

(Дәвамы.)
3
Əйе, бүген Гөлия аңлады: Илгиз тормыш итəр өчен
сайлый торган кеше түгел, ул, гомумəн, аңа тиң кеше
түгел. Хислəре сүнде генə түгел, ə аңа карата беркайчан
да бетмəслек нəфрəт барлыкка килде. Бик озак уйла-
нып утырганнан соң ул əкрен генə өйгə керде дə үзенең
бүлмəсенə кереп ятты. Тик йок лый алмады, əнисе
иртəн торып сыер саварга чыгып киткəнче, түшəмгə
карап ятты. Күзгə йокы керерлекмени! Əйе, бер-берсен
яратышкан кыз белəн егет арасында була торган якын-
лык турында Гөлия ишетеп тə, китаплардан укып та
белə иде инде. Тик ул якынлык бүгенге кебек булыр дип
һич кенə дə уйламаган иде. Нигə болай килеп чыкты,
нигə мин... Ул шундый буталчык уйлар белəн кайнашып
ятканда, Зөлфирə йокысыннан торып сыерын савар-
га чыгып китте, шуны гына көтеп яткан Гөлия сикереп
торды да əнисенең бүлмəсендəге дарулар савытын
актарырга тотынды. Ни эзлəгəнен үзе дə белми иде.
Актара торгач, кəгазьгə төргəн ниндидер ак төймəлəр
килеп чыкты, аның эчке ягына “йокысызлыктан” дип
язылган иде. Гөлия бер стакан су агызып алды да теге
төймəлəрне авызына койды һəм тын да алмыйча бер
стакан суны эчеп бетерде. Эчеп беткəч кенə аның үлəсе
килми башлады. Əнисе... əнисе нишлəр, аннан башка
ничек яшəр? Мин дип, əтиемне җирлəгəннəн соң кияүгə
дə чыкмады бит. Ə хəзер нишлəргə соң миңа, бəлки,
мин дөрес эшлəмəгəнмендер, ə бəлки, əнигə əйтергə-
дер? – Шулай төрле уйларга чумып утырганда, күңеле
буталып, башы əйлəнеп китте. Əнə əнисе дə сыерын
савып бетереп керде, ул акрын гына йөри, кызын уят-
мыйм, дип уйлыйдыр инде.
Гөлиянең урыннан кузгалуы булды – гөрселдəп идəнгə
ауды. Бу сəер тавышны ишетеп, Зөлфирə кызының
бүлмəсенə керде. Идəндə яткан кызын күреп, чəрелдəп
кычкырып җибəрде. Лəкин ул, авылның фельдшеры
булгач, мондый хəллəрне күп күргəн кеше. Шуңа күрə
үзен бик тиз кулга алды, башта ашыгыч ярдəмгə, анна-
ры каенаналарына шылтыратты. Ашыгыч ярдəм маши-
насы бик тиз килеп җитте. Аларның авыллары, район
үзəгенə ун гына чакрым. Хастаханəгə барып җитүгə,
аларны бер төркем табиблар каршы алды да шунда ук
Гөлияне реанимациягə алып кереп тə китте.
Зөлфирə диварга сөялеп бераз басып торганнан
соң, аяк буыннары кинəт тотмас булды, аркасы белəн
шуып төшеп идəнгə утырды. Ул берни ишетмəде, бер-
кемне күрмəде. Күп тə үтми, шул больницада эшлəүче
ахирəте Əлфия дə килеп җитте. Аны да күрмəде
Зөлфирə. Ул еламады, бары тик бер ноктага текəлеп
утыруын белде, шулай да пышылдап кына белгəн до-
галарын укыды, Аллаһтан кызының исəн калуын телəп
ялварды, бердəнбер газиз баласының аңга килүен со-
рады. Ике тапкыр кан басымы бик югары күтəрелеп,
ахирəте Əлфия аңа укол ясады, һəм ике тəүлек буе
янында саклап утырды.
Өченче тəүлек киткəч, Гөлия күзен ачты.
– Эчкəн даруларының дозасы исəн калырлык түгел
иде, бу могҗиза, – диде табиб-реаниматолог Шамил
Усманович, һəм Зөлфирəгə биш кенə минутка кызы
янына керергə рөхсəт итте.
Ана, ничек булса да елмаерга тырышып:
– Ярар, кызым, айныдың, Аллаһыга шөкер, бар да
яхшы булыр, – дип, Гөлиянең битеннəн үбеп алды, –
берни əйтмə, соңыннан сөйлəшербез, яме, – дип чыгып
китте. Чыккач, əллə ничə көн сызлап интектергəн чуаны
тишелгəн кебек, үксеп елап алды.
Бəхетенə күрə, ахирəте Əлфия бик күп еллар инде
машина йөртə. Зөлфирəнең елап беткəнен, тынычлан-
ганын көтеп торды да икесе бергə Зөлфирəнең авы-
лына кайтып киттелəр. Кайтып, ишегалдына керүгə,
теге юылган киемнəргə күзе төшү белəн Зөлфирəнең
йөрəге чəнчеп алды, аның теге көнне үк, аларны күргəч,
күңеленə ниндидер шом кергəн иде инде. Күлмəклəрне
Гөлиянең бүлмəсенə кертеп куйды да, аның бүлмəсен
күзе белəн айкый-айкый, тəмам хəйран калып, уйларын
дəвам итте. Нишлəп? Ни өчен? Кем?
Зөлфирəгə кызы аңсыз ятканда ук табиб əйтте:
– Кызыңның сафлыгына тигəннəр, кем дə булса
көчлəгəн аны, – диде бит. Ул минутлар Зөлфирəнең
хəтерендə төш булып кына исендə калган, чөнки ул, тик
исəн генə булсын, исəн генə булсын, дип такылдады
ул көннəрдə. Чынлыкта исə нинди хəтəр хəллəр булга-
ны башына хəзер генə барып җитте. – Бу эшне болай
калдырырга ярамый, – дигəн иде ич Шамил Усманович.
Кем?.. Əлбəттə, Илгиз!
Зөлфирəнең йөрəгенə кемдер пычак тыккандай
булды: “Илгиз, Илгиз генə харап иткəн баламны!”
4
Зөлфирə сикереп торды да Илгизлəргə китте.
Аларның өйлəре янына җитəрəк Зөлфирəнең аякла-
ры бөтенлəй тыңламас булды, хəтта тез буыннары
ычкынып куйды, чөнки ул Фəниснең хатыны аны ничек
каршы алачагын белə. Гомер буе Зөлфирəдəн көнлəде
ул ирен. Яшь чагында Фəнис Зөлфирə артыннан бик
каты йөргəн иде шул, лəкин Зөлфирə Маратны сай-
лады, озак та үтми яратышып өйлəнештелəр. Аларны
хəтта авылда “Йосыф белəн Зөлəйха” дип йөртəлəр
иде. Фəнис, Зөлфирə белəн Маратның туйларын-
нан соң, үкенечле уйларына түзə алмыйча, тиз генə
Сəриягə өйлəнеп куйды. Зөлфирə белəн Маратның
өйлəнешкəч берничə ел бəбилəре булмый торды, шул
елларда Сəрия тизрəк, Фəнис чыгып китмəсен диптер,
бер-бер артлы ике бала табып куйды. Тик Фəнис, ике
балам бар дип тормады, Зөлфирəнең Мараты вафат
булгач, янына əллə ничə тапкыр килде.
– Зөлфирəкəй, – диде ул, – синең бер сүзең җитə, əйт
кенə, яратам бит мин сине, берүзеңə авыр булыр, əйдə
бергə яшик, – дигəн иде.
Зөлфирə аны кире какты:
– Белмим, бəлки, еллар узгач кияүгə чыксам да, ул
син булмаячаксың, Фəнис, ике баласын, хатынын шушы
авылда ташлап чыгып киткəн кешегə кияүгə чыгарга
минем башыма тай типмəгəн лəбаса! – диде ул.
Зөлфирə капканы ачып килеп кергəндə, Фəниснең ха-
тыны Сəрия кер элеп йөри иде.
– Илгиз өйдəме? – диде ул кырыс кына итеп, сəлам
дə бирмичə.
– Юк, – диде Сəрия. – Сиңа минем улым ник кирəк
булды əле? Нəрсə, əтисенə көчең җитмəгəч, улына
ябыштыгызмы? Без, Харисовлар, сезнең белəн бер-
кайчан да катнашмаячакбыз, – диде ул, төкереклəрен
чəчə-чəчə. Шулай да, улының гаепле икəнен белгəн
кебек, тавышында кылтыравык сизелə иде. Димəк, ни
булганын белə, авыл халкы чыбыксыз телефон бит
инде ул.
– Син нəрсə сөйлисең, ахмак? – диде Зөлфирə. –
Гомергə ир күрмəсəм дə, миңа синең Фəнисең кирəкми.
Илгиз кайда, чыксын əле!
– Илгиз өйдə юк, аңа повестка килде бит, ул армиягə
китте, – диде Сəрия, битараф төс чыгарырга тырышып.
Димəк, качкан, дип уйлады Зөлфирə, һəм, нервыла-
рымны бетереп нигə килдем инде мин монда, кызган
баштан киленде шул, дип уйлап куйды.
– Ярар, Ходай барысын да тигезлəр əле! – диде дə
капканы шарт итеп ябып чыгып китте.
Кайтып җиткəнче үзен ник килгəненə əрлəде.
Ярар əлегə иң мөһиме – кызы исəн-сау терелеп чык-
сын. Шамил Усманович белəн дə тагын бер тапкыр
сөйлəшергə кирəк, психиатриягə салып куймасыннар
тагын Гөлияне. Теге көнне дə əйткəн иде ул:
– Акыллым, син бит инде аңлыйсың, мин тиешле ор-
ганнарга хəбəр итəргə тиеш, – дигəн иде.
Зөлфирə аңа бик нык итеп ялынды, ялварды:
– Мин үзем, Шамил Усманович, үзем, барысын да
үзем хəл итəм, зинһар өчен, хəбəр итмəгез, ул баланың
укырга керəсе бар, укысын инде, мəктəпне алтын
медальгə тəмамлады бит.
Шамил Усманович берни дə əйтми аркасыннан гына
сөеп куеган иде. Аллаһының рəхмəте яугыры, зурга
җибəрмəделəр əлегə.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.