Чәчмә әсәр
12 сентябрь 2025, 16:22

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (Ахыры)

Ул бу утлы күмерләр арасыннан Айсылу карчыкны эзли бит, утлы елларны болгатып, туздырып, аннан чулпы таккан укытучы кызны эзли. Шуны беркем дә белми, шуңа беркем дә ышанмый… Аның күккә ашуына да беркем ышанмый…

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (Ахыры)Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (Ахыры)
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (Ахыры)

Айсылуның бугазына төер килеп утырды. Сүзен әйтә алмас хәлгә килде. Күкрәгенә бәрә-бәрә, үзенең бу елларда ниләр күрүе турында сөйлисе, төрмә газаплары, Газизҗанның хәбәрсез югалуы, ачлык-ялангачлык, шик астында яшәүләре, әнисенең ялварулары турында әйтәсе килде. «Мин бит сине гаепләмим, Галимҗан! Синең арттан мине дә алдылар. Син күргәннәрне мин дә күрдем. Мине хатын-кыз буларак, ана буларак үтерделәр. Син мине гаеплисең. Ә мин кемне гаеплим соң?!» дип кычкырасы килде. Дәшмәде. Көтмәве дә хак. Барысы да беткән иде шул. Барысы да язмышның, михнәтнең аяк астына салып тапталган иде.

– Газизҗан сугышта югалган, Галимҗан…

– Беләм. Кырык икедә үк… Мин кайткач эзләтеп караган идем… Ленинград тирәсендә юкка чыккан бала…

Сүзгә кара хатын да кушылды.

– Телендә һаман шул Газизҗаны, һаман син. Мин аны карап торучыга гына әйләндем. Сукырайгач, көйсезләнде, сукрана, каргана. Теләгең булса, кил дә тор. Мин үзебезнең Оренбур якларына китәм дә барам…

Авыр тынлык урнашты. Тынлыкны Галимҗан үзе бозды.

– Кирәкми, – диде ул. – Безнең тормыш беткән инде. Бетте, утыз җидедә үк бетте.

Аннан башын Айсылу ягына борды.

– Тегендә… Магаданда синең хакта уйлау гына алып калды. «Барыбер кайтам, – дидем, – барыбер алдына тезләнеп кичерү сорыйм». Минем беркем алдында да гаебем юк – ил алдында да, партия алдында да. Синең алдыңда гына гаебем бар. Минем аркада күргәннәрең өчен.

– Синең гаеп белән түгел. Син үзең дә минем кебек үк корбан… Күзең… кайчан болай булды?

– Тегендә… җир астында… Андагы хәлләрне үзең беләсең, сорама.

– Миңа рәнҗемә, Галимҗан… Гаилә кордым, өч ятим тәрбиялим.

– Беләм… Рәнгыя мине озата гына кайткан иде тегеннән. Кайтуга, сине эзләтә башладым… Өтернәстән дә сораттым. Тормышта, өч бала үстереп ята, диделәр. Шашып калдым. Үз-үземә кул салырга уйладым. Менә, Рәнгыя алып калды… Яшәү түгел инде бу… Кругом караңгылык… Бер якты нур юк, бер өмет юк… Нәрсә өчен?! Айсылу, нәрсә өчен болай булды соң бу?!

Галимҗанның ярсып кычкырган соңгы сүзләре күмелеп калды, –өстә, кайчандыр Айсылулар яшәгән бүлмәнең тәрәзәсе дөпелдәп ачылып китте. Тәрәзәдә шешенгән нурсыз йөз күренде.

