Чәчмә әсәр
6 сентябрь 2025, 04:15

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)

– Əллə сиңа берəрсе синең ризалыктан башка кагылдымы? Гөлия тагын ике кулы белəн битен каплап елап җибəрде һəм баш кагып кына, “əйе” дип җавап бирде. Җавап нəкъ Ирек уйлаганча булды. Тагын байтак кына шулай кочагыннан ычкындырмыйча утырганнан соң Ирек тагын сүз башлады: – Менə нəрсə, матурым, сиңа психологка барырга кирəк, аның бер ояты да юк, син – пациент, алар – табиб, менə мин əйтте диярсең, бер-ике тапкырбарганнан соң син барысын да онытачаксың, психологлар алар шуның өчен.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)

(Дәвамы.)

11
Иртəсен иртүк Зөлфия белəн Гөлия Уфага юл тотты-
лар. Əйе, Динəне кабат Гөлиянеке итеп теркəү җиңел
булмады. Ике суд булды, штраф түлəделəр, штраф-
тан башка да чыгымнар күп иде. Зөлфиянең танышла-
ры күп булу, əлбəттə, эшне бераз җиңелəйтте. Кəгазь
эшлəре айдан артык вакытны алды. Гөлия Динəне
үзенең фамилиясенə Кəбирова итеп, əтисе графасына
үзенең əтисе исемен яздырды. Шулай итеп, Гөлиянең
кызы Кəбирова Динə Маратовна булды.
Август башында Зөлфия, Динəгə дип сатып алган
барлык киемнəрен машинага тутырып, аларны авыл-
га кайтарып куйды. Араларны бозмыйк дип, барысын-
нан да гафу үтенеп, өч көн ял итеп, Уфасына кайтырга
булды.
Менə китте авылда гайбəт, һəркем үз теленең озын-
лыгына карап, ни өстисе килсə, шуны өстəп сөйлəде. Ə
акыллы Сания əби кызларына үз киңəшен бирде:
– Менə нəрсə, балалар, телəсə ни сөйлəсеннəр, сез
игътибар итмəгез, нинди сүз ишетсəгез дə, дөреслəп
йөрмəгез. Башыгызны горур күтəреп йөрегез. Өчебезгə
бер курчак кебек Динəне ничек тə үстерербез, Аллаһ
телəсə, – диде ул.
Əйе, җиңел булмады Динəне үстерү. Гөлия икенче
курска күчте. Зөлфия, үз гаебен танып булса кирəк,
Гөлиягə үзенең бер бүлмəле фатирында торырга
тəкъдим итте:
– Апаем, – диде ул, – үзең эшлəп фатир алганчы,
тор минем шул фатирымда. Əни, Динə, син – бергəлəп
шунда яшəгез.
Сания əби:
– Баланы əнисеннəн аермыйк, белеп үссен, – дип, үзе
дə ияреп килде.
Менə шулай уку елы башланды. Сания əби, Динə,
Гөлия бергə кайнаштылар. Динə елады, чирлəде,
көйсезлəнде. Гөлиянең үксеп-үксеп елаган чаклары аз
булмады. Бала үстерү җиңел түгел икəнен бик аңласа
да, кызын чиксез яратты, укудан аны тизрəк күрəсе
килеп, сагынып кайтты, Сания əби əйтмешли, йөрəк
белəн ярату шулай буладыр инде.
Икенче, өченче курсны беткəнче шулай яшəделəр,
укыдылар, аннары инде һəрвакыттагыча Сания əби үз
карарын əйтте:
– Ярар кызым, хəзер инде Динə сине белə, сөйлəшə,
без авылда яшик.
Зөлфирəгə дə бу карар ошады, ул бик сөенде:
– Əни, миндə торырсың инде, Динəне икəүлəп кара-
сак, җайлырак булыр, – диде.
Ике дəү əни Динəне икəүлəп иркəлəделəр. Динə
əнисе белəн телефоннан сөйлəшергə өйрəнде. Гөлия
бик тырышып укуын дəвам итте, Зөлфия апасында да
эшлəде. Авылга ешрак кайта башлады. Эшлəгəн акча-
сына Динəгə матур киемнəр алды.


12
Бишенче курска күчкəндə, Гөлиялəрнең төркеменə
Дүртөйледəн Ирек исемле бер яңа егет килде. Егет
күз явын алырлык чибəр, буйга бик озын түгел,
җилкəсенə кадəр төшеп торган озын кара чəче
төркемдəге кызларның күзен камаштырды инде, тик
егет ул кызларның берсенə дə игътибар итмəде. Башка
егетлəрдə булмаган əллə нинди сөйкемле сөяге бар
иде егетнең. Бер-ике ай үтүгə Гөлиягə якыная башла-
ды егет. Я сəгать сорый, я конспектын күчереп алыйм
əле дип килə. Баштарак Гөлия аның белəн бик кырыс
сөйлəште. Ирек озатып куярга телəген белдергəч, бар-
магындагы йөзеген күрсəтте. Тик егет бик үҗəт булып
чыкты. Көннəрнең берсендə Гөлиянең укудан чыкканын
көтеп торды да, ул чыгу белəн, машинасының ишеген
ачты.
– Утыр əле, сөйлəшəсе сүз бар, – диде.
Гөлия каршы килмəде, машинага кереп утырды.
Ирек:
– Син, кызый, – дип сүз башламакчы булды.
– Мин “кызый” түгел, мин Гөлия, – дип, үзенең риза-
сызлыгын белдерде Гөлия.
– Гафу, гафу, – диде Ирек, – Гөлия исемең бик матур
икəн, – Гөлгə ия.
Алар бик тиз уртак тел тапты, бары тик уку, медицина,
нинди өлкəдə эшлəргə җыенулары турында сөйлəште.
Яшьлəрнең аралары шулай көннəн-көн якыная барды.
Төркемдəшлəре дə бу хəлне сизмəде түгел, əлбəттə,
сизде. Ирек əтисе-əнисе белəн Казаннан күчеп
килгəннəр икəн. Бик хəлле күренəлəр, егет яхшы маши-
нада укырга йөри.
Бишенче курсны тəмамлар алдыннан Гөлия бераз
авырып китте, температурасы күтəрелде, ютəл ябыш-
ты, бер атнадан артык укырга йөри алмады. Ирек аның
янына көн дə килеп йөрде, дарулар, лимон, бал алып
килде, бүген ул хəтта фонендоскоп алып килгəн иде.
Ирекнең əтисе дə, əнисе дə табиблар икəн.
– Əйдə, оялма, чишен, мин синең сулышыңны
тыңлыйм əле, мин бит булачак табиб, – диде Ирек.
Гөлия башта оялыбрак торса да, халат төймəлəрен
ычкындырып, Иреккə аркасын тыңларга рөхсəт итте.
Ирек бик игътибар белəн тыңлады.
– Сулышың чиста, – диде. Тик егет егетлеген итте: фо-
нендоскобын колагыннан да алмыйча куллары белəн
Гөлиянең күкрəклəренə ябышты һəм шашынып муен-
нарын үбə башлады. Ничə еллар егетлəр белəн кулга
кул да тотынышып карамаган Гөлия көч-хəл белəн аның
кулларыннан ычкынып борылып, артка чигенде, анна-
ры, күзлəрен зур итеп ачып:
– Ирек, Ире-ек, юк, тимə миңа, юк! – дип үзе кычкыр-
ды, үзе елады.
Моңа кадəр инде кызлар белəн чуалгалаган Ирек
Гөлиянең болай кылануына, əлбəттə, бераз аптырады.
– Гөлия, Гөлиям, юк-юк, курыкма, нигə син алай
кычкырасың? Мин син кычкырырлык бернəрсə дə
эшлəмəдем, тынычлан. Син бит инде бала тапкан
хатын, мин белəм, синең авылда кызың бар, əниең
карый аны.
Гөлия, тагын да ярсыбрак:
– Ə син нəрсə, бала тапкан булгач, шулай ярый, дип
уйладыңмы, кагыласы булма миңа, син бит берни
белмисең, Ире-ек, бернəрсə дə белмисең!
Ирек, Гөлиягə якынрак килеп:
– Юк, юк, Гөлиям, тынычлан, башкача синең ризалык-
тан башка алай итмəм, ант итəм, – дип, аны йомшак
кына үз кочагына алды, – я тынычлан.
Гөлиянең бөтен тəне калтырый, һаман елавыннан
туктый алмый. Алар шулай озак кына утырды. Ирек
аны кочагыннан җибəрмəде, чəчлəреннəн, маңгаеннан
үпте, Гөлиягə бу мизгеллəр шундый рəхəт булып тоел-
ды, ул эреп йоклап китə язды.
– Гөлия, – дип егет сүз башлагач, ул сискəнеп китте.
– Кузгалма, кузгалма, Гөлия, без бит синең белəн ике-
без дə – булачак табиблар, əйеме?
– Əйе, əйе, – диде Гөлия, бераз елмаеп төшеп.
– Менə мин сиңа хəзер бер сорау бирəм, син мине
дөрес аңла һəм җавап бир, кыенсынма, əгəр мин уй-
лаганча булса, тагын сөйлəшербез, минем əнием
бит – терапевт-психолог. Əни эштəн кайткач əтигə еш
кына үзенең пациентлары турында сөйли, əлбəттə,
исемнəрен əйтеп сөйлəми; аларның сөйлəшеп утыруы
минем колакка да керə иде, Гөлия, матурым, – диде.
Ирек аның күзлəренə карап, озак уйланды. Гөлиянең
күңел яраларына бик кагылмыйча, ничегрəк сорау
бирергə:
– Əллə сиңа берəрсе синең ризалыктан башка кагыл-
дымы?
Гөлия тагын ике кулы белəн битен каплап елап
җибəрде һəм баш кагып кына, “əйе” дип җавап бирде.
Җавап нəкъ Ирек уйлаганча булды. Тагын байтак кына
шулай кочагыннан ычкындырмыйча утырганнан соң
Ирек тагын сүз башлады:
– Менə нəрсə, матурым, сиңа психологка ба-
рырга кирəк, аның бер ояты да юк, син – пациент,
алар – табиб, менə мин əйтте диярсең, бер-ике тапкыр
барганнан соң син барысын да онытачаксың, психолог-
лар алар шуның өчен.
– Син əллə миңа əниеңə барырга кушасыңмы?
– Юк инде, юк. Үзең телəгəнеңə бар.
Һəм Гөлия шулай итте дə, үзе эзлəп табып, олы гына
яшьтəге хатын-кыз психологта дүрт тапкыр булганнан
соң ул, гүя, яңадан туды. Тормышы əйтерсең лə йөз
сиксəн градуска үзгəрде.


13
Менə инде алар бишенче курсны тəмамлап, кем кайда
республика буйлап ординатура үтəргə сибелделəр. Бик
яхшы итеп, тырышып укыганга булса кирəк, Гөлиягə
беренчелəрдəн булып, республика кардиоүзəгенə
тəкъдим булды, ул бит аның хыялы иде. Сөенечен
яшерə алмыйча хəтта сикереп куйды һəм озак көттереп
тормыйча эшкə дə чыкты. Аның бик тиз чын табиб бу-
ласы килде, хирургларның бəхəслəрен йотлыгып
тыңлады, аңламаган җирен шунда ук килеп сорады,
əрсезлəнеп булса да, һəрбер операциягə керергə
тырышты, икенче елда инде бик катлаулы булмаган
операциялəрдə ассистент булып катнашты.
Ə Ирек, ординатураны Казанда үтəм, дип кисəтеп
куйган булса да, Гөлия белəн башкача элемтəгə чык-
мады. Гөлия аны Интернет аша да эзлəп карады, тик
тапмады. Аны бик сагынды. Нəрсə соң бу, ник көне-төне
аны уйлый, əллə соң мəхəббəт шушы була микəн? Ə
бит теге вакытта психологта булганнан соң да аның
шулкадəр Ирекне күрəсе һəм аңа рəхмəт əйтəсе килгəн
иде. Ул кайчак кичлəрен, менə хəзер Ирек килеп керсен
иде дə кочагына алсын, назласын, иркəлəсен иде, мин
бер дə карышмас идем, дип уйлый да үзенең уйларын-
нан үзе оялып куя. Əмма лəкин Ирек суга төшкəндəй
юк булды.
Җиде ел артта калды. Бүген Гөлия дөньядагы иң
кирəк һөнəрлəрнең берсе – кардиохирург дипломын
кулына алды. Кызыл диплом. Хəзер ул – кардиохирург
Гөлия Маратовна.
Кызларын диплом белəн котларга авылдан əнисе
белəн дəү əнисе, алар белəн Динə дə килде. Зөлфия
апасы кызчыкка аның күзлəре төсендəге матур зəңгəр
күлмəк алып куйган иде, Динə ул күлмəкне кигəч, инде
куанды, инде биеде, аның шулай куанганын күреп,
Гөлиянең дə күңеле тулды. Əнисе Зөлфирə дə түзмəде:
– И балам, шундый бəхетле көнебез, əтиең күклəрдəн
күрə микəн, күрсə, шатланадыр инде, – дип əйтеп куйды.
Сания əби һəрвакыттагыча кырыс кына аны төзəтте:
– Ярар, сөбханаллаһ, диген.
Бу бишəүнең дөньяда бүген иң бəхетле көннəре иде,
алар кичен кафега бардылар. Динəнең мондый матур
җирлəрне күргəне булмагач, ашавын да онытып, бер-
туктаусыз тəтелдəде, аннары əнисенə карады да:
– И əнием, син бүген бигрəк матур, – дип, авызын кап-
лап, оялып куйган булды.
Əнисе дə аны:
– Кызым, син дə бүген матурсың, син күк йөзен
хəтерлəтəсең, – дип, яратып сөеп алды.
Алар кич буе шулай күңел ачып утырдылар, диплом
алуны бəйрəм иттелəр.


14
Бер атнадан Гөлия республика кардиоүзəгенə эшкə
чыкты. Кабинетының ишегенə “Кардиохирург Кəбирова
Гөлия Маратовна” дигəн язу куйганнар иде. Өстен
алыштырып, ак халатын киеп барып утырды да уйга
чумды Гөлия. Менə сиңа мə, мин Гөлия Маратовна!

Кайда булды теге тотсаң өзелергə торган нечкə билле
оялчан кыз? Аның яшисе килмичə дарулар эчеп чак
үлемнəн калган көннəре? Динə белəн авырлы чакта,
күңеле болганып, косып, башы əйлəнеп, вакытыннан
алда бəбилəп өзлеккəн чаклары? Баласыннан баш
тартып, аны бер күрергə тилмереп йөрүлəр, апасы
белəн судлашып кызын кире үзенə алулар, шуларның
барысын да онытырга тырышып, газиз баласын сагы-
нып, елый-елый көне-төне тырышып укулар...
Гөлиянең күз яшьлəре атылып чыкты, нишлəптер
болар барысы да аңа төш кенə кебек тоелды.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас