

(Ахыры.)
...Бу йортның капкасын ачып керүе Зөлфирəгə дə,
Гөлиягə дə җиңелдəн булмады, шулай да килделəр,
чөнки барысын да аңлыйлар иде.
Өйгə килеп керүгə шундый авыр тынлык һəм ис. Гөлия
үзен тиз генə кулга алды һəм нидер əйтмəкче булды,
тик Сəрия аны бүлдерде:
– Сез мине каргагансыздыр инде, шуңа миңа соңгы
көннəремне шулай үткəрергə язгандыр Ходай. Сез
мине кичерегез, Аллаһ хакы өчен, минем сезнең алда
гаебем зур. Гөлия балам, сиңа рəхмəт, барысы өчен дə,
син эшлəгəн клиникада миңа аеруча яхшы мөнəсəбəттə
булдылар, барысы да – табиблар да, шəфкать ту-
ташлары да. Динə өчен дə сиңа бик зур рəхмəт.
Əнə, – дип, тумбочка өстендə яткан, улы алып биргəн
бик кыйммəтле алкаларга күрсəтте, – ал шул алкалар-
ны, алар – Динəгə.
– Юк, кирəкми, – дип караган иде дə Гөлия, əнисе
Зөлфирə ымлап кына алкаларны алырга кушты.
– Динəне алып килдегезме? – дип, Сəрия сүзен дəвам
итте.
– Əйе, – диде Гөлия. – Кил, кызым, якынрак кил, əнə
сиңа дəү əниең алкаларын бүлəк итə, мə, ал, кызым.
Мондагы хəллəрне бөтенлəй аңламыйча, чыдап бул-
маслык искə моңарчы түзеп торган Динə, алкаларны
кулына алда да чыгып йөгерде.
– И, бигрəклəр дə Илгиземə охшаган инде, бəхетле
генə булсын, балакаем. Зөлфирə, син дə кичер мине,
яме, рəнҗеп калма, рəнҗеп калсагыз, миңа тегендə бик
авыр булыр.
Шулчак бераз борылырга тырышып, сызланып,
ыңгырашып куйды Сəрия.
– Уколларыгыз бар бит, сезгə рецептлар яздык, кая
бирегез əле, – дип кычкырыбрак дəште Гөлия. Əлбəттə,
ул Илгиз дə ишетсен дип шулай итте. Илгиз тумбочаны
ачып тартмасы белəн уколларны Гөлиягə сузды, алар
икесе берьюлы тартмага тотынып, күзгə-күз карашып,
бер мизгелгə катып калды. Кайчандыр Гөлия үлеп га-
шыйк булган күзлəр яшь белəн мөлдерəмə тулган. Ул
Илгизне ничектер кызганып куйды булса кирəк, тиз
генə тартманы тартып алып, шприцка даруны суырт-
ты, уколны ясыйм дип, Сəрияне бераз гына бормакчы
булды һəм:
– Илгиз! – дип кычкырып җибəрде.
Гөлиянең ничə ел клиникада эшлəп, моңа кадəр мон-
дый хəлне күргəне булмады. Сəриянең аркасы, янбаш-
лары чи иткə əйлəнгəн. – Нишлəп əниегезне мондый
хəлгə җиткердегез?! Кая, миңа аракы белəн шампунь
бирегез! Перчатка да кирəк булыр.
Илгиз тиз арада барысын да Гөлиягə китереп бирде.
Шампунь белəн аракыны бергə кушып болгатып, əнисе
белəн икəүлəп Сəриянең аркасын чистарттылар,
сөрттелəр, күтəреп торып, асларын, урын-җирен алыш-
тырдылар.
– И Аллаһым, менə бит дөнья ничек əйлəндереп сала,
карагыз инде, кем уйлаган минем соңгы көннəремдə
нəкъ сез килеп миңа ярдəм итəрсез дип! Берүк миңа
рəнҗеп калмагыз инде, үтенеп сорыйм, – дип, Сəрия
елап калды.
– Я, ярый, без рəнҗемибез, безгə кайтырга кирəк, –
дип, Гөлия белəн Зөлфирə чыгып киттелəр.
Аларны озата чыккан Илгизнең, Ирек белəн Динəнең
шаярышып көлешеп утыруларын күреп, йөрəге чеме-
теп əрнеп алды. Илгиз күрə: Гөлия бүген бик бəхетле,
əнə үзе нинди чибəр, ире, кызы бар. Ə Илгиз, яшь
чагында шул зур хатасын эшлəмəгəн булса, бүген
шулай бəхетле булыр иде микəн? Бу сорауга җавапны,
əлбəттə, беркем дə белми. Илгиз Гөлиянең бүгенге
бəхетенə нинди авырлыклар аша килгəнен күз алдына
да китерə алмый шул. Кайтып киткəндə Гөлия шулай да
аңа карап:
– Əниеңне карарга берəр кеше тап, алай яткырмагыз,
уколны көненə ике тапкыр ясарга, асларын алышты-
рырга, ярасын бəйлəргə кирəк, – дип, Ирекнең яхшы
машинасына кереп утырды, һəм кузгалып киттелəр.
Илгизнең йөрəген тагын нидер чеметеп алды.
21
Алар капка төбенə кайтып туктаганда, инде караңгы
төшеп килə иде. Зөлфирə белəн Динə шунда ук өйгə
кереп киттелəр, ə Ирек, Гөлияне кулыннан тотып:
– Я, хатын, безгə урынны бергə җəялəрдер инде, мин
бит синең ирең, – дип сүз башлады.
– Ирек, – дип, бераз оялыбрак җаваплады Гө-
лия, – син миңа ачуланма инде. – Син минем ирем түгел
икəнен əнилəр белə ич, матур булмас, бергə ятсак.
Шулчак əкрен генə болдырда Сания əби күренде.
– Кызым, Гөлия, – диде ул, – минем бер атна инде
өйне карап килгəнем юк, барыгыз əле, караштырып кай-
тыгыз, шунда кунып калсагыз да була, өй хуҗасының
миндə кунмыйлар дип үпкəлəп куюы бар.
Дəү əнисенең нигə алай дип əйткəнен Гөлия, əлбəттə,
аңлады, хəтта бераз кыенсынып куйды.
– Ярар, дəү əни, барып килербез.
– Өй хуҗасы бик кыстаса, бəлки, куна да калырбыз
əле, – дип өстəп куйды Ирек.
Аларның кузгалып киткəннəрен Сания əби көтеп
торды, һавага карап, кулларын күтəрде дə:
– Я, Раббым-Аллаһым, рəхмəт, минем телəклəрем
кабул була түгелме соң! – дип, пышылдап кына бер-ике
догасын укып, өйгə кереп китте.
...Гөлия дəү əнисенең өенə барып керү белəн чəй куеп
җибəрде, аннары Иреккə борылып:
– Кара əле, бу өйдə кеше тормаган кебек тə түгел,
əйеме? – диде.
– Мин дə шуны уйлап торам, бу өйдə ниндидер тəмле
ризык исе дə бар кебек... – Һəм Гөлиягə якынрак килеп,
аны кочып алды:
– Гөлиям, матурым, мин бит – синең ирең, – дип, əкрен
генə назлый-назлый караватка таба əйдəде, һəм икесе
берьюлы шунда аудылар. Гөлия инде Ирек ни эшлəсə
дə риза иде, ул бит беркайчан да ир-ат назы күрмəгəн,
назга сусаган, дүртенче дистəне ваклаган хатын. Аңа
шушы яшенə җиткəнче бик күп тапкырлар “хатын-кыз
бəхете” дигəн сүзлəрне ишетергə туры килде, лəкин
ул гел, нəрсə соң ул хатын-кыз бəхете, дип уйлый иде,
кайчак хəтта, мин ул исемлеккə керəм микəн, дип уй-
лаган чагы да булды. Бу сорауны ул үзенə-үзе бик еш
бирде. Бүген ул, бəрхет сезонындагы җылы диңгезгə
чумган кебек, Ирекнең назларына кереп чумды, аның
иркəлəүлəренə бер дə каршы килмəде. Шулвакыт моңа
кадəр үзен борчыган сорауга да җавап тапты шикел-
ле. Ирек аны иртə белəн тагын назлап иркəлəп уятты.
Гөлия үзен, əнисенең куенында мыш-мыш килеп йок-
лап яткан сабый кебек хис итеп, тагын бераз назланып
ятканнан соң:
– Əйдə инде, кайтыйк, безне югалтканнардыр, – дип
пышылдады.
Алар иртəнге ашны əзерлəүгə кайтып җитте. Дəү
əнисе Ирек күрмəгəндə генə Гөлия янына килде дə,
серле генə елмаеп:
– Кызым, син бу егеткə кияүгə чык, ялындырып торма,
яме, яхшы кеше бу, – диде.
– И дəү əни, ул бит əле миңа кияүгə чыгарга тəкъдим
ясамады, ничек чыгыйм инде мин аңа? – диде Гөлия.
– Ясый, кызым, ясый, əле шуны уйлап йөри.
– Дəү əни, син шул күрəзəчелегең белəн кайчак кур-
кытып та куясың инде.
...Менə инде Динə дə уянды, барысы да җыелыштылар.
– Əйдəгез, балалар, өстəл янына, аннары китəбез
дип, ашыга башлыйсыз.
Кош балалары кебек, барысы да тезелешеп утырды,
өстəлдə пары чыгып торган, майда пешкəн пəрəмəч, ə
аның исе бөтен өйгə таралган, исенə үк авыздан сулар
килə.
Менə Ирек əкрен генə торып басты да:
– Дəү əни, əби, кызым Динə, мин Гөлияне бик яратам
һəм сездəн аның кулын сорыйм, – дип, Гөлиягə тутырып
карады. Гөлия бу тəкъдимне көтсə дə, болай тиз булыр
дип уйламаган иде. – Я, Гөлия, син ризамы минем хаты-
ным булырга?
Сания əби исə, əйттем бит, дигəн шикелле, Гөлиягə
карап куйды.
– Мин риза, – диде Динə. – Ур-ра, Ирек абый минем
əти була, əйеме, дəү əни, əнием тоже риза, əйеме,
əнием?
– Мин риза... – диде Гөлия, башын аска иебрəк.
Алар шунда ук никах һəм туй турында сөйлəшə баш-
лады. Инде китəргə җыенганнар иде, Зөлфирəнең кае-
нанасы килеп керде:
– И балалар, мин сезгə күңелсез хəбəр алып кердем
бит əле, Сəрия китеп барган бит, төнлə җан биргəн.
Бу Гөлия белəн Зөлфирə өчен яңалык түгел иде, алар
кичə аның шушы көннəрдəн дə калмаячагын күреп
кайтты бит.
Сания əби үзенең əйтəсе сүзлəрен əйтмичə булдыра
алмады:
– Балалар, сез юлдагы кешелəр, барыгыз, кулыгыз-
дан килгəнен сез кичə эшлəп кайттыгыз, сезгə рəнҗеп
китмəгəндер, юлда булыгыз.
Зөлфирə белəн Сания əби күчтəнəчлəрен төяп бала-
ларын озата чыктылар. Ирек тə зурдан-зур рəхмəтлəрен
əйтеп, машинасына утырды ды:
– Əйдə, кызым, утыр, – дип, Динəгə сүз катты.
Машина кузгалып китте.
Зөлфирə:
– И балакаем, яхшы кеше генə булса ярар иде инде бу
Ирек, минем Гөлиям дə бəхетле булырга хакы бардыр
бит, я Раббым, ишет мине, – дип, еламсырап сөйлəнде.
Сания əби əкрен генə əйтеп куйды:
– Кызым, борчылма, бар да яхшы булыр, иншаллаһ.
Сания əби Гөлиянең тугыз айдан тагын бер кыз алып
кайтасын да, аның олыгайган көнендə бик зур кеше бу-
лачагын да һəм бəлəкəч Динəнең дə, туачак сабыйның
да əнилəре кебек үк табиб булачакларын, Гөлиянең
Ирек белəн бик бəхетле гомер кичерəклəрен – бары-
сын да күрə иде...
Тәмам.
Фото: freepik.