Чәчмә әсәр
8 сентябрь 2025, 14:17

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (5)

Суд вакытында аларга әйттеләр, балаларыгыз сездән ваз кичте, алар хәзер халык дошманнарының балалары түгел, диделәр. Күпләр моңа күңелдән ышанмады. Айсылу да ышанмады Аның Газизҗаны анасыннан баш тартмаячак!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (5)Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (5)
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (5)

«Мин озак тормам!» – диде. Менә инде киткән җиреннән Айсылу да кайтты, бик озак торып чәчләре агарып кайтты. Ә бала һаман да юк! Менә инде әнисе бөкрәйгән карчык булды. Ә бала һаман юк!! Озак тормам дигән иде – мәңге юк…

Айсылу карчык торып ишеккә таба бара. Урамда яңгыр туктаган, ахры – шыбырдаганы ишетелми. Дөбердәгән тавышлар да ерагая төшкән. Яшенле яңгыр уза, карчык күңелендә күтәрелгән газаплы хатирәләр генә узмый. Өйалдына чыга, башы әйләнеп ишеккә сөялә. Урамда юеш, дымлы төн. Яшен әле ерак китмәгән. Әрә буенда кадалып-кадалып төшкәне күренә. Яңадан әйләнеп килергә охшаган. Бәла-каза, ялгышлар да шулай – әйләнеп килә. Әйләнеп килә дә тагы бер кат суга.

Иске бишмәтен җәеп, карчык болдыр баскычына утыра. Йөрәгенең сикерүе бераз басыла төште кебек. Югыйсә гел шушы төндә үләр кебек иде. Көндездән эзәрлекли башлаган хатирәләр аны куркыта, ул алар авырлыгын күтәрелек түгел инде. Күңеллене искә төшерү генә рәхәт бит. Авыры һаман йөрәкне яра, телә. Ул аларны искә төшермәскә тырыша. Булган. Күрелгән. Алар язмышына шулай туры килгән. Кем гаепле? – дип тә эзләмәде, ул авыр елларын күңеленең иң ерак почмагына яшерде. Бер генә кешене гаепләргә корбаннар артык күп иде, бик күп иде. Ул елларда сүз кузгату түгел, бу хакта уйларга да ярамады. Әкренләп миңгерәүләнде, ул еллар хакында уйланмас булды Айсылу карчык. Шуңа үч иткәндәй, бүген уйлары үзләре дөньяга бәреп чыктылар, хәзер арык тәнен, җанын яндыралар, яткан урыныннан торгызалар, җавап эзләп, караңгы урамга чыгаралар. Нинди җавап?! Үләргә торган карчыкка кем җавап бирсен? Дөньяның аның уйларында ни эше бар. Ул чакта 37 нең августы иде, бүген 87 нең августы. Ярты гасыр баскан да куйган. Кешеләр белми, яшьләр белми. Нәрсә яшьләр? Айсылу карчык үзе дә һаман белми бит нәрсә өчен утырганын, иренең ни гаебе барын, улының кайда икәнен. Дөньяның кемдә ни эше бар?! Әнә, яшен дип тормыйлар, каршыдагы йортта дөбердәтеп туй ясыйлар. Тәрәзәләрен ачтылар, ахры, бөтен урамга гармун тавышы яңгырады. Тегендә, төрмәдә Зөләйха белән әй хыялланалар иде – исән-сау кайтсак, Газизҗан белән Зөһрәне өйләндерәбез, дип! Себер урманының шаулавын тыңлый-тыңлый, туй турында хыялландылар. Хәзер Зөләйханың ул кызы үзе алтмышка җитеп килгән карчык инде. Ә Газизҗан һаман унөч яшьлек үсмер бала. Исән булса, ул да алтмышның теге ягында булыр иде. Ә хәзер – гел бала, гел бала…

Тагын искә төште! Тагын!.. Нинди төн булды бу?! Ашыга-ашыга искә төшеп калырга тырышалар. Аңлатып калырга тырышалар. Үзенең фаҗигасен. Ил фаҗигасен. Меңләгән корбаннар фаҗигасен…

 

…Газизҗан, «Мин озак тормам, әни!» – дип чыгып китте. Айсылу урын җәя башлады. Тизрәк төнне җиткерергә, бөгәрләнеп ятарга, качарга, качарга, качарга!. Чөнки аның баласы бар, шул баласын үстерәсе бар! Ул курка – күзәтүләрдән курка, шомлы хәбәрләрдән курка, кешеләрдән курка. Ә качарга башка урын юк.

Урамда машина килеп туктаганын ул ишетте, ләкин тәрәзәгә бармады, мендәрен күкрәгенә кыскан килеш, туктап калды. Менә баскычта аяк тавышлары ишетелде, менә зал аша үттеләр, менә аның ишегенә җиттеләр. Менә керделәр. Ниндидер кәгазьләр күрсәттеләр. Җыенырга куштылар. Ә ул, мендәрен тотып, һаман басып тора. Кемдер килеп кулыннан мендәрен алды, хатын-кыз иде бугай, әйберләрен җыярга булыша башлады. Галимҗанны да нәкъ шулай алып чыгып киткәннәр иде. Тын алырга да, борылып карарга да ирек бирмичә. Үзен алып чыгып киткән хатынны да Айсылу соңыннан Себер төрмәләрендә күрде. Аның да бары тик корбан икәнен аңлады, ләкин ни өчен, кем өчен кирәк иде ул корбаннар, анысын гомер буе аңлый алмады.

Урамга чыккач, борыла-борыла, улын эзләве хәтерендә. Караңгыда Газизҗан күренмәде. Анасын алып киткәннәрен өй почмагыннан карап тора идеме бала, әллә бу тирәдә бөтенләй юк идеме – Айсылу белмәде. Улының күренмәвенә бер яктан сөенде дә. Газизҗан монда булса, аны баладан аерып ала алмаслар иде! Куллары белән, тешләре белән киеменә ябышыр иде, җирләрдән өстерәлеп барыр иде, башын юл ташларына бәрер иде – улыннан аерылмас иде… Барыбер аерырлар иде… Ә болай… бушлыкны кисеп алган кебек – юк, һәм күзеңне йомып караңгылыкка атлыйсың…

Шул китүдән ул яңадан бу йортка әйләнеп кайтмады. Галимҗан да кайтмады. Газизҗан да… Алай да… Ире белән очрашканнар икән ишек төбендә. Инде чәчләре агарып, бөкреләре чыккач. Инде үләр вакытлары җиткәч… Анысы соңыннан.

Ә теге чакта Галимҗанны гел чит ил шпионы дип йөрттеләр. Бөтен кәгазьләргә шулай язылган иде, Айсылуны да шуларга кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән ваз кичсә, аны чыгарасылар икән. Күп хатыннарга шулай дип әйткәннәр. Кайберәүләр, балаларын, киләчәкләрен уйлап, ирләреннән шунда ук ваз кичтеләр, шпион икәнлекләрен раслап, кул куйдылар. Ләкин алар да барыбер караңгы көзге төндә, вагоннарга төялеп, Себер ягына киттеләр. Берни ярдәм итмәде…

Айсылуны кечкенәдән юаш, куркак диләр иде. Беренче көннәрне Кремль астындагы төрмәдә ул да коелып төште, әллә куркудан, әллә соры стеналарның шыксызлыгыннан, әллә туңудан дер-дер килде. Каушаудан җылы киемнәрен дә алмаган булган, кемдер иңенә мамык шәлен салды, алай бетеренмәскә кушты. Айсылу шунда гына игътибар белән як-ягына карады – күбесе танышлар. Әнә бер почмакта, юешләнгән күкрәкләрен кысып, Зөләйха утыра. Аның бала имезер вакыты җиткән, ахры, сөте юка күлмәк аша таш идәнгә тама. Әнә Фәтхинең анасы Мәрьям. Әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган врачлар, юристлар. Карашлары алай ук өметсез түгел. «Тикшерерләр дә чыгарырлар». Барысының да уенда шул. Бу өмет әле аларның озак еллар дәвам итәр, кайсыларының ун, кайсыларының егерме елга сузылыр. «Сталин белмидер. Сталин белсә, чыгарыр…» Шул өмет белән күпләр Себер урманнарында күмелеп тә калыр, кайтканнары да аны гаепләргә ашыкмас. Корбаннар, һай, корбаннар…

Араларында иң куркагы, иң авыруы булса да, Айсылу иреннән ваз кичмәде. Шпион икәнлегенә дә кул куймады. Чит илләр белән хат алыша, дигәннәренә дә ышанмады, чөнки Галимҗан ата-анасына хат язарга да иренә торган кеше иде. Гомумән, язарга яратмый иде. Кешеләр белән дә ул хәтле аралашмады. Башта районнарда эшләделәр, аннан Казанда башы-аягы белән эшкә чумды. Җор кеше иде, күңелендә тырнак очы кадәр дә кер саклый алмый иде. Бала җанлы, уенчак кеше иде. Ышанмады Айсылу аның шпион икәнлегенә. Ышанмады, кул да куймады.

Шулай итеп, барысы да хәл ителде. Көзге салкын, шыксыз бер көнне аларга – халык дошманнарының хатыннарына – хөкем карары чыгарылды. Аларны – халык дошманнарының хатыннарын – кайсын – ун, кайсын – унбиш, егерме елга Себергә сөрделәр, ә балаларын, аерып алып, балалар йортларына, дәүләт тәрбиясенә тапшырдылар. Илне дошманнардан, аның нәселеннән арындырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм җүләрләр йортлары шыплап тулды. Канның да, купшы, кызыл сүзләрнең дә төсе бер төсле иде…

 

…Еракта поезд кычкырткан тавыш ишетелде. Айсылу карчык башын күтәреп шул якка карады. Алардан тимер юл станциясе җиде генә чакрым. Төннәрен поездларның кычкыртканнары ачык ишетелә. Поезд тавышы йөрәгенә ярамый аның. Шуны ишеткән саен, үксеп елыйсы килә. Ә яше юк. Ул яшьсез генә сулкылдый, ыңгыраша. Бу юлы да моңсу тавыш җанына килеп бәрелде. Нәкъ теге еллардагы кебек…

Поезд кузгалып киткәнче, Айсылу улын көтте. Рәшәткәле Столыпин вагоннары юка өс-башлы хатыннар белән шыгрым тулган. Утырып түгел, басып торырга да урын юк. Аяк астындагы салам пычрак белән тапталып, изелеп беткән. Ләкин әле аяк астына караучы юк Ишек янына якынлаша алган һәркемнең күзе урамда. Төн карасыннан таныш йөзләрне эзлиләр. Суд вакытында аларга әйттеләр, балаларыгыз сездән ваз кичте, алар хәзер халык дошманнарының балалары түгел, диделәр. Күпләр моңа күңелдән ышанмады. Айсылу да ышанмады Аның Газизҗаны анасыннан баш тартмаячак! Әйтсә дә, куркудан гына әйткәндер. Кремль астында суд карарын көтеп утырганда, башкаларның балалары күренеп-күренеп китте. Ишегалдына түгәрәк ясап йөрергә чыкканда, таш койманың теге ягыннан бала елаган, дәшкән, чакырган авазлар ишетелеп тора иде. Һәркем үз баласын тавышыннан таный. Тик Газизҗан гына нигәдер, бер тапкыр да килмәде. Нәрсә булды, нигә кинәт юкка чыкты бала? Айсылу билгесезлектә газаплана иде.

Вагоннар әкрен генә тартылып куйдылар. Шуны гына көткәндәй, меңләгән хатын берьюлы үкереп җибәрде. Ишек янына туры килгәннәр яртылаш тышка сузылып, эчтә калганнар стена аша караңгылыкка кычкырдылар. Күбрәк русча кычкырдылар, араларында татарча ачыргаланучылар да бар иде. Чәчләре тузган, киемнәре сыдырылып төшкән шашкан аналарны хәрбиләр этә-төртә кире вагоннарга тутырдылар, урамда буыла-буыла этләр өрде, кемдер ачы тавыш белән елап җибәрде, ул вокзалдагы ир-атның сүгенгән тавышы белән буталды. Ул арада ишеккә асылынган яшь бер рус хатыны бөгелә-сыгыла көләргә, нидер кычкырырга тотынды. Бу мәхшәрдә көлү авазы елау авазыннан да сәеррәк, шомлырак иде. Тәртип өчен җавап бирүче хәрби кесә фонарен хатынның йөзенә юнәлтте. Яктыда аның шашып акайган зәңгәр күзләре, җилкәләренә таралып төшкән сары озын чәчләре күренде. Хәрби аңа якынрак килеп нидер әйтте. Янындагы эте хатынга карап сикерә-сикерә өрергә тотынды. Хатын көлүеннән кисәк туктап калды, тәне һөҗүмгә ташланган ана җәнлек гәүдәсе кебек киерелде һәм хатыннар аша үрелеп ул үзенә каршы өргән этнең битенә төкерде. Аннары тагын шашкан тавыш белән: «За Сталина! За нашего отца!» дип кычкыра башлады. Ул арада вагоннар тагы селкенеп куйдылар һәм Себер ягына карап, әкрен генә кузгалып киттеләр. Юлга чыкмас борын җүләрләнгән хатынны салам өстенә сузып салдылар. Ул инде көлми иде, сугымга салган мал кебек, вагон түбәсенә карап ята… Кая алып баралар, нигә – аңа инде барыбер иде…

Поезд инде станцияне чыгып барганда, вагоннар артыннан берничә карт-карчык иярде. Тоткыннарны озатканнарын чамалап, алар вокзал тирәсендә тәүлекләр буе чуалганнар иде. Вагон тирәсеннән ишетелгән үкерү тавышы аларга балаларының монда икәнлеген сиздергән, әнә хәзер абына-сөртенә поезд янәшәсеннән йөгерәләр.

– Балаларыгызны җыеп алдылар! Детдомнарда балалар!

– Кызым, бәхил бул! Бәхил…

– Надя, Надежда! Сережу в детдом забрали. Слышишь, Сережу…

– Кызым, балам… Ходайдан сора, Ходайдан…

– Ты не волнуйся… Самому напишем… Не виновата ты, не виновата!…

– Бәхил бул, бәхил…

«Җыеп алдылар!» – дигән сүзне ишетүгә, Айсылу пычрак салам өстенә сыгылып төште. Әле Газизҗан авылга кайтыр, әнисе янына сыяр, дип өметләнгән иде. Инде аны да алгач… Я, Хода! Нинди гөнаһларым өчен болай газаплыйсың мине?! Балама гына тимәсәләр дә газапларым җиңелрәк булыр иде! Ун ел! Газизҗаннан, Галимҗаннан башка ун ел! Юк! Хәзер үк төшеп калырга! Күзне йомарга да караңгылыкка сикерергә! Ун ел!

Айсылу, аяк араларыннан үрмәләп, ишеккә бара. Башы белән тимер рәшәткәгә килеп төртелә. Кая барсаң да – шул рәшәткә, рәшәткәгә аның кебек үк йөзләгән хатын сарылган. Вагон коридоры буйлап, эт җитәкләгән хәрбиләр йөри. Айсылу тимер рәшәткә буенча идәнгә шуып төшә, чарасызланып, үксеп, сузып елап җибәрә. Аңа кушылып, вагон ярыкларында җил улый, тәгәрмәчләр ярсып дөберди, ара-тирә поезд моңсу тавыш белән сузып-сузып кычкыртып җибәрә. Туган җирләрен, балаларын, ата-аналарын калдырып, кая бара бу хатыннар? Нигә баралар? Монысын беркем белми. Мал куган кебек куалар да куалар, куалар да куалар… 1937 нче елның декабрист хатыннары…

 

…Станция яныннан үтеп киткән поезд моңсу тавыш белән тагын бер кат кычкыртып алды. Айсылу карчык урыныннан торды. Аякларын авырлык белән генә кыймылдатып, яңадан өйгә керде. Өйдәгеләр барысы да йоклыйлар. Үги улы Касыйм гына вакыт-вакыт ыңгырашып куя. Эше авыр аның. Көне буе тимер-томыр арасында. Өйгә йокларга гына кайтып егыла. Бу ятим баланы нишләптер Газизҗанына охшатты ул. Әтиләренә дә, өч ятим өстенә, кызганып чыкты. Алары инде кайткач булды. Ул вакытта Айсылу үзе дә бөтенләй башка кеше иде инде. Бөтенләй башка… Газизҗанын югалтканнан соң ул бөтенләй яшәүдән туктады. Тегендә, төрмәдә дә «кайтам, улымны күрәм!» дигән өмет кенә яшәткән иде аны. Газизҗанның юк икәнен анда чакта ук белсә… беренче агач аныкы булган булыр иде. Белмәде, очып кайткан иде бит, шуышып кайткан иде…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас