

…Айсылу карчык яткан урыныннан башын калкытты, терсәкләренә таянып, караңгы өй почмагына текәлде. Кайда күрде соң әле ул кабат мондый авыр, тонык карашны? Бүген бит, кыңгырауны эзли баргач, теге тиле малай аңа шулай караган иде бит! Кеме булды соң ул Кыяметдиннең? Карашына кадәр кабатлангач, берәр якыны бит инде, якыны…
Бер-бер артлы ике яшен угы Кыяметдиннәр турысына төшеп кадала. Аннан күкнең чатнап ярылганы ишетелә. Кыяметдин карт яткан урыныннан калкынып куя, коты чыгып, түшәмгә карый, шом белән тыңланып тора. Гел аның йортын сугар кебек бу яшен. Янында яткан оныгы да, нидәндер качкандай, бөгәрләнеп килгән. Котын алды бүген баланың теге карчык. Кыңгырау, имеш… Кыңгырау… Кыяметдиннең дә бәгыренә таш булып утырган кыңгырау ул. Айсылу карчыкка биргәнче, ул аның телен йолкып алып, утта эретер, чүкеч белән төяр, кыңгыравыннан бер йодрык ясар, әмма бирмәс! Мыскыллыкта үткән малай чагына үч итеп булса да, бирмәс!
Көзге пычракта Галимҗанның килеп керүе Кыяметдинне дә йокысыннан уятып җибәргән кебек булды. Тар маңгаенда мең төрле уй котырып алды. Нигә укытучы кызга болай карый ул килгән егет? Нигә ул егет Кыяметдингә караганда гәүдәлерәк тә, чистарак, чибәррәк тә? Нигә укытучы Айсылу шулай кинәт югалып калды, бармакларына хәтле калтырый? Тар маңгай җавап таба алмады, кыргый йөрәк аның саен котырынып типте. Һәм бер күрүдә Галимҗанны кан дошманы итте. Ул көнне мәктәптән дә бәрелеп-сугылып чыгып китмәде Кыя- метдин, мәш килеп киенеп яткан бала-чаганы аралап, мич тирәсенәрәк елышты. Укытучы Айсылу белән килгән егет аңа игътибар итмәделәр, алар ул көнне Кыяметдинне дә, башка балаларны да күрмәделәр. Ә Кыяметдин барысын да күрде! Укытучы кызның дерелдәгән бармакларын да, ут капкан йөзен дә, елап җибәрергә әзерләнгән кабарынкы иреннәрен дә – барысын да күрде! Аның әле мондый булганы юк иде. Килгән егет тә әнә ничек итеп карый бит аңа! Алар авылында болай карамыйлар! Кешегә болай карарга ярамый!
Ерткыч җанвар тизлегендә, Кыяметдин мич арасына кереп кача. Йөрәгенең типкәне үзенә ишетелә. Моннан укытучы кыз күренми, килгән егетнең өстәлгә куйган сул кулы гына күренә. Бармаклары озын, нык. Бугазыңнан бөтереп алса, тының да чыкмас. Кыяметдин үзенең кулларына карый. Тырнаклары кап-кара, чәйнәлеп беткән, бармаклары кыска, үзләреннән йон, тирес исе килә. Өстендәге киеме дә теге егетнекеннән начар, атасыннан калган, бөрмәләрен бет баскан иске бишмәт. Малайның бугазына төер тыгыла, күзләре әллә зәһәрлектән, әллә яшьтән әчетеп куялар. Менә укытучы кыз мичкә килеп сөялде, ахры, тавышы бөтенләй якын ишетелә. Менә ул бер кулы белән тәрәзә төбенә таянды, кулы Кыяметдиннең борын төбендә генә. Нинди чиста, бәләкәй кул! Үзе шундый ак! Кыяметдиннең борыны белән шул кулга капланасы, аны ялыйсы, иснәсе килә. Һәм шуларга битне куеп торасы… Аз гына, күзне йомып кына…
Кыяметдиннең башы әйләнеп китә. Үзе кереп чүгәләгән караңгы мич арасы аяк астыннан шуа башлый. Шулчак чулпы чыңлаган тавыш ишетелә. Чыңлый да чыңлый, чыңлый да чыңлый! Идән чайкалуыннан туктый, ә чулпы һаман чыңлый! Малай, куркуын җиңеп, башын мич арасыннан чыгарып карый. Нишли ул укытучы Айсылу?! Нигә ул аның каршында чәчләрен сүтә? Озын кара чәчләре, әнә таралып җилкәсенә төште, аркасын каплады. Ярым караңгы класс бүлмәсендә дә аларның дулкынланып торганын күрергә була. Малайның кыргый җаны әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Әгәр күлмәген салса, әгәр бу килгән егет белән кочаклаша башласа? Кыяметдин мич арасында яткан утын агачына таба кулын сузды, сикерергә әзерләнгән җәнлек кебек, бөтен тәне җыерылды, тынып калды.
Ләкин укытучы кыз чишенмәде. Таралган чәчләреннән чулпысын аралап алды да аны теге егеткә сузды. Тегесе, әллә нәрсә алып кайтырмын, дип, төреп кесәсенә салып куйды. Аннан, кыз белән саубуллашып, көзге пычрак урамга чыгып та китте.
Класс бүлмәсе бераз тынып торды. Аяк тавышлары да ишетелми. Үсмер малай, оеган аякларын кыймылдатып, әкрен генә мич арасыннан чыга, караңгыдан таныш гәүдәне эзли.
Әнә бит, тәрәзә яңагына килеп сөялгән! Чәчләре һаман таралган килеш, карашы әллә нишләгән. Малай аның янына ук барды, ә ул аны күрмәде, сизмәде. Малайның аның чәчләренә орынып карыйсы, сулыш алганын ишетәсе килде, үзенең тын алуы кисәк кенә авыраеп китте, йөрәге тагы кысылып куйды. Ләкин ул аңа кагыла да алмады. Укытучы кыз белән аның арасында үтә алмаслык кыя-тау тора кебек тоелды. Шуны тойган саен, ачуы артты, кемнәндер үч аласы, нидер эшлисе килә башлады. Ул дөп-дөп итеп басып, үзе утырган арткы өстәл янына килде, аны кузгатып тавыш чыгарды, үзе астан гына һаман укытучы кызны күзәтте. Әһә, кузгалдыңмы, янына ук киләсеңме? Кил, кил, күрмәгән булсаң, күр, менә ул Нурый малае Кыяметдин! Төкерә ул сезнең «а»ларыгызга, «б»ларыгызга!
– Чү, чү, ни булды, Кыяметдин, әллә берәр нәрсәңне югалттыңмы әллә?
– Югалттым шул! – Малай, бишмәт чабуларына урала-урала, ишеккә ташлана, бәйләнми калган чабата бавына басып, егыла яза, яланбаш көзге яңгыр астына атылып чыга, сукмак-мазар сайлап тормастан, пычракның үзәгеннән, түбән очка таба йөгерә. Караңгы урамнан да караңгырак өйләренә кайтып кергәч тә тынычлана алмый, җимерек мич почмагына башын төртеп, үкереп-үкереп ала.
Яңадан мәктәпкә бармаска, ул якка борылып та карамаска эченнән ант итә. Икенче көнне, таң беленү белән, иске бишмәтенә төренеп, тагы шул якка китеп бара…
…Кыяметдин карт авыр гына уфылдап куйды. Яшьлеген, үзенең беренче яратуын искә төшереп, сөенмәде ул, гарьлеге, мескенлеге, түбәнлеге тагын бер кат бугазыннан алды, иске бишмәтле ул малайны, үзенең кадерсезлектә үткән гомерен, янында яткан тиле оныгын кызганды. Менә шулар өчен бөтен дөньяга ачуы, зәһәре бар иде аның. Һәм барысына да гаепле кеше – шул Айсылу, якын килә алмаслык, буй җитмәслек, үлгәндә дә якыная алмаслык укытучы Айсылу иде…
Шулай… Баскычта аяк тавышлары ишетелгән саен, Айсылу әсәрләнеп ишеккә карый, аның артыннан утыз бала борыла, алар артыннан Кыяметдиннең авыр карашы ишеккә төбәлә. Шулай итеп көз үтә, кыш җитә, инде көннәр дә язга авыша башлый. Айсылу күзендәге өмет тә әкренләп сүнә, тарала, аяк тавышлары килгән саен ул инде башын күтәреп, ишеккә карамый. Ул сүнгән, тынычланган саен, Кыяметдингә җан керә, өмете үсә, менә җәй генә җитсен, дип хыяллана, шахтага китәр, киенеп кайтыр, Айсылуың үзе Кыяметдин янында бөтерелеп йөрер…
Малай татлы хыялларга чума. Шулчак колагына ниндидер сәер тавыш ишетелә – туй атларындагы кебек, кыңгырау чыңлый! Нишләп мәктәп ишеге төбендә чыңлый соң ул?! Нәрсә булган?
Шулчак ишек ачылып китә дә… Ул!.. Кара чәчләре сирпелеп маңгаена төшкән, бөркет күзләреннән ялкын бәреп тора, каршындагы бөтен нәрсәне яндыра, ут итә! Пальто төймәләре чишелеп киткән, очып, канатларын җәеп киләмени?! Әнә ул укытучы кыз каршына килеп басты, кулындагы нәрсәне тагын чыңгылдатып җибәрде. Кыңгырау бит бу! Бизәкләп эшләнгән көмеш кыңгырау! Балалар, авызларын ачып, катып калдылар. Айсылуның битенә тагын ут капты. Ике кулын берьюлы теге егеткә суза! Кыңгырауны алыр өчен бер кул да җитә бит инде. Нигә ике кулын суза ул? Кыяметдиннең йөрәге башында тибә башлый, күзләре зур булып ачыла, сулышы буыла. Нәрсәдер сөйләшәләр дә бит.
– Менә чулпыларыңнан кыңгырау койдырып кайттым. – Монысын теге егет әйтә.
– Бигрәк матур…– Нигә укытучының тавышы шулай калтырый, матур булгач, нигә сөенми?
– Менә монда, эчкә каралтын белән синең исемеңне дә яздырдым. Ай-сы-лу! Ай, сылу!..
Укытучы нигә эндәшми? Башы нигә ул егеткә таба иелә? Әнә инде чәчләре дә чәчкә тиде, якынаеп беттеләр! Кыяметдин урыныннан сикереп тора, бәрелә-сугыла өстәл артыннан чыга, каралып беткән кулын кыңгырауга таба суза:
– Кая, ничек шалтырый икән?
Аннан, бөтен классны яңгыратып, кыңгырауны селки башлый. Кыңгырау челтерәп җавап биргән саен, ярсуы арта төшә, кыңгырауны ике куллап баш очында селки, әйтерсең аннан нидер коярга, нидер алып ташларга тели. Кыңгырауның нечкә тавышы тәрәзә пыялаларына килеп бәрелә, алар да зыңгылдашып куялар, кыңгырау тавышы бүрәнә ярыкларына, мич араларына тула. Кыяметдин аның саен туктамый, әрнү катыш ярсуын йөзенә, кыңгырауны кысып тоткан бармакларына чыгарып, кагуын белә! Пычрак бишмәт араларыннан йөрәген шулай алып селкимени! Аннан, кыңгырауны кисәк кенә өстәлгә куя да, чыгып китә. Кыргый малай булып килеп кергән мәктәбеннән карт иргә әйләнеп, чыгып китә…
…Кыяметдин карт икенче ягына әйләнеп ятып карый. Яшен уты барыбер хәтеренең әллә кайсы почмакларына барып җитә. Әле анда чәчләре таралган яшь Айсылу, әле йөзенә хәвеф чыккан, карашы яралы боланны хәтерләткән Айсылу, әле төрмәдә ятып, йөзенә сары иңгән, күзләреннән хәсрәт тамып торган Айсылу. Һәм менә бүген, ап-ак чәчле, йөзе ташка әйләнгән карчык ул да Айсылу… Гомер буе шуңа якыная да алмады, ерак та китә алмады. Бер төен булып, гел бер чоңгыл – тормыш чоңгылы – тирәсендә бөтерелделәр. Айсылу ничә тапкыр төпкә китте, инде бетте, инде югалды, дигәндә, тагы калыкты, бер чоңгыл тирәсендә тагы бергә бөтерелә башладылар. Кыяметдин карт та бу мәгънәсез бөтерелүдән инде туйган, арыган иде, картлык көнендә аңа җан тынычлыгы кирәк иде, һәм ул Айсылу карчыкның мәңгегә төпкә китүен, үзен тынычлыкта калдыруын көтте, теләде, Ходайдан ялварды. Ә Айсылу карчык китәргә ашыкмады, яшенле төннәрдә хәтеренә килеп, җанын кыйнады. Аның ни гаебе бар иде соң?!
1937 елның ул хәвефле көзендә Айсылу Өтернәстә калырга булды. Алган кешеләрне һаман чыгармадылар, күпләрен атканнар икән, дигән хәбәрләр дә йөрде. Шушындый вакытта эшсез, бала өстерәп Казанга баруы хәвефле, куркыныч нәрсә иде. Дөньялар бераз тынычланганчы, бераз ачыклык кергәнче, Айсылу улы белән авылда калып торырга булды…
…Шактый вакыт үз уйларына батып утырды Айсылу. Бакчага, авылга алма исе таралган. Якында гына, тыры- шып яшь әтәч кычкырып җибәрде. Әрә буеннан бака кычкырган тавышлар ишетелеп куя. Әйтерсең лә дөньяга берни булмаган! Әйтерсең лә ил өстендә кара шом, шикләнү дә, төнлә алып китә торган НКВД машиналары да юк, халык дошманнары да юк… Әйтерсең лә Галимҗан да төрмәдә түгел, эшендә, менә ял көненә кайтып та җитәр. Портфеленә шәһәр нигъмәтләре төяп, кочагын җәеп, кара чәчләрен җилбердәтеп, кайтып та җитәр! Сагынудан, хәсрәтле уйларыннан саташа башлаган хатынын күкрәгенә кысар, назлар, юатыр…
Күз яшенең тып итеп туфракка тамуыннан гына айнып китте Айсылу. Кул аркасы белән яшьләрен сөртеп алды. Үзен тагын да картаеп, олыгаеп киткән кебек сизде. Галимҗанның бер сүзе, бер карашы аны терелтә, яшәртә алыр кебек иде. Юк, бары бер хәбәре… Исән икән, дигән бер хәбәре…
Мәктәп капкасы ачылган тавышка янә сискәнеп китте. Карашын үзенә таба килгән ир-атка текәде. Башта, эллә Галимҗанмы дип, йөрәге кысылып куйган иде, ләкин бөкрәйгән гәүдәле, тездән узган килбәтсез озын кулларны, тар маңгайны күргәч, шатлыгы шундук таралды. Каршына чит ир килә иде. Ләкин кайда күргәне бар соң Айсылуның бу тар маңгайны, тонык карашны? Колагында, кинәт, ярсып кыңгырау чыңлаганы ишетелгән кебек булды. Үткән еллардан аңа таба тар маңгайлы, сәер, газаплы карашлы үсмер малай килә иде. Кулында, елардай булып, көмеш кыңгырау чыңлый…
– Кыяметдин… Айсылу башка сүз әйтә алмады, утырган җиреннән торды да егылып китмәс өчен агачка сөялде.
– Таныйбыз икән әле… Кыяметдин тагын нидер әйтте, күреште дә бугай, Айсылуның аңына ул сүзләр, ул хәрәкәтләр барып җитә алмады. Кыяметдин дә тар маңгае астыннан Айсылуны күзәтте. Суырылган, тартылган, йөзендә кайгы. Ирен утыртканнар дип ишетте. Шул кайгыдан бетергәндер.
Кыяметдин кесәсеннән тәмәкесен чыгарды. Айсылу янына чүгәләп, бер-ике тапкыр суырып алды. Аннан күн итек табаны белән тәмәке төпчеген туфракка батырды.
– Авылда калырга булдың инде, алайса?
Айсылу җавап бирмәде. Үзенең кайгы-хәсрәте, шик-шөбһәләре турында сөйлисе килмәде аның бу кешегә. Кыяметдин инде кыргый малайдан авыр, салмак карашлы иргә әйләнгән иде. Тик шулай да карашының төбеннән вакыт-вакыт ниндидер ялкын бәреп ала. Әллә нәфрәт, әллә сагыш ялкыны. Шул ялкын Айсылуны куркыта, шикләндерә, дәшмәс итә.
– Тормышыңда казынырга килмәдем. – Айсылуның дәшмәвен Кыяметдин үзенчә аңлады, ахры. – Авыл советы председателе мин монда. Шуңа килдем.
Монысы инде икенче Кыяметдин иде. Кыңгырау тоткан малай юкка чыкты, аның урынына үгездәй муенлы юантык кеше басып тора. Һәм Айсылу, аның укытучысы, эш сорап бүген аның каршына килә. Һәм шушы караш астында эшләргә, яшәргә тиеш! Айсылуның тәне эсселе-суыклы булып китте. Юк! Җанын бораулап торган бу караш астында яшәгәнче… Кая бара? Күз алдына тагы Казанның караңгыланып калган урамнары, Галимҗанны алып чыгып киткән салкын гыйнвар төне, башларын иеп, исәнләшми үтеп киткән танышлары килде. Кая барырга? Нигә дөнья шулай тар? Әйтерсең ниндидер читлеккә һаман куа кертә, куа кертә…
– Эш кирәк иде шул, Кыяметдин…
– Иртәгә авыл советына кил, шунда сөйләшербез.
Ләкин белә идеме соң Айсылу авыл советында үзен ниләр көткәнен? Казандагы кара күзәтүченең үткен күзе, озын кулы Өтернәскә дә килеп җиткәнен белә идеме ул? Ул белмәсә, Кыяметдин белә иде. Айсылуның ире халык дошманы икәнен дә, Айсылуның үзенең дә шик-күзәтү астында икәнен дә белә иде Кыяметдин. Андый кәгазь-документлар иң беренче авыл советына килә. Шул кәгазьне алган көннән, Кыяметдиннең тынычлыгы качты. Халык дошманының хатынын, семьясын монда ул күзәтергә, «сакларга» тиеш. Ул-бу була калса, тиешле урынга хәбәр итәргә. Аяк астында җир яна. Күрше авылда бригада активына хәтле җыеп алып чыгып киттеләр. Кыяметдин үзе дә җәй буе киенгән килеш ятты. Инде шау-шу үтә, аста калам, дигәндә генә… Бу Айсылу белән нишләргә? Әйтергәме аның артыннан күзәтү оештырылганын? Ярар, әйтте дә ди, Айсылу баласы белән берәр җиргә чыгып качты, ди. Шуннан нәрсә? Шуннан Кыяметдиннең үзенә таш капчык, стена…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com