

Бәби мунчасы
Зәһәр авылы елга буена урнашкан. Дөресрәге, язларын гына ярсып, шашып аккан, тугайларны, әрәмәләрне күмеп, киңәйгән, җәйләрен кипшенеп, кечкенә ерганак булып кына калган Зәһәр елгасы авылны икегә бүлеп, иренеп кенә агып ята. Аның бер ярында көн күргән татар кешеләре өчен авыл да, елга да Зәһәр исемле, икенче ярында яшәгән урыслар өчен авыл – Захарово, елга – Захарка. Фәгыйльләр авылның елгага терәлеп торган урамында, бәрәңге бакчалары белән Зәһәргә табан сузылып утырган йортта яшиләр. Өйләре дә уртача гына, Фәгыйльнең мәрхүм әтисе төзеп калдырган, кара мунчасы, торна коесы, ямь-яшел чирәмле ихатасы. Абзар-курасы гына яңа. Ансын ир үзе торгызды. Абзар тулы бүлмә, бүлмә саен бер мал. Эшенә барса да, өенә кайтса да шул салмак кына атлап йөргән акыллы сыерларыннан, сикерешеп-чабышып торган бозауларыннан аерыла алмый ир. Ярата ул шул хайваннарны, дөньясын оныта алар янында.
Менә әле дә соңгы көннәрдә йөрәгенә кадалган шырпыдай әрнетеп, өтеп кенә торган уйларыннан арынырга теләп абзарга чыкты. Күптән түгел генә бозаулаган Танькага эштән кайтышлый чабып, арбасына төяп кайткан яшел үләнне бирде. Янына Акбашын кертте. Сыер сабыр гына борылып мөгрәде дә, ашый башлады. Бозавы сикергәләп килеп, әнисенең имчәкләрен, башын чөеп, борынын төртә-төртә, имәргә кереште. Имсен әле, имсен, калган сөтне тарткалап алырга булыр, әнисен озаграк имсә, көр булып үсә ул.
Аннары Манька белән Сөтлебикәне савып, тулы бидрәләрен өйгә кертте. Ритасы, зур кызы, кул арасына керә башлады, аертып, каймагын алыр. Сепаратор аша чыккан сөтне көтеп торучы ике бозау бар тагын. Фәгыйль үзе малкайларын эчереп, төнгелеккә ашарга салды, үзе авыр уйларыннан арына алмый интекте. Инде эше дә бетте кебек, тик өенә керәсе килми. Ул, тәмәкесен кабызып, йортының бер почмагында чылбырга бәйләнеп көн күргән Тузигы янына килеп, ярылмый калган утын түмәренә утырды.
Иртәгә Лидасы кайта. Һәрвакыттагыча бәби тәпиен юарга дуслары җыелыр, табын корырлар. Бераз эчелер инде, ансыз булмас. Кунакларны таратып, балаларны йоклатып беткәч, бәйрәмчә кәефле хатыны аның янына килеп ятар, сөт исе килеп торган тыгыз тәннәре, тулышкан күкрәкләре белән елышып: «Фагилчик! Соскучилсямы, җаным? Чак түзеп көтеп алгансыңдыр әле мине? Да? Ну скажи «да», ну?!» — дип, бер урысча, бер татарчаны бозып сөйләнә-сөйләнә, бармак очлары белән Фәгыйльнең күкрәген кытыклап уйнаклый башлар. Бүтән чак булса, ир бу минутларны көтеп, хыялый булыр иде. Тик әле…
Дәртле аның Лидасы. Беренче очрашкан көннән алып өстенә менеп бара, ачулана да, кыенсына да, туя да, ояла да белми. Кеше хатыннары кебек, авырлымын, дими, баладан соң ярамый, дими. Көннең-төннең, айның-елның кайсы сәгатендә дә яратышырга әзер. Бәбәйне дә тиз таба, интегеп, чирләп, көттереп тормый. Фәгыйль саграк булмаса, инде балалары да дүрт кенә булмас иде. Әнә шул дәртле тәне белән башын әйләндерде ул аның егет чагында да. Бер уртак уйлары да, фикерләре дә юк, ә тән тарта. Сөйгән саен сөясе килә, ә күңелгә рәхәтлек, тынычлык килми. Ярсып яратышып, бер-берсен өзгәләп назлаганнан соң, янында тәмләп йокыга талган хатынын кочаклап яткан ир күңелендә канәгатьлек хисе тоя алмый интегә, әйтерсең лә йөрәге бер тозакка эләккән кошмы, әллә чылбырга бәйләнгән этме шунда, белмәссең… Менә шул халәттә яшәп ятыла, нишлисең, камытны кигәч, йөген тартмый булмый. Хатыны бала тапкан саен: «Тагын кыз!» — дип, әрнеп йөрсә дә, балаларын ярата Фәгыйль. Аларны сөйсә, тормышының кытыршылары бетеп киткән кебек тоела, үзен юатыр сүзләре табыла.
«Менә иртәгә тагын бер бәләкәчем кайта. Кыз булса да, үземнеке бит. Тик менә Лиданың күзләренә ничек карармын? Сизәр, ахры, усал бит. Әллә ничек ярамаган эш булды бу, эчкән баштан… Алай дисәң… Айныдым бит. Кочагыма алгач та, айныдым да киттем… Тик туктарлык көч кенә табалмадым. Хәзер дә тапмас идем. Ярату белән яратуның да арасы бар икән шул. Сизә идем инде яшь чакта хата җибәргәнемне, үземә үзем әйтергә генә кыюлык булмады. Менә бит… Дүрт бала атасы булгач… Аңлады, ди, мәхәббәтнең ни икәнен картаеп барган абзагыз… Ә Саҗидә сиздерми… Исерек иде, белми, дип уйлый инде… Әй, Саҗидә, Саҗидә… Озын толымлы Саҗидә…» Фәгыйль түш кесәсенә тыгылган шешәсен алып, вак-вак салып, көмешкәсен эчә торды, уйлана торды, берни аңламый хуҗасының күзләренә карап яткан этен сөя-сөя, тәмәкесен гөжләтә бирде.
Бераздан Рита, бер нәрсә белмәс хәлгә җитеп исереп, елап утырган әтисен, чак көчкә җаена китереп, җитәкләп, караватка кертеп салды.
Иртәгәсен Фәгыйль кычкырып сөйләшкән, рәхәтләнеп көлгән хатын-кыз тавышларына уянып китте. Башы чатный! Күңеле болгана! Кузгалырга да куркып күпме яткандыр. Ай, бу көмешкә дигән хашәрәтне, ник бер авызыңа алырсың!
Ә тавышлар һаман тынмый. Тукта… Аны сөйлиләр түгелме соң?
– Кыз, дип, кайгырып, эчеп йөргән инде бу җебек. Лида кайткач бик тиз урынына утыртыр әле!
– Не говори! Момент җайлана, хатынын күргәч тә. Теге вакытларда тоже так было. И че кешедән жәлләтеп йөрергә? – Монсы Тамара, Захарка кызы, марҗа, күршеләре Рәсихта кияүдә. Тегесе, киресенчә, урыс егете Русланга чыккан Рәйфә – Лиданың «подружкасы». Үзе дә ярым урысча, ярым татарча сөйләшкән хатыны менә шул ике гаиләне якын күрә шул. Бәйрәм саен, ял саен бергәләр: Русланның гармошкасына Лида белән Тамарка такмак җырлап туймыйлар, Рәсих белән Рәйфә шәп бииләр – торганы бер концерт инде. Фәгыйль бер читтә утыра шунда чәбәкәйләп…
– Тә-әк… Бәлеш готовый, пельмени пятьсот штук, сәмәйне кудык. Лида кайтса, загуля-я-е-ем… – Тамарка ниндидер урыс көен көйли-көйли барып, телевизор өстендәге магнитофонны кабызды. Рәйфәгә шул гына кирәк: өйне селкетеп, тыпырдарга кереште. «Ах ты-й, бераз капканнар болар, ахры», – дип уйлаган Фәгыйль, чаршауны ачып, түрьякка чыкты.
– Әй! Балаларны уятасыз, шашмаң ул хәтле…
– О-о-о! Папаша уянган! Фагилчик, әйдә биибез! – Тамарка кулларын җәеп, ирнең өстенә килә башлады.
– Кит әле, сантый! Нинди бию… Чак басып торам… Сүндерең шул нәрсәгезне, балаларны уятасыз, димен. Башны тукмый гына тавышы…
– Фәгыйль! Ни сөйлисең? Балалар Руслан абыйлары белән, машинага утырып, бәбәй алырга киттеләр.
– Ничек киттеләр?! Ә мин?
– Сине берничек тә уятып булмады. Йоклаган килеш «Жигули»га сыймадың. Гафу ит… – Рәйфә үзе, кулларын әллә ниләр итендереп бутый-бутый, бии, үзе сөйли.
– Ния ничек? Мин? Миңа барырга кирәк бит. Кыз бар бит минем…
– Сиңа кыз не нужен бит, Фагилчик. Че зря волнуешься? А? – Монысы Лиданы яклап Тамара очлы телләнә.
Болар белән сөйләшеп ни файда дигәндәй, кул селтәп, Фәгыйль киемнәрен эзләргә тотынды. Ул, юынып, кырынып, киенеп, кеше төсенә керүгә капка төбенә машина кайтып туктады. Руслан, руль артыннан төшеп, ишекләрен ачты. Аннан Лиданың ап-ак йөзе күренде. Күзләре ишек төбеннән ирен эзләде. Тик аны Фәгыйльдән элек мунча ягып йөргән Рәсих күршесе каршылады. Хатынның бөтенләй йөзе качты. Әмма ул бер кыек сүз чыгармады, ал тасма белән бәйләнгән ак төргәкне, дүртенче кызын, күрше иренең беләгенә салды да, матур басып өенә кереп китте. Ишектән чыгып килгән ирен күрми дә узып, табын янында йөгерешкән дуслары янына ашыкты.
Пилмән кайнаганчы ике-өч рюмка эчелгән, авызлар чишелгән иде. Табын артында утырып бәби тәпиен юучылар кызып-кызып авыл яңалыкларын, Лида бала табу йортындагы кызыкларны сөйли, хатыннар бот чабып көлә, барысы да әни кешене мактый, төрелгән биләвеннән чишелгән сабый кулдан кулга йөри, берсеннән-берсе матур тостлар әйтелә, тулы савытлар бер күтәрелә, бер төшерелә иде. Фәгыйльгә дәшмиләр, ул үзе дә сүзсез: эчә дә куя, эчә дә куя. Бераздан мунча өлгерә. Арада иң аек башлысы, тиз генә аракыга бирешми торган ныклы дәү гәүдәле Тамара бәбине мунча юындыра. Рәсих бәләкәчне түрдәге караватка кайтарып сала. Лида бәхетле күзләрен кызына төбәп, аның белән сөйләшә. Авызын кыйшайтып имәргә эзләгән сабыена тулышып, сөте агып торган имиен каптыра. Ястык-түшәкләр өстенә кырнаеп, бала имезгән хатынның канәгатьлеге, нәзакатьлеге ирләрне сокландыра. Алар юк сәбәпне бар итеп, аның янында чуала башлыйлар. Рәйфә Рәсихны куып, бәби мунчасы керергә җибәрә, ә үзенең Русланын тартып алып биергә керешә. Ярыйсы гына исергән Фәгыйль гаепле кыяфәттә хатыны янына килеп баса. Лиданың ачуын, баягы кырыслыгын көмешкә парлары йомшарткан. Ул иренә:
– Бәби мунчасына барабызмы, Фагил? – дип елмая.
– Ә… ә ул?
–Ул йоклый хәзер. Имеп туйгач та йоклый ул.
Бәләкәч чынлап та изрәп йоклап китә. Фәгыйль торып киткән хатыны урынына кырнаеп, сабыеның бәләкәй генә йөзенә бага. Әй, кыйгач нәзек кашлар, кара керфекләр, бәләкәч кенә төймә борын, бәләкәч кенә авыз, хәтта битендә миңе дә бар – монсы да нәкъ Лида. «Ярый, миңа охшап ямьсез булганчы… Кызларга чибәрлек кирәк инде». Фәгыйль үзен юаткан була. Күңеленең яшерен бер почмагында кыенлык булса да, кызының тәмле исе, илаһи йөзе үзенә тарта, ата кеше баласын кулларына алып, күкрәгенә кыса.
Ул шашып биегән хатыннарны да, кысташып эчкән ирләрне дә ишетми, аларның бәби мунчасына яңадан барып чабынганнарын да күрми, янына килеп ауган Лидасының сасы көмешкә исе чыгып торган кайнар сулышын да сизми, бәләкәче янында изрәп йоклап китә…
…Иртәгәсен, «Рита, Римма, Эмма янына Элла булсын!» дип, өйрәтеп, силсәвиткә җибәргән хатынына беренче кабат буйсынмыйча, яңа туган дүртенче кызын ир Илсөяр дип яздырып кайтты.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.