– Ал юк, ял юк, – дип кычкырды ул чәрелдек тавыш белән. – Көн юк, төн юк. Әле исереге җыелып чәңгелди тәрәзә төбендә, әле тиле-миле карт-карчык! Әз эләккән сезгә, халык дошманнары! Безнең атайлар сугышта үлгәндә, сез дәүләтнекен ашап яткансыз! А ну, эзегез булмасын монда! Юкса милициягә хәбәр итәм, йә өстегезгә идән юган суны җибәрәм. Тапканнар урын…

Дәшми генә кузгалып киттеләр. Ачык тәрәзәдән, җиңгән кыяфәтле, көрән пәрдә җилфердәде. Әле ярый Галимҗан аларны күрмәде, кайдан кычкырганнарын аңламады. Куганнарын аңлады, башын иеп Рәнгыянең җиңенә ябышып, бу урыннан тизрәк качарга тырышты. Дөньяга аның сораулары кирәк түгел. Дөньяның бер нәрсәдә дә эше юк. Менә шулай барачак ул, тагы бер барып бәрелгәнче… Тарихта шәхесләр кабатланмый, ялгышлар кабатлана…

Юл чатында аерылыштылар. Галимҗан Айсылуның кулларын озак кына җибәрми торды. Бармаклары дерелди иде, гәүдәсе тагын да иелә төшкән, көпшәкләнгән. Менә ул йөзе белән Айсылуның кулларына капланды, буыла-буыла: «Бәхил бул, бәхил бул…» – дип пышылдады. Айсылу чал башын аның күкрәгенә куйды, күзләрен йомды, әллә үзенә, әллә Галимҗанга: «Мең бәхил… Бәхил…» дип әйтә алды. Ул бәхил иде, барысына да бәхил иде…

Кешеләр аларга карап, гаҗәпләнеп уздылар. Кемнәр алар, бер-берсеннән бәхиллек сорап, чат башында басып торган карт белән карчык? Очраклы танышлармы, авылдашлармы – кемнәр алар ике ялгыз? Йөзләрендә нинди кырыс моң, газап аларның?

Беркем белми. Белергә вакыт та юк. Тормыш кайный, дәвам итә, бар нәрсә әкренләп онытыла, онытыла…

Онытмаган! Әнә бит, аерылып киткәч, борылды да:

– Кыңгырауны сакла! Кыңгырауны! – дип кычкырды. Соңыннан, Зөләйха аша, Галимҗанның ялгыз йортта җан бирүен ишетте. Өч көн берүзе яткан. Күмгәндә янында бер-ике карт-карчык кына булган. Шулай итеп, хәтердәге ай нуры да өзелде, чулпы чыңы да тынды, ялгыз, хәтерсез буш гомер генә калды.

 

Кыяметдин карт таң алдыннан гына бик сәер бер төш күрде. Имеш, малай чагы икән. Балалар белән тауга чыкканнар. Укытучы Айсылу да алар арасында. Өстендә озын ак күлмәк, кара чәчләре җилкәсенә таралган, үзе яланаяк, балаларны каядыр әйди, ашыктыра. Аларга әнә шул тауга менеп җитәргә кирәк икән. Укытучы Айсылу вакыты-вакыты белән кулындагы кыңгырауны селкеп ала, арыган, алҗыган балаларга яңадан җан керә, сихерләнгәндәй, кыңгырау артыннан иярәләр. Инде тауның түбәсе дә ерак түгел, укытучы Айсылу аларны һаман үз артыннан биеккәрәк алып менә. Шул чакта караңгы үзәннән әллә нинди сәер йөк күренә. Озын чанага этләр җигелгән, ләкин дилбегәне тотучы юк, хуҗасы юк; этләр ырлап төрлесе төрле якка тарта, чана табаннары кара җирне яра, эзләргә шунда ук кара кан тула бара. Чанага, аркылы сузылып, хатын-кыз гәүдәләре салынган. Аларның йөзләре җир кебек соры, салкын, барысы да озын ак киемнәрдән. Тауга таба менеп барган укытучы кызны күреп, этләр аның артыннан ташландылар. Балалар куркып бер читкә өелде, укытучы Айсылу тауга таба ялгызы йөгерә башлады. Кулындагы кыңгыравы хәвефле авазлар чыгарып чыңгылдады, этләр өере аның саен котырынды, йотардай булып, укытучы артыннан куды. Инде тау түбәсенә менеп җитәм, дигәндә, укытучы Айсылуның кыңгыравы кулыннан ычкынып китте, ул ташларга бәрелеп зыңгылдый-зыңгылдый түбән таба очты. Һаваны укытучы Айсылуның соңгы сүзләре телеп үтте:

– Кыңгырауны саклагыз!! Кыңгырауны!..

Ул арада күк урталай ярылып китте. Яшен кылычы эт өеренең нәкъ уртасына килеп кадалды. Этләр, чинашып, һавага сикерделәр, берсен-берсе йолкый, тешли башладылар. Ул арада бу сәер йөк дөрләп яна башлады, яна-яна, чиный-чиный, мәетләрен коя-коя, йөк таудан түбәнгә тәгәрәде. Тауның түбәсенә менеп җиткән укытучы Айсылу күкнең урталай ярылган өлешенә туры килде. Менә ул кулларын алга таба сузды, менә куллары канатка әйләнделәр, менә ак күлмәкле гәүдәсе әкрен генә җирдән аерылды, күккә тартылды. Күк аны үз кочагына кабул итте һәм ярылган урын әкрен генә ябылды, юкка чыкты.

Ә кыңгырау таштан-ташка сикерә-сикерә һаман түбән тәгәри иде…

Кыяметдин карт әсәрләнеп сикереп торды. Изге! Айсылу карчык изгегә әйләнгән! Күргән газаплары бәрабәренә ул изгегә әйләнгән. Кыяметдин карт бүген үк аның янына барыр, тезләнеп гафу үтенер, кичерүен сорар. Аның каршында үзе сынар, үзе иелер. Бүген үк. Улы турында да сөйләр, аны үз кулы белән тотып бирүен дә әйтер. Урмандагы хәл өчен кичерү сорар. Гомер буе яратуын, аның өчен тәкате коруын әйтер. Шул хәтле зур гөнаһлар, әйтелмәгән сагышы белән ул җир йөзеннән китә алмый. Аны бит анда да тәмуг көтә, мәңгелек җәһәннәм.

Шул сүзләрен раслагандай, дөнья кинәт чатнап китте. «Сукты! дип уйлап өлгерде Кыяметдин карт. – Алар турында сукты. Тагы аңа сукты!» Кыяметдин карт атылып урамга чыкты. Югары очта, Айсылулар өе тирәсендә, нидер дөрләп яна иде…

 

Өй эче кинәт яктырып китте. Юк, бу таң яктысы түгел иде әле. Бу әллә нинди шомлы, йөрәккә кадалып төшкән яктылык иде. Аның артыннан ук кинәт бөтен дөнья чатнап алды. «Сукты» дип уйлап өлгерде Айсылу карчык шомланып. – Яңадан китереп сукты… Үтте дигәндә китереп сукты».

Шулчак тәрәзәләр кинәт гөлт итеп китте, «Янабыз!» дип уйлап өлгерде Айсылу карчык. Хәлсез тәне белән почмак тәрәзәгә капланды. Йорт исән иде. Тик каршы якта, иртәнге эңгер-меңгерне ярып, ялкын теле күккә күтәрелә. Мәктәп! Мәктәп яна бит!..

Айсылу карчык аягына басты. Нәрсәләргәдер бәрелә-бәрелә ишеккә ташланды. Мәктәпкә кадәр ара ерак түгел, әнә генә, берничә адым гына. Түбә кыекларыннан ялкын бәреп чыккан. Әле бәлки дөрләп тә китә алмас, юеш түбәгә чыккач, туктар…

Түбән очтан да кемдер дөпе-дөпе йөгерә. Кыяметдин булмагае… Аңа кадәр барып җитәргә, кыңгырауны алырга кирәк. Галимҗан төсе, Газизҗан төсе, яшьлек, өмет төсе… Өлгерергә генә кирәк… Шуннан башка аңа бу дөньяда да, тегесендә дә кичерү юк.

Ишек-тәрәзәләр җил-давылдан каерылып ташланган. Мәктәп эче буш, караңгы. Каяндыр, почмактан чытырдаган аваз ишетелә. Янып килә, почмаклардан янып килә… Өлгерергә кирәк… кыңгырау өстәл өстендә калды… Тагы берничә адым…

Урам якта Кыяметдин тавышы… Яшен аны да уяткан… Килгән… Аңа кадәр өлгерергә кирәк… Өлгерергә кирәк…

Дөнья нигә кинәт яктырып, җылынып китте соң? Һәм бүлмә эченнән кыңгырау чыңлаган тавыш ишетелә. Менә ул якыная, бөтен тирә-юньне чорнап ала, чыңлый, зыңлый, гүли. Бөтен мәктәп эченә, авыл өстенә, дөньяга гүли… кыңгырау чыңы артыннан ялкын телләре сикерешеп чыгалар, бөтен мәктәп эчен, авыл өстен, дөньяны каплап китәләр. Кыңгырау һаман чыңлый, елый, хәбәр итә; ялкын телләре барысын ялмап, яндырып килә, корбаннарны эзли. Менә алсу пәрдәле йортка гөрләп ут каба, менә Себер төрмәләрендә меңләгән билгесез корбаннар яна, менә унөч яшьлек үсмер бала Газизҗанның тәнен ут чорнап ала, менә Галимҗанның иелгән гәүдәсе дөрләп яна. Алар ялкыны да аңа күчә – бөтен тәнен, җанын ялкын сарып алган Айсылу карчык гөрселдәп бусагага ава. Мәктәпне ялкын чорнап ала…

…Ул көнне авыл көтүе мәктәп янына җыелмады. Мәктәптән инде утлы кисәүләр генә калса да, һаман эссе бәреп, хәвефләндереп тора иде. Ут авылга таралмады, мәктәп үз бакчасы эчендә әкрен генә янып бетте. Беткәнче янды. Утырып янды. Сирәк-мирәк җыелган халык утны сүндерергә ашыкмады. Янып беткәнен читтән карап тордылар. Чөнки хәзергә мәктәп кенә яна иде…

Кыяметдин карт кына, бөтенесенең тынычлыгын алып, төркемнән-төркемгә күчте. Күзләре аларган, ирен кырыйларына ак күбек җыелган. Һаман: «Күрдем, – ди, – шунда кереп китте», – ди. Кем, нәрсә икәнен әйтми. Әле күккә ди, әле мәктәпкә, ди. Бер-ике тапкыр утлы күмерләр өстенә дә кереп китте. Чак тотып калдылар. Кыяметдин картның алышынганы күренеп тора иде. Мәктәп янудан да бигрәк, аның җүләрләнүе кешеләр өчен вакыйга булды. Кайсы кызганып, кайсы гаҗәпләнеп, кайсылары сөенеп шул турыда гына сөйләделәр. Айсылу карчыкның юкка чыкканын әле беркем дә белми иде.

Халык әкренләп тарала башлады. Кыяметдин карт кына һаман чыбык очы белән утлы күмерләрне кузгата, кисәү өеменең әле бер, әле икенче ягына чыга. Түбән очтан яман акырган тавыш ишетелә. Кыяметдин карт буш күзләре белән шул якка карый. Кара чәчле, тар маңгайлы малай аның янына килеп туктый. Бабасыннан күрмәкче ул да кулына таяк ала, утлы күмерләрне әйләндерә башлый. Кичәге төзүче егетләр дә килеп туктый. Алар да Кыяметдин картны кыңгырау эзли, дип беләләр, шуның аркасында акылдан шашкан, дип уйлыйлар. Ә ул бу утлы күмерләр арасыннан Айсылу карчыкны эзли бит, утлы елларны болгатып, туздырып, аннан чулпы таккан укытучы кызны эзли. Шуны беркем дә белми, шуңа беркем дә ышанмый… Аның күккә ашуына да беркем ышанмый… Бер Кыяметдин генә белә, ул ышана, ул шаһит.

Кичә мәктәпне күрше авылга күчереп саласы иделәр, терлекчеләр йорты итеп. Менә, кирәге дә чыкмады. Ак нигез ташлары өстендә кара кисәүләр генә торып калды. Авыл кыңгыраусыз, Айсылу карчыкларсыз калды… Анысын әле хәзергә беркем дә белми… Барысы да ашыга-ашыга малларын авыл башына чыгара. Көтү куалар… Көтү… Көтү…

 

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас