

(Дәвамы.)
5
Бер ай дигəндə, Гөлия аякка басып, өйгə кайтты. Ба-
рысы да җайга салынды кебек. Тик Зөлфирəнең бары-
бер йөрəге түзмəде:
– Нəрсə, кызым, гариза язабызмы Илгиз өстеннəн,
əллə шулай калдырабызмы? – дигəн иде дə, Гөлия
шунда ук җавап бирде:
– Юк, əни, беркайда да, беркемгə дə язмыйбыз! Əйдə
башкача бу темага кайтмыйк яме, əни, үтенеп сорыйм!
– Ярар, ярар, кызым, син ни дисəң, шулай булыр.
Əйе, кызы ни дисə, шулай эшлəрбез, дип Гөлия үлем
белəн көрəшкəндə сүз биргəн иде ул, шуңа күрə ул
Гөлия белəн ризалашты.
Гөлия август азагына кадəр күбрəк əнисенə булы-
шырга тырыштымы, əллə булган хəллəрне шулай оны-
тырга дипме, башын иеп эшлəде дə эшлəде. Барлык
тəрəзəлəрне, пəрдəлəрне, урын-җирне юып, үтүклəп
урыннарына урнаштырды. Бер бөртек тузан əсəре кал-
дырмады, өй эшлəреннəн чак кына бушаса, бакчага
чыкты, чүп утады, яшелчə-җимешлəргə, чəчəклəргə су
сипте, кура җилəклəрен, карлыган төплəрен чистартты.
Менə аның Уфага китəр вакыты да килеп җитте,
Зөлфия апасы аны үз машинасы белəн кайтып алды,
бер чемодан китап, бер чемодан кием-салып төяп
киттелəр, Зөлфирə ризыкны да мул тутырды. Гөлияне
əнисе, бабасы, ике əбисе озатып калдылар.
Ул – студент! Университет мəктəп кебек кенə түгел
инде, шау-гөр килеп тора, бар да яшьлəр, чибəрлəр, кыз-
лар шырык-шырык көлə, егетлəргə күз-каш сикертəлəр.
Тик Гөлия алардан аерылып торды, ул яңа гына очар-
га өйрəнеп йөргəндə канаты сындырылган кошны
хəтерлəтə иде. Аның канатын гына түгел, ə күңелендəге
бөтен өметлəрен сындырдылар. Ничек кенə уйламаска
тырышмасын, Илгиз килə дə төшə исенə. Кояшлы көнне
дə, ул исенə төшсə, бөтен дөньяны болыт каплаган
кебек була, хəтта тəннəре авыртып куя. Тиздəн башы
белəн укуга чумды. Төркемдəшлəре белəн дə бик ара-
лашмады. Бер атна укыгач, Зөлфия апасының эшенə
барып, бераз сату итəргə өйрəнеп кайтты. Тик, бүген
аның нишлəптер күңеле болганды, кайту белəн урынга
ауды, хəтта кичке ашны да ашамады.
Икенче көнне дəрестə тагын күңеле болганды, кичен
бу тагын кабатланды. Зөлфия апасы бу хəлне бик тиз
сизеп калды.
– Апаем, ни булды сиңа?
– Əллə, Зөлфия апа, нишлəптер күңелем болгана.
– Нишлəп микəн, апаем? Кил əле яныма, утыр əле,
миңа кара, күземə кара, бер-бер хəл юктыр бит, əйдə
əле, сөйлəп җибəр.
Шулчак Гөлия күзлəрен зур итеп ачып апасына ка-
рады да: “Я Аллам!” – дип кычкырып елап җибəрде.
Əйе, күңел болганудан башка да үзендə əллə нинди
үзгəрешлəр сизде. Күкрəклəре дə тулышып киткəн
кебек. Менə сиңа мə! Гөлия бер ноктасын да төшереп
калдырмыйча, җəй көне булган хəллəрнең барысын да
апасына бəйнə-бəйнə сөйлəп бирде.
– Иштек ишəк чумарын! – диде апасы, башка əйтер
сүз тапмагач.
– Апа, җаным, ярдəм ит миңа, үтенеп сорыйм, əйдə,
синең калада танышларың күп, соңга кала күрмик,
ярдəм ит!
– Туктап тор əле, сеңлем, əле бит баш та эшлəп
бетми, уйлашырбыз яме, апаем. Бераздан Зөлфия
тагын сүз башлады: – Тыңла əле мине, сеңлем,
бүлдермə мине, яме, син минем нишлəп балам юк, дип
уйлыйсың? Тыныч кына тыңла мине. Без җизнəң белəн
өйлəнешкəндə безгə нибары унтугыз яшь иде, без бит
аның белəн классташлар, өйлəнешү белəн бəбигə
уздым. Инде сөендем, инде сөендем. Җизнəңə əйтү
белəн, ул каршы төште, без əле яшь, өлгерербез, əйдə
үзебез өчен яшик диде, ə мин нəрсə, шулкадəр ярата
идем аны, ул ни əйтсə, шул безнең өйдə закон иде,
ризалаштым, алдырдым. Югыйсə, табиблар бик озак
үгетлəде, башкача балагыз булмаска мөмкин, – диде-
лəр, – тыңламадым. Хəзер менə балам да юк, җизнəң
дə юк!
– Юк-юк апа, ничек инде? Ə əни? Əнигə ничек күреним,
ул, мине укытам дип, берүзе тырышты, кияүгə дə чык-
мады, хəзер мин бала табып, тагын аның җилкəсенə
кайтып утырыйммы? Юк-юк, булдыра алмыйм. Ə дəү
əни? Ул ни дияр? Иртəгə үк тап берəрсен, алдырам!
– Ярар, ярар, тынычлан, иртəгə берəрсе белəн
сөйлəшермен, ə син укырга бар.
Иртəгəсенə, Гөлия укырга барды. Зөлфия бер
таныш табиб белəн сөйлəшеп куйды, лəкин Гөлиягə
сөйлəшкəнен əйтмəде.
– Мин ул кирəк табибны таба алмадым əле, – диде.
Зөлфия Гөлиягə уйларга вакыт бирде. Кичен тагын
сөйлəшеп алырга булды һəм үзе дə куркып кына сүз
башлады.
6
– Карале, сеңлем, мине бүлдерми генə тыңла əле,
тыңлап бетер, яме, əйдə син балаңны тап та миңа бир.
– Ничек инде “бир”? – Гөлия хəтта урыныннан сикереп
торды.
– Тукта-тукта, бүлдермə, дидем ич. Мин чит кеше
түгел бит сиңа, үзем үстерəм, тик син бəбилəгəч, ба-
ламнан баш тартам, дип язарга тиеш буласың.
Гөлия тагын өзгəлəнеп кычкырды:
– Апа, ни сөйлисең син?!
– Тыңлап бетер, дидем ич.
– Миңа бит укырга кирəк, ничек укыйм соң мин?
– Укыйсың, əллə укыганда бала тапкан кеше юк, дип
уйлыйсыңмы? Институтта, мин кияүдə, никахлы, дип
əйт, ирем чит илдə эшли, диген, эчең беленə башлаган-
чы бер кайтып килербез дə, аннары кайтмый торырсың,
ə мин сиңа теге бер бүлмəле фатирымны бирəм.
– Апа, мин сиңа баламны сатам булып чыга бит, бала-
ны сату була, бу бит законга каршы, җинаять эше!
– Сеңлем, аны бит синең белəн миннəн башка беркем
дə белми, син баш тартасың, ə мин шундагы табиблар
белəн сөйлəшеп, үземə алам, безнең туганнар икəнне
алар да белмəячəк.
Шуннан Зөлфия бер тартмадан йөзек китереп чыгар-
ды. Бик кыйммəтле йөзек, бриллиант кашлы.
– Менə, сеңлем, ал, институтта “мин кияүдə” диярсең,
егетлəр дə бик бəйлəнмəс үзеңə.
Гөлия апасына тагын да ныграк кычкырды:
– Апа, апа, мин риза түгел! – диде дə бүлмəсенə кереп
китте. Бик озак елады ул. Зөлфия дə үзенə урын таба
алмады, əллə дөрес эшлəмəдем инде дип, үзен-үзе
əрлəде. Иртə белəн бу теманы кузгатмадылар. Гөлия –
укуына, Зөлфия эшенə китте. Зөлфия көне буе бу хакта
уйлады. Кичен тагын сүз кузгатырмын, ничек тели –
шулай эшлəсен, дип əйтергə уйлап, өенə иртəрəк кайт-
ты, лəкин сеңлесе һаман өйдə юк иде. Менə инде кичке
җиде... сигез... тугыз... Гөлия һаман юк.
– Я Аллаһым, бер-бер хəл эшлəп куймасын бу бала,
кеше ул эшне бер тапкыр эшлəсə, тагын кабатларга
мөмкин дилəр бит, и Аллаһы – дип, Зөлфия ашыга-
ашыга киенə башлады.
Шулчак кинəт ишек ачылып китте. Гөлия кайтып керде.
– И балакаем, кайгырып үлə яздым бит, гафу ит мине,
мин юлəрне гафу ит, апаем, ничек телисең, шулай
эшлə, ярыймы?
Гөлия:
– Апа, мин булдыра алмадым, – диде дə апасын
кочак лап еларга кереште.
– Нəрсə булдыра алмадың, сеңлем?
– Бүген укырга бармадым, алдырырга дип барган
идем, булдыра алмадым, йөрəгем җитмəде, кресло-
га менеп яткач, кире уйладым, апа. Сигез атналык
диделəр, ул никадəр була икəн? Нишлим инде мин
хəзер, апа, əнигə, дəү əнигə ни диярмен соң, ничек
укырмын, əнинең ышанычларын аклый алмадым бит,
апа!
Гөлия бераз тынычлана төшкəч, Зөлфия теге йөзекне
тагын чыгарды.
– Мə əле, ал, бу сиңа кирəк. – Синең ирең бар дип уй-
ласыннар, бу кыйммəтле йөзекне күрмəү мөмкин түгел,
сораячаклар. Менə шунда əйтерсең, кияүгə чыктым, ул
чит илдə эшли, диярсең.
Гөлия, йөзекне кулына алды да тумбочкасының
өстенə куйды. Кызганыч ки, Гөлиягə мондый йөзекне
башка кызлар кебек, егете кулын сораганда яисə тан-
таналы рəвештə язылышканда түгел, ə киресенчə, күз
яшьлəре белəн кияргə туры килде.
7
Шулай көн артыннан көн, ай артыннан ай үтте. Гөлия
ялларда апасының бутигында эшлəде, апасы аңа яхшы
гына түлəде, ə кичлəрен көчлəп-көчлəп җилəк-җимеш
ашатты. Гөлия йончып китте, бераз ябыга төште, шулай
булса да лекциялəрен бер дə калдырмады, ə кичлəрен
язганнарын укып үткəрде. Корсагы беленə башлаган-
чы, апасы белəн авылга да кайтып килделəр. Əнисе
кызын күреп шаккатты:
– И кызым, бигрəк бетеренгəнсең бит!
– Əни, укуы бик авыр шул, – дип кенə җавап биреп
өлгерде.
Зөлфия апасы бу сорауны көткəн иде инде:
– Апа, шулкадəр тырыша инде, сигез сəгать укып кайт-
каннан соң, тагын төн уртасына кадəр китап өстендə,
ярар, беренче курс шулай авыр була, диделəр, ан-
нары җиңелəер əле, сезне дə сагынадыр инде, – дип
сөйлəде.
Кызлары кайтканын белгəч Сания əби дə килеп
җитте, оныгын күреп телсез калды, тик ул темага сүз
кузгатмады, бераздан:
– Я Аллаһым, ярдəмеңне бир бу балага, – дип, əкрен
генə догасын укып утырды.
Зөлфирə кунакларын озатканда, машинага итен,
казын, каймагын, бəрəңгесен инде төяде, инде төяде,
кискəн токмачына кадəр тутырды инде, кызын ач йөри,
дип уйлыйдыр, ахрысы. Эх, белми шул əнисе, күңеле
болганмаса, барысын да ашар иде дə бит, бармый шул.
Уку дəвам итте, күңеле болганулар да үтте. Зөлфирə
Яңа елга кайтыгыз инде, дип бик кыстап караган иде
дə, кызлар:
– Юк, Яңа елда сату əйбəт үтə, без акча эшлəп алыйк
əле, – диде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.