Чәчмә әсәр
5 Сентября 2025, 04:15

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)

Əнисе, тагын аны кочаклап:– И балакаем, шулкадəр авырмыни соң уку, бигрəк бетеренгəнсең бит, без дə укыдык инде, болай ук булмадык. Зөлфия апаем, сиңа əйтəм, ул магазиныңа башкача кушма Гөлияне, укысын гына, – диде.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)

(Дәвамы.)

Əйе, алар бу көннəрдə акчаны əйбəт кенə эшлəп
алды. Гөлия үзенə киңрəк күлмəк сатып алды. Зөлфия
апасы җиңелчə генə куртка бүлəк итте. Инде Гөлиянең
корсагы дə ару гына булды. Беркөн əнисе:
– Кызым, үзем барып кайтырга уйлыйм əле, сезнең
янга, бик сагындым, – дигəч, Гөлия телсез калды.
Аның шундый йөзен күреп калган Зөлфия тиз генə
телефонны кулына алды да:
– Юк, апа, йөрмə, тиздəн үзебез кайтабыз, дип, апа-
сын бик тиз ризалаштырды.
Менə инде февраль урталары үтеп бара. Бүген
Гөлиянең көне буе биле авыртты, укуыннан көч-хəл
белəн кайтып тəгəрəде. Ятып торгач, бераз хəл керде.
Кичтəн апасы:
– Сеңлем, бəйрəм көннəре җитте бит, ир-атлар көне,
аннары хатын-кызлар бəйрəме, эш күп, барсы да якын-
нарына бүлəк ала, – дип сөйли башлаган иде, аны:
– Ярар, апа, минем иртəгə ял бит, əйдə мин дə ба-
рыйм, бераз булышырмын, – дип бүлдерде.
Шулай иртəгəгə план корып йокларга ятканнар иде
дə, син дигəнчə түгел шул, төнлə белəн эче кисеп авыр-
туга түзə алмыйча, апасын уятты.
– Иртəрəк түгелме, апаем?
– Апа, берни белмим, шулкадəр авырта, ул билем, ул
эчем!


8
Əллə бəхеткə, əллə кызганычка күрə, иртəнгə Гөлия-
нең кызы дөньяга аваз салды. Җиде айлык кына булса
да, хəле яхшы иде, авырлыгы – ике кило ярым.
Шəфкать туташлары ничек кенə сөйлəшеп үгет-
лəмəсен, Гөлия котылу белəн баласына əйлəнеп тə
карамады. Əйе, җиде ай буена күкрəк астында йөртеп
интегеп тапкан баласына борылмады да. Соңрак, бер
күз сирпеп карыйм микəн əллə, дип уйлаган гына иде,
шəфкать туташының:
– Сөбханаллаһ, карагыз əле, нинди матур бала,
күзлəре зəп-зəңгəр, – дигəннəрен ишетеп калды да,
кире уйлады.
Шул зəңгəр күзлəргə гашыйк булган иде бит инде
ул, шул матур күзлəргə, шул бөдрə чəчлəргə. Ə Илгиз
аның мəхəббəтен җиргə салып таптады, изде. Гөлиянең
Илгизгə булган нəфрəте көчəйгəннəн-көчəйде. Хəер,
аның ул хислəре Илгизлəргə баргач, аның сыраны күп
эчкəннəн бозылган тəртибен күргəннəн соң ук сүрелгəн
иде бит. Гөлия шул кичне Илгизлəрдəн кайтканда ук
аңлаган иде: ярату өчен чибəрлек кенə аз, яраткан
кешеңнең тəртибе дə бик мөһим. Ул бүген шул кешедəн
көчлəнгəннəн соң яралган баланы тапты. Алда ничек
булыр – Гөлия берни белми. Əлегə ул Зөлфия апасы
кушканча эшлəргə кирəк икəнен белə.
Гөлия бəбидəн өзлекте, җиде көн дигəндə генə бала
тудыру йортыннан өйгə кайтты. Аннары ике атналап
өйдə булды. Бəбилəгəненə өч атна дигəндə, битенə
бераз алсулык йөгергəн кебек булды, укуга йөри баш-
лады. Аннан күкрəгенə сөт төшеп интектерде, кысып
бəйлəвенең дə файдасы булмады, кичкə өйгə кайтуга
күкрəклəре таш кебек ката, аны апасы белəн икəүлəп
елый-елый савалар. Я Раббым, алдырган гына булсам,
əллə кайчан оныткан булыр идем инде дип, əллə ничə
тапкыр əйтте Гөлия. Бер ай дигəндə хəллəре аруланды.
Зөлфия, бөтен дөньясын, эшен онытып, Гөлия тапкан
баланы үз исеменə теркəү белəн шөгыльлəнде. Ул до-
кументлар җыеп йөргəндə, бала сабыйлар йортында
булды. Шул ук вакытта апасы белəн əнисен дə əзерли
башлады. Кайчандыр аларга бала аласы килгəнен
əйткəч, Зөлфиянең бу карарын хуплаганнар иде. Менə
бүген бөтен батырлыгын җыйды да шылтыратты:
– Апа, минем бер зур яңалыгым бар бит əле, мин са-
быйлар йортыннан бер кыз алам, тиздəн шул кызым
белəн сезгə кайтам, исем куштырырга кирəк булыр, –
диде. – Кызымның исеме Динə була, – дип өстəп куйды.
Гөлия Зөлфия апасына үзен көтмəскə кушты:
– Апа, мин имтиханнарны биреп беткəч кенə кайтам,
кайта торыгыз, – диде. Апасы да аны аңлый.
Гөлия Динəдəн ераграк булыр өчен Зөлфия апасының
бер бүлмəле фатирына күчте.


9
Июнь башларында үзенең эшендə Гөлияне һəм тагын
бер сатучы калдырып, Зөлфия Динə белəн авылга
кайтып китте. Зөлфирə апасы аны бик мул өстəллəр
əзерлəп каршы алды. Шул ук көнне мулла чакырып
балага исем дə куштырдылар. Авылда бик рəхəтлəнеп
ятты Зөлфия кызы белəн, көн дə диярлек мунча
керттелəр, инде яраттылар, инде сөйделəр. Сания
əби генə, Динəне кулына ала да: “И Аллакаем”, – дип,
нигəдер уфтанып куя.
Менə имтиханнарын биреп, авылга Гөлия дə кайтып
төште. Əнисе, тагын аны кочаклап:
– И балакаем, шулкадəр авырмыни соң уку, бигрəк
бетеренгəнсең бит, без дə укыдык инде, болай ук бул-
мадык. Зөлфия апаем, сиңа əйтəм, ул магазиныңа баш-
кача кушма Гөлияне, укысын гына, – диде.
– Ярар, ярар, апа, ул үзе бит килə, əнигə дə бераз
ярдəм булыр, ди, сине жəлли.
Сания əби, сүзлəренə бик кысылмый гына, аларның
сөйлəшкəнен тыңлый һəм читтəн генə күзəтə. Ул
Гөлиядəн күзен дə алмады. Нигəдер, Гөлия үзен бик
сəер тота, бəлəкəч Динəне кулына алу түгел, аңа боры-
лып карамый да. Əбинең шиге көннəн-көн артты. Инде
Зөлфиянең китəр вакыты җитеп килə. Болай булмый,
дип уйлады Сания əби. Бу шикне ачыкларга кирəк.
Яңа гына мунчадан кайтып кергəн Гөлиянең кулына
Динəне илтте дə тоттырды:
– Мə əле, кызым, тотып тор, ə мин бəлəкəчнең сөтен
əзерлим, – дип, газ плитəсе янына барып басты, үзе
шешəне тутырган булды, ə үзе Гөлияне күзəтте.
Əбисе шулай итəр дип кызның башына да килмəгəн
иде, баланы чак кулыннан төшереп җибəрмəде.
Кулындагы нарасыйны əкрен генə башыннан аягы-
на кадəр карап чыкты да бармак очлары белəн генə
кызчыкның бит очларын тидерер-тидермəс кенə сыпы-
рып алды, аннары аның битлəрен үзенең битенə терəп,
елап җибəрмəс өчен, калтырый башлаган иреннəрен
кулы белəн каплады. Шулчак бəлəкəч, əллə əнисе ку-
лында икəнен аңлап, əгү-əгү дип, иреннəрен очлайтып
сөйлəшə башлады. Бу күренешне читтəн генə карап
торган Сания əби түзмəде, Гөлия янына килеп утырды
да:
– Кызым, Динə синең кыз бит, əйеме? – диде.
Гөлиянең мөлдерəмə яшь белəн тулган күзлəрен
күреп алгач, Сания əби үзенең соравына үзе җавап
бирде:
– Əйе, кыз синеке, я Раббым!
Гөлия үксеп елап җибəрде. Сабыр холыклы, түзем,
шул ук вакытта усал Сания əби Гөлияне баласы белəн
бергə кочагына алды да:
– Ела, балам, ела, бу əле синең күз яшьлəреннəн
торган елганың башы гына. И Аллаһым, тормышың
авыр башлана, балам. Ярар, Ходайның кушмаган эше
юк, дилəр. Һəр елганың башы булган кебек, тамагы да
бар, анысы нинди булыр, Аллаһыга тапшырыйк, Гөлия
балам.


