

Шулай… Сайлап алып кына сукты… Иң бәхетлеләрне, яшәргә омтылганнарны, иң ышанганнарны… Менә, ярты гасыр вакыт үткәч, ни өчен сугылганнарын да белмиләр. Кешеләр дә белми. Нәрсә кешеләр, хәтта үзләре дә белмиләр бит. Аяклары йөргәндә, Казанга, Зөләйхаларга барган иде. Өстәлендә – Сталин портреты. Шуның чорында бит Зөләйха ун ел төрмәдә утырды, ирен югалтты, өч баласын ил буйлап чәчте – һәм, үләр вакыты җиткәч, өстәлендә һаман Сталин портреты!
Бернәрсә әйтә алмады ул Зөләйхага. Күзләре таныш рәсемгә батты, аннан җавап эзләде, көтте. Теге еллардагы кебек. Аның исемен әйтмәгән, өметләнеп, аның исемен телгә алмаган көннәре булдымыни аларның?! Гел «ул белмидер, ул белсә, аңа барып ирешсә, коткарыр» диделәр. Ягылмаган камераларда, баракларда төрле телләрдә аңа ялвардылар, ышандылар, көттеләр. Ләкин баш очларында һаман салкын Себер урманы гына шаулады. Меңләгән хатынның хәсрәтен бастырырга теләгәндәй, кара урман гына шаулады…
…Тагы сызылып яшен төште. Монысы хәтергә төште. Галимҗанны алып киткәннәренә җиде ай… Эштән чыгардылар, квартираларыннан бер бүлмәләрен алып, күршеләренә бирделәр. Унөч яшьлек улы Газизҗан олыгаеп киткәндәй булды… күзләре борчулы, уйчан, гел шаян, иркә бала иде – эндәшми, сөйләшми. Казанда яшәү авырлашты. Элек бергә мәҗлесләрдә утырган кешеләр эндәшмичә генә үтеп китәләр. Һәркем үзе өчен курка, шикләнә, күзгә чалынмаска тырыша. Газеталар яман хәбәрләр белән тулган – әле тегендә, әле монда шпионнар тотканнар. Зур-зур кешеләр япон, немец фашистларына хезмәт иткәннәр. Мәскәүләр турында язганда, Казанда да ышандылар. Телгә «халык дошманнары» дигән куркыныч сүз килеп керде. Аларны гаепләп, атарга, дип, Казанда да бик ышанып кул күтәрделәр. Шагыйрьләр халык дошманнарын хурлап, хакыйкать кылычын зурлап, шигырьләр яздылар. Икенче көнне үк үзләрен дә алып киттеләр.
Бу шау-шу, ыгы-зыгы башлангач Галимҗан сизенгән кебек йөрде. Каралды, йөзе тартылды, сөйләшергә, киңәшергә кеше юк иде, җанында укмашкан төенне ир төннәрен хатынына чиште, кайчан гына дөньяның оҗмахы булып күренгән йорт шом белән, дәһшәт белән тулды.
– Сине алмаслар, Галимҗан! – Хатын дерелдәп иренә сыена, юатырга тырышып әйтсә дә, куркуы тавышына чыккан. – Безнең бит байлыгыбыз да, чит илдә туган-тумачабыз да юк.
– Ә аларның бар дип беләсеңме? – Галимҗан бераз дәшми тора, әйтерсең караңгыда үз тавышын үзе тың- лый. – Инде ЦК аппаратын алып бетерәләр, барысы да шпион микәнни?
Әйе шул, ниләр генә язмыйлар, ниләр генә сөйләмиләр. Кайсы Германиягә хезмәт иткән, кайсы – Япониягә. Илдәге иң яшерен хәрби серләрне җиткереп барганнар. Айсылу моңа үзе дә ышана, мәктәптә балаларга да шулай дип сөйли.
– Сине алмаслар, Галимҗан! – Хатынның бу юлы инде тавышы ышанычлы, нык. – Ул бит барысын да күрә, белә. Син – намуслы коммунист, намуслы җитәкче… Сине алмаслар.
Ышана идеме ире аның бу сүзләренә? Төнлә булса да, ышанасы килгәндер. Иртәгә алып китәсе дигән төнне, сизенгән кебек, Айсылуны авылга кайтырга үгетли башлады.
– Кайт, Өтернәскә. Балалар укытырсың. Газиз дә үз яныңда булыр. Монда әле белеп булмый… Монда әле белеп булмый… дөньяларның нишләп бетәсен.
– Гаебебез юк, Галимҗан. Ил алдында да, кешеләр алдында да гаебебез юк. Аннан…
Хатын тынып кала. Ир, терсәкләренә таянып, ай яктысында аның йөзенә карый. Кара чәч араларына ай нуры яткан, керфекләре тагы да озын, серле булып күренә. Битләре нәфис, озынча. Киткән тәкъдирдә… Ир күзләрен авыртканчы кысып йома, ыңгырашып башын хатынының җилкәсенә төртә. Киткән тәкъдирдә…
– Аннан, – дип дәвам итә хатын, иренең җанында нинди уйлар кайнаганын аңлагандай, – аннан… кайда китсәң дә, эзләп табарлар… Дөнья читенә качсаң да…
Бәлки ул чагында ашыгып нәтиҗә чыгаргандыр Айсылу? Әнә бит киткән кеше китеп калды. Урта Азиягә. Казакъ далаларына киттеләр. Шау-шу башлануга киттеләр. Һәм исән дә калдылар. Әле дә яшәп яталар. Ә безнекеләр… Ә без…
…Яшеннең туктарга исәбе юк. Хәтернең бөтен почмакларына барып җитә. Килененең юрган астыннан гына пышылдап дога укыганы ишетелә. Ул дога да укый алмый менә. Белмәүдән түгел. Гарәпчә дә эләкте аңа, элеккеге абыстайлар да… Табыныр кыйбласы калмады. Ышанган берен яшен суга барды. Бар да көеп бетте менә. Яше, җаны көеп, корып килеп керде картлыгына. Инде төн уртасында пышылдарга сүзләр дә юк. Инде улының исемен дә тәсбих итеп тартмый. Йөзен оныта… Аһ, шул бала өчен бит… Кипте, корыды, берни калмады.
Галимҗанны гыйнвапның салкын төнендә алып киттеләр. Ул чагында НКВД машинасын «карга» дип йөртәләр иде. Елашу юк, аңлату юк, киендерәләр дә алып китәләр. Йортыңа кара машина керү – тиф керү, йогышлы авыру керү белән бер. Икенче көнне үк синең белән беркем исәнләшми, читләшәләр, качалар. Хәтта Галимҗан үзе дә, хатыны Кремль астындагы төрмәгә очрашырга килгәч, «башка килеп йөрмә, кит, кит!» – дип куды. Гел: «Казаннан кит!» – диде. Белгән кебек куган икән. Белгән кебек…
37 нең кышын әйберләрне саткалап, ничек кирәк алай очын-очка ялгап чыктылар да җәйгә авылга киттеләр. Җәйгә дә бәлки китмәгән булырлар иде – әллә нинди шик керде Айсылуның күңеленә. Гел кемдер күзәтә кебек тоела иде аңа. Төнлә ятса – тәрәзәдән карыйлардыр, көндез урамга чыкса – артыннан киләләр кебек тоелды. Менә тотарлар, менә алып китәрләр… Галимҗан белән дә элемтә өзелде. Бәлки чыгарырлар, дигән өмет тә бетте. Чыгармадылар, киресенчә, һаман җыйдылар, һаман җыйдылар… Беркем берни белми иде…
Шулай итеп, 37 нең җәендә унөч яшьлек Газизҗан белән, алар авылга кайтып егылдылар. Өтернәскә әле бу эшләр килеп җитмәгән, каяндыр «шпион, халык дошманы тотканнар икән», дип ишетсәләр дә, артык гаҗәпләнмиләр, борчылмыйлар да, сөенмиләр дә. Өтернәс искечә яшәп ята – чәчә, ура, печәнен, утынын хәзерли. Кызының кайтып төшүенә әнисе карчык та бик сөенде. Кияүне нәрсә өчендер алып китүләрен, кызының эшсез калуын ул инде белә, кала җире бит, ни булмас, дип уйлый. Гаебе булмаса, кияүне дә чыгарырлар, андый зур кешеләрне тикшерми-нитми генә төрмәдә утыртмаслар, дип фикер йөртә. Казанда тәмам сүнеп, сулыгып калган Газизҗанга да җан керде, малайлар белән су буеннан кайтып керми, битенә ит кунды, көлә, шаяра башлады. Соңгы җәен шулай ваемсызланып уйнавын белдеме икән ул бала? Әнисенең авылын да соңгы тапкыр күрүен сизендеме икән…
Өтернәстә калырга насыйп булмады Айсылуга. Әнисе үлгәнче әйтте: «Шул Кыяметдин казынып йөрмәсә, кала идең син», – диде. Кыяметдиндә генә булдымы икән сәбәбе? Ә башкалар язмышында нинди Кыяметдин казынган? Аннан – кем иде соң ул вакытта Кыяметдин? Үз исемен чакка-көчкә сырлап имза куючы бер бәндә. Дөрес, урындыгы бар иде, кыршылып беткән бер портфеле, Өтернәс авыл советы председателе дигән исеме.
…Яшен нәкъ түбән очка, Кыяметдиннәр өй турына кадалып төште. Ул да йоклый алмыймы икән әллә бу төндә? Йоклыйдыр. Ул бит үзен бернәрсәдә дә гаепле итеп сизми. Бәлки, гаебе дә юктыр… Хәзер, илле ел вакыт узгач, кем гаеплене эзләсен. Һәм – Кыяметдиннәр арасыннан эзләсен? Кыяметдин – шөреп кенә. Күгәргән шөреп…
…37 нең август урталары иде. Авылда калу нияте белән, карап чыгыйм дип, Айсылу мәктәпкә килде. Мәктәп бикле иде, урамдагы бер баланы авыл советына ачкычка йөгертте, үзе мәктәп бакчасына керә торды. Үзе керде, үзе егылып китмәс өчен, тизрәк коймага тотынды. Һәр агач арасыннан Галимҗан карап торадыр кебек! Ул шушы мәктәптән килеп эзләп тапты бит Айсылуны! Эзләп тапты, үзенә каратты һәм алып та китте…
Ул чагында гарәп хәрефләре белән укыту иде әле. Айсылу, революциягә хәтле үк Аитова мәктәбен бетереп чыккан кыз, авылга кайткач та эшсез калмады. Мәдрәсәне бетереп, авылда мәктәп ясадылар. Ләкин укыта алырлык кеше юк, әзрәк хәреф таныганы да мәчет-мәктәпкә барып, балаларга сабак бирергә курка. Әти-әнисе белән кечкенәдән үк Кавказ якларында яшәгән, әтисе үлгәч, Казан шәһәренә кайтып белем алган Айсылу ризалык бирде. Юк, алай чәчрәп торган, кызыл яулык бәйләп йөргән кыз түгел иде ул. Киресенчә, аны артык тыйнак, артык оялчан диләр иде. Мәктәпкә баруының да сәбәбе – шул нужа булды. Ачлык елны бөтен нәрсә кырылып, ашалып беткән. Таяныр ата юк. Казанда бала карап, төрле авыр эш эшләп кызларын укыткан ана авылда нидән тотынырга да белми. Һәм өлкән бала – Айсылу мәктәпкә барырга ризалык бирде…
Галимҗан кайдан килеп чыкты соң аларның авылына? Тикшерергә килгән иде, ахры, ул, районда инспектор булып эшләгән чагы иде. Көз көне иде, ахры. Әйе, бик пычрак чак иде. Соңыннан Галимҗанның әйткәне исендә: «Пычракка батып килеп кердем мәктәбегезгә. Ә синең аякта ап-ак йон оекбашлар. Идән сап-сары итеп юылган. Акшарланган мичтән җылы бәреп тора. Тактага гарәп хәрефләре белән «Ленин» дип язып куйгансың. Ә үзең…»
Шул турына җиткәч, Галимҗан гел хыялга бирелә иде. Шул турын бигрәк тә кат-кат кайтып сөйләргә ярата иде. Ә Айсылу үзе бер дә ис китәрлек нәрсә тапмый ул елларда. Өстендә Аитова мәктәбе формасы – көрән төстәге йон күлмәк, дөрес, ул гәүдәсенә сыланып тора, изүендә һәм җиң очларында сәдәфләр, итәге – гармун итәк. Аягында – ак йон оекбашлар. Ул чагында балалар да ак йон оекбашлардан йөриләр иде. Тагы нәрсә? Ә, тагы иң кызыгы бар икән әле. Чәчләре озын иде Айсылуның. Тезенә төшеп тора. Һәм ул аларны тасма очына чулпылар тагып үреп куя иде. Атлаган саен ул чулпылар, бер-берләренә бәрелеп, матур гына чыңлап куялар. Хәер, ул вакытта авылда барлык кызлар да шулай йөри иде бит. Һәм Айсылу да монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә күрми иде.
Ә Галимҗан гаҗәпсенде! Кара чәч толымында ялтырап торган ап-ак тәңкәләрне уч төпләренә җыеп биетте, уйнады, Айсылуны үртәде.
– Их син, совет укытучысы! – Галимҗанның көлү авазы менә бүген Айсылу карчыкның таш булып каткан бәгыренә килеп-килеп бәрелә. – Чулпылар тагып килгән бит мәктәпкә. Әллә син Өтернәснең абыстаемы?
Үзе көлә, үзе яратып, сокланып Айсылуны күзәтә. Айсылуның озынча яңаклары кызарып чыга, дерелдәгән бармаклары белән ул шуны яшерергә тырыша, әллә оялудан, әллә башка нәрсәдән – күзенә яшь килә. Бу нинди чибәр егет икән? Айсылу аңа бер генә күз сирпеп карап алды – йөрәге кысылып, оеп калды. Кара кашлары астыннан яшькелт үткен күзләре карап тора, юк, ачуланып түгел, ничектер яратып, баласытып карыйлар алар. Айсылу монысын үзе дә сизде. Йөзе, тәне каракучкыл, әллә җил-яңгырдан шундый төскә кергән, әллә тумыштан шулай. Чәчләре бөдрә – алкаланып, маңгаена ук төшеп тора. Егетнең йөзе, карашы бөркетне хәтерләтә – нык, кырыс, горур, серле-сихерле.
Тышта көзге яңгыр сибәли. Балалар мәктәптән кайтып киткән. Айсылу ап-ак итеп акшарланган мичкә аркасы белән терәлгән. Аягында – ак оекбашлар, кара толымы күкрәкләренә төшкән.
Галимҗан – Өтернәс башлангыч мәктәбен тикшерә килгән инспектор егет – дәфтәр-журналлар караган булып утыра. Ара-тирә шаян сүзләр әйтеп, Айсылуны үртәп ала. Әллә мич җылылыгыннан, әллә эчтәге ут кай- нарлыгыннан, Айсылуның тәне бер эсселәнә, бер суына. Аны тынычландырырга теләгәндәй, тәрәзәгә сибәләп-сибәләп көзге яңгыр ява.
Аннан соң да күпме яуды ул яңгырлар аның тәрәзәләренә! Карлы-бозлысы да булды, тәрәзәләрен чәлпәрәмә китергән давыллылары да хәтерендә, ә менә шул көзге яңгыр – иң кадерлесе, иң сагышлысы, иң онытылмасы…
Көмеш тәңкәләрен Айсылу аңа үзе салып бирде. Инспектор егет аңа икенче килүендә «сюрприз» алып киләсен әйтте. Кыз анысын аңлап та бетермәде, ләкин егетнең икенче тапкыр килергә вәгъдә итүе аның бертөрле авыл тормышын яктыртып, әллә нинди сөенечле сагышка күмде. Көннәре аның килүен көтеп үтә башлады. Ул аны бары тик бер тапкыр күреп калган иде – кулына да орынмады, якын да килмәде, ерактан гына елмаеп карап утырды, ләкин Айсылуның башын әйләндерде, телсез итте, төннәрен йокысыз итте.
Кыш буе тилмереп көтте ул аны. Баскычта аяк тавышлары ишетелү белән, сискәнеп ишеккә карый иде. Хәвеф һәм өмет белән. Сөенеч һәм оялу белән. Аның бу карашын балалар да белеп бетерделәр, аяк тавышлары килгән саен, сагаеп, апаларының йөзенә карыйлар, шым булалар, тын алганнары да ишетелми.
Арткы партада утырган зур малай – Кыяметдин генә шырык-шырык көлеп ала. Аның инде яше байтак, гәүдәгә дә нык, күзләрендә балаларга хас булмаган сынаулы, вакыты-вакыты белән тонык, вакыты-вакыты белән ялтыравыклы караш. Бу караштан Айсылу үзе дә уңайсызланып, куырылып килә. Кыяметдин Айсылудан берничә яшькә генә кече, мәдрәсәдә әзме-күпме хәреф таныган; атасы Нурый карт ачлыктан эт-мәче ашап исән калган бердәнбер улына дөньяви белем дә бирергә уйлапмы – Айсылуның мәктәбенә китереп куйды. Малай башта беркем белән дә сөйләшмәде, аралашмады – маңгай астыннан гына сөзеп карап утыруын белде. Үзеннән күпкә яшь бала-чага аннан курка иде, үзе дәшмәсә, якын да килмәделәр. Кеше арасында Кыяметдиннең атасы Нурый карт турында әллә нинди шомлы, куркыныч сүзләр дә сөйлиләр иде. Имеш, ачлык елны ул хәлсезләнгән кыз балаларын суеп, бердәнбер улы Кыяметдингә ашаткан. Имеш, Кыяметдиннең карашы шуңа күрә тонык, гәүдәсе төп кебек нык… Айсылулар авылга 21нең ач кышы үтеп, икенче ел уңышы өлгергәч кенә кайттылар. Авылдагы күп шомлы хәбәрләргә ышанып та бетмиләр. Ләкин Нурый карт Кыяметдинне җитәкләп мәктәпкә алып килгәч, Айсылу дерелдәп куйды, беләкләренә каз тәне чыкты. Алай да үсмер малайга үз хәлен сиздермәскә тырышты, кулыннан алып, иң соңгы партага китереп утыртты.
Шул көннән бирле күзләре белән Айсылуны «ашый» Кыяметдин. Дәрескә аның әллә ни исе китми, бераз хәреф таный, хисап белә. Ләкин малай мәктәпне ташлап кайтып китәргә дә ашыкмый, анда, Нурый картның аралыгында таракан санап ятканчы… Һәм тагын тонык карашы белән талчыбыктай нәфис укытучы кызның гәүдәсен капшый, эзәрлекли башлый. Айсылу уңайсызлануыннан кая карарга да белми, калку күкрәге бер менә, бер төшә. Кыяметдин аның саен урынына сеңә, башын җилкәләренә яшерә, карашы тона, тын алуы авырлаша башлый…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com