Чәчмә әсәр
10 сентябрь 2025, 18:45

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (7)

Укыган кеше – чукынган кеше. Аларның берсенә дә ышанырга ярамый. Рәхәтлекләренә, майларына чыдаша алмыйлар.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (7)Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (7)
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (7)

Аларның авыр, соры тормышлары июньнең аяз, җылы көнендә бер чатнап, кайнап алды. Айсылу ул көнне сакчыларның эчке күлмәк-ыштаннарын юа иде. Нигәдер, бу эшне гел авырдан башкарды ул. Әллә нинди төер бугазга килеп утыра, укшыта, күз яше ләгән эчендәге саргайган ыштан бөрмәләренә тама. Ул гел башын читкә борып юарга тырыша иде. Берсендә Кәримә апасы читтән күзәтеп торган икән, әкрен генә килеп әйтте: «Бик алай итмә, Айсылу, күрсәләр, яратмаслар», – диде. Монда кечкенә генә бер тәртипсезлек эшләдеңме – җәза срогың арта, катылык арта. Ун ел! Болай да ун ел бит инде ул…

Шулай азапланып, ап-ак пар эчендә кер юып ятканда, төрмә мунчасына Кәримә апасы килеп керде. Чәчләре тузгыган, күзләре ут булып яна. Әллә, Ходаем?! Айсылу билен турайтты, үзе дә Кәримә апасы каршына атлады. Әллә, Ходаем?

– Амнистияме? – калтыранган кулларын аңа таба сузды. – Барыбызгадамы?

– Сугыш.

Кәримә апасы бер генә сүз әйтте. Сугыш. Сугыш?! Ә без? Ә безнең детдомдагы балалар? Ирләр? Кайда сугыш, кем белән? Аларны нишләтәләр?

Ул көнне барак эче гүләп торды. Чаяраклар шунда ук гариза язарга, сугышка китәргә җыена башлады. Барак эче яктырып, биегәеп китте. Илгә килгән кара хәсрәт мондагы хәсрәтне таратып җибәрде. Чөнки нидер үзгәрергә тиеш иде! Илгә чын дошман килде! Алар дошман түгел. Бәлки шуны аңларлар, чыгарырлар, иреккә булмасын – сугышка җибәрсеннәр, тик биредә генә калдырмасыннар! Илләре яна бит, балалары, йортлары яна, шуны тимер чыбык аша ничек карап утырсыннар алар?!

Баракның руслар, еврейлар, украиннар яшәгән башы аеруча кайнап тора. Рус хатыны Валентина бер төркемнән икенчесенә күчә, битләре алсуланып чыккан, сары чәчләре таралган, зәңгәр күзләрендә әллә нинди кыргыйлык, ярсу. Ул Ленинградта бик зур кешенең хатыны булган, диләр. Ирен Кировны үтерүдә гаепләп кулга алганнар. Ләкин Кировны үтерүчеләр дә соңыннан дистәгә якын җыелган. Һәрберсенең хатынын, балаларын алганнар. Валя да шуның өчен утыра. Ленинградта ялгыз карт анасы калган.

Валя сугышка китәргә җыена. Аның дәрте башкаларга да күчкән. Ләкин башкалар сабыррак, шикләнебрәк карыйлар, артык сүз ычкындырырга куркалар. Ышанмыйлар. Монда кергәннән бирле артыгын ычкындырмыйк, дип, телләре аңкауларына ябышты, түзәргә өйрәнделәр, бернәрсәгә дә ышанмаска өйрәнделәр. Хәзер дә артык селкенеп, кайнап китәселәре килмәде.

Валя комендант яныннан кара коелып, башын иеп кайтып керде. Шул көнне үк барактагы күзәтүче хатын белән телгә килде. Күзәтүче хатын: «Сез дошманнарны анда җибәрсәң, бөтен илне сатачаксыз бит!» – дигән. Валя, кайда икәнен дә онытып, күзәтүче хатынга ташланган. Тешләрен, тырнакларын аның тәненә батырган. Хатыннар, йөгереп килеп, Валяның кулларына асылындылар, читкә алып китәргә тырыштылар, ләкин Валяның таш бастырып куйган җаны бәйдән ычкынган иде. Нинди сүзләр генә кычкырмады Валя! Сталинга да, аның ялчы-ялагайларына да, төрле сакчыларына да ләгънәтләр яудырды ул. Айсылу, коты чыгып, аны тыңлады. Ул гомергә дә алай әйтә алмас иде. Алай уйлый да алмас иде. Монда да, язмышымдыр, дип күнде, тынды, башкалар да шулай яшиләрдер дип уйлаган иде. Ә башкаларның эчендә әнә нинди уй икән…

Кораллы сакчылар килеп Валяны ялгыз камерага алып киттеләр. Ә икенче көнне Валя асылынып үлгән иде. Ленинградтагы ялгыз анасын, кайсыдыр детдомдагы нәни кызларын язмыш кочагына калдырып Валя асылынып үлгән иде.

Шушы хәлдән соң сугышка китәргә җыенучы булмады. Ләкин каядыр сугыш барганын беләләр, һәркем үз шәһәре, үз баласы турында уйлый, ил белән утларда яна-яна, бу мәхшәрнең азагын көтә иде.

Соңыннан бик күп еллар үткәч белде Айсылу карчык, – сугыш башланган көнне төрмәдә асылынып үлгән рус хатыны беренче комсомоллардан булган икән. Авылларына аклар кергәч, аны җәзалап, мәсхәрәләп, каенга асып китәләр. Аклар артыннан ук авылга уктай атылып кызыллар керә. Әле тәне дә суынып өлгермәгән комсомолка кызны элмәктән алалар. Валя могҗиза белән исән кала. Ләкин кара язмышы аны төрмә камерасында куып җитә – элмәк булып муенына урала, барыбер алып китә… Бу корбан ни өчен? Монысын да әлегә хәтле беркемнең дә әйткәне, аңлатканы юк. Яшьләр белми, белгәннәр берәм-берәм китә бара. Аңа да китәр вакыт җитеп килә. Ул да шулай белмичә китәр микәнни?! Улының кайда икәнен белми, ни өчен утырганын белми. Тоталар да ялгыш диләр. Шул хәтле корбаннар ясарлык итеп ялгышып була микәнни?! Алар ничә мең, миллион бит – билгесез корбаннар. Бик сирәкләрнең исемнәрен китапларга кертә башладылар, көрәшчеләр сафына яңадан кай- тардылар. Ә менә аның кебек билгесезләр? Алар турында кем белер, кем әйтер? Язмышлары ботарланып, кара каннарга батып бетте бит. Ни өчен?! Ни өчен?!!

Айсылу карчык моны үзе дә белми. Ничә тапкыр ант итте, уйламыйм, уйламыйм, җанымны борчымыйм, диде. Барыбер җавап юк, шул килеш үлим, диде. Юк бит! Әнә шул бер кыңгырауны күрде - Галимҗан да искә төште. Газизҗан да, төрмә дә… Кара кан булып укмашкан төерләр… Йотып та җибәреп булмый, таралмый да…

Бала сагышыннан төрмәдә ул иреннән шактый ерагайган иде. Җаны белән бергә тәне дә катты. Галимҗанның карашы, назлары онытылды. Хатын-кыз икәне дә онытылды. Ничек тә бу тәмугтан исән-сау котылырга, илгә кайтырга, анасын күрергә… Ә Галимҗан… Галимҗан егерме елга алынды, Айсылу кайткач та, әле ун ел утырачак. Алып киткәндә, кырык яшьлек ут чәчеп торган ир иде, алтмыш яшендә кайтачак. Исән булса. Айсылу аны көтәр. Төрмәдә көтәргә өйрәнгән кебек, сабыр гына көтәр. Айлы төннәрне, чулпы тавышларын гомеренең теге ягында, якты ягында мәңгегә калдырып, сабыр гына азагын көтәр…

Ләкин кара язмышы аның җилкәсенә төшмәскә дип менеп утырган булган икән. Бу оялчан, йомшак татар хатынының иреннән, баласыннан аерылуы, бер сәбәпсезгә ун ел төрмәдә газап чигүе аның өчен аз булган – ул аңа хәсрәтнең яңаларын әзерләп куйган.

Акылы, хисабы белән улының сугышка алыныр яшькә җиткәнен белә иде Айсылу. Унөч яшьлек бала, исән булса, инде җиткән егет булырга тиеш. Сугышка да алганнардыр. Дөнья белән элемтә юк. Сугышның кай тирәдә, ничегрәк барганын алар белми. Барысы да чама белән яшиләр. Барысы да якыннары исәндер, дип өмет итә. Алар арасында хәрбиләрнең хатыннары күп. Алар дөньяда ни барганын Айсылуларга, Зөләйхаларга караганда яхшырак беләләр, төннәрен пышылдашкан, уфылдашкан тавышлар ул тирәдән ешрак ишетелә. Айсылуларның башы авыр, хәсрәтле йокыда. Айсылулар башы сабыр гына бу мәхшәрнең азагын көтә.

Аның срогы тулганда сугыш беткән иде инде. Соңгы елларда Айсылу шахтада эшләде, саргайган йөзенә күмер тузаны кунды, зур күзләрен җыерчыклар сарды, куллары, тәне сөяк һәм сеңердән генә тора иде. Ирек кәгазен кулга алгач, ул бер тын ак кар өстендә чайкалып торды. Кар өстенә ятып үкерәсе, тәгәрисе, урмандагы һәр агачка, һәр ерткычка үз хәлен сөйлисе килде. Дәшмәде. Сөенмәде дә, кайгырмады да. Нигәдер, үкерәсе килде. Читлектән чыгарылган ана җәнлек кебек, күккә карап, җиргә тезләнеп үкерәсе килде.

Беренче товар поезды белән үк Казан ягына кузгалды. Төрмәдән үк әйттеләр – аны Казанга кертмәячәкләр. Киткән җирдән алтмыш чакрым ераклыкта торырга, ди. Айсылу Өтернәскә кайтыр. Әнисе исән булырга тиеш. Бәлки Газизҗан да шунда кайткандыр. Әлбәттә, шунда кайткан! Алар Айсылуның срогын беләләр, кайтасын да беләләрдер, көтәләрдер. Поезд акрын кайта. Шуышып кайта. «Йа хода! Әни! Газизҗан! Сезне күрер көннәрем дә бар икән! Исән-сау күрешергә насыйп булса, аяк астындагы җирләрне ятып үбәр идем. Беркемгә үпкә, рәнҗеш сакламас идем. Җиргә баскан саен куанып, рәхмәт әйтер идем. Йа Хода! Йа тәңрем! Акылларымны гына алма бу мизгелләрдә. Түзә алмас, йөрәкләрем ярылыр… Ун ел бит! Ун ел!!!»

Поезд һаман Казанга таба шуыша. Тамбурда торучы хәрби егет әйтте, поезд алар станциясенә туктамый икән. Ничек туктамый?! Ул Өтернәс турыннан үтеп китеп, Казаннан әйләнеп кайтсынмы?! Аны бит өйдә көтәләр, сәгатен, минутын санап көтәләр…

Төенчеген хәрби егеткә тоттырды. Поезд әкрен генә үр менгән вакытта, томырылып ак кар өстенә сикерде. Артыннан төенчеге очты. Төшкән уңайга, капланып, ак кар өстендә шактый ятты. Поезд үтеп киткәч, башын күтәрде. Бөтен дөнья зәп-зәңгәр. Кичке зәңгәрлек. Әнә тегендә, тау астында Өтернәс. Ул менә шушыннан – туп-туры төшәр. Юл юк, сукмак юк, зәңгәр карда, зәңгәр кичтә аның кара гәүдәсе генә селкенә. Аягында – һаман шул резин итекләр, өстендә – төрмә җәймәсе. Кайта, барыбер кайта, кара булса да кайта, җаны исән бит, өмете исән, ризыгы бетмәгән. Менә кайта. Зәңгәр карга кайнар яшьләре тама. Ташкүмер тузаны сеңгән битләрендә тирән эз калдырып, зәңгәр карга кайнар яшьләр тама. Соңгы яшьләре. Калган гомерендә башка елый алмаячак ул. Елап калсын, шатлыктан булса да, елап калсын…

 

Айсылу карчык, төн карасы аша әрнеп, шул хатынга карап тора. Ул аны туктата алмый. Ул хатынны туктатырлык көч хәзер дөньяда юк. Шушы мизгелне ун ел көтте бит ул! Августның җылы бер көнендә, улын җитәкләп чыгып киткән иде авылдан. Көнбагышлар үрелеп- үрелеп карап калганнар иде. Менә кышын кайтып килә. Ак кар диңгезеннән йөзеп кайта. Кайта-а-а…

Менә ул яртылаш кар баскан тәрәзәгә килеп каплана. Өйдә лампа яна. Әнисе почмак белән ике арада йөри. Адымнары бигрәк әкрен. Газизҗан күренми! Бәлки ул аны каршы алырга киткәндер? Айсылу бит бөтенләй башка яктан кайтты. Турыга кайтты. «Әни, мин кайттым бит! Кайтты-ы-ым…»

Карчык, сынын тота алмыйча, кызы кочагына ава. Йа Хода? Аның кызымы соң бу?! Күзләрендә адәм күтәрә алмаслык кара моң, хәвеф, өмет. Яңаклары эчкә баткан. Тәне коры сөяк. Кипшергән иреннәре… улын сорый! Газизҗанны сорый…

– Әни! Газизҗан кайда?

Хәле бетеп, карчык мичкә сөялә. Аннан капшана-капшана почмак якка үтә. Нинди тынлык бу? Нинди шомлы тынлык бу?!

– Әни!! Газизҗан кайда?!!

Өстен дә салмаган килеш, Айсылу идән уртасында басып тора. Төрмәнең соры җәймәсе аяк астына шуып төшкән. Резин итекләргә ияреп кергән кар, эреп, түргә таба агып ята. Ябык хатын берни күрми. Могҗиза көткәндәй, мич арасыннан әнисенең чыкканын көтә. Тик яман хәбәр генә булмасын…

Карчыкның кулында саргаеп беткән кәгазь. Үлгән?! Юк? Яраланган? Юк… Нәрсә булган соң алайса?! Кайда аның Газизҗаны? Бердәнбере, улы, багалмасы? Тагы ун ел утырырга риза, егерме ел, улы гына исән булсын, аңа гына тимәсеннәр. Нәрсә дигән? Хәбәрсез югалды? Ничек кеше хәбәрсез югалсын ди? Сугышта хәбәрсез югалалармыни? Аның улы – Мостафин Газизҗан Галимҗанович – ничек инде югалсын? Сугыш беткәнгә кайчан? Ике ел? Ул кайчан югалган? 42 нең кышында. Биш ел? Ул биш ел дөньяда юкмыни инде?! Кайда югалган?! Кайда?!

 

Айсылу карчык, коты чыгып, идәндә бәргәләнгән ул хатынга карап тора. Аның үзәк өзеп кычкыруын, юеш идәндә бәргәләнүен ул кырык елдан соң да ишетә. Әнә ул үрмәләп карават янына килеп җитте, аягына баса алмый, күзләре тонган, инде кычкырмый – үкерә, сугымга салган җанвар кебек, түбән, шомлы тавыш белән үкерә. Күзендә бер бөртек яшь юк, йөзендә тормыш әсәре юк, тезләнгән килеш, алга-артка чайкалып, бер көйгә үкерә дә үкерә. Аңа кушылып, тышта кышкы җил үкерә, авыл өстенә кара төн булып җәелгән караңгылык үкерә, тормыш үкерә. 1947 ел. Кыш. Өтернәс авылы.

Газизҗанны соңыннан военкоматлар аша эзләтеп-эзләтеп тә карады ул. Хәбәрсез югалган, диделәр. Плен төшкәнме, үлеп, җир асларында күмелеп калганмы – беркем белми. Кабере кайда – анысын да белми. Детдомнан авылга берничә хаты, сурәте килгән, фронттан бер фотосын җибәргән. Ул да кебек, түгел дә. Күзләрендә әллә нинди кирелек, катылык. Маңгай астыннан сөзеп карый. Сугышка да үзе теләп, язылып киткән. Гаризасына «әти-әни китергән оятны каным белән юарга телим» дип язган. Нинди оят?!. Әй бала, бала… Бәгырь кисәге… Соңгы сүзең, соңгы уең ни булды икән? Анаң – төрмәдә, атаң – төрмәдә, син билгесез җирләрдә үлеп ятасың. Йа тәңрем! Нинди үчең булды синең аларда?! Бер нәселгә, бер гаиләгә нигә бу кадәр җәбер-җәза?! Нигә?!…

Улының югалганын белгәч, яшәүнең мәгънәсе калмады. Берьюлы сынып, картаеп китте. Авылдан чыгарга ярамый – һаман күзәтү астында. Сөйләшергә, аралашырга кеше юк, барысы да читсенеп, шикләнеп карыйлар кебек. Галимҗаннан хәбәр юк, ул кайдадыр Магадан якларында ук. Кайчакларда, төннәрен әллә нинди шашкын уй-теләкләр дә килеп китә, бәлки, тәвәккәлләп Галимҗан янына чыгып китәргәдер? Аның да кара чәчләре инде агаргандыр, горур башы иелгәндер, гәүдәсе сынгандыр. Ул хәзер шартлы рәвештә иреккә чыгарылган булырга тиеш, ләкин бу якларга кайтырга барыбер ярамый. Барыбер күзәтү астында. Шул тирәгә барып, бәлки шахта-га эшкә урнашыргадыр? Тагы ун ел бик күп гомер бит әле ул. Галимҗанның көче, түземе җитәрме? Бик горур, кызу җан иде бит.

Һәм Айсылу үзен ире янәшәсендә күз алдына китерә. Йа Хода! Галимҗан белгән Айсылумы соң бу? Чәчләр агарган, тешләр коелган, бил сынган. Җаны тулы хәсрәт, кара сөрем. Шулар белән барырмы ул аның янына? Беткән, беткән, барысы да беткән. Тән дә калмаган, җан да. Ә ничек яшәргә?

Әнисе карчык аягында чак селкенеп йөри. Өйдә хәзер кайгы, өметсезлек баскан ике карчык. Ә яшәргә кирәк. Өмет булмаса да, бирелгән көннәрне яшәп бетерергә кирәк. Мәктәп турында уйларга да ярамый, кешеләр өчен ул – халык дошманы, төрмәдән кайткан. Димәк, кайда кушсалар, шунда эшләргә. Башны иеп, үлгәнче эшләргә дә эшләргә. Ташка, агачка, тимергә әйләнгәнче эшләргә… Эшләргә…

Чокырын да казыды, абзарын да салды, урманын да кисте. Бүген сүтеләсе мәктәпнең агачларын да шул елларны кисте ул. Кайгысыннан карурманнарны кисеп адарырлык кара еллары иде шул… Бүген, мәктәп сүтеләсе көнне, тагы шул бәндә белән очрашты. Теге елны, урман кискәндә дә, каршына килеп чыккан иде ул Айсылуның. Һаман да шул авыр караш, авыр сулыш. Әйтерсең яраланган җәнлек артыннан ерткычы куа килә. Егылыр, тез чүгәр, башын аның тырнагы астына салыр, дип, еллар буе эзәрлекләп килә.

Айсылу төрмәдән кайтканда Кыяметдин авыл советында эшли иде. Документларын тапшырганда, Айсылу аның каршына бер барды, ләкин күтәрелеп карамады. «Кайттыңмы?» дип сорады, ахры, «кайттым» диде, «бетерепме?» диде, «бетереп» диде. Башка сүз ялганмады. Айсылуның аңа карата күңелендә ачуы, үче юк иде. Утырды. Монда кемне гаеплисең. Кыяметдин үзе дә мескен бер бәндә генә. Куйганнар – утыра, төшерәләр – китә. Теге вакытта, алып киткәндә, Кыяметдин хәбәр иткәндер, дип уйласа да соңыннан ул уеннан кире кайтты. Ә бүтәннәрне кем чаккан, кем хәбәр иткән. Ата – улыннан, ир – хатыныннан шикләнгән кара, ышанычсыз заман иде бит. Кешеләр курку белән агуланганнар иде. Шулай тиеш, дип белделәр, күбесе кулга алуны көтеп яшәде. Һәм йөзләп, меңләп дәшми генә Себер төрмәләрендә черделәр, дәшми генә илгә кайттылар, дәшми генә яшәп яталар. Ә Кыяметдин? Ә Кыяметдин -- Хода бәндәсе. Айсылуның аңа бер ачуы да юк.

Урманда булган очрашуга хәтле Кыяметдингә шулай тыныч карый иде. Әллә бар ул бәндә авылда, әллә юк. Ә ул аны, әнә, канлы, фаҗигале эзеннән эзәрлекли килгән икән, куа килгән…

Гаять авыр, ачлы-туклы еллар иде. Ул елның җәендә корылык булды, болай да хәерче, караңгы авылларга өметсезлек, ачлык килде. Крестьян кубарылып шәһәр ягына, шахта, Себер якларына китә башлады. Җанны, гаиләне, нәселне сакларга кирәк иде. Китә алган китте. Айсылу авыру анасы белән урыныннан кузгала алмады.

Төрмәдән кайткан кеше буларак, аңа авылдан китәргә дә ярамый иде. Айсылу үзе, төрмәнең кырыс тормышына, аз ашап та җан сакларга өйрәнгән. Ә әнисе карчыкка җылы ризыксыз бик авыр. Бөтен карап торганы – Айсылу; ул юнәтергә, тормышны инде ул алып барырга тиеш. Урман кисүчеләргә бераз икмәк, он бирәләр икән, дигәч, Айсылу да урман кисүчеләргә иярде.

Тормыш авыр булса да, төптән юан чыккан, нык гәүдәле авыл хатыннары… Тәрбия, наз күрмәгән йөзләре корыч төсенә кергән, аларда эреле-ваклы тәртипсез, тирән җыерчыклар. Телләр тупас, куллар кытыршы, күңел дә туктаусыз кара эштән каралып килә. Айсылуны чит итәләр. Илгә килгән бу авырлык, хәсрәт, сугышларда аларны гаеплиләр. Утырган – димәк, гаебе булган. Укыган кеше – чукынган кеше. Аларның берсенә дә ышанырга ярамый. Рәхәтлекләренә, майларына чыдаша алмыйлар.

Айсылуны урманда да чит итәләр. Кырык биш яшьлек, кипкән-корган, йөзе кәфенлек кебек ак, чәче-башы ап-ак бу хатын үзе дә кешеләрдән читләшә, дәшми, көлми, эчендәген сөйләми. Башын аска иеп, иренен кысып, пычкысын тартуын белә. Карашы авыр, кырыс, салкын. Үсеп утырган агачны түгел, үзенең уй-хыялларын, калган гомерен тамырыннан кисәмени?! Башын күтәрми, ышкый да ышкый, ышкый да ышкый.

Хатыннар ялга туктаган арада Айсылу урман эченәрәк кереп китте, Тегеннән кайткан гадәт – Себер гадәте – аяк астында ашардай ни бар, барын да җыя. Гөмбә очрыймы, сабагында килеш кипкән җиләкме, чикләвекме, баланмы – барысын да җыя. Озын, ач кыш якынлаша. Запас юк. Икмәк юк. Акча юк. Мал-туар юк. Бөтен карап торганнары шул бәрәңге. Һәм менә шушы юк-бар.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас