

Урланган төн
– Саҗидә апа! Саҗидә апа! Саҗидә апау! Әти көтүен кайсы якка алып китте? Күрмәдеңме?
– Балансаз ягына таба киттеләр. Әле генә. Нәрсә дип шул тиклем чаптың? Манма суга төшкәнсең бит, балакай.
– Хәбәр әйтергә, сөенче алырга йөгерәм, Саҗидә апа! Әни иртүк бальниска киткән иде. Бәби тапкан. Әтигә тизрәк әйтергә кирәк.
– Алай икән… Бар инде, бар, куандыр әтиеңне. Кемегез бар соң? Сеңлеңме, энеңме?
– Сеңлем инде, Саҗидә апа. Әни әйтә: «Юаш әтиегездән малай тумый ул», – ди. Ярый, мин йөгердем, Саҗидә апа. Сау бул!
«Сөендерерсең инде әтиеңне, бирер сөенчене…» Саҗидә нәкъ әнисенекедәй кара бөдрә чәчләрен тузгытып чапкан кызчык артыннан шулай дип уйлап калды. Фәгыйльнең көннәр санап малай көткәнен авылда белмәгән кеше юк. Беркемгә зыяны тимәгән, юаш, сабыр иргә кушылып теләгәннәр дә күп. Тик Аллаһы Тәгалә аларны ишетми, ахры. Күктәге тарафларга үткер телле Лиданың авызыннан төшкән төртмәле сүзләр генә барып җитә дә кыз артыннан кыз дөньяга килә. Монысы дүртенчесе инде.
«Дүртенчесе… Берәүгә бер итәк бала, кемгәдер бөтенләй юк…», – дип уйлап, җәйләүнең көтүчеләр куна торган өенә юнәлде хатын. Кемгәдер дигәне үзе инде. Әнә шул Лида урынында Саҗидә булырга тиеш иде дә соң. Фәгыйльнеке, бары тик Фәгыйльнеке булып кына яшәргә тиеш иде ул…
Алар икесе дә менә шушы авылныкы: Зәһәрдә туганнар, Зәһәрдә үскәннәр. Капка асларыннан мүкәчләп дөньяга чыккан көннәреннән алып бергәләр. Зәһәрнең алар яшәгән Әтәч төбәгенең кысык тыкрыклары, кычытканлы бакча артлары, чокыр-чакырлары аларның ялан аяк эзләрен, балачак серләрен саклый. Саҗидәләр яшәгән урамда аның белән яшьлек бер кыз да булмады. Олыраклары, борыннарына ис кереп, кич чыгу да егет тоту сөйләп, көзге алдында әйләнүчеләр, аңа сер бирмәде. Бәләкәйрәкләре, бишекләрендә елап, асларына җибәреп ятучылары, Саҗидәнең үзен кызыксындырмады. Ыштан алыштырып, төреп, йоклатыр өчен аның үзенең зәңгәр күзле, юан беләкле, юан ботлы, әллә «Мам-ма», әллә « Мәм-мә» дип кычкырып кына торучы Машкасы бар ич! Ул елак бәбәйләр белән нинди уен корсын ди инде Саҗидә! Шуңа күрә үзе хәтле кавырсын курчагын күкрәгенә кочкан кызыкай өч-дүрт яшьлек чагыннан күрше малаена ияреп йөрде. Бергәләп каз бәбкәләрен сакладылар, кайта белмәгән бозауларын эзләделәр, әтиләренә ияреп көтү көттеләр.
Коңгырт төстәге озын куе чәчләрен тарап үрергә, үзе өйдә юк чакта әнисенең күлмәкләрен, итәкләрен киеп-салып, курчакларына концерт күрсәтергә яраткан кызга, яше җитеп, мәктәпкә укырга төшкәч тә ахирәтле булу бәхете тәтемәде. Аның белән бер елны дөньяга килүчеләр барысы да малайлар булган икән. Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, күрше авылдан Нурия исемле кыз килде килүен. Ләкин бәләкәйдән урам буйлап йөгереп, иректә үскән, урынында тик кенә басып-утырып тора белмәгән Саҗидә йомык холыклы, парта арасыннан чыгарга курыккан, классташларын каш астыннан күзәтеп, карап кына утырган Нурия белән дуслаша алмады. Шулай итеп, теләсә-теләмәсә дә малайлар арасында, аларның уенында, тормышында кайнарга туры килде кызга. Атыш-сугыш уенында шәфкать туташы булып, күлләрдән балык тоту ятьмәләрен, «мурдаларын» урлаганда сакта торып, кичен сыер саклаганда туп сугып үтте аның мәктәп еллары. Көтүлекләрне, урман-кырларны гизеп, авылының табигатен биш бармагы кебек яхшы белеп, яратып үсте ул. Малайлар арасында үз кеше булып. Берзаман егет чорына аяк баскан дуслары Саҗидәгә үз итеп кызлар озатуларын, серләрен сөйли башладылар, бәләкәйдән «хөрмәт» итмәгән елак кызлар артыннан йөрергә, шәһәрдән җәйге ялга кайткан модницаларны күзләргә тотындылар. Араларында үсеп, буйга җиткән, көчле беләкле, сыгылмалы билле, җиңел сөякле, озын толымлы, коңгырт кара күзле Саҗидәне күрмәделәр дә. Ул алар өчен үз кеше, «свой парин» иде шул…
Кыз күрше малае Фәгыйльнең иң якын дусты булды. Аларның балачагының бер-берсеннән аерым бер хәтирәсе дә юк. Кышлары сыер савучы әниләре янында фермада үтте. Җәйләре – җәйләүдә. Саҗидә әнисенә булышып сыер сауды. Фәгыйль көтү көтте. Ул белгән, тапкан җиләклекләрдә кыз утырып кына бидрәләрен тутырып җиләк җыйды. Фәгыйль малларны туплауга керткәч, рәхәтләнеп су коендылар, күлмәкләре белән балык сөзделәр. Юаш кына күренгән, оялчан карашлы, кызларныкы кебек алсуланып торган битле Фәгыйльнең җәй көннәрендә кояшта янып, йөзе-гәүдәсе караеп, чәчләре-кашлары сары төстән акка әйләнеп бетә. Ул шуннан оялып, клубка да чыкмый, кызлар да күзләми, андый-мондый нәрсәләр турында сөйләнми дә. Бар белгәне шул сыерлар да бозаулар. Башкалар кызлар озату хәлләрен сөйли башласа да кып-кызыл була, читкәрәк китә. «Әллә миннән яшерен сере бармы, әллә ул да минем кебек эчтән генә янамы?» – дип уйлап, баш ваткан Саҗидә үзе дә мәхәббәт темасын кузгатырга курка, кыенсына. Шулай яши бирделәр,үсә тордылар күршеләр. Хәтта армия хезмәтенә озатканда да кызның акыллы күзләре егетнең оялчан карашы белән очраша алмады. Аның күршесен сагынып көткәнен солдат тормышының бер-берсенә охшаш көннәредәй бертөсле хатлар язган Фәгыйль дә, бергә уйнап үскән, башка кызларны пар итеп, тиң күреп, үзләре дә сизми шуны сөйләп, Саҗидәне кимсеткән егетләр дә белмәде.
Ә ул көтте. Кинәт кенә буш калган дөньясында бер ямь тапмады. Араларында аңлашу булган очракта хисләрен хатка язар иде, ичмасам. Юк шул. Сөйләп, эчен бушатырга ахирәтләре дә юк. Ә тегеләр, аның өчен утка-суга керергә әзер егетләр, көләрләр генә. Ничек инде ул, алар белән бергә атка атланып чапкан, матай сүткән-корган, дәресләрдән качкан, футбол типкән, егетләрчә көчле гәүдәле, үткер Саҗидә шул юаш кына Фәгыйльгә гашыйк булып, саргаеп утырсын, ди. Көлке бит… Аңламаслар…
Ә Фәгыйль хезмәттән кайтырга ике ай гына калгач салган хатында Лида турында язды. Солдатларны якында гына урнашкан училищега кичәгә чакырганнар икән. Яңа гына мәктәпне тәмамлап, тегүче һөнәрен үзләштерергә килгән кызлар белән биеп, күңел ачкан егетләр. Фәгыйльне Лида исемле кыз биергә чакырган…
Оялчан Фәгыйльнең кызлар белән биеп йөргәнен күз алдына да китерә алмаган Саҗидә бу хатка артык игътибар да итмәгән иде дә соң. Итеп тә нишләр иде? Ә Фәгыйль, оялчан күзләре балкып торган, гаепле кешедәй елмайган, начарлык эшләгәндә тотылгандай кып-кызыл булып янган битле, ябык гәүдәле, бәләкәй генә буйлы Фәгыйль, тиздән үзеннән озынрак та, тазарак та, чибәрлеге дә, дәрте дә ташып торган шәһәр кызы Лиданы култыклап, авылга кайтып төште. Ул авызыннан чыккан китек-китек сүзләрдәге горурлык дисеңме?! Лидага ярарга тырышып сырпалану дисеңме?! Ул шәһәр кызының чак кына түгәрәкләнә башлаган корсагы өстенә кулын куеп, бераз алга киерелебрәк атлап йөрүләре дисеңме?! Саҗидә шунда йоткан күз яшьләренең, кысылган тешләре саклаган әрнүләренең ачысын әле дә хәтерли. Һәм үзе генә белә. Онытмый, оныта алмый…
Ходай биргән чибәрлеге, уңганлыгы, чаялыгы да бар, югыйсә. Тик үз иткән кешесен, күңеле яткан тиңен генә тапмады ул. Йөрмәде түгел, йөрде инде анысы. Сөйдереп, сөешеп тә карады. Әнә әле дә колхоз рәисе Гыйззәт төн саен бакча артыннан гына килеп, Саҗидәнең өй тәрәзәсен шакый. Яратучылары бар да соң, яратканы гына юк. Их, әнә шул үзең сөйгән белән бер туйганчы үбешәсе, кочаклашасы, назлатасы-назлыйсы иде! Их, әнә шул үзәкләрне өзеп яраттырганы белән төн йоклыйсы, беләгенә башны саласы, азга гына булса да онытылып, бер бөтен булып кушыласы иде! Эчләрне өзеп, бәгырьләрне кыеп, аның баласын табасы! Язмышыңны буйсындырган, гомереңне яндырып, көл иткән шул мәхәббәтнең дәвамын – яраткан кешеңнән яралган сабыеңны кулыңа алып сөясе, йөрәгеңә җыелган назларыңны түкми-чәчми аңа бирәсе, аңа багышлыйсы иде!
… Саҗидә моңсу уйларына бирелеп сизмәгән дә: кояш баеп бара. Бозауга чирләгән Зинка кушаматлы сыер, хәлсез күзләрен зоотехник хатынга төбәп, һаман урынында ята. Күшәми. Кыенлык белән тын алганы ишетелеп тора. Көтүчеләр сыерларны ябып маташа. Саҗидәне эзләптер инде, җәйләүгә килеп чыккан Гыйззәт, машинасыннан төшеп, Фәгыйль янына атлады. Дүртенчегә кызы туу кайгысыннан ярыйсы гына кыек салган ир рәис белән кочаклашырга кереште.
– Менә, Гыйззәт дус, шатлыктан каптым әле аз гына. Шатлыктан, дип… Тагын кыз инде…
– Шатлык булса да, кайгы булса да, эчмәсәң яхшырак булыр иде, Фәгыйль. Монда – бер көтү малың, авылда – өең тулы балаларың, дигәндәй. Лида больницада чакта аек булырга кирәк иде.
– Ничек аек? Ә бәбәйне кем юа? Кыз – ювелирный эш ул, Гыйззәт! Син белмисең! Юмый никак булмый, брат!
– Ярый инде, ярый, беләбез. Ел саен шул бер сүз, шул бер хәл. Башкача эчмәгез! )стеңдә маллар бар икәнен онытма! Шәйлә!
– Все. Больше юк бит. Напарник айнык минем. Менә үзе! Малларны карыйм мин… Маллар – первый очередь… Юк. Маллар без очереди. Главныйлар!
– Без очереди булгач, юын, айны! Кая әле, бер сыер бозаулый алмый, дигәннәр иде. Ветеринары да укуда, ичмасам. Рәхимне әйтәм… – Рәис Саҗидә янына юнәлде. Аның артыннан алпан-тилпән атлап Фәгыйль дә иярде. Арыган напарник малай җәйләү өенә йокларга кереп китте.
– Нәрсә хәл, өмет бармы? — Гыйззәт сыер янына килеп чүгәләде.
– Бераз сабыр итеп, көтеп карыйк әле.
Төне буе сакламассың инде… Әйдә, кайтсаң, утыр машинага! Карарлар. Менә Фәгыйль. Ул белә… – Рәис үзе сөйләгән сүзгә үзе дә ышанып бетми иде булса кирәк.
– Карарлар, карамый ни… Ташлап китеп булмый инде. Өстемә йөкләп алып калгач. Зинка – иң күп сөт бирүче малкай. Игътибарга лаек.
– Ярый, үзең беләсең… Мин киттем, – Ирнең тавышы кырыс, йөзе үпкәле иде. Ул бер мизгел хатынга туры карап торды да, тегесе дәшмәгәч, шәп-шәп атлап китеп барды.
…Авызына аракыны сирәк капкан Фәгыйль тиз генә айный алмады. Зинканың җайсызрак килгән бозавын Саҗидә белән напарник малай төн уртасында икәүләп тартып алдылар. Исерек ир сөйләнеп, өйрәтеп, кирәк-кирәкмәгәнгә кысылып, комачаулап йөрде шунда. «Икесе дә исән-сау котылдылар, рәхмәт яугыры!»
Хатын бик арыган, авылга хәтле кайтырлык хәле дә, теләге дә юк иде. «Барыбер таң белән кире киләсе…» Арудан бигрәк аның йөрәген көнләшү хисе кимерә, миендә баягы уе, әрнүле теләге кабатланып, болай да тулган күңелен кузгатып тик тора. Еламаска тырышса да битләре буйлап яшьләре тәгәри башлый. Урманнар арасында мышнап йоклаган бер напарник малай, мыгырданып йөргән кайгылы исерек ир, күши-күши йокысына оеган маллары арасында, сүнеп барган учак янында ялгызы гына калган үзен, мәхәббәтеннән аерган язмышын уйлап, ул тагын да ярсып, үксеп елый башлый…
Тора-бара яшьләр азая, күзләр кибә. Үзен кызгану хисе өметләрен челпәрәмә китергән Лидага нәфрәткә әверелә… Саҗидәнең мескен буласы килми. Аның кулыннан килмәгән эш юк бит! Ул барын да булдыра, ул – көчле! Аның бу төссез тормыштан котыласы, нидер эшлисе, дөньясын үзгәртәсе килә… «Ә нигә миңа да бала тапмаска?! Лида булдыралганны! Мин аннан киммени? Нигә? Мин бала үстерәлмимме? Үстерәм! Табам! Фәгыйльдән табам! Гомер буе җан аткан, яраткан кешемнән! Малай табам! Лида булдыра алмаганны да эшли алам әле ул мин!»
Саҗидә бу карарга нигә элегрәк килмәгәненә үзе дә аптыраган, бәхетле булу өчен бик җиңел кебек юлны табуына шатланган, шашкан уена, шушы рәхәт теләгенә буйсынган йөрәгенең атлыгуына, тәненең талпынуына түзәлми, утырган җиреннән сикереп торып, Фәгыйльне эзләп китә. Ир якында гына, күл буенда. Ул да елый. Аны аракы елата. Саҗидә аны күкрәгенә кысып юата, назлы сүзләр әйтеп эндәшә. Күптән кагыласы килгән чәчләреннән сыйпый, битләреннән сөя…
– Фәгыйль… Их, Фәгыйль! Ник сукырсың шул тиклем? Ник күрмәдең, сизмәдең? Яратам бит!!! Сине генә яратам… Их, Фәгыйль! – Хатын яңадан, инде сөйгәнен кочаклап, елый башлый. Ирнең яшьләре Саҗидәнеке белән кушыла… Еллар буе беркем кулы кагылмаган озын толымнар сүтелә…
Айның моңсулыгы. Чирәмле җирнең йомшаклыгы. Урланган бәхетнең татлылыгы. Теләкнең көче. Тансык кочакның кайнарлыгы. Барысын да яшерә төн пәрдәсе. Еллар агымында сер итеп саклар өчен яшерә…
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.