Чәчмә әсәр
7 Сентября 2025, 04:15

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)

– Ə нишлəп əле мин сиңа аяк күрсəтергə тиеш? – диде Сəрия кырыс кына. – Əлеге вакытта сез – пациент, ə мин – табиб, сезгə ике көннəн йөрəгегезгə операция билгелəнгəн, шуңа күрə без яраны күрергə тиеш, – диде Гөлия тыныч кына.– Юк-юк, мин аягымны сиңа күрсəтмим, минем янга мөдир керсен, – диде ул. – Ə үзе башын стенага таба борды. – Əлеге вакытта мөдир урынында – мин, – диде Гөлия. Бу сүзлəрне ишетү Сəриянең башына чүкеч белəн суккан кебек булды. Əлбəттə, Зөлфирəнең кызы врач булган, дигəнне ул ишеткəн иде, əмма болай ук килеп чыгарын күз алдына да китермəгəн иде.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)

(Дәвамы.)

– Гөлия Маратовна, син бит җиңдең, син бүген җиңү-
че, – диде ул үз-үзенə. – Əйдə алга, син яраткан эшеңне
башлыйсың, уңышлар сиңа, – дип, күзеннəн атылып
чыккан яшьлəрен сөртеп алды да, ирененə беленер-
беленмəс кенə төстəге иннек сөртеп, өстəлдəге
кəгазьлəрен тəртипкə китерə башлады.
Бер айдан Гөлия авылдан Динə белəн дəү əнисен
алып килде, Динəне мəктəпкə бирде, Сания əби ике ай
буе оныгын мəктəпкə озатып, аны каршы алып, кич кай-
туларына ашарга пешереп, өйне ямьлəп утырды. Бала
мəктəпкə бик тиз өйрəнде, мəктəп өйлəренə терəлеп
тора диярлек. Ике ай узгач, Сания əби Гөлиягə:
– Кызым, кайтыйм инде мин. Өемдə торасым килə, –
диде.
Оныгы каршы килмəде:
– Ярар, дəү əни, син инде миңа шулкадəр ярдəм
иттең, син булмасаң, мин укый алмаган булыр идем,
сиңа иң зур рəхмəтлəрем, исəн генə була күр инде,
дəү əни! Кара əле, дəү əни, əйдə əле, мин сине үзем
эшлəгəн клиникага салып, бераз дəвалап алыйм, тик-
шерим, анализлар бирерсең.
– И куй, балам, кирəкмəс, миңа карт кешегə нигə
кирəк инде ул?
– Юк-юк, менə шулай итəбез, – диде Гөлия һəм Сания
əби, анализлары начар булмаса да, ике атна яхшы
уколлар, массаж, физиодəваланулар алды.
– Мине, өр-яңа кеше ясадың бит, кызым, – диде Сания
əби, күңеле булып.
Зөлфия əнисен авылга үзе кайтарып килде, машина-
га утырганда əби, Динəне сөеп:
– Сагынырбыз инде сине, кызым, – дип елап та алды.
...Гөлиянең эштə абруе көннəн-көн арта барды. Кат-
лаулы операциялəр аңардан башка узмады. Динə
мəктəптəн туры əнисе янына керə, шкаф артында,
əнисенең эше беткəнче дəреслəрен əзерли, ə инде
өйгə кайткач, алардан да бəхетле кеше юктыр. Кайва-
кыт Гөлия, я инде, шушы баламнан, бөртегемнəн ничек
баш тартам дип кəгазь яздым микəн, монда да шул
дəү əниемə рəхмəт инде, дип уйланды. Шуңа күрəдер
дə Сания əбине авылда “мировой” дип йөртəлəрдер,
мөгаен.


15
Менə бүген Гөлия Маратовна, иртəгə эшлисе эшлəрен
бераз киметим дип, пациентларының карточкалары-
на күз йөртергə булды. Шкаф артыннан дəреслəрен
эшлəп бетереп Динə чыкты да:
– Əнием, кайтыйк инде, – дип, əнисе янына атлады.
Бу чакта Гөлиянең кулы соңгы карточкага үрелгəн иде...
Харисова Сəрия Əхмəдулла кызы.
– Бəракалла, Илгизнең əнисе бит бу, кичə генə кергəн
больницага. Менə сиңа мə! Нишлəргə миңа? Янына
кереп чыгарга микəн?
Шулчак ул, үзенең ярдəмчесе, аны һəрвакыт күз
карашыннан аңлый торган Гүзəлне чакырды. Гүзəл
– шəфкать туташы, гомумəн, Гөлиянең уң кулы, алар
буш вакытларында бергəлəп чəй эчеп, серлəшеп тə
утыра, шул ук вакытта Гөлия үзенең табиб, ə Гүзəлнең
шəфкать туташы икəнен дə онытып бетерми.
Сəриянең карточкасының һəрбер битен игътибар
белəн карап чыкты, эшлəре бик начар икəн, җитмəсə,
шикəр чире дə бар, аягын кискəннəр.
– Гүзəл, – диде ул, карточканы күрсəтеп, – бу Харисо-
ва ничəнче палатада ята? Нишлəп мин аны күрмəдем?
– Бишенче палатада ул, Гөлия Маратовна, коляска
белəн йөри, күптəн түгел аягын кискəннəр.
Гөлия:
– Ярар, мин хəзер аның янына кереп чыгам, үзем генə,
син монда хирург һəм эндокринологны чакыр, – диде дə
Илгизнең əнисе яткан палатага юнəлде.
Палатага килеп керү белəн янында коляска торган ка-
рават янына юнəлде:
– Харисова, исəнмесез!
Сəрия йоклый идеме, юкмы – күзе йомык. Менə уянды
да берни аңламый ята бирде, аннары күзен куллары
белəн угалап, һаман да берни аңламый, тумбочкадан
күзлеген алып киде.
– Исəнмесез, – диде тагын Гөлия.
– Бəрəкалла, Зөлфирə кызы түгелме соң син? – Ул
Гөлияне танып алгач, торып утырырга булды, аңа Гөлия
ярдəм итмəкче булган иде дə, Сəрия:
– Юк, юк, үзем, – диде.
– Миңа сезнең аягыгызны карарга кирəк, җəймəне
ачыгыз əле.
– Ə нишлəп əле мин сиңа аяк күрсəтергə тиеш? –
диде Сəрия кырыс кына.
– Əлеге вакытта сез – пациент, ə мин – табиб, сезгə
ике көннəн йөрəгегезгə операция билгелəнгəн, шуңа
күрə без яраны күрергə тиеш, – диде Гөлия тыныч кына.
– Юк-юк, мин аягымны сиңа күрсəтмим, минем янга
мөдир керсен, – диде ул. – Ə үзе башын стенага таба
борды.
– Əлеге вакытта мөдир урынында – мин, – диде Гөлия.
Бу сүзлəрне ишетү Сəриянең башына чүкеч белəн
суккан кебек булды. Əлбəттə, Зөлфирəнең кызы врач
булган, дигəнне ул ишеткəн иде, əмма болай ук килеп
чыгарын күз алдына да китермəгəн иде.
– Без сезнең ул яраны күрмичə, йөрəккə операция
ясый алмыйбыз, аңлыйсызмы? – дип өстəп куйды
Гөлия.
– Юк, – диде Сəрия, – мин кайтып китəрмен, ахры.
– Ярар, əгəр кайтып китəсез икəн, кəгазьгə “мин
операциядəн баш тартам” дип язып, имза куеп китəргə
онытмагыз, – диде дə Гөлия чыгып китте.


16
Ул чыгып киткəч, Сəрия тəмам аптырашта калды:
– Я инде, кемнең кызы кем булган, ə ничек матурлан-
ган бу чукынчык кыз, ул гəүдəсе, ул йөзе! – Сəрия əрнеп
куйды, аның эче ут янды. – Ə бəлки, теге вакытта без
дөрес эшлəмəгəнбездер, ə бəлки, Илгизне өйлəндерəсе
булгандыр. Юк шул, соң инде. Əнə Гөлия хəзер кем бул-
ган, мөдир имеш, ə аның Илгизе һаман буйдак булып
йөри, юньле-рəтле шылтыратып, əнисенең хəлен дə
белми. Кызы Алсу чит илдə яши, ире Фəнис тə инсульт-
тан китеп барды. Əйе, Сəриянең картлыгы бəхетсез.
Бик озак уйланды ул, төне буе йокламады. Аның
Динəне дə күрəсе килде, ул бит инде баланың Илгизне-
ке икəнен белə, аны бөтен авыл белə. Миңа боларның
каргышы төшкəндер инде, дип уйлады.
Икенче көнне иртəн Гөлия эшкə килгəндə, Сəрия ко-
ляскада, Гөлиянең ишеге төбендə аны көтеп утыра иде.
– Акыллым, сөйлəшеп алыйк əле, – диде ул, сəлам
дə бирмичə.
– Əйдəгез, сөйлəшик, – диде Гөлия. Гүзəлгə өстен
алышкач чыгып китəргə ымлады, үзе дə киемнəрен
алышып беткəч: – Əйдəгез, тыңлыйм, – диде.
– Операцияне миңа кем ясаячак, син ясасаң, мин
риза түгел, аннары, минем синең кызыңны күрəсем
килə, рəхим итеп, алып кил əле, үлеп киткəнче бер
күрим, димен.
– Аңладым, беренчедəн, минем кызым ул минеке
генə, бары тик минеке, ə инде операциягə килгəндə,
башта безгə сезнең аякны күрергə кирəк, менə бүгенгə
без хирург белəн эндокринологлар чакырдык, алар
сезнең аякны кереп карар, аннары гына консили-
ум була, сезгə операция булачакмы, юкмы, шуны хəл
итəчəкбез. Хəзер палатагызга барыгыз, алар сəгать ту-
гызга килеп җитə.
Гөлиянең бəхетенə күрə, шулчак Гүзəл йөгереп кереп:
– Гөлия Маратовна, сезне реанимациягə чакыра-
лар, – диде. Бу хəл Гөлиягə бик вакытлы булды, чөнки
Сəрия белəн сөйлəшүне ничек тəмамларга да белми
иде.
...Табиблар Сəриянең аягын бик озак карады, аларның
берсе:
– Апа, сезгə аякны тездəн өстəрəк кисəргə кирəк бул-
ган, дөрес эшлəмəгəннəр, – дип əйтүгə, Сəрия:
– И балам, шулай дигəннəр иде дə ул, мин риза бул-
мадым шул, – дип җаваплады.
– Шулай шул, апа, дөрес эшлəмəгəнсез.
Табиблар соңыннан Гөлия янына кереп бик озак
сөйлəште һəм барысы да бертөрле карарга килде:
– Аякны тагын кисəргə кирəк, аны кисəр өчен йөрəк
беткəн, ə йөрəккə операция ясар өчен аякның бозылуы
комачаулый.
Шулай да башта йөрəккə ясарга булдылар.


17
Иртəгə операция дигəн көнне кичен Сəрия тагын
Гөлия янына керде:
– Гөлия, үтенеп сорыйм, Динəне күрсəт инде миңа,
тезлəнеп сорар идем, тезлəнə алмыйм, – дип елап
җибəрде.
Шулчак шкаф артыннан дəрес əзерлəп утырган Динə
килеп чыкты. Сəрия, елавыннан туктап, Динəне күреп,
телсез калды:
– Тəүбə, əстəгъфирулла, – диде ул, күз яшьлəрен
сөртə-сөртə, – кил əле, балам, минем яныма, кил.
Динə, коляскадагы апаны күреп, бераз куркып, артка
чигенде.
– Əнием, кем бу, нигə мине чакыра, нигə елый бу апа?
Гөлия барысын да аңлый иде. “Күп калмаган, яшəсə,
ярты ел яшəр”, – диделəр хирург белəн эндокринолог.
Шуңа күрə ул Сəриягə каршы төшмəде. Динəгə якынрак
килергə кушты:
– Кызым, курыкма, кил якын, бу – синең икенче дəү
əниең.
Динə курыкмады, əнисен тыңлады, бераз якынайды,
тик күпкə түгел, бер ике адымга гына.
– Я Раббым! – диде Сəрия. – Бу бит ике тамчы кебек
Илгизгə охшаган.
– Ə кем ул Илгиз, əнием? – Унбер яшьлек кыз шулай
сорап куйды.
– Илгиз ул – безнең авылдагы бер абый, менə шушы
апаның улы була.
– Кил инде, Динə, бер яратыйм үзеңне. – Сəрия кыз-
чыкны үзе янына чакырды, Динə тагын бераз якынайды.
– И Раббым, рəхмəт, шушы баланы күрер көнем дə
бар икəн, инде үлсəм дə үкенмим, – дип, тагын еларга
тотынды.
Бу күренешне туктатырга тырышкан Гөлия:
– Я, ярый, барыгыз палатагызга, сезгə хəзер тыныч-
ландыра торган укол ясарлар, операцияне мин яса-
маячакмын, лəкин берəр катлаулы сорау килеп чыкса,
мине чакырачаклар, – диде.
– Ярар, ярар, син ясасаң да бер сүзем дə юк, рəх-
мəт. – Сəрия бераз тынычланып чыгып китте.
Шул төнне Сəрия улына шылтыратты, хəллəрне
бəйнə-бəйнə сөйлəп биргəннəн соң аңа кайтырга
кушты:
– Улым, кайт, мине авылга кайтарып куй, күпме
яшəсəм дə яшəрмен, операция өстəлендə үлəсем
килми, – диде һəм операциядəн баш тартты.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас