

Кыяметдиннең башы шул уйлар белән тулды. Кайчагында миен, җанын котыртып, тиле уйлар да килеп китте. «Менә хәзер Айсылуга өйләнсәң! Теге карчыга танау төрмәдә чериячәк ул, инде стенага терәмәгән булсалар. Менә ул хәзер сынар иде… Ак гәүдәсе, ничә еллар саташтырып күз алдында тибрәнгән гәүдәсе, Кыяметдин кочагында сынар иде… Авылда аңа хатын-кыз якын килергә курка, теләсә ул башка җирдән дә табар иде, һаман шул Айсылу… Һаман… Өйләнсә, бәлки Айсылуга тимәсләр дә иде… Ә болай… кыл өстендә бит аның тормышы…»
Көн яктысы Кыяметдиннең башыннан бу уйларны куып тарата. Газеталарда көн дә яңа хәбәр – теге районның җитәкчесен кулга алганнар, обком кешеләрен утыртканнар. Бөтен ил шпион белән тулган. Авыл советында Айсылу Мостафинаны да күздә тотарга, дигән мөһерле кәгазь ята. Кыяметдиннең тар маңгае икегә ярырлык була, ләкин җавап табалмый!
Менә Айсылу да килә. Гәүдәсе һаман зифа, сыгылмалы. Йөзе, сагышлы булса да, нәфис. Карашы да кайгылы, ләкин әллә нинди горур, чит караш. Әллә нинди өстенлектән, югарылыктан карый Айсылу Кыяметдингә. Арада һаман шул боз тавы…
Кыяметдин торып, ишек төпләреп әйләнеп килде. Кеше юкмы, дигәндәй, өйалдын ачып карады. Аннан тагы Айсылу янына килеп басты.
– Кит! – диде ул кинәт кенә Айсылуга таба иелеп. – Кит син Өтернәстән. Сиңа монда калырга ярамый.
– Кая?! – Айсылу, ярдәм көткәндәй, күзләрен тутырып Кыяметдингә карады.
Кая китим? «Кая?» Кыяметдиннең башында мең төрле уй котырынып алды. Кая дисен? Авылдан башка җиргә чыгарып җибәрсә, аның үзен утыртачаклар. Белүгә, утыртачаклар. Өйдә, үлем көтеп, карт атасы ята. Бөтен хуҗалык Кыяметдин кулында. Үзенең дә һәр адымы күзәтү астында. Кая җибәрсен ул үзеннән тилмереп җавап көтеп утырган бу бәхетсез хатынны. Бәлки… бергә китәргәдер?!
Кыяметдиннең бугазына төер килеп тыгылды. Ул, үз-үзен тыя алмыйча, тәкатьсезләнеп, Айсылуның өстәлдә яткан кулларына капланды. Аннан ашыгып, буталып пышылдарга тотынды:
– Китик бергә? Казакъ далаларына качыйк! Миндә документлар бар… Качыйк. Юкса, харап буласың.
Айсылу, шашынып, урыныннан сикереп торды. Юешләнгән кулын җиңнәренә ышкырга тотынды. Кыяметдин әйткәннәрдән аның коты очты, чиркануы күзләренә, йөзенә чыкты. Ул, чирканып, юеш бер әйбергә кагылырга курыккандай, артка таба чигенде, стенага килеп терәлгәч тә, аңына килә алмады.
– Төрмәдә черетәләр бит үзеңне! – Бу юлы Кыяметдин ярсып, ачу белән пышылдады. – Бердәнбер юл – минем белән китү… Үзеңне кызганып әйтәм. Их, син!
Кыяметдиннең соңгы сүзләреннән Айсылу аңга килгәндәй булды. Күзенә яше бәреп чыкты, дерелдәгән бармаклары белән йөзен каплады.
– Юк, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. – Үлгәндә дә бу хәл булмас. Үлгәндә дә… Галимҗан исән, аның гаебе юк, ул кайтыр… Ничек телең әйләнә синең миңа шундый сүзләр әйтергә?
Кыяметдин башкасын ишетмәде. «Үлгәндә дә…» дигән сүз, миенә ябышып, акылын суыра башлады. Үлгәндә дә!.. Ярар… Җирәнәсең… Ярар… Ярар!!!
– Кит! – диде ул үз-үзен кулга алып. – Мин сиңа теге сүзләрне әйтмәдем. Бүгеннән Казанга кит. Мин халык дошманының хатыны өчен җавап бирә алмыйм. Мин сиңа моны авыл советы председателе буларак әйтәм, аңлыйсыңмы? Югыйсә үзем чарасына керешәм…
Казанның нәрсә икәнен икесе дә яхшы аңладылар. Ләкин өченче юл юк иде. Дөнья тар, һай, тар иде. Ике кеше бер кояш астына сыймадылар… Ике генә кешеме?..
Августның кояшлы, җылы бер көнендә, әнисе Асылбикә карчыкны елатып, улы Газизҗанны җитәкләп, Айсылу юлга чыкты. Бакчадагы сары көнбагышлар иелә-иелә озатып калдылар, аяк астында җылы туфрак нидер пышылдады. Берсенең – мәңгегә, икенчесенең озак еллар кайтмаска китүен аңладылармы икән әллә алар?..
Казандагы күршеләре аларны куркып, шикләнеп кенә ачып керттеләр. Бу бүлмәләрнең барысында да элек Айсылулар яши иде, Галимҗанны алып чыгып китүгә, башкалар килеп утырды. Зал аша Айсылу үз бүлмәсенә үтте. Бүлмә эче буш, шыксыз кебек тоелды. Элек бу аларның йокы бүлмәләре иде. Галимҗан ай нурында аның кара толымнарын бер үрә, бер сүтә иде, шулар белән уйнарга бик ярата иде ул. Аннан аларны, җәймә итеп, Айсылуның ак тәненә каплый иде, ай нурыннан көнләшәм, шуннан яшерәм үзеңне, ди иде.
Салкын карават тимеренә Айсылуның яшьләре тамып төште. Җилкәсендә кемнеңдер кулын тоеп, шашынып башын күтәрде. Газизҗан икән. Бала күңеле сизенә, юатмакчы була – сүзе юк. Бала үзе дә еллар буе хыянәтчеләргә, халык дошманнарына нәфрәт белән тәрбияләнгән. Һәм шул дошман – аның атасы. Малай гаҗиз булып сүздән калды, бу сораулар ул җавап табарлык кына түгел иде шул.
Ул төнне дә бөтен Казанны каплап, котырып яңгыр яуды. Җәйнең соңгы яңгыры иде, ахры, ул. Ана белән бала, яңгыр тавышыннан бераз тынычлангандай булып, йокыга киттеләр. Ана белән бала, бер-берләренең сулышын тыңлап, бер түбә астында соңгы төннәрен йоклыйлар иде…
Айсылу карчык урыныннан торып утырды. Яңгыр бераз басылган кебек. Ә хатирәләр аның саен өелеп өскә киләләр. Ул бит инде боларны искә төшерми иде. Күз яшьләре дә кибеп-корып беткән иде бит инде аның! Малае да, ире дә бик-бик еракта калганнар иде. Җәрәхәтләр җөйләнгән иде бит инде! Бер төндә нигә бүген бөтенесе өелеп өскә киләләр соң? Улым, Газизҗан? Нигә искә төштең?! Анаң синең йөзеңне дә оныта башлаган иде бит инде… Кыйнады еллар, кыйнады, кыйный-кыйный ташка әйләндерде. Дөньяда бер өмете калмады! Күз яше кипте, җаны кипте… Арыды… Яши-яши арыды… Һәм менә, бер төндә, кабат бөтен гомерен яшәргә… Кем аның кипкән тәненә, җанына күтәрә алмаслык авыр йөк сала? Аның күргән газаплары аз тоелдымыни әле язмышына? Шушы бер тән белән тагы каһәрлимени бәгырен…
Төн уртасы якынлаша. Карчык авырлык белән күзләрен йома. Хәзер аның янына улы киләчәк. Юк, башта ул аның тавышын ишетер…
…Караңгылыкны ярып, Газизҗанның үзәк өзгеч тавышы яңгырады:
– Әни! Әнине калдырыгыз!
Айсылу сискәнеп уянып китте. Кайда ул? Газизҗан нигә кычкыра? Әллә, Ходаем?!
Ләкин өй эче тын. Ишек бикле. Газизҗан яткан караваттан кинәт сулкылдау авазлары ишетелде. Айсылу ашыгып баласы янына килде. Газизҗанның бите күз яшенә чыланган, үзе юрган астында тыела алмыйча үкси иде.
– Ни булды, балам? – Ана шул сүзләрне әйтүгә Газизҗан, үксеп, башын аның күкрәгенә яшерде.
– Сине алып киттеләр, әни… Сине алып киттеләр…
Айсылуның эче жу итеп китте. Тезләнгән җиреннән идәнгә чүкте. Нигә бала төшенә кергән? Нигә бала төшенә кергән?
Аннан, аңына килеп, улын юата башлады:
– Төш кенә ул, балам. Син ул турыда уйлама, уйлаганга күрә керә ул. Нигә мине алып китсеннәр ди? Мин бит дошман түгел. Мин – укытучы кеше.
– Әти дә дошман түгел иде бит…
Айсылу башын тизрәк юрган астына яшерә. Яшенә төелеп баланың колагына пышылдый:
– Атаң да дошман түгел иде… Аны барыбер чыгарырлар, менә күрерсең…
Бала, куркыныч сер әйткәндәй, әнисенә пышылдый:
– Әни! Мин Сталин янына барам! Фәтхи дә бара. Фәтхи әйтә, Сталин боларны белми, ди. Аңа анасы әйткән.
Фәтхи – язучы Гали малае. Аның да атасын кышын алганнар иде. Ни турында уйлап йөриләр икән сабыйлар!..
Айсылу улын юата башлады. Үзенең дә бу сүзләргә бик ышанасы килде. Әлбәттә, Сталин белми, белсә, бу хәтле төрмәгә яптырыр идеме? Хатынның эченә шикләнү корты да керә – әгәр гаепләре булса? Бәлки, чыннан да ул кешеләрнең гаепләре бардыр? Ә Галимҗанның? Галимҗанның гаебе юк. Юк! Галимҗан ялгыш кына эләкте. Ә язучы Гали, Сәйфи, Хәсән, Гомәр?.. Ә галимнәр? Ә укытучылар? Айсылу җавап таба алмый. Тәрәзә артында җәйнең соңгы яңгыры ява. Иртәгә нәрсә булыр? Монысын беркем белми. Монысын илдә беркем белми…
Таң атты. Айсылу авылдан алып килгән ризыкларны ипләп кенә бүлеп куйды. Әле алда ниләр күрәсен белеп булмый, эш юк, запаста бер тиен акча юк, ризык ягы да такы-токы. Кулында бала. Кара көзгә кереп баралар. Авылдан алып килгән ризыкларны ипләп кенә тотыр. Бәлки ул арада әле эшкә дә урнашып куяр. Мәктәп тирәсенә бару турында уйларга да ярамый, йә тегүгә урнашыр, йә заводка керер. Эшчеләр арасында алай кулга алулар сизелми әле, иренең алынганын да әйтмәс, балалы ялгыз хатыннар азмыни? Ул арада бәлки әле Галимҗанны да чыгарып куярлар.
Шул уйлардан Айсылуның күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Йомырка, кыяр, помидорларны өстәлгә матур итеп тезеп куйды, ярып кына берничә яңа бәрәңге пешерде. Әнисенең якты йөз белән өстәл тирәсендә бөтерелгәнен күреп, Газизҗанның да күңеле күтәрелеп китте. «Сталин янына барырга!» дигән карары нәни башында тәмам ныгыды, ул үзен үсеп киткәндәй тойды. Табын янында да күңелсез сүзләргә, уйларга бирелеп утырмадылар. Тиздән беренче сентябрь җитә. Газизҗанга мәктәпкә барыр өчен кайбер нәрсәләр аласы бар. Шул турыда сөйләшеп алдылар. Айсылу кибетләргә үзе генә чыгып керергә булды. Газизҗан исә тизрәк Фәтхиләргә чыгып йөгерде. Малайларның да сөйләшер сүзләре, планнары күп иде.
Алар яши торган театр мәйданында кибетләр аз. Айсылу җәяүләп кенә Бауман урамына төшәргә булды. Төнге яңгыр шәһәр урамнарын чиста итеп юган, берни булмагандай чат саен алма сатучылар утыра. Коймаларга, театр тирәләренә зур-зур афишалар эленгән. Җәй көне башкорт театры артистлары килеп киткән икән, алардан калган ертык афиша җилдә җилферди. Галимҗан белән бер генә яңа спектакльне дә калдырмый иде алар. Театрда үзләренең махсус урыннары да бар иде. Галимҗан Айсылуның театрга матур итеп киенеп барганын ярата иде. Аннан, кайтканда, «халык сәхнәгә түгел, сиңа гына карап утырды», дип шаярта иде. Айсылу уңайсызлана, кызара иде…
Күңелгә тагы моңсу уйлар килә башлады. Бар нәрсә Галимҗан белән бәйләнгән! һәр урам, һәр чат, һәр йорт – барысы да аның белән бәйле. Шулар арасында дивана кебек йөри Айсылу. Кибетләргә керә, малаена вак-төяк ала, куллары хәрәкәтләнә, ә башында һаман үз уе. Ичмаса, берәр танышлары да очрамый бит! Бәлки ни дә булса беләләрдер, Галимҗан бит үзе генә утырмый, бәлки, суд булып, гаепсез дип тапканнардыр? Алай дисәң, гаепсез булса, чыгар иде. Кайтыр иде. Ябылган урыннарына, Кремль тирәсенә барырга ярамый, Галимҗан үзе рөхсәт итмәде. Ул тирәдә күзәтү аеруча көчле, халык дошманнары янына бары тик халык дошманнары гына килергә мөмкин икән. Кая барырга? Кемнән белергә?
Кибеттән урамга чыга. Газеталар сатып торучыны күрә һәм ашыгып берничә санны ала. Латин хәрефләренә башта күзләре ияләшмичә тора, ашыгып Мостафин фамилиясен эзли башлый. Атылган булса да, акланган булса да газетага язылырга тиеш. Калтырап, шашынып газеталарны актара. Аннан, акылына килеп, туктап кала. Җүләр! Нәрсә эшли ул! Нишләп атылсын Галимҗан! Курку нәрсәгә китерә бит! Ил белән утыралар, бөтен обком кешеләре утыра, язучыларны алып бетерделәр, укытучы, врач, юристларны алдылар. Бөтенесен атсаң, илдә эшләргә кем кала? Айсылу елмаеп куйды. Менә бит чамадан тыш хәвефләнү кешене ни эшләтә. Аннары тынычланып укый башлады.
Һаман язучылар арасында ыгы-зыгы. Һаман бер-берсеннән корткычлык эзлиләр. Әнә Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфанны бетереп ташлаганнар, Кутуйга кизәнәләр. Кизәнүчеләр дә – язучылар үзләре, шул ук авыл малайлары, бергә күтәрелгән иптәшләре. Кем ялгыша? Кем корткыч? Ике татар язучысының бер-берсен сатып төрмәгә утыруы кемгә кирәк?
Газеталар шундый хәбәрләр белән тулган. Инде алынганнар турында гына бер хәбәр дә юк. Халык арасында гына төрле шомлы хәбәрләр сөйлиләр – Галимҗан Ибраһимовны атканнар икән, Шамил Усманов үз-үзен үтергән. Инде шундый зур, билгеле кешеләр дә котылып кала алмаганны… Галимҗан нишләр? Аның Галимҗанын нишләтерләр?
Айсылу, куркып, як-ягына каранды. Әйтерсең аның уйларын кемдер күзәтеп килә, күзәтеп тора! Шулчак эшләпә кигән бер чандыр ир, кибет почмагыннан борылып, юкка чыкты кебек. Әллә, чыннан да, күзәтәләрме? Курыкканга гына шулай тоеламы? Айсылу тиэрәк кибет эченә, халык арасына чумды. Бераз вакытны уздырыр да, өенә кайтып китәр. Өенә кайтып китәр, бикләнер, беркемгә дә ачмас, ул бит бер нәрсә дә эшләмәде, ул бит бер нәрсә дә эшләмәде!!!
Халык арасында ул кинәт Зөләйханы күреп алды. Аларның ирләрен бер көндә алганнар иде. Өченче баласына авырлы булып калган Зөләйха, ире китүгә баласын вакытсыз тапты. Хәзер әнә шул баласын юрганга төреп күтәргән. Калган икесе ике ягыннан – итәгенә ябышкан. Олы кызы быел беренче класска барасы иде, шуңа әйберләр алырга чыккандыр. Элек алар еш кына Айсылуларда кунакта булалар иде, балалар да бер-берсен беләләр иде. Зөләйханың олы кызын шаяртып Газизҗанга ярәшеп тә куйганнар иде. Аларның да оялары пыр тузды.
Кешеләр арасында бәрелә-сугыла, Айсылу Зөләйхага таба ашыкты, ерактан ук исемен әйтеп эндәште. Зөләйха кинәт сискәнеп башын күтәрде, үзенә таба якынлашып килгән Айсылуны күргәч, бер мизгелгә югалып калды. Аннан балаларына иелеп тиз-тиз нидер әйтте дә, алыр әйберен дә алмыйча, ишеккә ташланды. Айсылу баскан урынында катып калды. Кемнән кача Зөләйха? Әллә аны да күзәтәләрме? Айсылу артына борылып карады, шикләнерлек нәрсә күренмәде. Һәм тагы Зөләйха артыннан ашыкты. Зөләйханың кечерәк баласы абынып китте, аны торгызырга иелгән арада Зөләйха тагы Айсылуга күз ташлап алды. Айсылу, тез астына китереп суккандай, туктап калды. Ул Зөләйханың карашында курку да, ялвару да, нәфрәт тә күргән кебек булды. Шунда Айсылуның башына барып җитте – Зө- ләйха аннан кача иде! Менә ул балаларын ияртеп ишеккә дә барып җитте, халык арасына буталып, урамга ук чыгып китте. Айсылу аның артыннан берничә адым атлады да калды. Зөләйха йортлар арасына кереп югалды.
Соңыннан, ун ел буе, шул Зөләйха белән бер камерада утырды, чарасыз калып егылганда, бер-берсен юаттылар, иректә узган көннәрен искә төшереп юандылар, тик бу вакыйганы гына беркайчан да искә алмадылар…
Шулай… Зөләйха качты. Айсылу тагы бер кат үзенең халык дошманы хатыны икәнен исенә төшерде. Зөләйха да халык дошманы хатыны иде. Алар хәтта бер-берләреннән дә куркалар иде…
Кайтыр якка таба борылды. Ул арада кич тә җитеп килә иде, көн кинәт суытып җибәргән кебек булды. Газизҗан да кайткандыр, дәфтәр-каләмнәре белән сөендерсен баланы.
Айсылу ашыгып-ашыгып атлый башлады. Һәм тагы үзен кемдер күзәткән кебек тоелып, сөрлегеп китте. Күз кырые белән генә җилкә аша карады. Шул! Чандыр гына кечкенә гәүдә, зәңгәр күзләре Айсылуны тишәрдәй булып карыйлар, үзләре салкын, җансыз. Айсылу йөгерә үк башлады, икенче катка ничек менгәнен хәтерләми, үз бүлмәсенә үтте, өстәл янында нидер ясап утырган Газизҗанны сискәндереп караватына ауды. Аннан кинәт сикереп торды, ишекне тиз генә бикләп куйды, ул гына җитми кебек тоелгач, урындык белән дә терәтте. Колагын ишеккә куеп, бераз тыңлап торды. Ишек артындагы тынлык шактый озынга сузылгач кына үзе дә бераз тынычлангандай булды, картаеп, суырылып караватына килеп утырды.
Анасының күңелсез кайтканын күргәч, Газизҗан да боекты. Дәфтәр-карандашларга да кагылмады, киенеп, тизрәк урамга чыгып китәргә ашыкты.
– Мин озак тормам, әни! – Газизҗанның соңгы сүзе шул булды. Аның тавышын Айсылу бүтән ишетмәде…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com