәссең. Ну барыбер, яхшы эшләгәне өчен инде.

 –Тагын макулатура җыйдыңмы, әтисе? – дип көрсенде Лида.

 – Кемгә ничек инде, хатын, кемгә ничек. Минем өчен кадерле бүләк. Эшләп алган. Бөтен кешегә дә таратмыйлар бит әле аны…

 Шатлыгын хатыны уртаклашмавы ирнең йөзенә кара болыт күләгәсе кундырды. Ул, әрнүле күз карашын яшереп, кыенсынып кына, стенадагы башка саргайган кәгазьләрдән аерылып, ялт итеп балкып торган грамотаны кытыршы кул бармаклары белән сыйпап куйды.

 – Премиясен әйтер идем… Теленоклата биргәнче, деньгами бүләкләсәләр булмыйдыр шул. Инде безгә дә менә бу кысык домнан котылып, новыен, зуррагын кайгыртырга надо бы.

 – Монсы нишләгән? Черегән-ниткән җире юк. Барыбызга да ятыр-утырыр урын җитәрлек. Зурлыгы нигә? Күмәк бию биер өчен, әнә, клуб бар.

 – Әй, сөйләнеп тора тагы. Әнә, Руслан с Райфой шундый зур дом отгрохали! Ә баласы всего-то бер штук. Тамаркаларны кара! Борын төбеңдә дворец төзиләр. Безнең өй аларныкы белән рядом как баня калачак, ей-богу!

 – Булмаганны сөйләмә әле, Лида. Барына шөкер итик. Эш хакы балаларны ашатырга, киендерергә дә чак җитә. Нинди акчага төзим ди мин ул өйне?

 – Нинди акчага?! Вот премияңә давай материал алабыз. По-маленьку җыярбыз шулай. Как все!

 – Премиягә ышанып өй кузгатып буламы соң инде, хатын? Ул елына бер генә бирелә бит. Җитмәсә заманы да тотрыксыз, акчасы да үзгәреп кенә тора. Телевизор ачкан саен инфляция дип сөйләп куркыталар.

 – Эй-й!!! Гомер буе дер калтырадың инде! Әнә кешеләр, ссуда алалар да төзиләр. Бурычлы үлми ул, барыбер бер түләнеп бетә. Җәйгә мин дә эшкә чыгам. Как-нибудь тырышырбыз, Фагил. Миңа новый дом кирәк!

Тарткалаша-тарткалаша төнге йокы вакыты җитте. Балалар күптән әвен базарына киттеләр. Ә туймас хатын дигәнең һаман үзенекен тукый, туктарга уенда да юк. Ай бу Лидасын! Бер нәрсәне алдына алсамы, һич кире уйлатырмын димә. Сөйли-сөйли хыяллана торгач, үзе дә ышана башлый шул уйларына. Фәгыйльгә бөтенләй көн бетә. Эшләми чарасы юк. Әле дә, ат алырмын дип көтеп йөргән премиясенә, бик ялындырып кына булса да, яңа өй бурарлык агач кисәр өчен диләнкә юллармын, дигән риза-бәхиллеген ишетүе булды, Лида, төнге тынлыкны ярып, пышылдый-пышылдый планнар корып, булачак хан сараенда йөри башлады.

 – Ой, Фагилчик! Дүрт кызга да комнаталар бүләбез, ярыймы? Залга төсле телевизор белән зур диван купим. Идәнгә дә ковер, и на стены ковры. Грамоталарыңны берәр папкага тутырып шифоньерга, юк, стенкага куябыз, ладномы? Өйгә су кертәбез, чыгарга да ясыйбыз. Ванная, туалет…

 – Алай ук булдырып булмас, хатын, күктән җиргә төш әле. Ул хәтле эшкә бер абзар малыңны сатып та җиткереп булмас. Ашыкма әле…

 – Эй, шуны! Мечталарымның бөтен вкусын җибәрә шул юньсез теле белән. Болай да авыр бит миңа, белмисең… – Хатыны бәләкәй генә борынын мыш-мыш тарта-тарта, үпкәләп, стенага таба борылып ятты.

 –Я, ярый. Башлап карыйбыз, төзербез, димен бит. Үзең әйтмешли, бурычлы үлми. Иртәгә районга барып, ссуда юллармын. Тынычлан…

 Хатынның гәүдәсе җәһәт кенә кирегә борылып, көчле, тыгыз беләкләре ирнең муенына сарыла. Нечкә генә эчке күлмәге аша аның тән җылысы бәреп тора. Ирмен дигән ирнең дәртен уятырга күп кирәкмени, Фәгыйльнең куллары үзеннән-үзе ярым ачык күкрәкләр өстенә ята. Ул, караңгыда Лидасының уймак кебек кенә авызын эзли-эзли, битләреннән, дымлы күзләреннән, мышкылдаган борыныннан үбә. Балалар изрәп йоклый. Тимер карават сиртмәсенең дәртле ритмга буйсынып шыгырдавы төн тынлыгына тарала. Ир белән хатын, яратышып-сөешеп, корган планнарына, уй-хыялларына ныклап пичәт бастырып куялар. Димәк, сүзләр бер, икеләнү-микеләнү юк. Тимер карават шыгырдап шулай бар нәрсәне үз җаена сала, тигезли, якынаймас кебек араларны якынайтып, уйларны да, хыялларны да уртак итә шул.

Бәйрәм ачысы

Гомере буе халык арасында булып өйрәнгән, авыл тормышының нәкъ уртасында кайнаган Саҗидә ялгыз калды. Баштарак фермада эшләгән хатыннар бәбәй күрергә дип килделәр килүен. Рәмилне тотып сөйгән, сокланган булдылар. Тамчы да әнисенә охшамаган баланы: «Нәкъ үзең, нәкъ үзең, Саҗидәкәем!» дип мактадылар, ә үзләренең күзләре: «Кемнән соң бу бала? Кемнеке?» дигәндәй, җентекләп бер гөнаһсыз сабыйның йөзен тикшерде, Саҗидә янына йөргән ирләрнең чалымнарын эзләде. Бервакыт килердәй кешеләр килеп, керердәй күршеләр кереп бетте. Бер-берсенә охшаш йокысыз елак төннәр, минуты-сәгате белән көн саен төгәл кабатланган рәхәт мәшәкатьләр башланды. Көтеп алынган бәхетен кеше күзеннән, гайбәт сүзеннән араларга теләп, Саҗидә әллә үзе халыктан читләштеме соң? Әллә бала тапканнан соң тагын да тулыланып, түгәрәкләнеп, матурланып киткән хатынны көндәшләре итеп күреп, авыл бичәләре аның өен үзләре урап уза торганга әйләнделәрме? Әллә бөтен булмышы белән яраткан эшенә бирелгән Саҗидә бер ахирәте дә, дусы, сердәше дә булмавын, йөрәгенә чит кешене якын китерергә куркып, чынында исә үзенең бу дөньяда япа-ялгыз икәнен өйдә утыра башлагач кына аңладымы?

 Бәхет дигәнең көтеп алынса да, бик татлы һәм тансык булса да, көннәрнең бертөрле агымы бераз ялыктыра икән шул. Теләкләрен, ялваруларын ишетеп, сөеп туймаслык Рәмилен бүләк иткән Ходай Тәгаләне кыерсытырмын дип, мондый уйларны башына кертергә дә курка Саҗидә. Алла сакласын, шул тиклем теләнеп тап та, ялгызмын дип, юкка-барга балавыз сыгып утыр имеш… Яшел чирәмле йорт буйлап әллә нинди кызык тавышлар чыгарып чапкан менә шул «бәләкәй Фәгыйле» – мәхәббәт җимеше – Саҗидәнең бөтен дөньясын каплап алырга, тормышының килделе-киттеле җирләрен түгәрәкләргә, бәхетен тулы итәргә тиеш кебек иде дә бит… Ыгы-зыгылы эше дә, аралашыр кешесе дә, тәрәзә чиртүче ирләре дә кирәкмәс кебек иде…

Бүген авыл сабантуе. Көне җылы, күге зәп-зәңгәр, җиле юк, яфрак та селкенми. Авыл халкының көтеп алган бердәнбер бәйрәме матур булмакчы. Урман уртасындагы акланда иртәннән музыка уйный. Аллы-гөлле күлмәкләр кигән яшь-җилкенчәк, сандыкларда гына саклаган чәчкәле яулыкларын бәйләгән әбиләр, чал чәчләрен эшләпәләре белән каплаган бабайлар шул көй агылган якка ашыгалар. Вакыты-вакыты белән чыр-чу килеп кычкырышып, төркем-төркем бала-чага узып китә. Ишле гаиләләр җигүле атлар белән, арбаларына тезелеп утырып, кипкән көнбагыш чертләтә-чертләтә үтәләр. Шәһәр җиреннән кунакка кайтучылар шыгрым тулы машиналарында тузан туздырып фырт кына узып китәләр. Саҗидә, бәйрәмгә ашыгучы халык агымын көнләшеп күзәтә-күзәтә, кер юа. Башта ул, көчле куллары белән аз гына да суын калдырмыйча сыгып, ап-ак итеп юылган юрган-мендәр тышларын элде. Аннары көн саен чайкала торган бала киемнәрен кер бавына тезде. Ул кер юып бетүгә янында уралып йөрүче Рәмиленең өсте пычранып та өлгерде.

– Ә-ә-әй, Аллам! Ярый улым бар әле! Юарга керең дә булмаса, эшсезлектән интегеп үләрсең бу өйдә! Әйе бит, алтыным?! Бәләкәче-ем минем! Ашыйсың да килгәндер инде. Әйдә, өйгә керәбез улым белән, «мәм-мәм» итәбез. Тамагым туйса, ыштаным корыса, бәү-бәүгә дә ялындырып тормам әле дип әйт, әйеме? Кая әле матур малай Рәмилне әннәсе тәтәй итсен әле, – Саҗидә, сөйләнә-сөйләнә, улының бит-кулларын юды, чишендереп, коры киемен кидерде.

Рәмил чынлап та озак көттермәде: әнисенең итәгенә утырып, манный боткасын ярыйсы гына сыптырып куйгач, Саҗидә үзе тамак ялгап, табак-савытын җыйганчы өй буйлап чапты да, караватына менеп ятып, йоклап та китте. Үсеп килә инде улы, Аллага шөкер. Яше тулып узгач, улын чак көчкә имүеннән ташлатты Саҗидә. Баладан бигрәк үзе өзелде. Сабыеңны йөрәгеңнән аерып үзаллылык бирү авыр бит ул. Сине генә көтеп, синең хәрәкәтләреңә мохтаҗ булып, синнән генә ашарга, эчәргә өмет итеп утырса нинди җайлы – көясе юк, янасы юк. Күкрәк сөтеннән аеру – балаңны дөньяга чыгаруның беренче адымы инде ул. Шултиклем дә өзелеп табып, яратып, иркәләп, интегеп үстергән йөрәк парәңне кайчандыр синнән аерып аласы, үзаллы итәсе, синсез яшәтәсе дөньяга. Балаңа кайчандыр син әлегедәй кирәк тә булмас дөньяга. Балаң шуны аңлап, бәлки синнән читләшер дөньяга. Әнә шул кирәгең калмаудан куркып, ашарга сораган сабыйга күкрәгеңне каптырган, аның ашыга-ашыга синнән, бары синнән генә яшәү суты суырган ләззәтле минутларыңны озайтырга тырышып, яңа чыккан үткер тешләрнең жәлли белми тешләшүенә дә түзәсең, эшлисе эшләреңне дә онытасың икән ул. Балам өчен шулай яхшырак дип уйлап, тырыша-тырыша имүдән ташлатасың да, күңелеңдә гомерлеккә шул рәхәт чакны юксыну кала. Кызык, сабыең яныңда, ә син аны еракка киткән кебек сагынасың, көннән-көн аның үзеңнән аерылганын күреп, куркасың, әрнисең… Ә бит син аны ана буларак шул үзаллы тормышка әзерләргә бурычлысың…

Имүгә алданып, юньләп ашамаган, туймаган, шуңа елаган, мыжыган, күрәсең. Әнә хәзер, кызлар кебек чемтенеп, иркәләнеп торулар бетте. Ирләрчә, тәмләп ашый да, тузып уйный да, йөргән җиреннән арып, йоклап та китә. Бәүелтеп, селкетеп утыруны да сорамый. Итәккә тагылып та йөрми. Ачыгып китсә, өстәлдән үрелеп ипи алып ашарга да булдыра. Саҗидә шулай уйлана-уйлана кичә юган керләрен төрде. Ә үзенең күзләре Рәмилендә инде. Фәгыйленекенә охшап гел алсуланып торган бит алмалары йоклаганда тагын да кызарып киткән. Кулларын, аякларын як-ягына җәеп, башын арткарак ташлап изелеп йокыга талган сабые. Нечкә-нечкә сары чәчләренең төпләре, чиста маңгае тирләп чыккан. Сизелер-сизелмәс кенә тыныч тын алышы өй эченә бәхет көе булып агыла. Үз алдына үзе елмаеп йөргән ананың да моңсу уйлары юкка чыга, бит тиресе язылып, йөзе яктырып китә.

Саҗидәнең күзенә тагын шул зәңгәр костюм чалынды. Рәмиленең костюмы. Ничә кабат кулына алып, ничә кабат шифоньерга кире тыгып куйгандыр аны Саҗидә. Күзләрнең явын алып торган зәп-зәңгәр бу костюмны кия алмыйча яп-яңа килеш калдыра бугай инде Рәмил. Артыннан кияр кешесе юк, жәл үзе, бигрәкләр дә матур шул. Базарда сатылган бертөсле кытай товарына да, үзбәкләр өй саен кереп сатып йөргән сыйфатсыз киемнәргә дә охшамаган бу костюмны, әллә каян янып торган чагу зәңгәр төсенә кызышып, ап-ак җиңел машиналары белән көзге авыл пычрагын ерып йөргән чегәннәрдән алып калган иде Саҗидә. Киеп барыр кешесе дә, урыны да юклыктан яңа килеш ята да ята. Рәмил үсә. Инде чалбары кыскарып, кофтасы бәләкәйләнеп тә бара бугай. «Әллә шуны кидереп сабантуйга алып чыгасымы соң улымны? Көне матур. Берәр сәгать булса да ял итеп, бәйрәм күреп кайтасымы? Бер яшьлек, тәпи йөгергән, бәбәйлегеннән чыгып барган улым сабантуйда йөрмәслек түгел бит инде хәзер! Кеше арасына чыкмый гына яшәп, качып ятып кына булмас. Барыбер бер капканы ачып илгә чыгасы, эшкә барасы булыр…» Саҗидә чәчләрен тарап, толымлап үрде, яхшыга дип тоткан күлмәген киде, бер сумкага баласының алмаш киемнәрен салды. Түземсезләнеп, дулкынланып Рәмиленең йокыдан уянганын көтә башлады.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас