Чәчмә әсәр
11 сентябрь 2025, 16:24

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (8)

Айсылу өнсез калды. Башы әйләнеп күзләрен йомды. Йа Хода! Галимҗан тавышы бит! Күзләрен ачты. Менә янәшә утыралар. Әйтерсең лә арада утыз ике ел аерым тору юк, төрмә юк, кара хәсрәт тә юк. Әйтерсең лә ишек төбенә кичке һава суларга чыкканнар, тыныч кына янәшә утыралар, оныклар турында уйлыйлар.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (8)Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (8)
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (8)

Урман тын гына, моңсу гына шаулый. Урманнан баш әйләндергеч көзге ис килә. Әллә нинди яктылык, сагыш, бушлык. Агач араларыннан менә шушылай атларга да атларга иде. Качарга иде узган гомердән, киләчәгеннән, төрмәсеннән, шикләрдән, кара хәсрәтләрдән… барысыннан да качарга иде. Күпме күтәреп барырга була?! Башы һаман аска иелә, аска тарта бит. Туйды, арыды бит! Нинди өмет, нәрсә көтә аны алда?! Ире – төрмәдә, үзе – күзәтү астында. Тирә-ягында чит-ят кешеләр. Кемгә сыенырга, кемнең иңнәренә шушы агарган башын салып, үксеп-үксеп еларга? Кая барырга?..

Ялгыз ак каен төбенә тезләнгәнен хәтерли. Себер урманнарында сынмаганны, улының югалган хәбәрен ишетеп тә, исән калганны, бүген әнә сынды, әнә язмышы каршында тезләнде. Болытлы авыр күккә карап, нәрсә ялвара ул? Ак чәчле башын бер кара җиргә бәреп, бер күкләргә чөеп, мәҗүсиләр кебек нинди дога укый ул? Җил карурман эченнән дөньяга нинди куркыныч сүзләр тарата? Аның яшисе килми?! Нинди авыр елларда да түзде, исән калгач, аның яшисе килми? Җил, карурман, төпсез күк! Туктатыгыз сез ул хатынның илереп ялваруын, туктатыгыз, югыйсә быел төшкән орлыклар киләсе елга тамыр җибәрмәс, югыйсә иртәгә кояш чыкмас, дөнья бетәр. Хатын-кыз яшәүдән туйган бит, ишетәсеңме, табигать яшәүдән туйган…

Урман өстендә җил бөтерелә. Күкләр ерак, ерак… Догалар барып җитми. Ерактан, биектән тезләнеп ялваручы ул хатын да кырмыска, бөҗәк булып кына күренә. Урманы гына шаулый… Әллә кызганып шаулый, әллә ризасызлыктан.

 

Әйе, Кыяметдин карт та хәтерли ул көзге көнне. Берничә көн элек районга чакыртып, Айсылу кебекләр турында сөйләшкәннәр иде. Аларны яңадан ала башлаганнар икән. Илдә тагы корткычлык, астыртын эш йөртү башланган, ди. Шуңа күрә аннан кайтканнарның һәрберсен аерым сак, күзәтү астына алырга, ди. Ирләреннән ваз кичеп, гариза язмасалар, яңадан алып китүләре дә мөмкин икән. Кыяметдин, авыл советы буларак, бер тәүлек эчендә менә шушыларны хәл итәргә тиеш. Айсылуны авылга алып кайтып, менә шуларны хәл итәргә.

Атын кара күбеккә батырып, урманга куганда, ул эшнең бары тик шушы рәсми ягы турында гына уйлады. Айсылуга якынаерга, теге еллардагы кебек, кулына асылынып «кал!» дип ялварырга уйламый иде инде Кыяметдин. Нидер булды, нидер үзгәрде. Айсылуга ул малайлык егетлек тартылуы белән тартылган. Башка хатын-кызны белмәгән, күрмәгән. Күз алдында аның тәне, аның толымнары гына булган. Теләге тормышка ашмады, кочагында сындыра алмады, үзе сынды. Дөресрәре, теләге үлү белән җанында ниндидер яктылык та сүнде. Айсылудан соң күп күрде ул хатын-кызны. Унҗиде яшьлеген дә, илле яшьлеген дә. Күрде, туйды, күңеле кайтты. Бөтенесе бер иш! Бөтенесе сынды, Кыяметдиннең маңгаеннан тамган тирен сөртте, ташлама, дип елады. Кыяметдин икенче төнне инде аның янына бармады. Кызык түгел иде, йөрәге урынында һәммәсе өчен дә таш иде.

Менә Айсылу кайтты. Авылга мәет кыяфәтле ак чәчле карчык кайтты. Кая чәч толымнарында чулпыларын чыңгылдатып йөргән Айсылу? Кая билләре өзелергә торган, кара кашлы, оялчан карашлы Айсылу? Авыл буйлап тере мәет йөри, шәүлә йөри, тик Айсылу түгел, хатын-кыз түгел…

Кыяметдин атын урман эче буйлап куды. Ат кинәт йөрешен әкренәйтте, башын чайкап, пошкырып куйды. Кыяметдин, бүре-мазармы әллә, дип, үрелеп алга карады. Агач төбенә иелеп утырган карачкыны күргәч, үзе дә шикләнә калды. Атын туктатты. Тыңланып тора башлады.

Карачкы нидер сөйли иде, ахрысы, җил белән бу якка тавышы ишетелә. Хатын-кыз тавышы. Әллә нинди шомлы, тилергән сүзләр… «Ник җаннарымны алмыйсың?» – диме? «Арыдым, өметем юк, ал җанымны», – диме? Тукта, таныш тавыш бит бу? Бу бит Айсылу тавышы!

Кыяметдин, атыннан төшеп, Айсылу ягына йөгерде. Агач төпләренә сөртенә-сөртенә, әллә нинди кыргыйлык, ашкыну белән йөгерде. Сынган бит! Тезләнгән. Агач төбенә тезләнгән – барыбер тезләнгән. Кыяметдин ничә ел көтте аның бу халәтен. Йомшаруын. Сыгылып төшүен Беләкләренә сыгылып төшеп, «Кыяметдин…» диюен.

Килеп җиткән уңайга, ул Айсылу өстенә иелде. Айсылу аны күрми. Карашы аның әллә кая киткән. Үзе әллә җил уңаеннан, әллә туктый алмый, һаман чайкала Кыяметдин каен төбенә тез чүкте, Айсылуны җилкәләреннән алды. Айсылу аны күрми! Кыяметдин авыр гәүдәсе белән аның каршына тезләнде, башын ак каен кәүсәсенә төртте.

– Сине алырга килдем, – диде ул карлыккан тавыш белән. – Районнан сине эзлиләр.

Сүзләре бугазын яндырып, кысылып чыкты. Тәне дә яна, кайнарлана башлады. Ут булып янган башын күтәреп, күз аллары томаланып Айсылуга карады. Аласы иде үзен хәзер кочакка, сары яфраклар өстендә аунатып яратасы, үзенеке итәсе иде. Менә генә бит, маңгае маңгайга тиеп тора, тын алганы ишетелә, башка хатыннар булса, күз йомарга да өлгермәсләр иде, аныкы булырлар иде. Нигә Айсылуга орынып булмый? Нәрсә саклый аны?!

Каш астыннан гына тагы Айсылуга карап ала. Берни дә сакламый. Әнә, гап-гади хатын. Чәчләре агарган, йөзе суырылган. Тегендә, төрмәдә әллә кемнәр аша узгандыр әле. Кыяметдин генә нигә шулай куркып, җебеп калды соң?!

Бер ыргылуда ул каенның теге ягына чыга. Тезләнеп утырган Айсылуны бөтереп үз куенына ала, җиргә аудара. Аның коры сөяккә калган гәүдәсе шыгырдап куя, тез сөякләре, без булып Кыяметдиннең тәненә кадала, Кыяметдин Айсылуның йөзенә карамаска тырыша, ул аның күзләренә дә карамас, ул аны барыбер үзенеке итәр, барыбер сындырыр.

– Мәетне көчлисең бит… Кабердәге мәетне көчлисең…

Күзләре буш. Йөзе үлекнеке кебек. Ябык тәне күгәреп, зәңгәрләнеп чыккан. Йа Хода, ул бит каршылык та күрсәтми! Ул бит үлек кебек ята, үлек кебек!! Тәнендә, йөзендә ник бер җылылык әсәре, җан әсәре булсын! Ул бит үлекне көчли! Үлекне!..

Кыяметдин шашып сикереп тора. Айсылу күккә карап яткан. Буш күзләреннән авыр, кара болытлар йөзеп уза. Ак чәчләре, сары яфраклар белән буталып, җиргә сибелгән. Ертылган изүеннән ябык күкрәге күренеп тора. Бармакларын кара җиргә батырган.

Айсылуның гәүдәсе аша атлап, Кыяметдин атына таба йөгерде. Күчәрен агачларга бәрә-бәрә, атын кире борды, җан ачуы белән аңа китереп сукты – ат шашынып, куш аяклап чабып китте, Кыяметдин арбасына йөзтүбән капланды.

Айсылу өенә төнлә генә кайтып җитте. Әнисе Асылбикә карчык аны хәвефле хәбәрләр белән каршы алды, Күрше авыл Зәйнәпне яңадан алып киткәннәр икән. Яңадан җыялар, ди. Ирләреннән ваз кичмәгәннәрне беренче чиратта алалар, ди. Тагын китсәң, икебез ике якта үләчәкбез.

Карчык төне буе хәсрәтләнеп, елап чыкты. Таң атуга, киенеп каядыр чыгып китте. Айсылу авыл советына барырга җыена башлады. Ул барыр да әйтер: «Мине яңадан алыгыз!» – дияр. «Менә үзем килдем. Мин халык дошманының хатыны, мине ирем янына җибәрегез», дияр. «Бу дөнья минем өчен төрмәдән дә тар, кысан», дияр. «Мин бар кешегә чит-ят, мине үз ишләрем янына җибәрегез», – дияр. Яңадан чыкмаска дип китәр.

Ишектә әнисенең гәүдәсе күренде. Ул да җиргә кадәр иелгән, аягында чак басып тора. Айсылуның эче жу итеп китте. Ә әнисе? Аны кем белән калдырыр? Кемнәр арасында калдырыр?

Әнисе артында бер ир-ат күренде. Аннан берәм-берәм өйгә өч бала кереп тулды. Өй эче тараеп, җылынып китте.

– Менә, кызым, Вәлиулла, – диде әнисе. Вәлиулла ике кулын сузып Айсылу белән күреште. Куллары кытыршы, кайнар иде, бераз калтырый иде. – Менә, кызым, Вәлиулла, – диде әнисе тагы бер кат. – Ике ай элек хатыны үлде. Өч бала ятим калды. Ризалаш, ана бул шул өч ятимгә.

Айсылу, борчылып, як-ягына каранды. Биш яшьләрдәге кыз бала атасының чабуына ябышкан, үзе Айсылудан күзен алмый. Уртанчы малай мич арасына поскан. Иң олысыдыр инде – ишек төбендә үк калган. Анысы, нигәдер, уңайсызлана, бер кулы ишек тоткасында, гел йөгереп чыгып китәр кебек.

Айсылуның шулчак башы әйләнеп киткән кебек булды. Малай Газизҗанга охшаган иде. Шундый ук караш, шундый ук чәчләр, шундый ук язмыш… Анасыз… Ятим…

Айсылуның дәшми торуын күреп, Вәлиулла телгә килде.

– Рәнҗетмәм, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. Көтүче хатыны булырга хурланмасаң, өч баламны авырыксынмасаң, чык үземә.

– Без бит Вәлиуллалар белән чыбык очы туган да, дип, әнисе дә сүзгә катышты. – Ике йортны бер итик, кызым. Минем дә үләр вакытым җитте. Син дә бик бетеренгәнсең. Ир-атсыз булмый. Галимҗан кияүнең кайчан кайтасы билгесез. Кайтамы-юкмы – анысы да билгесез. Үзеңне дә яңадан алып китәргә мөмкиннәр. Без генә күрергә димәгәндер бит?!

Карчык мышкылдап елап җибәрде. Аңа ияреп кечкенә кызчык елый башлады. Вәлиулла авыр башын аска иде. Ишек төбендәге малай бусагага таба тагын бер адым атлады. Ишекне ача да хәзер чыгып китә. Газизҗан кебек ул да югала. Барысы да югала.

– Ярар, – диде Айсылу чит тавыш белән. – Галимҗанны хурлап искә төшермәс булсаң, үткәннәрем белән битәрләмәсәң, мин сиңа чыгарга риза. Балалар хакына.

Соңгы сүз әйтелде. Үткәннәр белән ялгап торган соңгы җеп өзелде. Халык дошманы хатыныннан ул көтүче хатынына әйләнде. Соңгы тапкыр, ярсып, кыңгырау шалтырады, чулпылар чыңлап алды, аннан Галимҗан ерагайды, ерагайды. Томан аша күренмәс хәлгә килде, рәнҗеп күздән югалды.

Авыл советына ул гаризасын язып барды. Ире, халык дошманы Галимҗан Мостафиннан мәңгелеккә ваз кичүе, баш тартуы турында язган иде ул анда. Үзенең көтүче Вәлиулла Вафинга тормышка чыгуы турында язган иде. Үткәннәрне кабатламый, намус белән көн итәргә ант иткән иде.

Аңа кагылмадылар. Айсылу, көтүче хатыны булып, авылда яшәп калды. Дөньялар бераз тынычлангач, үз урынына кайткач, аңа мәктәптә эш тә бирделәр. Авыл халкы да сүзсез, кырыс бу хатынга ияләште: чит-ят итми башладылар. Әнисе Айсылуның үз кулында тынычлап җан бирде. Тормыш салмак кына дәвам итте.

Юк, булган икән, тынычлыгы бозылып, тагын бер дулкынланып алган икән. Галимҗан – беренче ире исән иде бит әле. Үлгәнче аны бер очратасын, аның каршында җавап тотасын Айсылу күңеле белән сизенеп яшәде. Баштарак, бәлки шунда, Магадан якларында бөтенләйгә торып калыр дигән өмет тә бар иде. Нигәдер курка иде ул Галимҗан белән очрашудан. Аның каршында гаебе бар кебек иде. Барын да бар иде. Көтмәде. Унөч елын түзде, ундүртенчесендә тормышка чыкты. Егерме ел көтә алмады. Әле Газизҗан исән булса да, көтәр иде ул ирен. Улын да югалткач, нәрсәдер өзелде, бетте. Юк, ирен гаепләмәде ул, аның өчен утырдым, дигән уй башына да килмәде. Галимҗан үзе дә корбан иде бит. Билгесез корбан. Төште дә батты. Әйтерсең кеше дә түгел. Бар иде – юк. Юк. Әйтерсең лә яшәлмәгән дә. Караңгы, куркыныч бер төш кенә…

Узган гомернең төш кенә түгел икәнлеген Галимҗан үзе искә төшерде. Айсылу Казанга, Зөләйханың хәлен белергә барган иде. Бу юлы, нигәдер, аяклары элек яшәгән җиренә – Театр мәйданына тартты. Алар яшәгән ике катлы йорт исән. Айсылу башын күтәреп өскә, үзенең тәрәзәләренә карады. Тәрәзәләргә көрән төстәге атлас пәрдәләр эленгән. Айсылуныкы алсу иде. Гади иде, җиңел иде. Төннәрен ай нурлары да алар аша үтеп керә ала иде. Ай нуры да алсу, Галимҗанның аңа иелгән йөзе дә алсу булып күренә иде.

Аның ул бүлмәгә яңадан кергәне булмады. Ничек яшәгән – шулай калды. Күңелдә дә шулай саклана. Шулай калсын да…

Бу йорт янына да ул башка килеп йөрмәс. Аяклары да авырлык белән атлый, авылдан да һаман-һаман чыгып китә алмас. Ишек төбендә бераз хәл җыйсын да кузгалыр…

…Аларны ул тыкрыктан борылуга күрде. Зур гәүдәле, киң җилкәле картны бер хатын җитәкләгән. Хатын әллә казах, әллә башкорт – киң битендә кечкенә, кысык күзләре ялтырый, буе ирдән шактый тәбәнәк, юантык. Картның күзендә кара күзлек, бер кулында нечкә таяк – күрми, ахры. Менә алар Айсылу утырган эскәмия янына килеп туктадылар. Утырдылар. Хатын юантык аякларын сузып җибәрде.

– Җеп өзәрлек хәлем калмады, – диде ул калын күкрәк тавышы белән. – Тотасың да шушында алып киләсең, тотасың да шушында алып киләсең. Диванага әйләндерәсең инде.

Ир дәшми. Зур гәүдәсе иелеп килгән, таяк тоткан кулы бераз дерелди. Айсылуга чит кешеләр сүзен тыңлап утыру уңайсыз кебек тоелды, ул кузгалырга уйлады. Шулчак карт телгә килде:

– Күп йөрисе калмагандыр. Күңелем сизә – вакыт җитә.

Айсылу өнсез калды. Башы әйләнеп күзләрен йомды. Йа Хода! Галимҗан тавышы бит! Күзләрен ачты. Менә янәшә утыралар. Әйтерсең лә арада утыз ике ел аерым тору юк, төрмә юк, кара хәсрәт тә юк. Әйтерсең лә ишек төбенә кичке һава суларга чыкканнар, тыныч кына янәшә утыралар, оныклар турында уйлыйлар.

Оныклар? Нинди оныклар? Оныклар юк. Нәсел юк, бетте, теге елларда ук тамырыннан чабылды. Галимҗан… Ай, язмыш… Менә тагы янәшә утыртты. Мөгаен соңгы тапкырдыр. Соңгы тапкыр.

Ул авыр сулап куйды. Күкрәгеннән ыңгырашу авазы бәреп чыкты. Галимҗан сискәнеп башын күтәрде.

– Монда кемдер бар, ахры? – диде ул шомланып.

– Галимҗан… Бу – мин, Айсылу… Үтеп барышлый туктаган идем… Карт кискен генә урыныннан кузгалды. Бөтен гәүдәсе белән Айсылу ягына борылды. Нечкә таягы кулыннан төшеп китте, урам ташына бәрелеп зыңгылдады.

Карт, кулларын Айсылу ягына сузып, аның йөзен, чәчләрен капшады. Бармаклары белән тирән җыерчыкларны аралап, әйтерсең лә алар арасыннан Айсылуның яшьлеген эзли иде, утыз ике ел ансыз газап чигүенә җавап эзли иде.

– Көтмәдең…– Беренче сүзе шул булды. – Баш тартырга ашыктың. Курыктың…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас