Чәчмә әсәр
12 сентябрь 2025, 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)

 Саҗидә тышкы ишеген бикләп керде дә, халатын салып, көзге алдына басты. Үсте корсагы, өстенә нәрсә кисә дә очлаеп, күренеп тора. Инде яшереп булырлык түгел. Хатын әле алды белән, әле сырты белән басып, көзгедән үзгәргән гәүдәсен күзәтте. Бил дигәннең әсәре дә юк! Тагын дүрт ай буена шул тизлектә үссә, ничек күтәреп йөрер икән ул бу корсакны? Ирләрнең авырлы хатыннарны «бульдозер» диеп ирештерүләре бигрәк дөрес: Саҗидәнең алдыннан йөри бала тулы корсагы. Аякларга, билгә күтәрергә җиңелрәк булсын өчен гәүдәне үзеннән үзе артка киерәсең. Менә шуннан килеп чыга инде ул авырлы хатыннарның горур атлап йөреше! 

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Саз җиләге

Эчендә йөри инде, йөри генә дисеңме, йөгерә, тибешә сабые! Тын ала, яши. Саҗидәнең күзләренә йокы кунмаган төннәре биегәеп, тау кебек булып юрганнан беленеп торган корсагын сөеп үтә. Сөйләшеп тә ала бәләкәче белән, елап та… Булса ни, кеше күрми бит, ялгыз бичәдә кемнең кайгысы бар…

 Кайгысы юк дисәң дә, баштарак үзәгенә үтте инде шул Гыйззәте. Сөйгәне белән үткәргән бердәнбер төненең ләззәтен озаграк сакларга тырышып, аның һәр минутын күз алдыннан кичереп, татлы хыялларга бирелеп, бәгыреннән өзелеп чыккан теләкләре белән Ходайга ялварган ялгыз кичләрен шомландырып, ямьсезләп, күп какты ир тансык хатын өенең тәрәзәсен. Утын сүндереп утырса утырды, түзде, ачмады ишеген Саҗидә. Фәгыйльнең йомшак кулларын искә алганга да кызып яна башлаган тәненә, аның тәмен саклаган иреннәренә чит кеше кагылса, хисләрен шул бәхетле төне белән бәйләп торган җеп өзелер дә, теләге кабул булмас төсле тоелды хатынга. Караңгы төннәрдә күккә карап: «Улым яралсын! Улым булсын! Ишет, Тәңрем, бала кирәк миңа, Фәгыйлемнең җимеше кирәк!» – дип ялварды, шашып теләк теләде Саҗидә. Ә моңа тиклем ниндиерәк ирләрнең кочагында ятмады да, кемнәрнең сөяркәсе булмады, әмма аек акыл белән яшәде: иң беренче сөелүеннән соң куркып йөргән айны бер дә исеннән чыгармады, сакланды, яратмаган, төннәрдә генә ястык бүлешкән кешеләреннән бала табу уена да кереп чыкмады бит үзенең. Фәгыйлен көтте. Силос исе аңкып торган ир белән озак торалмас ул иркә шәһәр кызы, диеп уйлаган иде дә соң… Өметләре Лида бала тапкан саен челпәрәмә килде… Сөйгәнен гаиләсеннән аерып алу теләгеннән суынды хатын. Балалар бит… Берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе бәләкәй, мөләем, шаян кызлар! Ни йөрәгең белән алар өлешенә керәсең дә, язмышларыннан ата назын урлыйсың! «Аллам сакласын! Үзем табам. Үзем үстерәм. Беркем дә кирәкми. Тәкъдирем шулдыр…» – дип карар кылды Саҗидә. Ялгызлыкка ялгыз инде: әти-әнисе күптән гүр ияләре, туган-тумачасы читтә, тиз генә кайтып җитәсе дә түгел. «Ярый, җае табылыр. Эшем бар, өем бар, кулдан көч, баштан акыл китмәсен», – дип уйлады ул.

 Шулай көннәр үтә торды. Мәшәкатьләр җәйләүдән фермага күчте. Силосы, сенажы, печәне, фуражы җитәрлек анысы, җәй яхшы килде, бар нәрсәгә өлгерелде, Ходайның рәхмәте. Рәхәтләнеп ашатасы, тук маллардан мул сөт савасы гына. Тик менә бу Гыйззәт кенә укымаган башы белән кысылып, үзәгенә үтә Саҗидәнең. Әллә төнге үчләрен көндез ала, белмәссең…

 – Гыйззәт! Мин уйлап тапкан нәрсә түгел, китап тотып укы азрак! Зур-зур дәрәҗәле авыл хуҗалыгы белгечләре әллә кайчан формуласын уйлап чыгарган. Рацион төрле ризыкның микъдарен чутлап төзелергә, маллар кирәгенчә ашатылырга тиеш! Шунда гына без күп күләмдә югары сыйфатлы сөт савачакбыз! Ә болай, хайванны җан асратыр өчен генә бу ферманың нигә кирәге бар?!

 – Харап икән! Сыерга да формула, бозауга да… Чутлап-үлчәп утырырга ферма сиңа нәрсә, магазинмыни?! Җитмәгәнен кайдан табасың?

 – Табасың инде! Син шуның өчен рәис, мин – зоотехник. Йөкләп алгач…

 Мин йөкләп алмадым, йөкне тактылар миңа, беләсең килсә. Каян чыккан протеин да шикәр ул! Формула, имеш! Булганын ашат та, вәссәләм…

 Гыйззәт өчен ферма – ни дә, колхоз – ни. Малларның саны акрынлап кимүе дә, басуларга ашлама җитешмәве дә, игеннәрнең түбәнәйгән сыйфаты да, күләме дә борчымый да, кызыксындырмый да кебек аны. Элек рәис булып, колхозны гөрләтеп эшләткән, яшәткән әтисе Тәлгать Сәхипович кинәт кенә йөрәк өянәге белән дөнья куйгач, аның урынына ике генә курс укыган Гыйззәтне, читтән торып укуга күчереп, институттан кайтарып, председатель кәнәфиенә утырттылар. Менә бу үзгәртеп кору шаукымы әллә ничек җиңелчә карарга өйрәтте өстәге түрәләрне кадрлар мәсьәләсенә. Әтисенең иткән бот-бот итләре аркасында гына имтиханнар биреп, ялга кайткан арада урамда авыл егетләре белән сугышып, танау канатып та матай кырып йөргән Гыйззәттән нинди җитәкче чыксын инде?! Аңа хәтта әтисенең исемен кушып эндәшүче дә булмады.

 Төптән уйлый белмәсә дә, ир кешегә хас сабырлыгы булмаса да, гәүдәсе төп кебек юантык, нәсел үгезенеке кебек көчле Гыйззәтнең. Мускуллардан гына тора, таза, гайрәтле. Әнә шул ир күәте белән арбады ул Саҗидәне. Үзеннән яшь булса да, ялгыз төннәрендә назга сусаган тәненә дәва булды егет. Чынлап торып яраткан кебек кыланды.

 – Саҗидәү! Саз җиләгем минем! – дип хатынның колагына пышылдар иде. – Сизәм, яратмыйсың мине. Йөрәгең туң синең. Кышлаган саз җиләге кебек. Ә үзең татлы… Сөеп-сөеп тә биздермисең шул. Авызда эреп, капкан саен кабасы килгән саз җиләге кебексең…

 Ә Саҗидә дәшми. Сүзсез генә яраттыра, сөйдерә, каршы килми, егетнең кулларына, хисләренә ирек биреп, тын гына аның гайрәтенә буйсынып ята бирә. Тик толымнарына гына кагылдырмый. Биленнән узып, тулы янбашларына яткан чәч толымнары, әйтерсең, хатынның үзенә генә билгеле бер серне саклый. Ничә кабат үрелде аларга Гыйззәт тә. Ләкин Саҗидәнең утлы күзләре, көчле куллары һәрчак уяу булды. Толымнар сүтелмәде.

 Салкын түшәкле ялгыз төннәрне үткәрер өчен генә кирәк иде шул Саҗидәгә сөяркә ирләр. Йокысыз көтеп зарыктырган таңнар атканчы гына. Ә хәзер беркем дә кирәкми. Ул ялгыз түгел. Алар икәү. Дөньяда бер-берсенә иң якын ике җан. Ана һәм ул. Фәгыйленең улы.

 Саҗидә ирсез бала таба икән, дигән сүз озак чәйнәлмәде халык телендә. Авыл бичәләре аның үзләренә көндәш түгеллеген, килгән-киткән гаиләсез ирләр белән генә йөрүен, моннан әллә ни сер ясамыйча яшәвен дә беләләр.

 – Акылының, беләгенең көче белән дөнья йөген тарта, эчеп-тузып ятмый. Бала кирәк инде, дөрес уйлаган, вакыты узып бара, ялгыз калмыйм дигәндер, – Авылда бер гайбәтче булып танылган Гөлсем дә тел-теш тидермәде Саҗидәгә.

 – Шул Гыйззәттәндер дә соң, соңгы вакытта яныннан да китмәде. Әллә тегесе алмый, әллә монсы бармый. Табам да, үзем генә үстерәм, дип тик тора. – Гөлсемнекеләр белән сыерлары терәлеп торган Рәфидә ничә еллар бергә эшләгән зоотехник хатынның кыланышына аптыраган иде, ахрысы. – Бер-берсенә тиңнәр, өйләнешеп кенә куясы бит инде.

 – Шулай да соң. Үзе белә инде. Бездән киңәш сорап килә торганнардан түгел Саҗидә. Әле шәпләнә дә бит. «Уйладым! Карар иттем! Үзем үстерәм!» – дип, чаң кага. Соңыннан: «Нигә генә таптым?» – дип үкенмәсен инде. Бала багу яныңда ир булганда да, ай-һай, авырга килә бит, Рәфидә…

 – Сөйләмә дә инде. Аллаһы ярдәменнән ташламасын, диген.

 Килде инде Гыйззәт тә. Төнлә килүләрдән тукталган иде, хәбәр аның колагына барып ирешкәч, көпә-көндез йөгереп килеп керде. Күзләрдәге өмет, курку, йөзендәге дулкынлану… Кире борып чыгарырга да кызганырсың. Саҗидәнең: «Бала синнән түгел» дигәнен ишетмәде дә, үзенекен сөйләде.

 – Мин хәзер… Саз җиләгем, Саҗидәм, әнине алып киләм. Сине сорап киләбез.

 – Кемнән?

 – Кемнән, дип… Сорарга кешең дә юк… Ну, шулай да шартына китерәбез. Саҗидә! Дәшмә! Мин беләм. Все. Җитте. Өйләнергә вакыт. Мин хәзер, – дип йөгереп чыгып та китте. Шул хутка бәләкәй генә башына кызыл яулыгын әбиләрчә очлайтып бәйләгән, эре чәчкәле зәңгәр күлмәк кигән әнисен җилтерәтеп алып килеп тә җитте.

 Бәләкәйдән күреп-белеп үскән Оркыя тәтидән оялуыннан нишләргә белмәгән Саҗидә:

 – Соң әйтеп торам, бармыйм, дип. Ишетми бит! Бала синеке түгел, Гыйззәт, чыкмыйм сиңа кияүгә! Әй, Ходаем, нигә генә алып килдең Оркыя тәтине? – дип, елады да җибәрде.

 Чакырылмаган кунаклары, үзләре дә уңайсызланып, тиз генә җыенып, кайтып киттеләр.

 …Саҗидә, дәшми-тынмый гына, кеше күзенә артык чалынмый, үзенә игътибар җәлеп итми генә, соңгы көненә тиклем эшеннән туктамый, гомерен фермада үткәреп, февральнең буран шаулаган бер төнендә тупылдап торган бер ир бала тапты. Больницасына да чак алып барып җиткерделәр. Нәкъ Фәгыйльнекедәй сары чәчле, сары кашлы, төссез керфекле, алсуланып торган йөзле сабыен беләгенә салган Саҗидә чиксез бәхетеннән тулышкан күңелен тыеп та газапланмады. Көтеп-көтеп алган улын кысып кочаклап, еларга кереште. Әй, татлы икән дә соң шатлык яшьләре!

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)
Гөл МИРҺАДИ. Адашкан сер. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас