

(Дәвамы.)
17
Динə курыкмады, əнисен тыңлады, бераз якынайды,
тик күпкə түгел, бер ике адымга гына.
– Я Раббым! – диде Сəрия. – Бу бит ике тамчы кебек
Илгизгə охшаган.
– Ə кем ул Илгиз, əнием? – Унбер яшьлек кыз шулай
сорап куйды.
– Илгиз ул – безнең авылдагы бер абый, менə шушы
апаның улы була.
– Кил инде, Динə, бер яратыйм үзеңне. – Сəрия кыз-
чыкны үзе янына чакырды, Динə тагын бераз якынайды.
– И Раббым, рəхмəт, шушы баланы күрер көнем дə
бар икəн, инде үлсəм дə үкенмим, – дип, тагын еларга
тотынды.
Бу күренешне туктатырга тырышкан Гөлия:
– Я, ярый, барыгыз палатагызга, сезгə хəзер тыныч-
ландыра торган укол ясарлар, операцияне мин яса-
маячакмын, лəкин берəр катлаулы сорау килеп чыкса,
мине чакырачаклар, – диде.
– Ярар, ярар, син ясасаң да бер сүзем дə юк, рəх-
мəт. – Сəрия бераз тынычланып чыгып китте.
Шул төнне Сəрия улына шылтыратты, хəллəрне
бəйнə-бəйнə сөйлəп биргəннəн соң аңа кайтырга
кушты:
– Улым, кайт, мине авылга кайтарып куй, күпме
яшəсəм дə яшəрмен, операция өстəлендə үлəсем
килми, – диде һəм операциядəн баш тартты.
18
Ə Гөлиянең эшлəре яхшы. Ул үзенең эшлəгəн клини-
касыннан ерак түгел ипотекага ике бүлмəле зур якты
фатир алып җибəрде. Барлык булган телəклəре тор-
мышка ашты түгелме? Тик нигəдер соңгы арада тагын
бик еш Ирекне уйлый башлады, кайда икəн Ирек,
нишлəп югалды ул?
Гөлия аны социаль челтəрлəрдəн тагын бер тапкыр
эзлəп караган иде дə, тапмады. Исəн микəн соң ул?
Иртəгəгə Гөлияне министрлыкка чакырдылар, күптəн
түгел ул УЗИ аппаратлары һəм башка кирəк-яракларга
смета язып илткəн иде. Бəлки, шул аппаратлар буен-
чадыр, дип уйлады. Иртə белəн матур итеп киенеп,
чəчлəрен купшылатып, министр лыкка китте. Йомыш-
ларын бик тиз йомышлады, барысы да Гөлия телəгəнчə
булды. Инде күтəренке кəеф белəн озын коридор буй-
лап атлаганда, алда барган ир-ат гəүдəсенə игътибар
итте. Нинди таныш кеше бу? Аннары теге кешенең
кесəсендəге телефоны шылтырады, ул телефоннан
сөйлəшə башлау га, Гөлия аны тавышыннан таныды:
Ирек, Ирек бит бу!
– Ирек! – дип дəште ул, үзе дə бик ышанып бетмичə.
Теге кеше, сөйлəшүеннəн туктап, артына борылды.
Гөлиянең каршысында сул як яңагында зур гына җөй
булган, чигə чəчлəре агарган, гомумəн, шактый олыгай-
ган Ирек басып тора иде.
– Ире-ек, – диде Гөлия тагын, сузып кына, – ни булды,
бу нинди шрам? – дип, йомшак куллары белəн Ирекнең
битенə килеп кагылды.
– Гөлия, Гөлиям, син кайда булдың? Мин сине
белəсеңме күпме эзлəдем!
– Мин дə...
– Мин син торган фатирга өч тапкыр бардым,
күршелəрдəн сорадым, алар, бу арада күргəнебез юк,
диде.
– Ə мин, ə мин сине Интернеттан эзлəдем.
– Мин дə Интернеттан эзлəдем.
Гөлия белəн Ирек бик озак шулай бер-берсенə кара-
шып сөйлəштелəр, көлештелəр, аннары ерак түгел бер
кафега кереп утырдылар. Икесе дə, үзлəре социаль
челтəрдə теркəлмичə, бер-берсен эзлəгəннəр. Ирекнең
битендəге яра эзе юл фаҗигасеннəн калган икəн, шуңа
күрə югалган да, бик озак вакытлар хастаханəдə ятарга
туры килгəн, берничə операция кичергəн. Əйе, өйлəнеп
тə алган.
– Ике генə ел тордык, никах белəн яшəдек, əмма сине
оныта алмадым, Гөлия, син кияүдəме? – дип сорап
куйды, ашыгып.
– Юк, Ирек, алучы юк, – дип шаяртмакчы булды Гөлия.
– Юк-юк, син мине көткəнсеңдер ул, Гөлиям, əйдə
башкача югалмыйк əле, яме? Ə кызың, кызың Динə
ничек? Инде зур кыз булып үскəндер?
Əйе, Гөлия бу сорауны көтте, чөнки Динəне кабул
итмəгəн кешене үзе дə кабул итмəячəк.
– Əйе, кызым зур инде, унбер яшьлек булды. – Гөлия
тагын бер кат бармаклары белəн йомшак кына Ирекнең
битендəге ярага кагылды.
– Нəрсə, ямьсезме?
– Юк, ямьсез түгел, тик нигəдер тупас итеп теккəннəр.
– Болай булгач əйбəт əле, ул як битем фаҗигадəн соң
асылынып тора иде.
– Ə син, Ирек, кайда эшлисең соң?
– Мин хирург-травматолог. Казанда ординатура
үттем, шунда диплом алдым һəм эшлəдем. Хəзер менə
Уфага килдем, унсигезенче хастаханəдə эшлим, бүген
министрлыкка смета белəн килдем. Бер бүлмəле фатир
сатып алдым. Əллə минем ярамнан курыктыңмы?
– Юк, нигə куркыйм инде, шрам украшает мужчину, –
дилəр бит.
– Безнең бүген сөйлəшеп сүз бетмəс, ахрысы,
мөмкинме сиңа бүген килергə? Син шунда торасыңмы?
– Юк, ул бит апаның фатиры иде. Менə минем ад-
рес, – дип, Гөлия тиз генə адресын язып бирде.
Кичен Ирек килəсе булгач, Гөлия эшендə тоткарлан-
мады, вакытында кайтты, ашын, коймагын пешерде,
кызы Динə дə зур бит инде, ул тузаннар сөртеп алды.
Менə инде вəгъдə иткəн вакытына Ирек тə килеп керде,
кулында зур чəчəк бəйлəме һəм торт.
– И сөбханалла, нинди матур кыз, мə əле тот, бу
сиңа, – дип, Динəгə тортны бирде, ə чəчəк бəйлəмен
Гөлиягə сузды.
Өчəүлəп кичке ашны ашадылар, коймаклап, тортлап
чəй эчтелəр. Гөлиягə бер мизгелдə алар күптəннəн
шулай өчəү яши кебек тоелды. Аның Динəсе əтиле
булса ничек рəхəт булыр иде! Үзе дə бит инде дүртенче
дистə белəн бара. Динə белəн авырлы йөргəн чакла-
ры тагын исенə төште. Корсакларын киереп, ирлəрен
култыклап йөргəн хатын-кызлардан көнлəшеп, аннары
кызы белəн бергə икəүлəшеп төннəр буе елап, лек-
ция тыңлаганда йоклап китеп оятка калган чаклары,
күкрəклəре сөт белəн тулып, апасы Зөлфия белəн ул
таштай каткан күкрəклəрне сауганнары – болар бары-
сы да берəр кайчан онытылыр микəн?.. Əлегə исə ул
Ирек белəн Динəнең, бер-берсен күптəн белгəн кебек
көлə-көлə сөйлəшеп утырганнарын күзəтте. Ирек кунак
булып, иртəгə Гөлияне эштəн каршы алырга рөхсəт
алып, кайтып китте.
19
Иртəгəсен эшкə килгəч, ярдəмчесе Гүзəл болай диде:
– Бүген Харисованы чыгарабыз, барлык кəгазьлəр дə
əзер, сезнең кул куясыгыз бар, Гөлия Маратовна.
– Ə ничек кайтып китə, кайта алмас бит ул. Берүзе.
– Улым алырга килə, – диде.
Гөлиянең əле урынына куярга өлгермəгəн сумкасы
кулыннан төшеп китте.
– Ой, ни булды сезгə Гөлия Маратовна? Төсегез
качты, утырыгыз əле менə монда, утырыгыз, хəзер су
бирəм, – дип, шəфкать туташы йөгереп стакан белəн су
китереп бирде. – Ни булды сезгə?
– Я, үтəр əле, бүген бөтенлəй йоклый алмадым, –
дигəн булды Гөлия.
Бераз тынычлана төшкəч, Сəриянең кəгазьлəрен
имзалады да палатасына илтеп куярга кушты. Үзе
кермəде, чөнки Сəрияне тынычландырырлык сүзлəр
таба алмас иде, аның гомере инде кыл өстендə. Бүген
бик катлаулы бүтəн операция, Илгиз белəн күрешмəс
өчен бик җайлы булды əле бу дип, операция бүлмəсенə
кереп китте һəм Илгизнең əнисен алып киткəнен
күрүдəн котылып калды. Сəриянең хəллəрен һəм аның
белəн булган сөйлəшүлəрне онытырга тырышты. Чөнки
аларны укыганда шулай өйрəттелəр... хəллəре авыр
булган пациентларның авыруларын йөрəккə якын ал-
маска, тизрəк онытырга кирəк.
Көн артыннан көн кебек, тагын бер ай үтеп китте. Ирек
көн дə диярлек Гөлиялəргə килə, аларны Динə белəн
икесен я кинога, я паркка, кафега алып бара. Менə
бүген Гөлия үзенең авылга кайтырга җыенганын əйтте:
– Бəй, – диде Ирек, – əйдə, үзем алып кайтам,
җилдереп алып кайтып килəм мин сезне.
– Ярар, без риза, – дип Гөлия сүзен əйтеп бетермəде,
Динə:
– Ур-ра, – дип кычкырып җибəрде, – без Ирек абый
белəн дəү əнилəргə кайтабыз.
20
Икенче көнне үк иртə таң белəн җыенып туган
якларына таба юл тоттылар. Зөлфирə аларны,
һəрвакыттагыча, мул табын белəн каршы алды. Сания
əби бик бирешкəн, шуңа күрə инде ул күптəннəн
Зөлфирəдə тора. Кичен мунча кереп чыгып, барысы да
ишегалдындагы эскəмиягə чыгып утырдылар. Күп тə
үтми, аларның капка төбенə ниндидер ят машина килеп
туктады. Аннан Илгиз пəйда булды. Гөлия эскəмиядəн
сикереп торганын сизми дə калды. Илгиз шактый матур,
гəүдəсенə чын ирлəр кыяфəте кергəн, чигə чəчлəре
бераз агарган булса да, үзенə килешеп тора. Ул туп-
туры бик ышанычлы адымнар белəн килеп басты да:
– Исəнлегемне алмасыгызны да белəм, шулай да,
исəнмесез! – диде. – Зөлфирə апа, əнинең соңгы
үтенече белəн килдем, зинһар өчен, кире какмагыз,
сезне чакыра, Гөлия, сине дə, үтенеп сорыйм, – диде.
Шулчак бакчадан кулына чəчəклəр тотып чыккан
Динəне күреп, телсез калды, кулларын кая куяр-
га да белмичə, чəчен сыпырды, кулы белəн авызын,
күзен каплады. Бу күренеш Иреккə ниндидер киноны
хəтерлəтте, монда инде, Динəнең əтисе кайда соң ул,
дигəн сорау бөтенлəй урынсыз булыр иде. Бу сорауга
җавап Ирекнең каршысында үзе басып тора иде. – Ягез
инде, зинһар, əнинең үтенечен кире какмагыз! Гөлия,
бу бит Динə, əни Динəне дə күрəсем килə, ди. Хəле
бик авыр əнинең, озак яшəмəс! – Илгизнең күзеннəн
яшьлəре атылып чыкты. – Сез кичерегез безне, əнине
дə, мине дə!
Гөлия үзенең басып торганын аңлап алды да кинəт
эскəмиягə утырды. Шулчак Сания əби телгə килде:
– Балалар, – диде, – Зөлфирəгə карап, – барыгыз,
икегез дə, əй, өчегез дə барыгыз, аның хəле бик начар,
бармасагыз, соңыннан үзегезгə кыен булыр.
Илгиз, бəлəкəч малай кебек сөенеп:
– Əйдəгез, əйдəгез, – диде. – Мин машина белəн
соңыннан үзегезне китереп тə куярмын.
– Мин иремнең машинасына утырып барам, – диде
Гөлия. Аннары: – Əйдə, Ирек, – дип, Иреккə дəште, –
барып килик инде.
Ирек Гөлиядəн мондый сүзне көтмəгəн булса да,
сиздермəде. Əле:
– Əйдə, кызым Динə, – дип өстəп тə куйды.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.