10
Менə инде тыштан эшлəрен бетереп Зөлфирə белəн
Зөлфия килеп керделəр. Зөлфия ни булганын шунда ук
аңлап алды да, гаебен аңлап булса кирəк, əкрен генə
Гөлия янына килеп утырды.
– Бир Динəне! – диде.
Ə Гөлия Динəгə ябышкан, кулыннан тартып алырлык
түгел, күзе мөлдерəмə яшь. Зөлфирə əле бернəрсə дə
аңламый, һаман нидер сөйлəнеп, сөтлəрен урнаштыр-
ды, кулларын юды һəм борылып өйдəгелəргə нидер
əйтергə дип авызын гына ачкан иде, кызы Гөлиянең
түгелеп елаганын күреп, лап итеп артына утырды.
– Ни булды?
Берəү дə дəшми.
– Ни булды, димен? Ник дəшмисез?
Сания əби колхоз җыелышындагы кебек торып басты
да Зөлфиягə карады:
– Я, кызым, Зөлфия, сөйлəп җибəр, соңгы арада кыл-
ган батырлыкларыгызны, нилəр майтардыгыз?
Зөлфия бер əнисенə, бер Гөлиягə карады:
– Гөлия, – диде ул кычкырып, – нигə əйттең, без бит
синең белəн сөйлəштек, килештек.
– Кычкырма Гөлиягə, – диде Сания əби, өстəлгə
сугып, – ул əле бала гына, ник безнең белəн
киңəшлəшмəдегез?
Бернəрсə дə аңламаган Зөлфирə, өзгəлəнеп:
– Ни булды, əйтегез тизрəк, зинһар өчен! – дип кыч-
кырып җибəрде.
– Кызым, утыр, алайса, хəзер егыласың. Динə –
Гөлиянең кызы, – диюгə, Зөлфирə гөрселдəп идəнгə
ауды.

Аны бик тиз айныттылар. Ашыгыч ярдəм чакырыр-
га туры килмəде, əйе, Сания əби Зөлфирə түгел шул.
Сиземлəү сəлəте дə бар, тик ул аны кешегə белдерми.
Гөлия мəктəпне тəмамлаганнан соң үткəрелгəн чəй та-
бынына килгəч үк ул ниндидер күңелсез хəл буласын
сизгəн иде. Зөлфирəсе кияүгə чыкканда да, шулай ук
Зөлфиясенең дə, ялгыз яшəячəклəрен алдан тойды.
Зөлфирə айныгач диванга килеп утырды, Гөлиягə ка-
рады, аннары елап җибəрде, бераз тынычлана төшкəч
кенə:
– Соң нишлəп минем башыма килмəде икəн, бу бала
бит Илгизнеке! Я Аллаһым, нишлибез, əни? Əйт, ниш-
либез, шулай калдырабызмы? Кайсыгызның башына
килде болай эшлəргə? Бу бит башка сыя торган хəл
түгел. Нигə əйтмəдең, кызым, Гөлиям?
Шулвакыт Динə дə елап җибəрде, аңа да бу ыгы-зыгы
ошамады бугай.
– Соң, əни, əгəр əйткəн булсам, белмим, əни, белмим.
– И балам, мин дə белмим инде, барыбер алдырырга
кушмас идем, барыбер табар идең, тик... бу ничек була
соң инде? – Зөлфиягə карап: – Бу Динə хəзер синең
бала буламы инде, берни аңламыйм, – дип өзгəлəнде.
– Əйе, мин, барысын да мин уйлап чыгардым, – дип
сикереп торды Зөлфия, – беренчедəн, Гөлияне хурлык-
тан коткардым, алдырса, минеке кебек, башкача бала-
сы булмас, дип курыктым, менə мин хəзер иллене куам,
ə балам юк, бу зур бəхетсезлек, шуңа күрə дə мин аңа
ярдəм иттем.
– Тукта, булды. Зурга җибəрмик, – диде Сания
əби. – Иртəгə үк китəсез Уфага, ничек үзеңə яздырдың,
шулай кире Гөлиягə бир баланы. Бер машина күлмəк
алгансың, бертуктаусыз шул күлмəклəрне күрсəтəсең,
монысы – ике мең, монысы – дүрт мең. Күлмəк сатып
алып кына балага əни булып булмый, баланы йөрəк
белəн, күңелең, җаның белəн яратырга кирəк, əнилəр
шулай ярата. Менə шул, ачуланышмыйк, сине дə
аңлыйм, кызым Зөлфия, сиңа да үпкəлəмим мин, тик бу
зур хата, барыгыз, хатагызны төзəтегез!

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас