

Авылның теге башында Кыяметдин картны да һаман йокы алмый… Шулай һаман бер чоңгыл тирәсендә бөтереләләр. Теге вакытта, Айсылу белән улын Казанга куып җибәргәч, Кыяметдин инде аларны башка күрмәм, тормышларын да белмәм, тынычланырмын дип уйлаган иде. Киткәннәр икән, киткәннәр, илдә чыпчык үлми. Һәркемнең үз язмышы, үзенә язылганын Айсылуга да үзенә күрәсе. Алалар икән – алалар, анда Кыяметдиннең бер катнашы да юк. Кала икән – кала, аннан күз күрер. Кыяметдин алай да районга барып, Айсылуның Казанга киткәнен хәбәр итеп кайтты. «Вакыты шундый, –дип, аклады ул үз-үзен. Һәрберебез җеп очында тора».
Шулаен шулай, тик менә Айсылуны күргәч, нигә һаман җаны актарыла соң аның? Әйтерсең лә аның утырып чыкканына ул гаепле. Кыяметдин булмаса да алып китәләр иде Айсылуны, ире өчен алып китәләр иде. Кыяметдиннең гаебе булса да, Айсылуның улы каршында гына бар. Ә анысын үзеннән башка, Ходайдан башка беркем белми…
Айсылулар китеп, өч-дүрт көн үткән иде, ахры, станциягә ат белән барды Кыяметдин. Йомышын йомышлап, төштән соң кайтырга да кузгалды. Атын юырта төшеп, тузанлы юлдан куганда, тәгәрмәч астыннан чыккандай, юлда бер карачкы пәйда булды. Өстендәге киеме тетелеп беткән, аягына кием урынына ниндидер чүпрәкләр ураган. Карачкы, аны күрүгә, урылмаган арыш арасына чумды. Кыяметдингә бу сәер тоелды – тынгысыз заман, кем йөрмәс авыл арасында. Башта атын чаптырып китеп барырга уйлады, аннан карачкының ябык, кечкенә гәүдәсен күз алдына китереп, туктап калды.
– Чык, – дип кычкырды ул арыш арасына карап. Чык, тимим. Өтернәскә кайтасыңмы? Чык, утыртып алып кайтам…
Арыш арасы башта дәшми торды. Аннан башаклар селкенеп куйды да, кечкенә генә йөз күренде. Бите каралып, танымас хәлгә килгән, арык йөзендә зур күзләре генә утырып калган. Өстендәге киеме тәмам теткәләнеп беткән, тезләре канга баткан, аягына чүпрәк уралган… Кыяметдин, сәерсенеп, аны баштанаяк карап чыкты. Аннан тагы йөзенә карады. Бала бит бу! Арыш арасында чак селкенеп басып тора, катырак җил иссә, авып китәр кебек. Карашы таныш… Бик таныш…
Шулчак Кыяметдиннең түбәсенә китереп суккан кебек булды. Тукта! Айсылуның улы түгелме соң бу?! Аларның җитәкләшеп чыгып китүен авыл советы тәрәзәсеннән әле беркөнне генә карап калган иде бит. Шушы малай. Йөзе, карашы да нәкъ Айсылу.
Малайны тануга эшнең нидә икәнен аңлады Кыяметдин. Алганнар. Димәк, Айсылуны да алганнар. Бала авылга кайтып бара. Качып кайтканга охшаган.
Малай аңа якын килергә һаман курка иде. Кыяметдин аны үзе чакырып алды.
– Син Айсылуның улы, ахры? – диде ул малайны өркетмәс өчен сак кына. – Әбиең янына кайтасындыр? Утыр, мин дә шунда бит.
Малай аны таныган иде инде. Авылда күргәне бар иде. Шуңа күрә дә куркуы үтте, әкрен генә ат янына килде. Ләкин арбага менеп утырырга хәле калмаган иде, калтыранган нечкә куллары аны тыңламадылар. Кыяметдин үзе аны сак кына арбага тартып менгерде, чапкан яшел печән өстенә утыртты. Ат җай гына кузгалып китте. Кыяметдин малайдан сораштыра башлады:
– Кайда бу хәлгә төштең? – диде ул аның теткәләнеп беткән өс-башына күрсәтеп. – Ничек бу киемең белән поездга утырттылар әле…
– Мин җәяү кайттым, – диде малай әкрен генә.
– Ничек җәяү? Кайдан?
– Казаннан җәяү кайттым. Поезд артыннан. Утырырга акчам булмады. Курыктым да…
Кыяметдиннең тәне өшеп киткән кебек булды. Аннан малайның аякларына күз салды. Чүпрәк арасыннан суелган, канаган бармаклары күренеп тора иде.
– Нигә юлга болай гына киенеп чыктың соң? Өеңдә өс-башың бардыр бит?
Малай бертын арба селкенгән уңайга чайкалып барды. Ишетмәдеме әллә, дигәндәй, Кыяметдин аңа иелеп карады. Малайның керле бите юешләнгән, юл-юл эз төшкән иде. Малай елый иде.
– Йә, йә, – диде Кыяметдин аны юаткандай итеп. Буласы булган… Анаңны кайчан алып киттеләр?
– Өч көн элек. Мин Фәтхиләргә киткән идем. Кайтсам, ишек бикле. – Малай сулкылдап куйды. – Без күршеләр белән торабыз. Ачмадылар. Үзләре өйдә иде, йөргәннәрен ишеттем. «Әни!» – дип тә дәшеп карадым. Аста яши торган әби, ишектән башын тыгып кына «анаңны алып киттеләр!» диде, аннан тизрәк ишеген япты. Урамга чыгып йөгердем. Караңгы иде. Безнең тәрәзәдә ут юк, күршеләрдә бар. Өй почмагында бик озак чүгәләп утырдым. Ашыйсым килде. Салкын иде. Кача-поса гына Фәтхиләргә бардым. Нигәдер, качарга кирәк дип уйлыйм. Фәтхи өйдә иде, капланып елап ята иде. Аңа ияреп кечкенә сеңлесе шыңшый. Аларның да аналарын алып киткәннәр. Ишекне бикләп, өчәү бергә ятып йокладык. Иртә белән аларның күршеләре әйтте, сезне барыгызны да җыеп детдомга бирәләр, диде. Шуны ишетүгә, мин вокзалга чыгып качтым. Авылга кайтырга. Поездга утырырга курыктым. Гел юл буенча йөгердем…
Кыяметдиннең эченә шом керде. Детдомга җыялар, диген… Җыялар, димәк, тамырдан чистарталар. Ул атын акрынайта төште.
– Ничә көн кайттың? – диде ул сүзсез калмас өчен генә.
– Өч көн, аннары төнлә дә. Арыш уып ашадым, бәрәңге, кишер… Кырда ни үсә…
Малай арыган иде, ахры, башы бер якка янтая башлады. Кыяметдин аны ипләп кенә печән өстенә яткырды, баш очына иске кожанын салды, өстенә җәймә япты. Малай шундук изрәп йокыга китте.
«Алай, – дип уйлады Кыяметдин, атын тагын да акрынайта төшеп. – Детдомга җыялар, диген. Бу малайны алып кайтып, әбисе янына яшергән өчен миңа нәрсә булыр? Нәрсә булсын, стена. Тирә-юньдә бер мин калып барам кагылмаган. Бу малайны яшерсәм, үземә стена…»
Атын тагын да акрынайта төште. Аннан арыш арасыннан уратып, җай гына кире борды. Инде Өтернәснең өй түбәләре дә күренә башлаган иде, шуңа күрәме, ат башта бераз чыгымчылады, атлар-атламас кына барды. Сыртында каеш чыбыркы уйнап алгач, үргә таба чабулап алып китте. «Бу хуҗа җүләрләнгәнме әллә? – дип уйлады ат та. – Авыл күренгәч кире борылды. Кая куа инде ул аны хәзер, төнгә каршы?…»
Ат район үзәгенә ак күбекләрен агызып килеп туктады. Дежур милиционерны дөбердәтеп уятты да Кыяметдин, аның кулына йокылы-уяулы малайны тоттырды.
– Менә, – диде ул, Газизҗанга карамый гына. – Халык дошманының малае. Казаннан качып кайткан. Төн уртасында килеп кергән авыл агаена милиционер егет астан гына ачуланып карап алды.
– Таң атканын көтә алмадың инде син, – диде ул теш арасыннан гына. – Котың чыкты.
– Син, агай-эне, сүзеңне чамалап сөйлә. Нинди заманда яшәгәнеңне оныткансың. Разный контр мыжгып торганда…
Милиционер егет аңа сүзен бетерергә ирек бирмәде. Теш арасыннан гына: «Пошел ты…» дип сүгенеп куйды да, идәнгә чүгәләгән баланы кузгатып, бүлмәсенә кереп китте. Кыяметдингә урам якка атлаудан башка чара калмады. Милиционер аның кем икәнен дә сорамады, кул да куйдырмады. Соңыннан Кыяметдин аның шулай булуына сөенеп бетә алмады. Ул милиционер сугыштан кайтмады, Айсылуның улы да юкка чыкты, шулай итеп, ул баланы тотып бирүен Кыяметдин үзе генә белә. һәм бер Ходай белә. Бу вакыйганы искә төшерергә яратмый ул. Заманы шундый иде – бетте-китте. Тик Айсылу карчыкны күргәндә генә, барысы бугазга килеп төелә – үзенең малай чагы, ул бала, ярату, курку, нәфрәт, ачу! Ичмасам, авылдан да китеп бармады! Әле утырып кайткач та, элекке Айсылудан инде күзләре генә торып калгач, дәшеп карады бит аңа Кыяметдин. Үзенә сыендырып, гөнаһларын юмакчы иде. Юк, Айсылу – һаман шул Айсылу булып калды. Өч баласы өстенә көтүче Вәлигә барса барды, Кыяметдин ягына әйләнеп карамады. Төрмәләрдә утырып кайтты, көтүче хатыны булды, авыл хатыннары кебек, җилкә белән печәнен ташыды, утынын кисте, каралды, янды, корышты – ләкин сынмады! Кыяметдин каршында беркайчан да керфеген түбән төшермәде. Сынын төз тотты, Бүген, мәктәптә теге кыңгырауны тапкач та, ялынуын көткән иде ул аның. «Кыяметдин!» – дип елый-елый ялынуын көткән иде! Күзе коры, күңеле коры, тәне кипкән, аның да бәгырен корытты. Гомер буе бер ягымлы сүзен, бер ягымлы карашын кызганды. Күз алдыннан да китмәде, якын да килмәде. Бергә яшәгән авыл тәмугка әйләнде. Бу хатынга ул дөньядагы иң зур бәхетсезлекләрне теләде, шулар сындырыр, башын, билен идерер, дип көтте. Юк! Бәхетсезлек килгән саен, ул ката гына барды. һәм кипкән сынга, мумиягә әйләнде. Инде бернинди фаҗига да аны эретә алмас кебек. Ходайның каһәре төшсен бу таш сынга! Юк, нәрсә тели… Ходай үзе сакласын. Чарасызлыгыннан гына каргый аны Кыяметдин карт. Каршында гаебе барлыгын да белә, Ходайдан ничә тапкыр шул гаепне юу мөмкинлеген сорады. Юк, юк! Ә Кыяметдин картның бу дөньядан андый зур гөнаһ белән китәсе килми. Кыңгырауны алуы да шуңа иде, аның артыннан Айсылу карчык барыбер килер, ялыныр, йомшарыр, сөйләшер, дип уйлады. Бәлки ул еллар өчен кичерер дә иде. Заманы нинди иде бит! Кыяметдин үзе дә кечкенә бер шөреп кенә иде. Шул кара, котырган заманга ул нинди үзгәреш кертә алсын?! һәркемнең җаны кадерле, җан сакларга кирәк иде. Шуңа күрә Кыяметдин сеңде, аска китеп торды, ә Айсылулар, Галимҗаннар әнә өскә чыгып, ургыла-ургыла агып киттеләр. Ничә тапкыр бетә яздылар, тагы калыктылар, шушы бер гомерне бата-чума ут белән су арасында яшәделәр. Гомер ахырында нигә Кыяметдин алардан кичерү көтә соң? Аның ни гаебе бар?! Төптә ятып, исән калганы өченме? Аның да гомере бер генә бит… Бер генә!!!
Картлык көнендә ул дингә ышана башлады. Авыл советында эшләгәндә, мөһер үз кулында вакытта, ул үзе Алла иде. Картлык килеп, посттан киткәч, кечерәйде дә калды. Тирә-ягында әллә нинди шыксыз бушлык сизде. Ул гел рәтен белеп, тормышны төп башына утыртам, дип яшәде. Гөнаһым бардыр, кеше өлешенә керәмдер, дип уйламады, хәйлә белән дә, умырып та алды. Сугыш башланыр алдыннан балта белән ялгыш кулына чапкан иде. Ярасы алай тирән булмаса да, шактый канын югалтып, өйдә ятты. Бөтен авыл халкы Кыяметдиннең кулына чапканын беләләр иде. Сугыш башлану хәбәрен хатыны йөгереп кайтып әйтте. Кыяметдин лапаска өч кенә сикерде – балта яралы кулны яртылаш чабып керде. Авылда: «Кыяметдиннең сугыш хәсрәтеннән ярасы ачылган икән», – дип сөйләделәр, әле беркөнне генә кулын бәйләп киткән врач та гаҗәпләнеп башын селкеде, алай бетеренмәскә кушты. Ләкин шикләнеп гөнаһысына кермәделәр – ярасы сугыш башланганчы ук бар иде. Шулай итеп, Кыяметдин сул кулсыз да калды, сугышка да бармыйча калды. Хатынын Кыяметдин бераз тилемсәрәк дип исәпли иде, шуңа күрә аны хайван кыйнаган кебек кыйнады. Тегесе эндәшмәде, гел аркасын куярга, эч-башын сакларга тырышты. Бу дәшмичә кыйнату Кыяметдинне тагын да ярсыта төшә иде, ул иелеп хатынының гел эченә, башына типте. Хатыны берничә үле бала салды. Сугыш ахырында зәгыйфь кенә бер кыз бала табып, үзе дөньядан китеп тә барды. Үлгәндә генә йөзенә елмаю билгеләре чыкты. Аның нинди тормышта яшәвен белүчеләр: «Котылды, бичара», – диделәр.
Кыяметдингә хатын-кыз бетмәде. Ул чагында авылда хатын-кыз чутсыз иде. Айсылу төрмәдән кайтып күзенә күренгәнче, шулай азып-тузып, өй борынча кунып йөрде. Айсылу кайтып, күзгә күренгәч, авыл аның өчен яктырып та, караңгыланып та китте. Үзенең хайванга әйләнеп баруын да, дөньяда бернинди изге нәрсә, сөенече калмаганын да аңлый башлады. Үзе дә кадер күрмәгән, кешегә дә кадер күрсәтмәгән. Һәм Айсылуга ул теше-тырнагы белән ябышты, төрмәдән кайтса да, кипсә дә, чәчләре агарып бетсә дә – ул аның өчен барыбер элекке Айсылу, чулпы таккан укытучы кыз иде. Һәм ул аны кайда барса да эзәрлекли, эзли башлады…
Кыяметдин карт исән кулы белән тәсбихенә үрелде. Калтырана-калтырана кипкән хөрмә җимешләрен тарта башлады, авыз эченнән туктаусыз догасын укыды. Җирдәге гөнаһларын җирдә калдырып китәсе килә иде аның. Сөйләп булса да калдырасы, кеше җанына күчерәсе, арынасы килә иде…
ТӨННЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ
Төннең беренче яртысы үтте. Авылда соңгы утлар да сүнде. Дөньяны караңгылык каплады. Хәтердәге гомернең дә яртысы үтте. Утларын сүндереп, Себер урманнарына килеп җиткәндә, алар гомерләренең кыл урталарында иделәр. Кемгә – 33, кемгә – 37, бик сирәкләренә – 40 яшь. Иң пешкән, өлгергән, тормышның тәмен, кадерен белгән чорларында җыйдылар аларны. Җыймадылар, тамырларыннан каерып, йолкып алып, барысына берьюлы балта чаптылар. Иң үзәкне өзгәне – балалар. Ир дә түгел, мәхәббәт тә түгел, эш, карьера да түгел – балалар! Кайсыныкы – яңа туган, кайсыныкы – буй җиткән. Кышларын да ягылмый торган салкын баракларның һәр почмагыннан, бәс сарган бүрәнәләрнең һәр җегеннән балаларның күзләре карап тора иде! Айсылу да күпме саташты улының зур кара күзләре белән! Әле алар яшь белән тулган була, әле кызганып карый, әле чакыра, ялвара. Колагында һаман сонгы сүзләре: «Мин озак тормам, әни!» Күз алдында яшь, арык гәүдәсе. Ай, бер генә кагылырга шуның кара чәчләренә, йоклаганда бер генә тапкыр битләреннән үбеп алырга, өстенә юрган ябарга… Юрган… Тукта, балаларны җыйдылар, диделәр. Димәк, Газизҗан да хәзер детдомда. Җылырак якка гына алып киткән булсалар ярар иде. Өстенә киенергә өлгердеме икән? Ашарга нәзберегрәк иде, мәктәп ризыгыннан да күңеле болгана иде, детдом ашларына ничек ияләнә икән?
Улы турында бер дә бетмәс уй-хәсрәте Айсылуны элеп киптерде. Элек тә арык, сылу гәүдәсе бөтенләй кипте, күзләре зураеп, сагаеп калдылар. Төрмәнең кара халаты йөзенең аклыгын тагын да көчәйтеп күрсәтә, нечкә аякларында зур резин итекләр. Кышын да, җәен дә шулар. Ун ел буе. Лыштыр-лыштыр, лыштыр-лыштыр…
Хәзер, картлык көн җиткәч, менә барысы да аяксызлар. Айсылу әле ярый, тотынып булса да, акрын гына атлый. Зөләйха аяк белән бөтенләй егылды, өйдән чыга да алмый. Мәрьям коляскада утыра. Башлары, хәтерләре исән. Дәшмәсә дә, исән. Ә менә аяктан калдылар. Кара язмышлары, сөлек булып, картлыкларына кадалды, елан булып аякларына сарылды. Атлар чара калмады. Ары таба атларга урын, максат та юк иде…
Бәргәләнде Айсылу төрмәдә, һай бәргәләнде. Ун ел буе шулай шашынса, алгысынса, ул аннан исән-имин кайта алмаган да булыр иде. Йә акылына зыян килер иде, йә Валентина кебек асылынып үләр иде. Әле дә ярый Айсылудан акыллырак, сабыррак хатыннар булды. Исән калуы белән дә Айсылу шуларга бурычлы. Бигрәк тә Кәримә апасына.
Кәримә апалары яшькә алардан өлкәнрәк иде. Аны Казан төрмәсенә Мәскәүдән китерделәр. Ире биредә кулга алынган булган. Аның белән очрашырга чакыралар дип уйлап, ул өстендәге бер кат кием белән Казанга кайтып төшә. Һәм шул ук көнне – Кремль астына, камерага. Айсылу аның белән шунда ук танышкан иде. Баласын уйлап шашар дәрәҗәгә җиткән Айсылуны ул бик гади, сабыр гына юата иде. Юк, башкалар кебек, «Ул белми, ул белсә, безне моннан чыгарачаклар…» дип корыга хыялланмый иде Кәримә атлы хатын. Гел, «Түзәргә кирәк, дөнья бер үз урынына кайтачак», – ди иде. Ә үзе, әзгә калгач, түзә алмады. Төрмә сроклары тулгач, аларны шартлы рәвештә иреккә чыгардылар. Исеме генә ирек, шул ук барак, шул ук күзәтү. Элек солдат киеме теккән булсалар, хәзер шахтага төшерделәр. Шул вакытта анасы кебек якынаеп өлгергән Кәримә апасын башка урынга – Казахстан тирәсенәрәк күчерделәр. Шуннан соң Айсылу аны башка күрмәде. Иреккә чыккач, эзләтеп тә караган иде, тиз генә таба алмады. Соңыннан билгеле булды – Кәримә апасын Казахстан далаларында сарыклар көтәргә куйганнар. Ике югары белеме булган, революциягә хәтле үк медицина өлкәсендә эшләгән, соңыннан юрист булып киткән, төрмәгә дә ЦК аппаратыннан алынган Кәримә апа, түзә алмый – утар аратасына асылынып үлә. Киемнәре теткәләнеп беткән арык тәнен, ялангач кул-аягын атна буе карга-козгын чукый, маллары дала буйлап тарала, үзен соңыннан шул утар артындагы чокырга күмеп куялар…
Алары – соңыннан… Төрмәдә вакытта Кәримә апалары татар хатыннарының анасы урынында булды. Айсылуны аерата сакларга тырышуы сизелә иде. Көндез сөйләшергә ярамый, көндез беркем беркемгә күтәрелеп карамый. Төннәрен – бер метр урынга өч кеше. Берең борылганда өчеңә дә борылырга кирәк. Айсылуның бер ягында – Кәримә апасы, икенче ягында – Зөләйха. Зөләйха үзе дә елак, төне буе балалары өчен мышкылдап чыга. Аңа ияреп Айсылу да үкси башлый. Ул сулкылдаган саен, Кәримә апасының да аркасы, йөрәге дерелди. Аннан ул түзми, авырлык белән генә Айсылуга таба борыла. «Елама, Айсылу, – ди. – Балаң исән, ирең исән. Үзең исән. Гомер анда да үтәр иде, монда да үтә. Көчеңне яшәү өчен калдыр».
Шулай, төрмәдә еладыңмы, артык бәргәләндеңме беттең. Янасың, бәргәләнәсең – чыгар урын юк. Барыбер чыгар урын юк! Ун ел. Бөтен көчеңне, сабырлыгыңны, сәламәтлегеңне шул елларга тигезләп бүләргә кирәк. Сабырлык, сабырлык, сабырлык. Болай да сабыр, аз сүзле татар хатыннары монда бөтенләй таш сыннарга әйләнделәр, көлү юк, кызып китү юк, хәтта соңга табарак елаулар да бетте. Бары тик тешләре генә кысылып, уртларына керде, яңак сөякләре калкып чыкты, күзләре каш астына тагын да тирәнрәк батты. Ун ел! Аңа барып җитәргә кирәк иде. Сабыйлыкта калдырган балалары инде үсмер булгандыр, үсмерләре – җиткән ирләр… Ун ел… Нәрсәгә утырганнарын да белмиләр, илдә кем исән, кем юк – анысын да белмиләр. Кемнәр алар?! Мәхлуклармы, корбаннармы, таш сынга әйләнгән горур җаннармы? Кемнәр алар…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com